Педчас "Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа".
проект (подготовительная группа) по теме

Хузягалиева Газима Миннегалиевна

Балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә аналар көнен үткәрү  буенча проект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon pedchas._analar_kone.proekt.2015.doc68.5 КБ

Предварительный просмотр:

 

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә мәгариф идарәсе учреждениесе

«25 нче  гомуми үстерешле  балалар бакчасы»

“Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа”.

Педагогик сәгать. 

 Әниләр бәйрәмен үткәрү буенча проект тәкъдим итү. 

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен,

аналар көненә багышлана).

 

                                   Өлкән тәрбияче:

                                         Хузягалиева Газима

                                     Миннегали кызы.

Түбән Кама.

2015.

 

Эчтәлеге:

1. Проектның исеме.

2. Проектның төре.

3. Проектның актуальлеге.

4. Проектның максаты.

5. Проектның бурычлары.

6. Проектта катнашучылар.

7. Проекттан көтелгән нәтиҗә.

8.  Алдан башкарылган эш.

9. Проект барышында барлыкка килгән продукт

10. Белем бирү өлкәләре.

11. Кушымта:

-бәйрәмнең сценарие “Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!”

-балалар эшләренең, күргәзмәләрнең фотографияләре

  

Проект

“Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа”.

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.

(Аналар көненә багышлана).

Син килгәнсең, әни,  бу дөньяга

Күтәрергә безнең күңелне.

Бу дөньяда син булганга күрә,

Яшәү матур, яшәү күңелле.

Проектның төре: иҗади, төркем өчен, кыска вакытлы (16-27 ноябрь).

Актуальлеге.

Туарына бер көн кала бала Аллаһы Тәгаләдән сораган:

  • Мин бу дөняга ни өчен килүемне белмим. Мин нәрсә эшләргә тиеш?
  • Мин сиңа бер фәрештә бүләк итәм, - дип җавап биргән аңа Хак Тәгалә. – Ул һәрвакыт синең яныңда булачак һәм сиңа барысын да аңлатачак.
  • Без ничек аңлашырбыз соң, мин бит аның телен белмим.
  • Фәрештә сине үз теленә өйрәтәчәк. Ул сине бөтен бәла-казалардан саклаячак.
  • Мин Синең яныңа ничек һәм кайчан кире әйләнеп кайтырга тиеш?
  • Фәрештәң сиңа барысын да аңлатыр.
  • Минем фәрештәнең исеме ничек?
  • Аның нинди исем йөртүе әһәмиятле түгел, аның исемнәре бик күп төрле. Син исә аңа “ӘНИ” дип эндәшәчәксең.

Соңгы елларда каленьдарда күп төрле бәйрәмнәр барлыкка килде. Шуларның берсе “Аналар көне”. Бу бәйрәм 8 нче Март бәйрәме белән охшаш. Ләкин бу көнне балалары булган хатын-кызларны котлыйлар. ӘНИ һәркемнең бер генә була. Әни безне яклаучы, саклаучы. Балаларга һәркемнең тормышында, гаиләдә  әнинең ролен аңлату мөһим. Әни гаилә учагын саклаучы, һәркемнең тормышында алыштыргысыз урын били. Мәктәпкәчә яшьтәге бала шәхесен үстерүдә әниләрнең ролен санап бетергесез.

Пректның максаты:

  • бәйрәмнең эчтәлеген дөрес аңлату ( бу көнне әниләрне генә котлыйлар);
  • баланың бу өлкәдәге тәҗрибәсенә йомгак ясау, иҗади эшчәнлеген һәм сөйләмен  активлаштыру. Әниләргә мәхәббәт тәрбияләү, аларны хөрмәт итәргә өйрәтү, аны тыңларга кирәклеген аңлату.

Пректның бурычлары:

  • бәйрәм турындагы белемнәрен гомумиләштерү;
  • үзләренең әниләргә булган яратуын хезмәт  аша    белдерү (аппликация, рәсем ясау, әвәләү, ташландык материалдан төрле сувенирлар ясау);
  • балаларның иҗади эшчәнлеген, мөстәкыйльлеген үстерү;
  • үзара дус яшәргә, бергә, бер-береңә булышып иҗат итәргә өйрәтү;
  • үзара аралашу күнекмәләрен үстерү, кыен хәлләрдән чыгу юлларын табуда ярләм итү;
  • әниләр турындагы шигырьләрне сәнгатьле укырга өйрәтү, мәкальләр ятлау, әниләр турында хикәяләр төзү аша,  балаларның сөйләмен үстерү;
  • дөньяда иң кадерле, иң якын  булган әнигә тирән мәхәббәт хисләре, хөрмәт тәрбияләү, аңа ярдәм итәргә,  аны шатландырырга тырышу;
  • бергә үткәргән бәйрәм иртәсеннән куанып, шатланып, күтәренке күңел белән таралу.

 Проектта катнашучылар: балалар, ага-аналар, педагоглар

 Көтелгән нәтиҗә:

  • ике бәйрәм арасындагы аерманы аңлау;
  • шигырьләр, музыка, матур әдәбият аша әниләрнең тормыштагы роле турында белемнәрен тирәнәйтү;
  • әниләргә хөрмәт, аларга ярдәмчел булуны тәрбияләү;
  • гаилә турында алган  белемнәрен кулланып сюжетлы-рольле уеннар оештыруларына ирешү;
  • алган практик күнекмәләрен, белемнәрен тагы да тирәнәйтү (шигырьләрне сәнгатьле сөйләү буенча,  продуктив  эшчәнлектә   пөхтәлек, матурлык, иҗадилыкны тагы да үстерү, музыка эшчәнлегендә дөрес җырлауны, биюләрдә матур хәрәкәтләр ясауны).    

 Алдан башкарылган эш:

  • бәйрәмнең ничек барлыкка килүе турында әңгәмә;
  • матур әдәбият әсәрләре сайлау;
  • әниләр турында шигырьләр ятлау;
  • әниләр турында җырлар өйрәнү;
  • бәйрәм залын бизәү.

Проект барышында барлыкка килгән продукт:

  • күргәзмә “Бу - минем әни”;
  • әниләргә котлау открыткалары ясау;
  • оригами ысулы белән күбәләкләр ясау;
  • күргәзмә “Әниемә һәм әбиемә чәчәкләр”;
  • коллектив белән ясалган эш “Әниемнең җылы кочагы”;
  • бәйрәм кичәсе “Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа”;
  • әниләр, әбиләр белән бергәләп чәй эчу.

Пректны тормышка ашыру:

Белем бирү өлкәләре

Социаль

аралашуны устерү

Танып белүне үстерү  

Сөйләм  үстерү

Нәфасати тәрбия  

Физик тәрбия

Эшчәнлек төрләре:

  • уен (сюжетлы-рольле уеннар “Әниләр-кызлар”, “Гаилә”, “Балалар бакчасы”, “Әниемнең эше” (чәчтараш, врач, сатучы һ.б.); дидактик (“Әнинең ярдәмчеләре” (өстәл әзерләү, чәчәкләр җыю, һ.б.), бармак уеннары;
  • танып белү (әңгәмәләр үткәрү: “Мин әнигә ничек булышам”, “Әниләр барысы да кирәк”, сүзле уен “Кәефе ничек”);
  • аралашу (шигырьләр ятлау, әңгәмәләр: “Әни – иң якын дус”, “Ни өчен мин әниемне яратам”, “Әниләр өчен иң яхшы бүләк”; әниләр турында хикәләр төзү, табышмакларга җавап табу, уен “Әниемә матур сүзләр”;
  • әниләр турындагы матур әдәбият әсәрләре белән танышу (татар халык әкияте “Өч кыз”, Дәрдемәнд “Өч угыл”, С.Михалков  «А что у вас?»,   С.Маршак  «Сказки о глупом мышонке»,    Е. Благинина «Посидим в тишине», мәкальләр, әйтемнәр  өйрәнү);  
  • продуктив (сюрприз бүләкләр әзерләү, сувенирлар әвәләү, төркемне, залны бизәү);
  • төзү (оргигами ысулы белән күбәләк ясау, коллектив белән котлау газетасы чыгару);
  • рәсем (әниләрнең портретын, әниләргә чәчәкләр ясау, гаилә темасына әзер рәсемнәрне буяу);
  • музыка (әниләр турында җырлар тыңлау, өйрәнү);
  • хәрәкәтле (бию хәрәкәтләрен өйрәнү, гаилә турында бармак уеннарын искә төшерү, уен-бәйгеләр).

Йомгаклау

1.Балалар ике бәйрәм арасындагы аерманы төшенделәр.

2.Бәйрәм иртәсе “Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа”

3.Балалар эшләреннән күргәзмә “Кадерле әниемә”

4.Бүләкләрне тапшыру.

5.Бергәләп чәй эчү.

Кушымта:

-бәйрәм иртәсенең сценарие,

-күргәзмәдән фотографияләр.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ачык дэрес: "Кояш гомере телим мин, энием сина"

Энилэр коненэ багышланган ачые дэрес. Дэрес алдыннан "Безнен энилэр" дигэн рэсемнэр кургэзмэсе эзерлэнэ.Балалар эни сузен тозилэр. Энилэренэ матур сузлэр эйтэлэр."Минем энием" - дигэн хикэя сойлилэр.Э...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

Бер очрашу бер гомер.

Сценария для утренника  "День пожилых людей"...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа! Мәктәпкә әзерлек “а” төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе программасы

Максат: 1.Хатын-кызларга ихтирам, аларны хөрмәт итүне тәрбияләү. 2.Балаларның тел байлыгын, сөйләм культурасы үстерү.3.Халкыбызның гореф- гадәтләренә, үткәненә кызыксыну уяту....

Кояш гомере телим, әнием сиңа... (Әдәби- музыкаль кичә) кечкенәләр төркеме өчен 2017

Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләребез! Бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз. Сезгә бәхет, шатлык, тазалык, хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Бәйрәмегез котлы булсын, өстәлләрегез сый- хөрмәт белән тул...

"Кояш гомере телим мин әнием сиңа!"

кечкенәләр төркемендә - 8 март бәйрәме...

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...