2нче кечкенәләр төркемендәТукай бәйрәме иртәсе программасы
учебно-методический материал (младшая группа) по теме

Галимова Рима Николаевна

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_byrme_2_nche_kechkenlrd.docx16.25 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасы»

2 нче кечкенәләр төркемендә уздырылган бәйрәм иртәсе программасы

                                        Төзеде: тәрбияче Галимова Р.Н.

2013-14 уку елы

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү.

Алып баручы:хөрмәтле балалар! кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.

Телсез идек-Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек-Тукай безне җырлы итте.

 

1бала:Салкын кышлар үтеп
Яз килгәндә
Җылы яктан кошлар кайтканда
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.

2бала:Әле укый белмәсәк тә
“Туган телне” җырлыйбыз.
Бу Тукай абый бүләге
Иң гүзәл бер җыр дибез.

3бала:Әкиятләрен сөйләп,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәлеләр”
Безнең дуслар барсы да.

Алып баручы: Безнең татар халкы Габдулла Тукайның матур шигырьләрен белә һәм аның шигырләренә көй дә язылган. Хәзер 2 нче кечкенәләр төркеме балалары белән Габдулла Тукайның “Туган тел” –җырын җырлап үтәрбез.

Күбәләк очып керә.

Күбәләк: Яшерегез мине тизерәк, артымнан бер бала куа.

Күбәләк балалар артына барып кача.

Бала керә: Сез монда берәр күбәләк күрмәдегезме?

Балалар: Юк!

Алып баручы: Хәйдәр, сиңа күбәләк нигә кирәк?

Бала: Минем аның белән сөйләшәсем генә килгән иде.

Алып баручы: Балалар, Хәйдәрнең сүзенә ышаныйк, күбәләккә зыян саласы булмагач, әйтик инде кайдалыгын.

“Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштерү.(Ландыш белән Хәйдәр)

“Сандугач белән Фатыйма” шигырен сәхнәләштерү

(Илназ белән Илвина) керә. Кыз Сандугачны җитәкләгән,сандугачны обруч эченә кертеп бастыра, савыт белән ярма куя.

Алып баручы: Балалар сез Г.Тукайның “Сандугач белән Фатыйма” шигырен карап , тыңлап үттегез.

Гадбулла Тукай безгә бер бөҗәкне дә, бер кошны да рәнҗетмәскә кирәклекне искәрткән!

Шүрәле керә.

Исәнмесез! Мине таныдыгызмы. Мин Шүрәле булам. Әйдәгез кети-кети уйныйбыз

Алып баручы: Исәнме, Шүрәле дус! Син дөрес әйтәсең, бәйрәм уенсыз булмый инде.Ләкин безнең син әйткән уенны уйныйсы килми. Әйдәгез әле балалар Габдулла Тукай кечкенә вакытта уйнап үскән “Кәрия-Зәкәрия”уенын уйнап-җырлап алыйк

“Кәрия-Зәкәрия” уены

Шурәле: Мин сезгә дусларымнан хат алып килгән идем.

Алып баручы: Балалар, монда табышмаклар язылган, әйдәгез җавап биреп карыйк әле( Габдулла Тукайның ел фасылларына багышланган шигырләре укыла)

Лампа түгел-яктырта
Мич түгел-җылыта. (кояш)

Сикереп тешә
Бозны тишә (тамчы)

Ишегалдында таш була
Өйгә керсә су була. (боз).

Алып баручы: Шуның белән Габдулла Тукайга багышланган туган тел бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Балалар сөекле Тукай абыйның шигырләрен яратыгыз, укыгыз,өйрәнегез. Тукай шигырләрен белгән кешеләр акыллы, шәфкатле, гадел. кыю булып үсәләр.

Бу бәйрәмне Гөльнур Айзатуллова шигыръ юллары белән тәмамлыйм.

Мин бәхетле, әгәр балаларым,
Сөйләсәләр ана телендә.
Кайгыларын, шатлыкларын бергә,
Бүлешсәләр татар телендә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)

   “Кечкенә шырпы – зур бәла”(  II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...

"Күңел ачыйк бергәләп" (2 кечкенәләр төркемендә гаилә бәйрәме программасы)

Татарстан  Республикасы Актаныш  муниципаль  районы  бюджет  мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесе  «Катнаш төрдәге   Актаныш 6 нчы санлы балалар бакча...

Уртанчылар төркемендә 2нче бәләкәйләр төркеме катнашында театральләшкән тамаша

“Теремкәй дә Көз”Уртанчылар төркемендә 2нче бәләкәйләр төркеме катнашында театральләшкән тамаша...

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең план – конспекты. Тема: “Йорт хайваннары”.

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең  план – конспекты.Тема: “Йорт хайваннары”....

2нче кечкенәләр төркемендә "Матур әдәбият белән таныштыру" шөгыленең календар - тематик планы

2нче кечкенәләр төркемендә  "Матур әдәбият белән таныштыру"  шөгыленең календар - тематик планы. З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова / "Туган телдә сөйләшәбез: 3-4 яш...