“Йорт хайваннары” темасына уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча интеграль шөгыль.
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме

Вафина Лилия Ильфировна

Балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен дидактик уеннар, җырлар, хәрәкәтләр аша ныгыту. Хайваннар, кошлар турындагы җырларның сүзләренә туры китереп, бармаклар белән күнегүләрне дөрес башкаруларына ирешү. Кайчы белән эшләү күнекмәләрен ныгыту, чиста- пөхтә эшләүләргә күнектерү. Балаларда күтәренке кәеф булдыру, күмәк эшләрдә бер-берсенә юл куеп, тату итеп эшләргә өйрәтү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

 “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы  ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 6 нчы “Балачак” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе”

“Йорт хайваннары” темасы буенча

уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча интеграль шөгыль.

Төзеде:  Өлкән тәрбияче Вафина Л.И.

Программа эчтәлеге:  Балаларның  йорт хайваннары  турындагы белемнәрен  дидактик уеннар, җырлар, хәрәкәтләр аша ныгыту. Хайваннар, кошлар турындагы җырларның сүзләренә туры китереп, бармаклар белән күнегүләрне дөрес башкаруларына ирешү. Кайчы белән эшләү күнекмәләрен  ныгыту, чиста- пөхтә эшләүләргә күнектерү.  Балаларда  күтәренке  кәеф булдыру, күмәк эшләрдә бер-берсенә юл куеп, тату итеп эшләргә өйрәтү.

Җиһазлау:    “Йорт хайваннары” дид/уены, “Дөрес итеп тоташтыр” дид/уены, кояш рәсеме, келәй, кайчы, пумала, төсле кәгазь, проектор, “Нәрсә артык?” уенына презентация.

Интегацияләү: танып- белү һәм иҗади сәнгать өлкәләре.

Кулланган әдәбият: “Балачак аланы” (К.В.Закирова), “Үстерелешле уеннар” (З.М.Зарипова), “Туган телдә сөйләшәбез” (Ф.В. Хәзратова), “Иң татлы тел- туган тел” (М.Ф.Кашапова), “Үз илемдә, үз телемдә” (Ф.М.Зиннурова).

Методик алымнар: такмаклар өйрәнү, йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту, дидактик уеннар уйнау, җыр җырлау, җырлы- хәрәкәтле уеннар уйнау, сорауларга җавап бирү.

Көтеләчәк нәтиҗә: дидактик уеннар, җырлар, хәрәкәтләр аша балалрны йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту.

Алдан эшләнгән эш: җырның сүзләрен өйрәнү, йорт хайваннарының исемнәрен  һәм аларның үзенчәлекле якларын искә төшерү.

Сүзлек өстендә эш: сыер- бозау, сарык- бәкәй, тавык- чеби, каз- биби, кәҗә- бәти, эт- көчек, песи- песи баласы, әтәч- чеби, үрдәк- биби.

Шөгыль барышы.

1 өлеш- 3 минут.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бүген нинди матур көн!  Әйдәгез әле, кояшка сөенгән песи кебек елмаеп күрсәтегез. Ә хәзер төлке кебек. Сезгә кечкенә генә эт баласы бүләк итсәләр, сез ничек шатланыр идегез. Рәхәтләнеп елмаегыз. Әйдәгез, бер-беребезгә елмаю бүләк итик һәм исәнләшик.

Мин бар җирдә дә исәнләшәм.

Өйдә дә, урамда да.

Хәтта “исәнмесез” дип эндәшәм

Мин күрше тавыгына да.

Исәнме, алтын кояшкай,

Исән-саумы, зәңгәр күк!

Исәнме, ирекле җилкәй!

Сәлам, нәни имәнкәй!

Исәнме, иртә!

Исәнме, көн!

Исәнләшергә безгә авыр түгел бер дә.

Тәрбияче:  Балалар, сез мине тыңларга әзерме? Әйдәгез, мин сезнең игътибарлылыкны тикшереп карыйм. Игътибар белән тыңлагыз.

Тәрбияче такмак әйтеп, шул ритмга кул чаба, балалар кабатлыйлар.

Тук-тук-тукран,

Тукылдатып утыра.

Агачтагы кортларның

Барсын чүпләп бетерә.

Саескан, саескан,

Бүрәнәгә ябышкан.

Бер аягы тимердән,

Бер аягы камырдан,

            Шу-шу.

Ябалак, ябалак,

Йөрмә чеби сагалап.

Чебиемне бирмәм,

Күземә күренмә, көш.

 Рәхмәт, балалар, сез бик игътибарлы булдыгыз.

2 өлеш-15 минут.

Шәвәли– клоун  керә.

Шәвәли:  Никадәр күп шат күңелле балалар. Исәнмесез, балалар! Мин сезнең белән танышырга телим. Әйдәгез, танышабыз. Син кем?

- Ә синең, алма бит, исемең ничек?

-Минем исемем Зәлия.

- Ә син, батыр егет, ни атлы буласың?

-Минем исемем Айзат.

- Кара күзкәй, синең исемең ничек?

     -Минем исемем Мәрьям.

- Ә мин Шәвәли – шук малай,

   Шаян  малай, ут малай.

- Мин күп җирләрдә йөрдем, күп илләрне гиздем. Кызыклы хәлләр күрдем, шаяртып, көлеп йөрдем. Сезнең дә илләр, күлләр гизәсегез киләме? Сәяхәтләрне яратасызмы?

Балалар:  Яратабыз!

Шәвәли:  Алайса, сез минем белән барырга ризамы?

Балалар:  Риза.

Шәвәли: Килештек, әйдәгез, әзерләник.

Тәрбияче:  Ә бит сәяхәткә берәр транспорт белән баралар. Без ничек барырбыз икән соң?

Шәвәли:   Бер дә кайгырмагыз. Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм. Җавабын тапсагыз, үзе килеп тә җитәр.

Күп тәрәзәле өйләр,

Бер-бер  артлы тезелеп,

Тимер юлдан чабалар.

Бу ни булыр, балалар? (поезд).

Поезд тавышы ишетелә.

Шәвәли: Ә хәзер, балалар, үземнең тылсымлы таягым белән сезне хайваннарга әйләндерәм һәм без сезнең белән, поездга утырып, еракларга китәрбез.

Шәвәли  таягы белән һәр балага тиеп чыга, тәрбияче битлекләр киертә.

Җырлы-хәрәкәтле “Поезд” уены.

Шәвәли:  Серле таягым, безгә ярдәмгә кил.  Әфсен-төфсен, кабат үзегез булыгыз.

Шулвакыт хайваннар тавышы ишетелә.

Тәрбияче:  Балалар, сез нинди тавышлар ишетәсез?  Күзләрегезне йомып тыңлагыз һәм әйтегез!

-Әнисә: мин сыер мөгрәгән тавыш ишетәм.

-Элина: мин ат кешнәгән тавыш ишетәм.

-Инсаф: Ә мин әтәч кычкырган тавыш ишетәм

-Әмир: мин тавык кытаклаган тавыш ишетәм.

-Артур: мин эт өргән тавыш ишетәм.

-Айгөл:  ә мин песи мияулаган тавыш ишетәм.

Ширма ачыла һәм балалар күзләрен ача.

Шәвәли:   Менә кайдан ишетелгән икән бу тавышлар. Ай-һай, монда нинди генә хайваннар юк. Болар ниләр? Әнә монда бик зур мөгезлесе бар.

Тәрбияче: Ягез әле, балалар, Шәвәлигә мөгезле хайван турында сөйләп күрсәтегез әле.

-Рәзинә: бу сыер. Ул зур.

-Данир: сыер аклы-каралы төстә, аның мөгезе бар.

-Айгөл: ул сөт бирә, аны савалар, сыер печән ярата.

Шәвәли: Ә менә бу колакларын тырпайтканы нәрсә соң?

-Айзат:  бу эт, ул кечкенә, йомшак йонлы.

-Мәрьям: ул акыллы,  йортны саклый.

-Зәлия: эт өрә, ырылдый, сөяк кимерергә ярата.

Тәрбияче: Балалар, без бит әле эт турында җыр да беләбез.

Җыр “Акбай”.

(кул һәм бармак хәрәкәтләре белән җырлау).

Шәвәли:  Рәхмәт, балалар, хайваннар турында сез бик күп беләсез икән. Мин дә бик күп белеп калдым. Минем сезне сынап карыйсым килә.  Сезгә әниләрегез ничек эндәшәләр? (Артур: улым диләр. Әнисә: кызым диләр) Ә менә хайваннарның  балаларын ничек атыйлар икән, беләсезме?  Мин сезгә тупны атам, ә сез мин атаган хайванның баласын әйтегез. Ягез, уенны башладык.

                                 Уен “Баласын әйт”.

Сыер – бозау

Ат – колын

Сарык – бәкәй

Тавык – чеби

Каз – биби

Кәҗә  бәти

Эт – көчек

Песи – песи баласы

Әтәч – чеби

Үрдәк – биби

Шәвәли: Рәхмәт, балалар, хайваннарның балаларын да атый белдегез.

Тәрбияче (проектордагы  хайван рәсемнәренә күрсәтеп): Шәвәли, карале, бу рәсемнәрне син төзеп куйдыңмы?  Балалар, карагыз әле, монда берәр хайван артык түгелме? Шәвәли кайда ялгышлык җибәрде икән?

проекторда – йорт хайваннары һәм бүре рәсемнәре.

Уен “Нәрсә артык?” (Ни өчен бүре артык?)

- Балалар, әйдәгез әле, бу бүрене куып җибәрик, хайваннарны ашамасын тагын?

-Нишләп карыйк икән?

- Рәзинә:Сыер шикелле мөгрибез.

     -Әмир: Эт булып өрәбез.

     -Элина: Әтәч шикелле кычкырабыз.

Йорт кошлары һәм чыпчык рәсемнәре.

 Балалар, монда кайсы кош артык икән?

      -Айгөл:Чыпчык артык.

      -Айзат син ничек уйлыйсың?

     -Мин дә чыпчык артык дип уйлыйм.

     -Данир, син Айгөл һәм Айзат белән килешәсеңме?

     - Данир:Әйе, мин алар белән килешәм.

      -Балалар, чыпчык зыян китерә аламы кошларга?

 -Инсаф: Юк, ул бары тик файда гына китерә.

-Әйдәгез, без аларны дуслаштырыйк һәм аның турында үзебезнең белгән җырыбызны җырлыйк.

Кошлар турында җыр.

(кул һәм бармак хәрәкәтләре белән җырлау).

Шәвәли:  Рәхмәт сезгә, балалар, җырлап та күрсәттегез, хаталарымны да төзәттегез. Тагын бер үтенечемне үтәсәгез, мин сезгә бик рәхмәтле булыр идем. Шушы рәсемдәге әйберләрне дөрес итеп тоташтырырга кирәк.

 

     Сыер                                               Кәҗә

Сарык

     Шәл                                                Йомырка

Носки

     Тавык                                             Сөт                        

-Артур:Сыер сөт бирә.

-Зәлия:Сарык йоныннан носки бәйлиләр.

- Айзат:Кәҗә йоныннан шәл бәйлиләр.

-Әмир:Тавык йомырка бирә.

Тәрбияче: Балалар, шушы рәсемгә карап, без бу хайваннарның никадәр күп файда китерүләрен күрәбез. Ә, балалар, аларның барысына һәм безгә, кошларга, агачларга үсәр өчен нәрсә кирәк соң?

-Артур: Су кирәк.

 -Айгөл:Һава кирәк.

 -Әнисә: Җылылык кирәк

- Рәзинә:Кояш кирәк.

 Әйдәгез, кояшны чакырыйк:

Кояш, чык, чык, чык,

Майлы ботка бирермен,

Тәти кашык бирермен,

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Кояш чык, болыт кач,

Без уйнарбыз җылыткач.

 Балалар, кояшның нәрсәләре юк?

-Элина:Кояшның нурлары юк.

-Зәлия: Кояшның җылысы юк.

-Мәрьям: Кояшның яктысы юк.

 Әйдәгез, җылырак, яктырак булсын өчен, без аңа нурлар ясап куйыйк:

Балалар, ә хәзер  бер-берегезнең кулын сары кәгазьгә, төшереп,кисеп алып,

түгәрәккә ябыштырырбыз һәм безнең кояш килеп чыгар.Мин сезгз ничек итеп ясарга кирәклеген аңлатам. Сары биткә уч төпләрен , бармакларны җәеп куябыз, иптәшегез аны карандаш белән йөртеп чыга. Аннан соң шул сызык буенча кайчыны дөрес тотып кисеп чыгабыз. Кәгазьне йөртәбез, ә кайчы белән бер урында  кисәбез.  Безнөң кояш һәм нурлар килеп чыкты, ә хәзер без аның икенче ягын борабыз да, кисточкага әз генә клей алабыз, күбрәк булса савыт кырыена сылап калдырабыз, кәгазьгә клейны сылыйбыз. Аннан соң барыбыз да бу түгәрәккә ябыштырабыз. клейның артып чыкканын салфетка белән сыпырабыз.

(Балалар бер-берсенең кулын сары кәгазьгә,  төшереп,кисеп алып,

түгәрәккә ябыштыралар.Тәрбияче һәм кече тәрбияче аларны күзәтә һәм булыша).

3 өлеш- 2 минут.

Тәрбияче:  Ә хәзер, әйдәгез, кулларны ял иттерик.

1.  Безнең куллар – атынчыклар,

Атыналар еракка.

Атыналар куллар (2)

Биеккә, биеккә.

2. Чап-чап кулларны чәбәклик,

Артыбызга яшереп,

Бергә кулларны күтәреп,

Баш өстендә кул чабыйк

Биектә, биектә.

  Ә хәзер безнең үзебезгә дә ял итәргә вакыт җитте. Балалар без бүген сезнең белән нәрсәләргә өйрәндек?

Әнисә: без бүген йорт хайваннары турында сөйләштек.

Зәлия:- хайваннар безгә зур файда китерә.

Айзат:-без хайваннар турында кайгыртып торырга тиеш.

Рәзинә: -хайваннарга үсәр өчен, яшәр өчен су, һава, җылылык, кояш кирәк.

Тәрбияче. Бик дөрес балалар. Йорт хайваннары безгә бик зур файда китерә, шуңа күрә без алар турында һәрвакыт кайгыртып торырга тиеш.

Бакчабызга кайтып, ял итик, саф һавага чыгыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

"Йорт төзү" уртанчылар төркемендә математика эшчәнлегендә йомгаклау

Программа үтәлешендә белем бирү өлкәләре: танып-белү үсеше, физик үсеш, сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш.Балалар эшчәнлегенең төрләре: уен, коммуникатив, тәҗрибә аша танып-белү, хәрәкәт э...

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

Әйләнә - тирәне танып белү буенча “Зоопаркка сәяхәт ” темасына уртанчылар төркемендә үткәрелгән белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

Әйләнә - тирәне танып белү буенча“Зоопаркка сәяхәт ”  темасынауртанчылар  төркемендә үткәрелгәнбелем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Сөйләм телен үстерү буенча ачык – шөгыль конспекты. Тема: “Яшелчәләр”

9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү "Яшелчәләр" темасы буенча шөгыль-конспект...

Зурлар төркемендә сөйләм теле буенча интеграль шогыль “ Квест – сихри урманга сәяхәт “.

Максат: Уку елы дәвамында “Сөйләм үстерү” өлкәсендә алган белемнәрне һәм   күнекмәләрне ныгыту.Бурычлар:- Балаларның белем дәрәҗәсен ачыкларга, мәгънәсе буенча туры килә торган с...