"Күңел ачыйк бергәләп" (2 кечкенәләр төркемендә гаилә бәйрәме программасы)
материал (младшая группа) на тему

Мирзагитова Гульсия Рисуновна

Татарстан  Республикасы Актаныш  муниципаль  районы  бюджет  мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесе  «Катнаш төрдәге   Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы»

“Күңел ачыйк бергәләп”

(икенче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр белән бергә үткәргән бәйрәм программасы)

Төзеде: тәрбияче   Мирзаһитова  Г.Р.       

2015 ел.

   “Күңел ачыйк бергәләп”

Алып баручы: Исәнмесез, диеп сүз башлыймын,

Танышулар шулай башлана.

Исәнмесез, диеп сүз башласам,

Бәхетем арта, күңел шатлана.

  Яшәгез сез гел муллыкта,

  Гел тыныч булсын галәм.

  Сөекле кунакларыбызга

  Ялкынлы кайнар сәлам!

Гаилә – ул тормышның нигезе. Әти – әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер – береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

Алисә: Һәрвакыт – иңнәремдә

Тоям әтием кулларын.

Һәрчак тыныч һәм бәхетле

Булсын барыр юлларым.

Әтием – горурлыгым

Син минем.

М.Әмир: Кирәк булса әтиләр күк

Утлар – сулар кичәрбез.

Илебезне саклау өчен

Батыр булып үсәрбез.

С.Тимур: Туган илем – таңнар иле,

Таңнарга тиңлим аны.

Һәркөн саен матурланып

Ата аның һәр таңы.

Адилә: Сабый бала йоклый бишектә,

Уяна ул тавыш ишетсә.

Татлы булсын өчен йокысы,

Матур булсын өчен тормышы,

Сакта тора сизгер егетләр,

Бар да алар лачын кебекләр.

Анжелика: Чик буенда сакчы тора,

Кулында автоматы.

Еллар тыныч булсын, ди ул,

Бу – аның изге анты.

Ислам: Даның яңгырый синең еракта:

Тын океанда, биек Карпатта.

Горур басып илем чигендә

Сакта торасың син бүген дә.

            “Минем кораб” (Н.Гайсин сүзләре, М.Мозаффаров көе) җыры башкарыла.

Алып баручы: Әйе, балалар, безнең бабаларыбыз да, әтиләребез дә солдат булганнар. Илебезнең иминлеге өчен сакта торганнар.

Хөрмәтле әтиләр! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз!

Марсель: Атсын өчен Туган илнең,

Һәр таңы матур булып,

Үсәбез көрәшче булып,

Үсәбез батыр булып.

Нәргизә: Туган илем имин булса,

Ал чәчәкләр үсәрләр.

Бакчаларда алмалар

Кызарышып пешәрләр.

Самир: Шундый матур илебезне

Саклаучылар булырбыз.

Кирәк икән,аны яуда

Яклаучылар булырбыз.

Наил: Туган илне көчле итик,

Илебез бөркет булсын.

Кояш чыксын, нурын сипсен,

Күгебез көлеп торсын.

Данил: Озакламый егет булып

Үсеп җитәрбез әле,

Татарстан дәүләтенә

Хезмәт итәрбез әле.

Гөлзирә: Гел кояш балкысын күкләрдә,

Чыкмасын кап – кара болытлар.

Тынычта яшәсен җир – ана,

Елмаеп уянсын балалар.

Данияр: Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз.

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз.

Алып баручы: Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебезне болыт капламасын,

Балкып янсын күктә йолдызлар.

“Ачуланыштык – татулаштык” биюе башкарыла

Әминә:  Көннәр аяз, күктә алсу

Нур кебек кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә.

Зәлия: Әйтегезче кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк

Кыш айларында яратам

Әмма яз күңеллерәк.

Регина: Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый

Беләбез һәммәбез дә.

Эльвина: Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана.

Хәлил: Кояш көлә, мин елмаям

8 Март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

Вильдан: Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

“Язгы тамчы” (М.Шәмсетдинова көе, Х.Хәкимуллина сүзләре) җыры башкарыла

Алып баручы: Кадерле –әниләр, әбиләр! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз.

Илназ: Ак яулыклы көләч йөзле

Шат күңелле әлбәттә

Кем ул диеп сорыйсызмы

Дәү әнием әлбәттә.

Азамат: Минем әни бу дөньяда

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет, һәр баланың

Үз әнисе булуы.

Раил: зәңгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көлеп кенә торсын.

Альмир: Мин дә котлыйм, әнием сине,

Теләгем бар минем дә.

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә.

Саидә: Иртә белән уятучы,

Назлы сүзләр әйтүче,

 Кадерләп үстерүче –

Ул бит минем әнием.

“Әбием” (Г.Гараева көе, Ә.Симугол сүзләре) җыры башкарыла

Х.Тимур: Җылы оек – бияләй

Бәйли безгә көз җиткәч

Мин дә аңа бүләкләр

Алырмын үсеп җиткәч.

Таңсылу: Тәмле ашлар пешереп,

Матур гөлләр үстереп,

Һәрчак безне аңлаучы –

Ул бит минем әнием.

“Әнигә булышабыз” җыры башкарыла

Алып баручы: Бөтен әниләргә кояш

Тигез өләшсен нурын.

Таңыбыз нурлы булсын!

Таңыбыз тыныч булсын!

-          Хөрмәтле әтиләр һәм әниләр. Хәзер сезне уенга чакырабыз.

1.       “Кайсы команда җитезрәк?” ( билгеләнгән урынга кадәр йөгереп барып, кире килү, кулдагы тасманы икенче уенчыга тапшыру).

2.       “Тупны кәрзингә сал һәм ал!” ( беренче уенчы йөгереп барып тупны кәрзингә сала, эстафетаны тапшыра, икенче уенчы йөгереп барып тупны кәрзиннән ала һәм чираттагы уенчыга тапшыра).

3.       “Сыңар аякта сикереп бар!” ( билгеләнгән урынга кадәр сыңар аякта сикереп барырга, кире килгәндә йөгереп килергә).

4.       “Кыршауларны урап йөгер!” ( каршыга ара калдырып тезелгән кыршаулар арасыннан йөгерергә, килгәндә турыга йөгереп килергә).

5.       “Бәрәңге утырту һәм җыю” (каршыга ара калдырып кыршаулар тезелә, кәрзингә кыршау санынча “бәрәңге” салына һәм беренче уенчыга тапшырыла, сигнал булгач, беренче уенчы һәр “чокыр” саен кәрзиннән “бәрәңге” салып бара, аннан йөгереп килеп кәрзинне тапшыра, икенче  уенчы кәрзингә “бәрәңгеләрне” җыя.

6.       “Төпсез капчык эченнән үрмәләү” (каршыга төпсез капчык куела, сигнал булгач , төпсез капчык эченнән үрмәләп чыгарга, билгеләнгән урыннан йөгереп килергә.

7.       “Кайсы команда көчлерәк?” ( ике команда арасында аркан тартышу).

Алып баручы: Сабыр холыклы әтиләребез, йомшак күңелле әниләребез, әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шулай шат күңелле, бәхетле булып, балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез, сәламәт булыгыз!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kunel_achyyk_berglp.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

  • Хөрмәтле әтиләр һәм әниләр. Хәзер сезне уенга чакырабыз.
  1. “Кайсы команда җитезрәк?” ( билгеләнгән урынга кадәр йөгереп барып, кире килү, кулдагы тасманы икенче уенчыга тапшыру).
  2. “Тупны кәрзингә сал һәм ал!” ( беренче уенчы йөгереп барып тупны кәрзингә сала, эстафетаны тапшыра, икенче уенчы йөгереп барып тупны кәрзиннән ала һәм чираттагы уенчыга тапшыра).
  3. “Сыңар аякта сикереп бар!” ( билгеләнгән урынга кадәр сыңар аякта сикереп барырга, кире килгәндә йөгереп килергә).
  4. “Кыршауларны урап йөгер!” ( каршыга ара калдырып тезелгән кыршаулар арасыннан йөгерергә, килгәндә турыга йөгереп килергә).
  5. “Бәрәңге утырту һәм җыю” (каршыга ара калдырып кыршаулар тезелә, кәрзингә кыршау санынча “бәрәңге” салына һәм беренче уенчыга тапшырыла, сигнал булгач, беренче уенчы һәр “чокыр” саен кәрзиннән “бәрәңге” салып бара, аннан йөгереп килеп кәрзинне тапшыра, икенче  уенчы кәрзингә “бәрәңгеләрне” җыя.
  6. “Төпсез капчык эченнән үрмәләү” (каршыга төпсез капчык куела, сигнал булгач , төпсез капчык эченнән үрмәләп чыгарга, билгеләнгән урыннан йөгереп килергә.
  7. “Кайсы команда көчлерәк?” ( ике команда арасында аркан тартышу).

Алып баручы: Сабыр холыклы әтиләребез, йомшак күңелле әниләребез, әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шулай шат күңелле, бәхетле булып, балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез, сәламәт булыгыз!

Татарстан  Республикасы Актаныш  муниципаль  районы  бюджет  мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесе  «Катнаш төрдәге   Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы»

(беренче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр белән бергә үткәргән бәйрәм программасы)

Төзеде: тәрбияче   Мирзаһитова  Г.Р.        

2015 ел.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по физкультуре. Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле

Балтач районыНөнәгәр авылы “Тамчы” балалар бакчасы            2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгылеТема: “Кышкы урманга ...

Икенче кечкенәләр төркемендә ял вакыты

Тема:Кышкы прогулка.Максат:хәрәкәтләнү активлыгын камилләштерү, төркем белән тәрбияче кушкан якка барабелү күнекмәләрен ныгыту; шигырьләр, табышмаклар, җырлар аша  табигатьнең матурлыгын кү...

2нче кечкенәләр төркемендәТукай бәйрәме иртәсе программасы

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү....

Юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандлау буенча беренче кечкенәләр төркемендә гаилә белән эшчәнлек.

Юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандлау буенча беренче кечкенәләр төркемендә гаилә белән эшчәнлек....

Кечкенәләр төркемендә "Сөйләм үстерү" эшчәнлеге буенча "Гаилә" темасына конспект

Шөгыльнең максатлары:Балаларга гаилә турында, гаилә әгъзалары турында төшенчә бирү; туганнар, туганлык җепләре турында аңлату; балаларда  аңлау һәм уйлау сәләтен үстерү, сеңел, эне, дәүәни, дәү ә...

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "“Минем гаиләм, минем өем.”".

Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.&rdquo...