Зурлар төркемендә сөйләм теле буенча интеграль шогыль “ Квест – сихри урманга сәяхәт “.
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Хафизова Эндже Хамитовна

Максат: Уку елы дәвамында “Сөйләм үстерү” өлкәсендә алган белемнәрне һәм   күнекмәләрне ныгыту.

Бурычлар:

- Балаларның белем дәрәҗәсен ачыкларга, мәгънәсе буенча туры килә торган сүзләрне сайлау күнекмәләрен ныгыту, бирем- табышмаклар чишү осталыгын беркетү;

- Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү- фигыльләрне, сыйфатларны кулланырга өйрәтү, вак кул моторикасын үстерү, “өстендә”, “янында”, “артында” бәйлек сүзләрен куллана белү;

- Коллективта, парлап эшли белү, бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә: бирем сорауларына җавап бирү, гади нәтиҗәләр ясый белүләренә ирешү.

Җиһазлар: ноутбук, экран, аудио-видеоязмалар, серле тартма, биремнәр, кисеп ясалган аяк эзләре, аяк эзе һәм суны чәчрәтү тавышлары яздырылган язмалар, ,УМК ”Туган телдә сөйләшәбез” 5-7 яшьлекләр өчен,  кыргый хайваннар, бытбылдык сурәтләре,  су тутырылган савыт, бытбылдык йомыркалары, гимнастик юлчык.

Күрсәтмә материаллар: ИКТ, слайдлар.

Сүзлек өстендә эш: сәяхәт, “өстендә”, “артында”, “алдында” төшенчәләре.

Индивидуаль эш: һәр баладан җавап алырга тырышу, биремнәрне үтәү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zurlar_torkemend_soylm_tele_buencha_integral_shogyl.docx24.92 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә сөйләм теле буенча интеграль шогыль

Квест – сихри урманга сәяхәт “.

Максат: Уку елы дәвамында “Сөйләм үстерү” өлкәсендә алган белемнәрне һәм   күнекмәләрне ныгыту.

Бурычлар:

- Балаларның белем дәрәҗәсен ачыкларга, мәгънәсе буенча туры килә торган сүзләрне сайлау күнекмәләрен ныгыту, бирем- табышмаклар чишү осталыгын беркетү;

- Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү- фигыльләрне, сыйфатларны кулланырга өйрәтү, вак кул моторикасын үстерү, “өстендә”, “янында”, “артында” бәйлек сүзләрен куллана белү;

- Коллективта, парлап эшли белү, бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә: бирем сорауларына җавап бирү, гади нәтиҗәләр ясый белүләренә ирешү.

Җиһазлар: ноутбук, экран, аудио-видеоязмалар, серле тартма, биремнәр, кисеп ясалган аяк эзләре, аяк эзе һәм суны чәчрәтү тавышлары яздырылган язмалар, ,УМК ”Туган телдә сөйләшәбез” 5-7 яшьлекләр өчен,  кыргый хайваннар, бытбылдык сурәтләре,  су тутырылган савыт, бытбылдык йомыркалары, гимнастик юлчык.

Күрсәтмә материаллар: ИКТ, слайдлар.

Сүзлек өстендә эш: сәяхәт, “өстендә”, “артында”, “алдында” төшенчәләре.

Индивидуаль эш: һәр баладан җавап алырга тырышу, биремнәрне үтәү.

Шөгыльнең структурасы:

  1. Оештыру

Эмоциональ халәт тудыру.

Кызыксындыру.

Сәяхәткә чакыру

Сюрприз момент.

  1. Төп өлеш

Биремнәр чишү:

Сәяхәткә китү. Физминутка.

Эксперимент  эшкә кызыксындыру.

  1. Йомгаклау.

Анализ.

Янәшә бергә басыйк

Матур теләкләр  телик.

Ялкаулыкка “юк” диик,

Хәерле иртә телик!

Тәрбияче: Балалар, мин сезнең яныгызга,  балалар бакчасына буш кул белән килмәдем, сезнең өчен сюрприз бар (тартма күрсәтәм).Нәрсә икәнен белергә телисезме? (тартманы ачам)

Тәрбияче: Бернәрсә дә аңламыйм, тартма буш...

(экранда Шүрәле килеп чыга, көлә)

Тәрбияче: Кем бу?

Балалар: Бу Шүрәле.

Шүрәле (анимация рәвешендә сөйли): Сихри урманда миңа күңелсез булды. Сезнең белән уйнарга телим. Сезнең бүләкне  мин алдым һәм ышанычлы итеп урманда яшердем. . Бүләкне кире алырга телисезме?

Балалар: Эйе

Шүрәле: Алайса урманга минем эзләремнән барыгыз. Мин сезнең өчен конвертларда калдырган барлык биремнәрне үтәгез һәм әйтемнәрне җыегыз. Әйтемнәр-бу пазлның бер өлеше. Аны җыйган очракта, бүләкнең кайда икәнен белерсез.

Тәрбияче: Я, ничек, балалар,  юлга чыгабызмы?

Балалар: Эйе.

 Аяк эзе тавышы.

Тәрбияче: Тылсымлы урманга эләгү өчен, күпердән чыгарга кирәк. Әмма иң элек Шүрәленең   биремен үтәргә кирәк. Менә ул конвертта.

Суда балыклар чәчрәве тавышы.

Беренче бирем.

Тәрбияче укый: Балыклар күңелле йөзәләр, сезне уйнарга чакыралар.

Тәрбияче: Тартмага игътибар итик әле.

Су-Джок уены

Бу гади шарчык түгел.

Чәнечкеле, менә ул!

Уч арасына куйыйк,

Учлар белән тәгәрәтик.

Өскә, аска тәгәрәтеп,

Кулларны йомшартыйк.

Тәрбияче: Шарчыкны алып куябыз.

Тәрбияче: Ә тартмада нәрсә икән ул?

Балалар: Пазл кисәге.

Тәрбияче: Бу сезнен беренче җавабыгыз. Шүрәленең биремнәрен үтәргә, дәвам итәргә әзерме сез?

Тәрбияче: Елга аша, күпердән бер-бер артлы атлап чыгабыз, бер-беребезгә комаучаламыйбыз.

Тәрбияче:  Менә без тылсымлы урманга килеп чыктык. Безне бу кызык эзләр кая китерделәр икән?

Тәрбияче: Бу күрсәткеч. Ул безгә кая барырга икәнен күрсәтә. Ук  кайсы якка барырга икәнен аңлата.Кайсы якка ук күрсәтә?

Балалар: Уңга.

Тәрбияче: Әйдәгез эле биремне укыйк һәм алга таба нишләргә икәнен белик?

Икенче бирем (биремне уку)

“Савыттагы су аша укка карагыз әле һәм ук юнәлеше буенча барыгыз”. (балалар карыйлар)

Тәрбияче: Беләсезме, ни өчен шулай килеп чыкты? Кояш нурлары, сулы савыт аша үтеп, рәсемне әйләндерәләр.

Тәрбияче:  Хәзер ук кая күрсәтә?

Балалар: Сулга.

Тәрбияче: Ә кая күрсәтте башта?

Балалар: Уңга.

Тәрбияче: Юлыбызны дәвам итәбез.

Тәрбияче: Ә менә өченче бирем (конвертта бирем)

Экранга игътибар белән карыйбыз.

Тәрбияче: Урманга килеп эләктегез һәм кыргый хайваннарны куркыттыгыз. Сездән качтылар алар. Барлык хайваннарны табыгыз. Кая качтылар, әйтегез.

Экранга игътибар белән карагыз. Кем һәм кайда качканнарын әйтегез.

  • Ә кая куян, бүре, төлке? Сез аны оныттыгызмы? Игътибар белән карагыз һәм табыгыз.

Балалар җавабы: .....агачтагы куышта.

(җәнлекләрне кая яшерүнеләрен атау)

Куян агач төбе артында, тиен агачта.....

Тәрбияче : Бер сүз белән әйтсәк, җәнлекләр дип атыйбыз.(кабатлау)

Тәрбияче: тылсымлы урман буйлап сәяхәтебезне дәвам итик.

Юлда бытбылдык очрый. Бирем белән конверт янәшәсендә.

Бытбылдык тавышы (аудиоязма)

Тәрбияче : Без урман аланына килеп җиттек. Сез беләсезме кайсы кош тавышы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Бу урман кошы, бытбылдык.

Тәрбиячеләр: Әйдәгез биремне үтик һәм нәрсә булганын белик?

Бирем.

“Бытбылдыкка булышыгыз. Бүген төнлә безнең урманда давыл булды. Җил бытбылдык йомыркаларын туп-туры буага очырды. Йомыркаларны табыгыз. Аларны ояга кайтарыгыз”.

Тәрбияче: Балалар, бытбылдыкка ярдәм итәргә кирәк.  Ярдәм итәбезме? Ләкин нишләргә, йомыркалар суда күренми? (балалар вариантлары). Кул белән алсаң, юка йомырка кабыгына зыян китерергә мөмкин. Нәрсә эшләргә икәнен беләм кебек. Тик менә миңа сорауга җавап бирегез.

- Сезнең берәрегез диңгездә булдымы? Ә тәмгә нинди икән ул? (тозлы)

- Ә тозлы суда күп кенә предметлар калкып чыга, өскә күтәрелә.

- Мин тозны суга салып, ни буласын карарга тәкъдим итәм.

Тәрбияче: Балалар, сез нәрсә күрәсез? (йомырка калкып чыкты)

- Хәзер нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар: Аларны ипләп кенә тотып, ояга салырга кирәк.

Балалар йомыркаларны судан чыгаралар.

Тәрбияче: Мин сезне бытбылдык гаиләсе белән таныштырасым килә.(Экранда күрсәтелә)

Әни - бытбылдык, әти - бытбылдык, кошчыклар - бытбылдык.

Әйдәгез, тагын бер кабатлап карыйк: әтинең исеме ничек?

Тәрбияче: Биремне үтәдек.Ә кайда пазл?

Эзләр буенча юлны дәвам итәбез.

(табышмак)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган?

Балалар: (Кыш)

Тәрбияче: Балалар, мин бер уен беләм. Сезне дә өйрәтимме?

шакмакны өстәлгә уйнатам, кышның билгеләрен әйтәм. Ә хәзер сез.

Балалар шакмакны ыргыталар һәм чыккан рәсем буенча сөйлиләр.

Экранда мнемоквадрат формасында ясарга була

Тәрбияче : Кайсы ел фасылы тур.сүз барды?

Балалар җавабы.

Тәрбияче: Дәвам итәбез.- Бирем.

Тәрбияче: Бу сезнең соңгы бирем.

Пазлны җыйыйк.

Агач төбе сурәте килеп чыга.

Тәрбияче: Әйдәгез, агач төбен карыйк

Тәрбияче: Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы?

Балалар җавабы

Тәрбияче: Миңа да сезнең белән сәяхәт итү ошады.Ләкин сәяхәтебезне төгәлләп, саубуллашырга вакыт җитте. Балалар, сезгә нәрсә күбрәк ошады? Нәрсә эшлисе авыр булды? Нәрсә эшлисе җиңел булды? Мин сезнең белән бик канәгать бүген, сез мине бик сөендердегез. Мин сезгә уңышлар телим. Рэхмэт. Сау булыгыз

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә  сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...

Зурлар төркемендә «Көзге урман» темасы буенча белем бирү эшчәнлеге (нәфис-нәфасәти үсеш)

«Көзге урман» темасы буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге.Бу эшчәнлек нәфис-нәфасәти өлкә буенча балалар белән көз темасын йомгаклау өчен традицион булмаган ысул кулланып рәсем ясарга өйрәтү ...

Актаныш районы МБДОУ №5 «Кояшкай» балалар бакчасынын икенче кечкенэлэр торкемендэ сойлэм телен устеру хэм рэсем буенча интеграль шогыль конспекты.

Максат:балаларны торле зурлыктагы тугэрэклэрне ябыштыру кунекмэлэ                рен ныгыту.Уртак эшчэнлектэн позитив эмоциял...

Зурлар төркемендә сәнгати-эстетик үсеш буенча "Кышкы күңел ачулар" темасына рәсем эшчәнлеге конспекты.

Конспектта ФДБС таләпләренә туры китереп эшчәнлекнең максаты, методик алымнар, ярдәмлек, оештыру (мотивация, актуальләштерү), барышы, тәмамлау (рефлексия) өлешләре чагылдырыла....

Катнаш зурлар төркемендә сөйләм үстерү буенча ачык дәрес "Кибеткә куңелле сәяхәт "

Катнаш зурлар төркемендә сөйләм устерү буенча ачык дәрес "Кибеткә куңелле сәяхәт "...

“Йорт хайваннары” темасына уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча интеграль шөгыль.

Балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен дидактик уеннар, җырлар, хәрәкәтләр аша ныгыту. Хайваннар, кошлар турындагы җырларның сүзләренә туры китереп, бармаклар белән күнегүләрне дөрес башкарул...

“Һава һәм аның үзлекләре” Зурлар төркемендә танып белү өлкәсе буенча эксперименталь эшчәнлек язмасы

Белем бирү эшчәнлеге язмасы зурлар төркеме балалары белән эксперименталь эшгчәнлек оештырганда куллану өчен....