Мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау шөгыле конспекты
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа)

Сафиуллина Хамдия Мухаметкамиловна

Тема: Белем иленә сәяхәт.

Максат: балаларда алынган белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Бурычлар:

1.10 саны кысаларында турыдан-туры һәм кире тәртиптә исәптәге күнегүләр ясау.

2. Балаларны арифметик мәсьәләләр  төзергә өйрәтүне дәвам итү.

3. Ел фасыллары,   айлар, атна көннәре  турында белемнәрне камилләштерергә.

4.Әйләнә-тирәдә ориентлаша белүләрен  киңәйтергә (уңнан, сулдан).

5. Бирелгән мәсьәләне аңлый белү һәм аны мөстәкыйль рәвештә башкара белүне формалаштыру.

6.Логик фикерләүне, игътибар, хыялны үстерергә.

7.Үз-үзеңә бәя бирү, максатка ирешүчәнлек сыйфатларын тәрбияләү.  .

8.Балаларда мәктәпкә кызыксыну һәм укырга теләк тәрбияләү.

9. Балаларның танып-белү активлыгын үстерү.

10.Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү.

 

Алдан эшләнгән эшләр:Төрле арифметик мәсьәләләр, төзү һәм чишү, дәфтәрләрдә  биремнәр башкару(штрихлау. сүзле диктант). Төрле дидактик, өстәл-басма уеннары

Шәхси эш

Җиһазлар: Ноутбук һәм проектор карау өчен презентация

Тарату материалы: төсле карандашлар, геометрик фигуралар белән карточкалар, альбомлы битләр, предметлы рәсемнәр, клей-карандаш.

  Методик алымнар:

Уен (сюрприз чаралар куллану).

Күрсәтмәле (иллюстрацияләр куллану).

Сүзлек (сораулар, балаларның шәхси җаваплары, искәрмәләр). Кызыксындыру, нәтиҗә.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Биектау «Бэлэкэч» катнаш төрдәге балалар бакчасы», мәктәпкәчә белем  бирү муниципаль бюджет учреждениесе»

Мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау шөгыле конспекты:

"Белем иленә сәяхәт»

 

                                                                   Төзеде:

Сафиуллина Х.М.

1 категорияле тәрбияче

2019 ел

Максат: балаларда алынган белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Бурычлар:

1.10 саны кысаларында турыдан-туры һәм кире тәртиптә исәптәге күнегүләр ясау.

2. Балаларны арифметик мәсьәләләр  төзергә өйрәтүне дәвам итү.

3. Ел фасыллары,   айлар, атна көннәре  турында белемнәрне камилләштерергә.

4.Әйләнә-тирәдә ориентлаша белүләрен  киңәйтергә (уңнан, сулдан).

5. Бирелгән мәсьәләне аңлый белү һәм аны мөстәкыйль рәвештә башкара белүне формалаштыру.

6.Логик фикерләүне, игътибар, хыялны үстерергә.

7.Үз-үзеңә бәя бирү, максатка ирешүчәнлек сыйфатларын тәрбияләү.  .

8.Балаларда мәктәпкә кызыксыну һәм укырга теләк тәрбияләү.

9. Балаларның танып-белү активлыгын үстерү.

10.Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү.

Алдан эшләнгән эшләр:Төрле арифметик мәсьәләләр, төзү һәм чишү, дәфтәрләрдә  биремнәр башкару(штрихлау. сүзле диктант). Төрле дидактик, өстәл-басма уеннары

Шәхси эш

Җиһазлар: Ноутбук һәм проектор карау өчен презентация

Тарату материалы: төсле карандашлар, геометрик фигуралар белән карточкалар, альбомлы битләр, предметлы рәсемнәр, клей-карандаш.

  Методик алымнар:

Уен (сюрприз чаралар куллану).

Күрсәтмәле (иллюстрацияләр куллану).

Сүзлек (сораулар, балаларның шәхси җаваплары, искәрмәләр). Кызыксындыру, нәтиҗә.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: - Балалар, бүген бездә кунаклар. Алар барысы да шундый матурлар, һәм безгә карарга килделәр. Әйдәгез, алар белән исәнләшик һәм аларга эшчәнлегебезне   карауда уңышлар телик!

Сәләмләү:

Бер зур йорт төзибез

Шунда бергә яшибез

Балалар җыела

Ишекләр ябыла

Өебез булды матур

Шунда яшибез тату

Кулларга без тотындык.

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга,

Рәхәт булды дусларга!

Тәрбияче- Әфәрин балалар!

Балалар табышмак әйтәм, җавабын табыгыз әле:

Боз һәм кар эреде

Сулар йөгерде

Еглап елгалар

сулар йөгерде

көннәр озая, төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт? Я әйтеп кара?

Балалар җавабы

Тәрбияче: Дөрес балалар, әйтегез әле хәзер елның кайсы вакыты?

Балалар: балалар җавабы

Тәрбияче: Искә төшерегез әле яз айлары ничек аталалар(март . апрел, май)

март аенда нинди бәйрәмнәр була-8 март

апрель аенда -   Г. Тукай туган көне

Дөрес. Балалар карагыз әле,буген иртән мин хат алдым.Ул Белемнәр Патшасыннан.  Менә анда нәрсә язылган:

“Исәнмесез. Кадерле балалар! Безнең белемнәр  илендә ниндидер сәер, аңлашылмаган хәлләр була башлады. Безгә бик белемле, акыллы, зирәк балалар гына булыша алырлар инде. Без Сезне көтеп калабыз.”...

Тәрбияче: Балалар ә сезнең Белем иленә барасыгыз киләме?

Балалар: балалар җавабы

.. . Әмма Белем иленә эләгү өчен, сез сынаулар узарга тиеш булачаксыз.Һәр үткән сынау өчен , сез  Белем сандыгы  ачкычы ның бер өлешен алачаксыз . ачкычның барлык өлешләрен тапканнан соң гына, сандык эчендәге нәрсә ятканын карап була. Сез  белемнәрегезне, тапкырлыгыгызны, зирәклегегезне  күрсәтергә   тиеш булачаксыз. Уңышлар телим! Белемнәр  Патшасы!»  

Тәрбияче:Ә сез сынаулардан,авырлыклардан курыкмыйсызма?  

Балалар : балалар җавабы Тәрбияче:- Балалар карыйк әле, бу хат дөрестән дә безнең төркемгә микән. Адресны карыйк әле.

Балалар- балалар җавабы

Тәрбияче: Ярый балалар, сез сандыкта нәрсә яшеренгәнен табар өчен ,авыр   каршылыклар узарга әзерме?

Б: балалар җавабы

Т: -Алайса киттек, Балалар  ә белем иле ерак бит. җәяү барып җитәрбезме? нәрсә белән барабыз?

Балалар: (үзләренең теләкләрен әйтәләр)

Т: Әйдәгез алайса автобус белән барабыз. Ә автобуска   мисаллар язылган  билетлар белән генә утырып була. э мисаллар артында сезнең автобустагы урынын язылган

 Безнең автобуска шофер кирәк . Кем миңа 1 дистә 5 берәмлектән торган санны әйтә. шул автобус йөртүче була(кем беренче әйтә шул бала автобус йөртүче урынына утыра.)

Балалар безгә бит әле   кондуктор  да  кирәк, ә менә кем миңа беренче булып 2 дистәдән торган санны атый, шул кондуктор була.

Яхшы. Иптәш кондуктор тикшереп чыгыгыз әле безнең балалар дөрес урыннарга утырганнармы? Балалар урыннарда утыралар

Т: Киттек.   Барганда безгә күңелсез булмасын өчен уен уйнап алабыз

Сорау-җавап (интеллектуаль уен)

   Кайсы озынрак айма, атнамы

   Нәрсә артык:    өчпочмак, түгәрәк, квадрат, иртә

   Сарыкның баласын ата

   Тычканның ничә колагы бар?

   Салават күперендә ничә төс бар?

   Үзеңнең яшәгән адресны әйт

   Син нинди илдә яшисең?

  Җомга көн алдында атнаның кайсы көне?

  Тәүлек ничә өлештән тора? Аларны ата?

  Елның кайсы вакытында балалар мәктәпкә баралар?

  Атның баласын ата

  Нәрсә артык: тәлинкә. кашык, диван. самовар

  Безнең илнең баш шәһәре ничек атала?

  Вакытны үлчәү берәмлеген әйтегез әле?

  2 таякның ничә башы була

  Иләк белән ничек су ташыйлар?

  Квадратта ничә почмак бар?

  Атнада ничә көн?

Тәрбияче: Килеп җиттек. Ә монда юл читендә уклар тора, кайсы якка барырга икән

 1ук- бирем  “ Саннарны бирелгән тәртиптә куй”

 (Ике команда эшли. Өстәлдә йолдызлар. балалар аларны алып төсләр буенча ике командага буленәләр)

Өстәлдә саннар язылган боз кисәкләре. шуларны тәртип буенча куярга кирәк.беренче команда   1 дән-10. икенче команда 10-1 гә,  

 15һәм   13 саннарының күршесен әйт

 12саныннан соң нинди спн килә.

 18саны алдында нинди сан килә

  9 саныннан зур. ә 11кечкенә санны әйтегез

 бер дистә 7 берәмлектән торган санны әйтегез

булдырдыгыз!(ачкычның бер кисәген бирә)

2 бирем

Тәрбияче. Әйдәгез карыйк әле алга таба юлны ничек дәвам итәргә кирәк  (алдагы укны карыйбыз 2)

 – АБВГДЕЙКА  

өстәлләргә. (конвертта задание)

“Төшеп калган  хәрефләр” “Авазлар хәрефләрдән нәрсә белән аерыла?

 

Чиратлашып сүзләрне укыйлар хәрефләрне атыйлар.

 Уен “Бирелгән   аваз кергән сүзне әйт”

Балалар    бал кортларының җырын беләсезме (З-з-з)

Җилнең (ш-ш-ш)

суның (с-с-с)

коңгыз ж-ж-ж

мин хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм. әгәр шушы җырларны ишетсәгез, кул чабарсыз

- зебр. машина. кар. зонтик

- жираф. яңгыр. шапка, керпе. миләш

-өстәл, кояш. фил. каска. самолет

булдырдыгыз. әфәрин.

 

3 нче ук (өстәлдә ) БАШВАТКЫЧ

 

Җитешмәгән фигураларны яса!

4бирем      (пиктограмма уйный)

“капма-каршы сүзләр уены” зур-кечкенә”

Физминутка: УМК

5 ук-бирем

“Авазларны уйнатыйк”  схема буенча үзеңнең исемеңне яз

Сораулар:-җөмләдә ничә сүз-беренче сүзне ата- икенче сүзне и т. д.

 (ачкычның соңгы кисәге бирелә)

ачкычны таптык. ләкин санд ыгыбыз ачылмый, Әгәр монда язылган мәсәләләрне чишсәк ачыла

Четыре спелых груши

На веточках качалось.
Две груши снял Павлуша,
А сколько груш осталось?
(2)

Пять мышат песок копают,

Три на солнце загорают,
Два купаются в золе.
Сколько всех, ответьте мне? (10)

Три ромашки-желтоглазки,

Два веселых василька

Подарили  маме дети.

Сколько же  цветов в букете? (5)

Тәрбияче : Менә биремнәрне эшләп бетердек. ачкычны төзедек. сандыкны ачып карыйк әле нәрсә бар икән- сюрприз шакмакларда хәрефләрдән сүзләр җыярга кирәу (белем ачкычы)

Ә хәзер безнең белем илендә тәртип. безгә бакчага кайтырга кирәк.

Автобуска кереп урыннарга утырабыз. Киттек

Кайтканда күңелсез булмасын өчен уен тәкдим итәм.

Д/уен “Бер сүз белән әйт”

(балаларга рәсемнәр төшерелгән картинка күрсәтәм)

Күбәләк. коңгыз. чебен. черки. бал корты

каен. имән, чыршы. нарат. юкә

сыерчык. чыпчык. тукран. күке. карга

каен җиләге, карлыган, кура җиләге

ромашка. кыңгы рау. ландыш роза василек

төлке. куян. бүре, тиен. керпе

Тәрбияче: Рәхмәт балалар. менә кайтып та җиттек. җайлап кына чыгабыз автобустан. Молодцы!

Шулай итеп безнең сәяхәт бетте. Без бүген сезнең белән күп кенә каршылыкларны җиңдек. Сез үзегезне бик зирәк. тапкырлар. акыллылар итеп күрсәттегез.  

Барыгыз да Молодцы! ӘФӘРИН! Бик зур рәхмәт

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

Уртанчылар төркемендә”Минем өем” проекты буенча йомгаклау шөгыль конспекты (4-5 яшьлек рус балалары өчен)

Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус  балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...

"Яз" темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык шөгыль

Балалар белән алдагы эшчәнлекләрдә  "Яз" текмасы буенча өйрәнгән материалларны кабатлау, йомгаклау буенча шөгель....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Куяннан хат”

Мәктәпкә әзерлек төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Куяннан  хат&rdquo...

Икенче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле "Урамда яз"

Икенче кечкенәләр төркеме балалары яз темасы белән таныша, яңа сүзләр өйрәнә. Шөгыль барышында төрле эш формалары алына, балаларның сүз байлыгын арттыруга, вак моториканы үстерүгә зур игътибар бирелә....