Кояш гомере телим, әнием сиңа... (Әдәби- музыкаль кичә) кечкенәләр төркеме өчен 2017
методическая разработка по развитию речи (младшая группа) по теме

Сафина Чулпан Накиповна

Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләребез! Бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз. Сезгә бәхет, шатлык, тазалык, хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Бәйрәмегез котлы булсын, өстәлләрегез сый- хөрмәт белән тулып торсын.Ә хәзер, хөрмәтле әниләр, балаларыгызның да сезнең өчен бәйрәм сәламе бар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unysh_byrme.docx18.81 КБ
Файл ti_beln_kochle_min.docx18.81 КБ
Файл yana_el.docx20.54 КБ
Файл koyash_gomere_telim_min_niem_sina.docx24.63 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

«Уӊыш бәйрәме»

кечкенәләр төркеме өчен.

 

Атрибутлар: бала санына җитәрлек яфраклар, Көз костюмы, яшелчәләр белән кәрзин (кыяр, помидор, алма, сары һәм кызыл яфраклар), гөмбәләр биюенә эшләпәләр; яӊгыр биюнә зонтлар, 2 кәрзин, күчтәнәч.

Музыка астында түгәрәк ясап, балалар бер-бер артлы тәрбияче белән залга керәләр. Алар алдында яфраклар ята.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, кем ничектер, мин үзем

Яратам елның көзен,

Бик еш болытлар каплап

Торса да саф күк йөзен,

Иссә дә ачы җилләр,

Койса да салкын яңгыр

Нигъмәткә бай алтын көз

Ямьлерәк күк барыбер.

 

-Балалар, без сезнең белән бүген уңыш бәйрәменә “Алтын көз” бәйрәменә җыелдык.  әйдәгез бергәләп искә төшерик әле, хәзер елның кайсы вакыты?

Балалар: Урамда хәзер көз.

 Тәрбияче: Әйдәгез хәзер көзнең билгеләрен санап чыгыйк.

 Балалар:

Көннәр суытты.

Яңгырлар ява,

Салкын җилләр исә.

Агачтагы яфраклар төрле төскә керә.

 Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, Көз бөтен җирне төсле яфраклар белән түшәгән. Әйдәгез әле аларны җыеп уйныйк. (Көй яңгырый, балалар яфракларны жыялар, очыртып уйныйлар)

Җиргә яфрак коелган, Әмирхан

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

 

(Яфракларны җыеп вазага куялар.)

Тәрбияче:: Балалар, тыңлагыз әле! Безгә кемдер килә, ахры!

(Көз керә. Кулында кәрзин. Кәрзиндә яшелчәләр, шигырь сөйли)

 Көзсылу: Исәнмесез, нәни дуслар,

Сезне күреп килдем мин

Матур бәйрәмегез икән,

Йөзегездән белдем мин.

 Тәрбияче: Балалар, бу бит Көзсылу үзе, безнең яраткан көзебез. Матур итеп исәнләшик әле.

Балалар: Исәнме көз, алтын көз!

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга куакларга сары чуклар элдеңме?

 Көзсылу: Саумысыз, нәни дусларым,

Сезне сагынып килдем мин,

Сезгә аяз көннәрдә

Яңгыр алып килдем мин.

 Балалар: Яңгыр, яу, яу, яу, яу!

Бар табигать юынсын

Тирә-як көлеп торсын!

 Көзсылу: Яу, яу дип телисез,

Ә үзегез качып йөрисез!

 

(“Зонтиклар” биюе)

 

Тәрбияче: Көзсылу, синең кулыңда нәрсә?

Көзсылу: Кулымда – кәрзин, кәрзинемдә – файдалы яшелчәләр.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле бергә “Көз һәм балалар җыры”н җырлыйк.

 Җыр “Көз һәм балалар җыры”

 Көзсылу: Булдырдыгыз, балалар!

Абау, нинди яшелчәләр генә юк икән монда! Нинди матур булып, зур булып үскәннәр.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле хәзер яшелчәләр белән якыннанырак танышып китик. (Шигырьләр сөйлиләр)

 Ә мин помидор булам,И. Салават

Кызарып пешеп торам.

 

Ә мин булам кәбестә,Ислам

Мин бик тәмле бәлештә.

 

Таныйсызмы? Кишер минДанир

Кишердә күп витамин.

 

Кыярны һәркем таный,Әмирхан

Кыяр салатка ярый.

 

Минем исемем – СуганКамилә

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар.

 

Әй, бәрәңге, бәрәңге,Кәрим

Бәрәңгене күр әле!

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

 

Карагыз әле бер генәИлмир

Менә миңа – кабакка.

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

 

Чөгендер булам мин менә,Дилбәр

Мине бар халык белә.

Төсем матур, үзем тәмле,

Ашым була бик ямьле.

Җыр: “Безнең  бакча” (диск 2-3 яш №10)

Җырлы уен: “Ничек итеп килә көз”

Балалар түгәрәктә йориләр, Көз кызы җырлый, балалар шуңа хәрәкәтләр эшлиләр.

Көз кызы: -әй балалар күрегез, тышта әнә килә көз.

-әйе, әйе күрәбез, көз килгәнен беләбез.

-Әйтегез дә,  сөйләгез, ничек итеп килә көз?

-Канат кагып еракка, кошлар китә көньякка.

Аюлар өн казыды

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар

Су төбенә чумдылар /чүгәлиләр/

Агачлар ялангачлар

Җилләрдә чайкалалар /куллар болгыйлар/.

Тик безгә күңелле көз

Без бакчага йөрибез.

Сары , сары сап сарыАлинә

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак.

Көзнең матур чаклары.

Көз килде. УләннәрРөстәм

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Дует, дует ветер, Г.Карим

Дует, задувает.

Желтые листочки

С дерева срывает.

Көз: Ә гөмбәләр юкмыни?

Тәрбияче: Әнә ич гөмбәләр үзләре кунака килгәннәр.

 (Гөмбәләр биюе)

 

Көзсылу: Бигрәк акыллы балалар килгән бүген бәйрәмгә, бөтен яшелчәләрне дә беләләр, молодцы!

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез шалкан әкиятен уйнап күрсәтәбез.

 (Балалар шалкан әкиятен уйнап күрсәтәләр)

 Җыр: “Сары яфраклар оча”

Сары яфрак( 3) лар оча

Кошлар китә(2) җылы якларга оча.

Игеннәрне(2) күптән җыеп алдылар. Кишер бәрәңге суганны тирән базга салдылар.

Килде безгә(3) алтын көз. Яңгыр яуса,яңгыр яуса куркак булма әзрәк түз.

Бию: “Яфрак бәйрәме” көенә помпушкалар белән.

Көзсылу: Кадерле балалар, миңа китәргә вакыт. Сезнең белән бик күңелле булды. Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез, уйнадыгыз, шигырләр сөйләдегез. Барысы өчен рәхмәт сезгә. Мин сезгә көз күчтәнәчләре өләшәм. (Алмалар тарата).

Алдагы көннәрдә дә
Телим сезгә уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез, нәни дуслар!

(Китә)

 

Балалар: Сау бул, Көзсылу!

Тәрбияче: Балалар, сезгә күңелле булдымы? Яхшы. Хәзер төркемгә кереп көз күчтәнәчләрен ашыйбыз.



Предварительный просмотр:

Әтиләр бәйрәменә

“Әти белән көчле мин”-2018

А.б . Хәерле көн, безнең иң кадерле әтиләребез! Бүген 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу – батырлар һәм кыюлар көне. Ил терәге – ир егетләр булса, гаилә терәге әтиләр. Хөрмәтле әтиләр һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз! Без сезнең барыгызны да шушы бәйрәмегез б\н чын күңелдән тәбрик итәбезсезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора.Сезгә сәламәтлек, зур уңышлар телибез.

Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләрдә бит туган ил көче!

  А.б. Гаиләдә әниләрнең һәм балаларның иң таянычлы кешесе   -әтиләр. Гаилә  канатының ныклыгы- әти җилкәсендә. Ата кеше гомер –гомергә тормышның авырлыгын, дөньяның  кырыслыгын, гаилә камытын үз өстендә йөртә.Тормышның  тәэмин ителеше, йортның төзеклеге, балаларның тәрбияле булуы атаның хезмәте белән бәяләнә. Әтине зурлап,  ашарга утырмыйча, аның кайтуын көтеп алабыз, берәр кимчелек булса, әтинең күз карашы сирпүен көтәбез, димәк, бу-  атаның гаиләсе тарафыннан яуланган ихтирамы, менә шулай булганда гына гаилә нык була. Абруй- ирнең куәте, -ди халык мәкале.  Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти  булуыгызны, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, томыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез!

  Балагызның берәве сез,

                                 Гаиләнең йөрәге сез

                                 Иминлекнең терәге сез,

                                 Һәркемнең кирәге сез.

                                  Сез чаялар, сез батырлар,

                                 Сез дөньяда иң матурлар.

                                 Сез булганга тормыш ямьле.

Җыр: “Иң шәп әти”  диск 3-4 № 26

1Бала. Әти безнең терәгебез,   Камилә

               Әти безнең яклаучы.

               Авырлыклар китермичә

               Давыллардан саклаучы.  

2бала: Әти эштән кайтып керсә,   Әмирхан

              Өйләр китә. яктырып

               Көне буе сагынгандыр,

               Ул да кайта атлыгып.

Хәлне сорый, баштан сыйпый,

               Миңа чаңгы көйләшә.

               Әнием белән дә әти

                Гел елмаеп сөйләшә.

Барыбызга да булыша.

               Үзенең дә күп эше.

             Әнигә, миңа, абыйга

                Әти- иң кирәк кеше

3 бала.Өйдә булмаса әтием  Алинә

Шундый күңелсез миңа.

Кайчан кайтыр микән дип

Кич буе уйлыйм менә.

А.б Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен,әти канаты астында үссен иде.Һәр бала әтинең җылы, ягымлы карашын төеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус, тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде.

Ә бүген бәйрәм. Хәзер әтиләргә безнең Камилә  һәм малайлардан  музыкаль бүләк

Бию “Солдат булам” диск 3-4 № 15

4 балаӘти өйгә кайтып кергәч  Ислам

Өйләр яктырып китә.

Бар эшләрдә җиңеләя

Ару-талулар бетә.

Аның белән урамнардан

Үтүләре күңелле

Һәр бала да дөньяда

Булсын иде әтиле.

6 бала..Әтиемне яратам мин   М.Кәрим

Көчле, уңган ул, тырыш.

Кирәк чакта йомшак була,

Кирәк чакта – бик кырыс.

Әнигә дә булыша ул,

Безгә дә вакыт таба.

Сүз тыңласам, “һай улым”-дип

Сөеп аркамнан кага.

Җыр: “Капитан минем абый”

Алып баручы. Әйе,Әтидән дә,Әнидән дә кадерлерәк кешеләребез юк безнең.Аларны һәрвакыт зурлап, хөрмәт итеп яшәү- безнең һәммәбезнең дә изге бу рычы.

7балаӘти безнең терәгебез    Дилбәр

Әти безнең яклаучы.

Кирәк чакта минем белән

Дустым кебек уйнаучы.

8 бала Әти булса өйдә ешрак   Илмир

Өебез балкып тора

Әнинең дә йөзе якты

Елмаеп кына тора.

Данир Бик яратам әтиемне,                                  - Кулларында ут уйната,-

          Һәр эштә җитез үзе.                                               Диләр әти турында.

          Һичберкайчан ачуланмас                                    Мин дөньяда иң бәхетле,

          Кояштай балкый йөзе                                          Әтием, син барында.

Салават. Әтиләр илнең терәге

Гаиләнең йөрәге.

Авырлыкларга бирешми

Әтиләрнең беләге.

Ал. Баручы: Әтиләребез бәйрәме

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әтиләр белән.

Җыр: “Солдатта булган диләр

Тәрбияче:Безнең әтиләребез күп төрле һөнәр ияләре.Аларны санап бетерү һич тә мөмкин түгел.

10. Минем әти алтын куллы   Данир

Эшләмәгән эше юк!

Саумы, Данилҗ абый диеп

Исәнләшмәгән кеше юк!

11. Минем әти компьютерны  Камилә

Биш бармак кебек белә.

Әти белән компьютерда

Минем эшлисем килә.

Күргәнегез бармы сезнең Салават

Минем әтине рульдә

Җырлап йөри машинасы

Ватылмаса, әлбәттә.

12. Мин дә әтием шикелле       Илмир

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машина белән уйныйм

Җыр: Мин шофер.

13. Горурланам әти белән    Кәрим

Аны бар да ярата.

Мактау сүзләре әйтәләр

Әтиемә карата.

Минем әтине эшендә Әмирхан

“Универсаль” ул, диләр.

Аның кулыннан килмәгән

Юктыр бер эштә, диләр.

14.Әтием белән икәү     Ислам

Без гел бергә йөрибез.

Бергә утын кисәбез,

Бергә карлар көрибез

15. Минем әтием тырыш,  Алинә

Таң белән эшкә китә.

Кирәк булса, әниемә,

Миңа дә ярдәм итә.

Минем әти  иң көчле кеше Дилбәр

Баһадир төсле кеше

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә.

Бию: Моряклар.

А.Б. Алмадык сатып бүләкләр.

              Без үзебез ясадык.

              Үзең хезмәт куйган әйбер

               Зур бүләк дип санадык.

(Бүләкләр тапшыру)

Һәр бала үз кулы белән ясаган бүләген әтисенә тапшыра. Бәйрәм тамашасы дәвам итә, алга таба әтиләр белән бергә уеннар оештырыла.

Уен:  “Кем күбрәк шакмак җыя”.

(Башта балалар, аннан әтиләр )

А. Б. Хөрмәтле әтиләр, дәү әтиләр, абыйлар, малайлар! Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз. Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер. Һәрвакыт сәламәт булыгыз.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын Сезгә мул гына.

Без телибез Сезгә ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

А.Б. Рухың төшсә күңелеңдә

Канат куючы кирәк.

Уй-хисеңне карашыңнан

Аңлап торучы кирәк.

Җаның назга сусаганда,

Назлап сөюче кирәк.

Ашың бүген бигрәк тәмле

Пешкән диюче кирәк.

Бу заманда һәр кешегә кайтып керер җылы учак кирәк. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Гаиләләр тату һәм нык  булсын, сабыйларыбыз тынычлыкта үссеннәр.

Җыр “Кояшлы ил безнең ил”

.



Предварительный просмотр:

“Югалган бияләйләр”

(2 кечкенәләр төркемендә Яңа елпрограммасы)2017-2018

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар җинел музыка астында залга керәләр. Чыршы астында бияләй сынарлары ята.

А.б  Каршылыйк, дуслар, бергәләп,

        Яңа ел килә безгә.

         Әнә күпме кунак килгән

        Әйләнә-тирәбезгә.

Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән кар кызы

Килер безне котларга.

        Кыш бабай килгәч булачак

       Котлаулар да, бүләк тә.

       Яңа елда чынга ашар

      Безнең бөтен теләк тә.

Т: Балалар, карагыз әле, нинди матур чыршы. Аңа төрле уенчыклар эленгән, елтырый ташлар тагылган. Әйдәгез бу матур чыршыга җыр җырлап алыйк.

Җыр “чыршы,чыршы без сине

(балаларның шигырьләре яңгырый)

А.б.Булган безнең балалар,

Шигырьләр күп беләләр.

Хәзер сезгә әйбәт итеп,

Шуны сөйләп бирерләр.

1.Төсен үзгәртми бердә

Гел яшел күлмәк кия.

Матур бизәнеп, һәр елны

Безгә кунакка килә.

2.Үсте чыршыбыз урманда, шаулап торды ул анда.

Җәен дә, кышын да зифа, яшел тора һаман да.

3. Хәзер чыршыбыз бизәлгән, муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур булып, бәйрәмгә диеп килгән.

4. Гыйлманов К

4.  Яшел чыршы басып тора,Данир

Залның түрендә.

Килдек бергә, без бәйрәмгә,

Биергә һәм җырларга!

 “Яшел чыршы”(диска) (2-3 яшь№16)

Т: Балалар, карагыз әле, нәрсә ята монда?

Б: Бияләй

Т: Сезнең бияләй түгелме бу? Кемнеке икән?

(ишектән елап куян керә)

Т: Куян, нәрсә булды? Ник елыйсын?

Куян-Чыршы янында уйнап йөри идем, бер бияләем төшеп калган, күрмәдегезме, балалар?

Т: Синең бияләй икән, без таптык аны.

К: И-и рәхмәт, балалар, нык өшегән идем

Т: Куянкай, бияләйләреңне югалтма. Өшесәң без сине хәзер җылытабыз. Әйдәгез ”Ак куянкай утыра дигән җыр җырлап алабыз.

Җыр ”Ак куян, утыра Диск 1 №21

Т: Балалар, монда тагын бер бияләй ята. Монысы бик зур, аюныкы түгел микән. Карагыз әле, якын тирәдә аю юкмы? (чыршы төбендә аю йоклап ятканын күрәләр) Әйдәгез әле  аюны йокыдан уятыйк, бәйрәмне күрәлмичә кала.

Аю-: Кем монда миңа йокларга бирми?

Т: Аю, бу без синең якын дусларың, без чыршы бәйрәме үткәрәбез. Бер бияләй таптык, синеке түгелме?

Аю: Минеке, балалар, урман җәнлекләре белән уйнаганда төшеп калган. Рәхмәт. Әйдәгез бергәләп уен коралларында уйнап алабыз.

“Три медведя” (бубен, кыңгырау, кашык)

Т: Балалар, карагыз әле, монда тагын бик матур бияләй ята, кемнеке микән? Тегендә бик еракта кар кызы йөри, нишләп йөри икән? Бәлки бияләен эзлидер, әйдәгез чакырабыз?

Җыр: “Кар кызы кил безгә”(диска) диск 2 №13

Т: Нәрсә булды, кар кызы, нишләп күңелең  бик боек.

К: Бияләемне югалттым, эзлим таба алмыйм.

Т: Без таптык аны, чыршы төбендә ята иде. Син бик өшегәнсең дә, менә синең бияләең.

(кар кызы керә) бергә бииләр.Бию  “Кар бөртекләре»  диск 2-3 яшь №18

К. рәхмәт сезгә, балалар. Минем сезгә бер тбышмагым бар, җавабын белерсез микән?

Килә ерак җирләрдән

Кар бураннар туздырып

Ел да олы капчыгына

Күчтәнәчләр тутырып

Үзе шаян, сүзгә бай

Ул кем була?

Б: Кыш бабай

К: Бик дөрес әйтәсез. Ә кая микән соң ул, кыш бабай? Әйдәгез, бергәләп чакырыйк, аннан шаярып качыйк.

Б-р: А-у-у, Кыш бабай!!!

Дип әйтәләр дә(чүгәләп битләрен каплыйлар, ишектән Кыш бабай керә)

Кыш бабай: исәнмесез, балалар, кунаклар.

                      Юксынмагыз, килдем мин.

                        Миннән башка бәйрәм булмас,

                        Көтәсездер дидем мин.      

-менә инде,  балалар да күренми, Кызым да юк, кая киттеләр икән? Таба алмасам башка бакчага китәрмен инде.

(эзләп карый, кунаклардн да сорый)

Кыш бабай: Юк, мин адаштым бугай. Алай дисәм чыршы үземнеке, И-и, булмаса бер биеп алыйм әле, аякларым да җылынып китәр.

Кыш бабай биюе

(ул биегәндә балалар басып кул чабалар)

Кыш бабай: Кай арада монда булдыгыз? Мин сезне эзләдем, таба алмадым. Сез кайда идегез?

Т: Без шаярдык, монда гына качкан идек.

Кыш бабай. Әйдә килегез тизрәк,

                        Ясыйк матур түгәрәк.

                        Сезгә кунаклар килгән

                        Уйныйк, җырлыйк бергәләп.      

Уен:  “Кәрим атында бара”

К.к. Бабакай, әллә мине күрмисең дә инде?

К.б. Күрдем, шатлыгымнан сүз дә әйтә алмый торам.

К.к. Бабакай, синең чыршың бүген тагын да матурырак. Тик нигәдер утлары янмый.

К.б. балалар, әйдәгез бу матур чыршының утларын кабызыйк. –чыршы. Чыршы кабын син, утларыңны балкыт син.

Җыр “төрле-төрле утлар яна”

К.б. Матур җырладыгыз, балалар.

Т: Безнең балалар матур итеп шигырьләр дә сөйли беләләр.

К.б. әйдәгез балалар, матур шигырьләрегезне сөйләгез, биюләрегезне биегез әле.

Уенчыклар, конфетларны

Эләрмен чыршыларга.

Бирермен биючеләргә, бирермен җырчыларга.

(балалар шигырь  сөйлиләр) 

4б.Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире.

 Кунак булып килер дип

 Күптән көттек без сине.

5б. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай.

Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичәбез,

Безне көлдер, уйнат син.

.Кыш бабай, кыш бабай
Исән- сау килдеңме?
Син бездә яңа ел
Икәнен белдеңме?

Җыр: “кыш бабай чыршы китергән”

7. Белдеңме син безнеңИлмир
Сагынып көткәнне.
Үзең дә көттеңме
Яңа ел җиткәнне.

8.Кулга кул тотыныпДанир
Ясыйк та түгәрәк
Әйдә кил ,кыш бабай,
Әйләник бергәләп.

Җыр: “Кыш бабай синең...”

К.б балалар белән бергә

      Рәхәтләнеп шаярдым.

Тик бер бияләем юк бит,

Кая киткән, тапмадым.

К.к. зиһенеңне чуалтма.

Бияләең югалтма.

Табарга тырыш тизрәк

 Балалар безнең зирәк.

Уен : “Бияләй”

9.Яңа ел сиңа эмирхан

Сөенеч китерсен.
Тагын бер ел үткәч
Яңадан килерсең

10.Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,М.Кәрим

Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,

 Яңа ел бүләк иттең.

11кыш бабай, кыш бабай  Аяз

Безне бик ярата.

Ул безгә яңа ел

Бүләге тарата.

11.Берәр яшькә үстердең,

Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

 Безнең белән дус бабай!

Бию: “полька”

12.Яңа елга бүләк алып Кыш бабай килде. 
Бакчадагы һәр балага Бүләкләр бирде.

13. б. Котлап бөтен кешеләрнеЯңа ел белән, Ислам
Җилдереп кенә пар атта,Кыш бабай килгән.

14. кыш бабай. Күчтәнәчләр китергән. Анда алма, конфетлар,  Дилбәр

Һәм тәмле чикләвекләр.

Җыр: Кыш бабай чыршы китергән”

К.б. Бик күп шигырьләр ятлагансыз. Рәхмәт сезгә балалар.

Сез ,балалар, куркасызмы салкыннан?

-б-р:-юук

К.б. кил әле миңа таба, тотып карыйм кулыңнан.

Уен “Өшетү”

Музыка астында Яңа ел керә.  Әмирхан

Бәйрәм бара, сәгать суга

Мин киләм менә сезгә.

Яңа бәхетләр китерәм

Сезнең һәрберегезгә.

Минем елга алып керик,

Тынычлыкны, шатлыкны,

Хезмәтне һәм хөрмәтне,

Бәхетне, тырышлыкны,

Татулыкны. Дуслыкны.

А.б. рәхмәт сиңа Яңа ел! Рәхим ит түребезгә.

К.б. Рәхмәт, балалар, бик уңган балалар икәнсез. Ләкин безгә китәргә кирәк, Сезгә яңа елымны калдырам.

-син Яңа ел. инде кешеләргә

матурлык кына китер.

 Ныгысын дуслык, татулык,

Иман бир балаларга

Саулык, сәламәтлек китер

Озак-озак елларга.

К.к. күчтәнәчләр чыршы төбендә. Апаларыгыз өләшер. Сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр.(Кыш бабай саубуллашып чыгып китә, бәйрәм тәмамлана



Предварительный просмотр:

Кояш гомере телим, әнием сиңа...

(Әдәби- музыкаль кичә) кечкенәләр төркеме өчен 2017

Зал бәйрәмчә бизәлә. Талгын гына көй агыла. алып баручылар чыга.

1 алып баручы: Хәерле көн,безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез. Сезне әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез!

Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә "әннә” дип ачылган.

2 алып баручы: Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләребез! Бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз. Сезгә бәхет, шатлык, тазалык, хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Бәйрәмегез котлы булсын, өстәлләрегез сый- хөрмәт белән тулып торсын.Ә хәзер, хөрмәтле әниләр, балаларыгызның да сезнең өчен бәйрәм сәламе бар.

Алып баручы: Исәнмесез, балалар, кадерле кунаклар!

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый –

Беләбез һәммәбез дә.

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

 

Барысы бергә:

Бәйрәм белән котлыйбыз!

Барысы бергә: шигырь сөйлиләр, куллары белән хәрәкәтләрне күрсәтәләр.

Әни – ул һава! (руки вверх)

Әни – ул яктылык! (руками вверху показываем фонарики)

Әни – ул бәхет! (руки к груди)

Әни – ул әкият! (большой палец вверх «Во!»)

Әни – ул елмаю! (смеемся, улыбаемся)

Әни – ул ярату! (шлем воздушный поцелуй двумя руками мамам)

 

1 бала

Көннәр якты булсын өчен әни кирәк,Камилә

Ашлар тәмле булсын өчен әни кирәк,

Дөнья якты булсын өчен әни кирәк!

 

2нче бала:

Әни диеп язып куйдымАяз

Яңа яуган ак карга

Таптамагыз, һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

 

3.Кая барсаң, күз алдында,Кәрим

              Һәрчак күңелдә яши.

              Ул-безнең иң якын кеше

Ул, белегез, Безнең әни

4 Бүген- әниләр бәйрәме,Данир

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана

5 нче бала  Мин дә котлыйм, әни сине,Илнар

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгендә.

Җыр "Әнием, бәйрәмең котлы булсын! ”

6.Әнием минем ягымлыИлмир

Көлеп тора күзләре

Авыр чакта ярдәм итә

Әниемнең сүзләре.

 

7.Дөньяда иң матуры,Галявин

Иң уңган безнең әни.

Менә шуңа яныннан

Бер дә китәсе.килми 

8.Әнием минем матур,Алинә

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Җыр: “Бүләккә-җиләк җыйдым чиләккә”

 

Музыка яңгырый. Кояш керә. Эльвира

 

Кояш: Исәнмесез, балалар, сез мине таныдыгызмы?

Мин җылы кояш булам,

Нурларым белән сөям.

Шат күңел һәм елмаю

Сезгә бүләк итәм.

 

Мин сезнең җырлырыгызны һәм биюеләрегезне ишеттем һәм бәйрәмегезгә ашыктым. Әниләргә һәм әбиләргә

Бию ебез– бүләк булып торсын.

«Төсле яулыклар» биюе

А.Б. ә хәзер әниләр безгә “Йомыры икмәк” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтерләр.

Йомрыикмәкәкиятен әниләр белән сәхнәләштерү.

Рольләрнебашкаралар:                                                                                                        Бабай – Ләйсән Нуриахметова

Әби –Гүзәл

Йомрыикмәк–Эльза

Куян – Фаттахова

Бүре-Гөлзилә

Аю-Ләлә

Төлке – Галявина

Әкиятсөйләүче –

1 нче пәрдә.

Өй янында әби белән бабай эскәмиядә утыралар. Бабай чыбык чистарта, әби бәйләп утыра.

Әкиятсөйләүче:

Яшәгәннәрди әби белән бабай. Алар бик тату яшәгәннәр. Бервакыт бабай әбигә әйтәикән:

Ләйсән. Бабай: -  Карчык, икмәк пешерер идең?

Гүзәл. Әби: - Нәрсәдән пешерим соң, он юк бит.

Бабай: - Эх, карчык, әрҗә төбеннән кырып, бура почмакларыннан себереп, бераз җыелмасмы? 

Әби: - Ярар, ярар. Шулай итеп карармын. Ә син суга барып кайт, утын әзерлә.

(Бабай чиләк алып чыгыпкитә.)

Әби үзалдына сөйләшеп:

Канатымны алып, әрҗә төбен, бура почмакларын себереп карыйм. И-и, менә, бер-икеуч он да җыеп алдым бит әле.

(Шул вакыт бабай чиләкбелән су алып кереп эскәмиягә куя, утын ваклый башлый).

 

Әби үзенең эшен сөйләп эшли:

Кәстрүлгә су, тоз, әзрәк чүпрә һәм җыеп алган онымны салам да, әйбәт итеп туглап камыр басармын. Аллаһыбиргән булса биктәмле икмәк пешереп бирермен мин сиңа, бабакай. Син пичкә яга тор.

(Бабай утынын салып пичкә ягып җибәргән кебек булла һәм әбигә карап: - Булды бу, карчык, мин кәҗәгә су эчертепкерим  әле. Икмәк пешкәч тә, мине чәй эчәргә чакырырсың. (Чиләк алып чыгып китә).

(Әби табага камырны әвәләп салып пичкәу тырта, өйне җыештыргалаган була. Самаварны, чынаякларны өстәлгә куя да иснәнгән булып, тирән сулыш алып:

 - Пешкән икмәк исе чыкты, икмәкне пичтән алырга вакыт җитте ахры,- дип пич янынакилә.

- Ай-яй ипекәй ничек кызарып пешкән, әзрәкс уынсын әле, -дип, эскәмиягә сөлге җәеп, ипине суынырга куя. (икмәк (Эльза өй артыннан чыгып тиз генә эскәмиягә барып утыра.)

- Мин бабакайны чакырып керим әле, - дип, әби чыгып китә.

Түгәрәкикмәк (Эльза) эскәмиядән сикереп тора, кирелә дә:

Эльза Суынсын дигән булалар. Алар мине ашарга телиләр ахрысы? Хәзер менә, шушында үземне ашаганнарын көтеп ятыйммы? Качыйм әле үзләреннән.

2 нчепәрдә.

Урман күренеше.

Түгәрәк икмәк урманда җырлап йөри:

-Мин келәттән себерелгән, каймакка басылган, камырдан ясалган. Әбидән дә качым мин, бабайдан да качтым мин.

Агач төбеннән икмәк каршына куян килеп чыга.

Фаттахова -Куян: -  Ай-ай, куркыттың. Кем син? Кая барасың?

Эл.Түгәрәк икмәк: - Кем,кем дип  торасың. Түгәрәк икмәк икәнемне күрмисеңмени?

Г.Куян: - Әйе, түгәрәк икәнсең шул. Тәмле истә аңкыйүзеңнән. Ммм, ашыйм әле мин сине.

Э.Түгәрәкикмәк: - Куып тотсаң ашарсың. Мин әбидәндә качтым, бабайдан да качтым, ә синнән куян, качам да качам инде. (Чабып китә. Куян аның артынныан чапкан була, туктап кала да кулын селтәп чыгып китә).

Түгәрәк икмәкнең каршысына бүре килеп чыга.

Гөлзилә Бүре: - Бу нинди хайван? Безнең урманда нишләп йөри бу? Үзеннән тәмле ис аңкып тора, тотып алып ашыйсы килеп тора.

Э.Түгәрәкикмәк: - Менә шулай булыр, ашарсың. Мин хайван түгел. Күрмисеңмени мин – Түгәрәк икмәк. Мин әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, куяннан да качтым, ә синнәнбүре, качам да качаминде. (Чабып китә. Бүре аның артыннан чапкан була, туктап кала да кулын селтәп чыгып китә).

                                                                                                                                                                                                                                                               Түгәрәк икмәкнең каршысына аю килеп                                                                                                                                                                                                                                   чыга.                                                                                                                          

Ләлә.Аю: - Бу нәрсә инде тагы? Ашыйм әле  мин сине.

Э.Түгәрәкикмәк: - Ашамыйча гына тор әле менә. Мин әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, куяннан да качтым, бүредән дә качтым, ә синнән аю, качам да качам инде. Куып тотып кара әле менә. (Чабыпкитә. Аю  аның артыннан чапкан була, туктап кала да кулын селтәп чыгып китә).

Түгәрәк икмәкнең каршысына койрыгын болгап төлке килеп чыга.

Галявина.Төлке: - Бу кем бу? Үзе түгәрәк, кып-кызыл. Әйдә дус булабыз.

Түгәрәк икмәк: - Әйе, мин түгәрәк икмәк булам. Менә шундый мин: түгәрәк тә, кызарып пешкәндә. Әле мин җырлый да беләм. Менә тыңла:

-Мин келәттән себерелгән, каймакка басылган, камырдан ясалган. Әбидән дә качым мин, бабайдан да качтым мин

Үземне ашатмадым.               Ә син, төлке, миңабикошыйсың.

Гөлназ.Төлке: - Бик матур җырлыйсың икән. Әйдә тагы берҗырлап күрсәт әле якынрак килеп. Минем колакларым бик ишетеп бетерми.

Түгәрәк икмәк төлке янына якынрак килеп җырлый башлый:

Төлке: - Хоп!, - дипТүгәрәкикмәкнекочыпалыпчыгыпкитә.

Шуныңбеләнәкияттәбетә.

   

А.Б Бик зур рәхмәт әниләр. Балалар, кояш безгә бер уен алып килгән. “Яулык белән уен. Кояш көй уйнаганда уртада, балалар түгәрәкнең тышкы ягында биеп йөриләр. Көй туктагач Кояш бер баланы яулык астына качыра. Сез анда кем качканын белергә тиеш.

А.б. 

Җырла дисәләр җырлыйбыз,

Бер дә каршы килмибез

Карап торыгыз, әниләр белән бергә

Матур итеп  биибез

“Әниләр белән парлы бию”.

Мине назлап үстергәнгә      Ислам                                                                                                                                                 Әнием рәхмәт сиңа.                                                                                                                                                         Һәрвакыт  эшчән булганга

Әнием рәхмәт сиңа!

Әнием минем кояш,       Әмирхан

Җылылык бирә безгә.

Әйе,әйе, ышанмасаң

Кунакка кил син безгә,

Нур балкый өебездә

Әнием ,Кадерлем !   Минтимер                                                                                                                                                                  Син  энҗе   бөртегем                                                                                                                                                                            Син  хөрмә  җимешем                                                                                                                                                                                     Син  йөрәк   тибешем  

Минем әни бик матур,    И. Салават

 Тәмледер аның сүзе.

Һәрчак кояш шикелле

Елмаеп тора йөзе

Җырлы бию: “Чебиләр зарядкасы”

 

бала: Әнием, әнием,                 Камилә

               Иң кадерлем ,син минем.

               Мин сине яратып, иркәләп торырмын.

               Мин сиңа тормышта Таяныч булырмын.

Җыр “Һәрвакыт булсын әни”.

1 алып баручы Бала селкендеме тик аз гына,

Йокысыннан ана уяна.

Төн уртасы була, ә шулай да

Уянуы өчен куана.

Чөнки арып эштән кайтканда да

Йокыда да... һаман ул- ана.

Шуңарга да кешелек дөньясының

Горурлыгы диләр бит аңа.

2 алып баручыАна, Әни, Әнкәй! Бу илаһи сүзләр югары төшенчәгә, тирән мәгънәгә ия. Кем генә булмыйк без, нинди генә эш- гамәлләр кылмыйк, югары дәрәҗәләргә ирешмик, иң беренче чиратта һәммәбез дә бу дөньяга безне бүләк иткән Әниебезгз бурычлы.

Күпме шәфкатьлелек, җан җылысы,

Сабыр холык Сезгә бирелгән.

Ак чәчәкле бөек үрләр телибез,

Рәхмәт Сезгә күңел түреннән!

Кадерле әниләр, сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.

Шуның белән безнең бәйрәмебез тамам.

Балалар үзләзре эшләгән бүләкләрне әниләренә тапшыралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ачык дэрес: "Кояш гомере телим мин, энием сина"

Энилэр коненэ багышланган ачые дэрес. Дэрес алдыннан "Безнен энилэр" дигэн рэсемнэр кургэзмэсе эзерлэнэ.Балалар эни сузен тозилэр. Энилэренэ матур сузлэр эйтэлэр."Минем энием" - дигэн хикэя сойлилэр.Э...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)

   “Кечкенә шырпы – зур бәла”(  II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...

Педчас "Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа".

Балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә аналар көнен үткәрү  буенча проект....

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа! Мәктәпкә әзерлек “а” төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе программасы

Максат: 1.Хатын-кызларга ихтирам, аларны хөрмәт итүне тәрбияләү. 2.Балаларның тел байлыгын, сөйләм культурасы үстерү.3.Халкыбызның гореф- гадәтләренә, үткәненә кызыксыну уяту....

"Кояш гомере телим мин әнием сиңа!"

кечкенәләр төркемендә - 8 март бәйрәме...