Уртанчылар төркемендә математика шөгыле.
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Якупова Галия

Уртанчылар төркемендә математика шөгыле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matem_kuyanly.docx20.29 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә математика шөгыле.

Тәрбияче: Якупова Галия Гаптелфартовна

2017-2018 уку елы

Танып белү. Математика.

Тема: Куян бездә кунакта

Максат: Балаларның математик күзаллауларын формалаштыру. Балаларның атна көннәрен, дөрес әйтүләрен, микъдар һәм тәртип буенча санауны, ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирүләрен, күрше саннарны тануларын ныгыту.

Геометрик фигураларны аерып, киңлектә ориентлашуларын ачыклау. Квадратны 2, 4 өлешкә бүлеп, бөтеннең зур, ә өлешнең бөтеннән кечкенә икәнен күрсәтү, кисү.

Балаларның фикерләү сәләтен үстерү, сүзлек запасын баету өстендә эшне дәвам итү, куелган сорауларга дөрес һәм төгәл итеп җавап бирүне булдыру. Балалар арасында дустанә мөнәсәбәт, уңышларың белән өлкәннәрне сөендерү һәм математика шөгыленә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау:  Куян уенчык, кулында рюкзак, печеньелар, 3 әр шт шар, шакмак, турыпочмак, цилиндра, өчпочмак;  1 зур, 5 кечкенә корзина ;  һәр балага 5 шт куян, керпе-15 кишер, гөмбә ; саннар язылган 5 кызыл, 5 сары түгәрәк, һәр балага кайчы, кәгазьләр.

Эшчәнлек барышы:

   Психологик халәт.(кәефләрен күтәрү) : Балаларнын кәефләрен сорашу. Унай психологик халәт булдыру. Бер-берсе белән куллар белән сәламләшү.

-        Хәзер иртәме, кичме, төнме?

-        Бер кулда ничә бармак бар?

-        Ике баланың ничә колагы бар?

-          Өч  баланың  ничә борыны була?

-         Бер кешенең уң кулы ничә була?

-          Бер атнада ничә көн бар?

Атнаның көннәренең русча һәм татарча әйтелешләрен  искә төшерү.

 

Мотивация: Кунакка  Куян  килә.  Кулына  кәрзин тоткан.  

  • Исәнмесез, балалар!   Кичә бакчада тәрбияче апа миңа бик авыр эш кушты. Менә шул геометрик фигураларны аерып килергә кушты. Ничек аерасың  ди моны? Берсе зур,  берсе кечкенә, берсе почмаклы, берсе йомры,  төсләре төрле-төрле башларым әйләнде. Мин бит геометрик фигураларны танымыйм. Ярдәм итегез  миңа.  

Балалар парлашып басалар

(балалар зур, кечкенә, уртачага геометрик фигураларны бүлеп савытларга салалар. (түгәрәк, шакмак, турыпочмак, цилиндра, өчпочмак)

 Хайваннарны ашату уены.

 Балалар ике командага бүленер өчен савыттан түгәрәкләр ала.

 Өстәл өстендә  кәрзин анда хайваннар (Куян , керпе)   Хайваннарга саннар язылган , алар шул кадәр   ризык ашый ала.  Аларга  булган ризыкларны  саннарына туры китереп тезеп куярга кирәк . Куян 5= 5 кишер, керпе 3= 3 гөмбә(барлыгы 5 шт куян, керпе-15 кишер, гөмбә  кирәк)

  Саннарны бер рәткә тез уены.

 Балалар ике командага бүленер өчен савыттан түгәрәкләр ала. Бер команда кызыл , икенче команда сары түгәрәкләр ала.   Түгәрәкләр артына цифралар ябыштырылган.

Һәр команда (кызыллар һәм сарылар) мин  сигнал бирүгә  1дән 5 кадәр дөрес итеп тезелергә тиеш буласыз. Бер команда икенче команданың  дөрес тезелгәнме икәннәрен карый, тиз генә нәтиҗә ясала. Саннарны уңай һәм кирегә саныйлар( күмәкләп санау, кабатлау)

  Куянны печенье бүлергә өйрәтү уены

Куян:

Балалар, тамак ачып китте әле, минем сумкада печенье бар инде, ләкин аны бүлеп булмый. Үзем генә ашарга туры килә инде.

Тәрбияче:

Куян, саранланма әле, без аны хәзер бүлеп күрсәтәбез. Балалар, бу нинди геометрик фигура? Аны ничек итеп икегә бүлеп була? Ничек итеп 4кә бүлеп була? (Балаларга кәгазь бирелә, балалар бөклиләр, кисәләр)

Тәрбияче:

-         Балалар , мин биргән кәгазьләр зуррак идеме, әллә кискәннәре зурракмы? ( башта зуррак иде)

-          Күрдеңме, куян. Группага менгәч  инде синең күчтәнәчне бүлеп ашыйбыз яме.

Куян:

Рефлексия: 

-        Ярар, сездә бик кызык булды, кайтырга вакыт. Туктагыз, туктагыз әле, мин  тәрбияче апага, дусларыма  кайткач нәрсә дип әйтермен. Нәрсәләр беләсез, нәрсәләр өйрәнгәннәр дип әйтим. (Балалар җавап бирәләр).

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

"Йорт төзү" уртанчылар төркемендә математика эшчәнлегендә йомгаклау

Программа үтәлешендә белем бирү өлкәләре: танып-белү үсеше, физик үсеш, сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш.Балалар эшчәнлегенең төрләре: уен, коммуникатив, тәҗрибә аша танып-белү, хәрәкәт э...

“Куянкайга ярдәм итик!” II кечкенәләр төркемендә математика шөгыле

Программа эчтәлеге: Балаларның сәләтләрен үстерү, математик терминнар: “тәбәнәк” – “биек”, “зур”, “кечкенә” – “озын” – “кыска” истә калдыру, предметларның төсләре буенча классификацияләр, геометрик фи...

Көзге аланда Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты

Көзге аландаУртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты...

“ Күңелле математика” (Зурлар төркемендә математика шөгыле)

Балаларны математика шөгыленә кызыксындыру, бергәләп уйнау, уйлау теләге булдыру, математик кузаллауларын, логик фикерләу сәләтен арттыру, сүзлек байлыгын, игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен  үстер...