"Йорт төзү" уртанчылар төркемендә математика эшчәнлегендә йомгаклау
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Галимова Рима Николаевна

 

Программа үтәлешендә белем бирү өлкәләре: танып-белү үсеше, физик үсеш, сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш.

Балалар эшчәнлегенең төрләре: уен, коммуникатив, тәҗрибә аша танып-белү, хәрәкәт эшчәнлеге

 

Тема: Йорт төзү

Максат: Предметларның исәбе аларның сыйфат  билгеләренә бәйле  түгеллекне  аңлауларына ирешү, тирә-юньдә ориентлашуларын камилләштерү, предметларның баланың үзенә карата нинди торышта булуын шуңа туры килүче сүзләр белән аңлата алуларына ирешү, геометрик фигуралар т-дагы белемнәрен киңәйтү,

Җиһазланыш: Трактор уенчыгы, төзү материаллары (куб,конус, шар, цилиндр), “Төрле йортлар” презентациясе, һәр балада геометрик фигуралар наборы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomgaklau_sr.gr_.docx16.06 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль белем бирү учреждениесе

«Гомуми үсеш бирүче 7 нче Актаныш балалар бакчасы »

Йорт төзү

Уртанчылар “а” төркемендә математика эшчәнлегендә йомгаклау  

Төзеде һәм үткәрде: тәрбияче Галимова Р.Н

2014-15 нче уку елы

Программа үтәлешендә белем бирү өлкәләре: танып-белү үсеше, физик үсеш, сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш.

Балалар эшчәнлегенең төрләре: уен, коммуникатив, тәҗрибә аша танып-белү, хәрәкәт эшчәнлеге

Тема: Йорт төзү

Максат: Предметларның исәбе аларның сыйфат  билгеләренә бәйле  түгеллекне  аңлауларына ирешү, тирә-юньдә ориентлашуларын камилләштерү, предметларның баланың үзенә карата нинди торышта булуын шуңа туры килүче сүзләр белән аңлата алуларына ирешү, геометрик фигуралар т-дагы белемнәрен киңәйтү,

Җиһазланыш: Трактор уенчыгы, төзү материаллары (куб,конус, шар, цилиндр), “Төрле йортлар” презентациясе, һәр балада геометрик фигуралар наборы

                                    Барышы:

  1. Оештыру. Балаларны кызыксындыру

-Хәерле иртә, балалар. Бүген безнең математика эшчәнлегенә  трактор белән төзү материаллары килгән. Күзәтик әле, нәрсәләр килгән?  (Куб, конус, цилиндр, шар)

    2.   Төзү материаллары белән эш(сөйләм үсеше)

а) Предметларның кайсысы ничәнче булуын ачыклау

б) Предметларның урынын билгеләү (Конусның алдында нәрсә?Куб нәрсәдән соң тора? Шарның уң ягында нәрсә?Һ.б)

в) Предметларны чагыштыру

г) Нинди геометрик фигурага ошаганлыгын ачыклау(Куб-квадратка,шар- түгәрәккә, конус-өчпочмакка ошаган)

    3. Презентация карау(танып –белү үсеше)

- Балалар төзү материаллары кешеләргә ни өчен кирәк? Йортлар салган кешене кем диләр әле ул? (Төзүче слайды күрсәтелә) Нинди йортлар була соң?

-Йортлар бер-бер берсенә ошаган буламы? Алар нәрсә белән аерыла?(1-2 катлы йорт слайды күрсәтелә)

- Бу йортлар турында нәрсә әйтә аласыз? (Алар бер-берсенә ошамаган,1 нче йорт икенчесенә караганда тәбәнәгерәк)

 4. Физминутка “Җитез Джек”(физик үсеш)

 Сез беләсезме Джекны?

 Җитез кечкенә этне?

Сикергәли ул өскә

Башын бора уңга-сулга

Койрык болгый як-якка

Колакларын торгыза

Сакта ул уяу тора

5.Төзү материалларыннан йорт төзү(социаль-коммуникатив үсеш)

-Хәзер өстәлләрдә үзегез теләгән  йорт төзегез.

-Син нинди геометрик фигуралардан йорт төзедең?

-Син ничә квадраттан йорт төзедең?

6.Йомгаклау

-Булдырдыгыз, балалар.Бүген нәрсә эшләргә өйрәндегез?

Мин сезнең киләчәктә үзегез яшәр өчен  әллә нинди матур йортлар төзүегезгә ышанып калам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә «МИНЕМ ӨЕМ» проекты буенча әти-әниләр өчен күрсәтелгән йомгаклау эшчәнлеге.

Уртанчылар  төркемендә «МИНЕМ ӨЕМ» проекты буенчаәти-әниләр  өчен  күрсәтелгән   йомгаклау   эшчәнлеге....

“Йорт хайваннары” темасына уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча интеграль шөгыль.

Балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен дидактик уеннар, җырлар, хәрәкәтләр аша ныгыту. Хайваннар, кошлар турындагы җырларның сүзләренә туры китереп, бармаклар белән күнегүләрне дөрес башкарул...

Уртанчылар төркемендә математика шөгыле.

Уртанчылар төркемендә математика шөгыле....

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

“Сәламәтлек иленә сәяхәт” Әйләнә-тирә буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат:-сәламәт яшәү турында сөйләшү;-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,-балаларда сәла...

“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....