"Әниемә бүләк" (2 кечкенәләр төркеме өчен бәйрәм программасы)
материал (младшая группа) на тему

Мирзагитова Гульсия Рисуновна

                         Әниемә  бүләк.

                                                  (икенче кечкенәләр төркеме  өчен)

Алып баручы:  Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләр, әбиләр! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт  шат,сәламәт,бәхетле булыгыз. Балаларыгызның  чыгышы  сезгә бәйрәм бүләге булсын.

Нигә бүген бәтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп  карый,

                                                                      Беләбез һәммәбез дә.

Бүген җирдә әниләр бәйрәме

Бүген җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә

                                                                       Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык  балалар.

Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә  пакъ  булсын.

       Без сезне бик яратабыз,

           Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

                Бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр:  “ Рәхмәт , әнием.” ( А.Минһаҗев сүзләре, Ә.Һадиева музыкасы).

Минем  әни бу дөньяда

Иң чибәре,сылуы.

Нинди бәхет һәр баланың

Үз әнисе булуы.

Әниләрнең бәйрәмендә

Безнең өйдә бер гадәт:

Чәй табыны әзерлибез

Әти белән бергәләп.

Зәңгәр    күктә  ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең нурлы йөзе,

Гел көлеп кенә торсын.

Мин дә  котлыйм әнием сине

Теләгем бар минем дә.

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел  күгемдә.

Иртә белән уятучы,

Назлы  сүзләр әйтүче.

Кадерләп үстерүче –

Ул  бит минем әнием.

Тәмле ашлар  пешереп,

Матур гөлләр үстереп.

Һәрчак  безне аңлаучы –

Ул бит минем әнием.

Җыр :  “ Пальчики”

Син әнием    минем  өчен

 Бу   дөньяда   бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Бик зур үстем инде мин,

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем

Кияргә тырышам.

Әниемнең эше күп:

Бәйли ул миңа оек.

Бүген бөтен уенчыкны

Үзем куйдым җыеп.

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп ямьле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул –

Кирәк эшләп ашарга.

Әниләрнең  бәйрәме ул –

Безнең дә  көткән бәйрәм.

Җырлап-биеп күңел  ачыйк

Бүген әниләр белән.

Әниләр белән  “Әпипә”  көенә  бию.

Дөньяда  иң акыллы,

Иң  уңган  безнең  әни.

Менә  шуңа  синең яннан 

Бер дә китәсе килми.

Зәңгәр күк тә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең  нурлы йөзе

Гел көлеп кенә торсын.

 

Бер матур чәчәк

Мин  кырда өздем.

Бәйрәм көнендә

Әниемә бирдем.

Әнкәй шатланды

Минем бүләккә,

Яратам бит мин

Әниемне бик тә.

Иминлекне, тынычлыкны

Саклар өчен кирәк без.

Хәзер кечкенә булсак та,

Әнигә зур терәк без.

Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш-суыңнан   тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

Нинди назлы,нинди эшчән

Синең  куллар, әнием.

Бөтен дөнья бүләк итә

Алтын нурлар бәйләмен.

Күрәсезме бүген кояш

Ничек назлы елмая?

Әниемнең бәйрәмен

Ул да бит көтеп ала.

Бөтен әниләргә кояш

Тигез өләшсен нурын!

Таңыбыз нурлы булсын!

Таңыбыз тыныч булсын!

 

Алып баручы:

Сезгә бүләк ясадык,

Иренмәдек, тырыштык.

Үзең  хезмәт куйган әйбер –

Зур бүләк дип уйлаштык.

Алып баручы: “Парлашу уены”н уйнап алыйк. (Уенчылар ике түгәрәктә биеп әйләнәләр.Җыр туктагач парлашалар.Парсыз калган кеше урынына утыра).

                               “Кем өлгер?” (Уен кечкенә шакмаклар белән уйнала.Идәнгә  уенчылар саныннан бергә ким шакмаклар  куела.Уенчылар шакмак тирәли биеп йөриләр.Җыр туктагач, һәр кеше бер шакмак алып өлгерергә тиеш.Шакмаксыз калучы урынга утыра.)

 

Алып баручы:  Сабыр,йомшак күңелле әниләребез,әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә  килүегез өчен  зур рәхмәт сезгә!Гел шулай якты йөзле,тәмле сүзле булып, балаларыгызны,оныкларыгызны сөендереп , озак яшәгез.

Һәр туган таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын   иде дөньялар.

Аяз күгебезне болыт капламасын,

Елмайсыннар җирдә сабыйлар.

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл niem_bulk_2003.docx21.6 КБ

Предварительный просмотр:

           Әниемә  бүләк.

                                                  (икенче кечкенәләр төркеме  өчен)

Алып баручы:  Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләр, әбиләр! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт  шат,сәламәт,бәхетле булыгыз. Балаларыгызның  чыгышы  сезгә бәйрәм бүләге булсын.

Нигә бүген бәтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп  карый,

                                                                      Беләбез һәммәбез дә.

Бүген җирдә әниләр бәйрәме

Бүген җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә

                                                                       Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык  балалар.

Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә  пакъ  булсын.

       Без сезне бик яратабыз,

           Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

                Бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр:  “ Рәхмәт , әнием.” ( А.Минһаҗев сүзләре, Ә.Һадиева музыкасы).

Минем  әни бу дөньяда

Иң чибәре,сылуы.

Нинди бәхет һәр баланың

Үз әнисе булуы.

Әниләрнең бәйрәмендә

Безнең өйдә бер гадәт:

Чәй табыны әзерлибез

Әти белән бергәләп.

Зәңгәр    күктә  ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең нурлы йөзе,

Гел көлеп кенә торсын.

Мин дә  котлыйм әнием сине

Теләгем бар минем дә.

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел  күгемдә.

Иртә белән уятучы,

Назлы  сүзләр әйтүче.

Кадерләп үстерүче –

Ул  бит минем әнием.

Тәмле ашлар  пешереп,

Матур гөлләр үстереп.

Һәрчак  безне аңлаучы –

Ул бит минем әнием.

Җыр :  “ Пальчики”

Син әнием    минем  өчен

 Бу   дөньяда   бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Бик зур үстем инде мин,

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем

Кияргә тырышам.

Әниемнең эше күп:

Бәйли ул миңа оек.

Бүген бөтен уенчыкны

Үзем куйдым җыеп.

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп ямьле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул –

Кирәк эшләп ашарга.

Әниләрнең  бәйрәме ул –

Безнең дә  көткән бәйрәм.

Җырлап-биеп күңел  ачыйк

Бүген әниләр белән.

Әниләр белән  “Әпипә”  көенә  бию.

Дөньяда  иң акыллы,

Иң  уңган  безнең  әни.

Менә  шуңа  синең яннан  

Бер дә китәсе килми.

Зәңгәр күк тә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең  нурлы йөзе

Гел көлеп кенә торсын.

Бер матур чәчәк

Мин  кырда өздем.

Бәйрәм көнендә

Әниемә бирдем.

Әнкәй шатланды

Минем бүләккә,

Яратам бит мин

Әниемне бик тә.

Иминлекне, тынычлыкны

Саклар өчен кирәк без.

Хәзер кечкенә булсак та,

Әнигә зур терәк без.

Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш-суыңнан   тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

Нинди назлы,нинди эшчән

Синең  куллар, әнием.

Бөтен дөнья бүләк итә

Алтын нурлар бәйләмен.

Күрәсезме бүген кояш

Ничек назлы елмая?

Әниемнең бәйрәмен

Ул да бит көтеп ала.

Бөтен әниләргә кояш

Тигез өләшсен нурын!

Таңыбыз нурлы булсын!

Таңыбыз тыныч булсын!

Алып баручы:

Сезгә бүләк ясадык,

Иренмәдек, тырыштык.

Үзең  хезмәт куйган әйбер –

Зур бүләк дип уйлаштык.

Алып баручы: “Парлашу уены”н уйнап алыйк. (Уенчылар ике түгәрәктә биеп әйләнәләр.Җыр туктагач парлашалар.Парсыз калган кеше урынына утыра).

                               “Кем өлгер?” (Уен кечкенә шакмаклар белән уйнала.Идәнгә  уенчылар саныннан бергә ким шакмаклар  куела.Уенчылар шакмак тирәли биеп йөриләр.Җыр туктагач, һәр кеше бер шакмак алып өлгерергә тиеш.Шакмаксыз калучы урынга утыра.)

Алып баручы:  Сабыр,йомшак күңелле әниләребез,әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә  килүегез өчен  зур рәхмәт сезгә!Гел шулай якты йөзле,тәмле сүзле булып, балаларыгызны,оныкларыгызны сөендереп , озак яшәгез.

Һәр туган таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын   иде дөньялар.

Аяз күгебезне болыт капламасын,

Елмайсыннар җирдә сабыйлар.

Татарстан  Республикасы Актаныш  муниципаль  районы  бюджет  мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесе  «Катнаш төрдәге   Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы»

                                             

( икенче  кечкенәләр төркеме өчен программа)

                                       Төзеде: тәрбияче   Мирзаһитова  Г.Р.        

ноябрь, 2014 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

"транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме)

Максат: Балаларны транспорт төрләре белән таныштыру,аларда игътибарлылык,ярдәмчеллек,хәлгә керә белү сыйфатлары тәрбияләү.Җиһазлар: Телевизор макеты,транспорт рәсемнәре,төзелеш материаллары,уенчык эт....

Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)

   “Кечкенә шырпы – зур бәла”(  II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...

"Күңел ачыйк бергәләп" (2 кечкенәләр төркемендә гаилә бәйрәме программасы)

Татарстан  Республикасы Актаныш  муниципаль  районы  бюджет  мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесе  «Катнаш төрдәге   Актаныш 6 нчы санлы балалар бакча...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа! Мәктәпкә әзерлек “а” төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе программасы

Максат: 1.Хатын-кызларга ихтирам, аларны хөрмәт итүне тәрбияләү. 2.Балаларның тел байлыгын, сөйләм культурасы үстерү.3.Халкыбызның гореф- гадәтләренә, үткәненә кызыксыну уяту....

"Әнием син якты кояшым" (мәктәпкә әзерлек төркеме)

ldquo;Әнием син якты кояшым”Максат: иң кадерле кешегә – әнигә мәхәббәт тәрбияләү,аңа булышасы килү теләге уяту,аның эшләгән эшләрен хөрмәтләргә өйрәтү,балаларның сөйләм телен баету,...

Кояш гомере телим, әнием сиңа... (Әдәби- музыкаль кичә) кечкенәләр төркеме өчен 2017

Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләребез! Бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз. Сезгә бәхет, шатлык, тазалык, хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Бәйрәмегез котлы булсын, өстәлләрегез сый- хөрмәт белән тул...