Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа! Мәктәпкә әзерлек “а” төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе программасы
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Галимова Рима Николаевна

 

Максат: 1.Хатын-кызларга ихтирам, аларны хөрмәт итүне тәрбияләү. 2.Балаларның тел байлыгын, сөйләм культурасы үстерү.

3.Халкыбызның гореф- гадәтләренә, үткәненә кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme_2017.docx36.89 КБ

Предварительный просмотр:

“Гомуми үсеш бирүче Актаныш 7 нче балалар бакчасы ”         

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Мәктәпкә әзерлек “а” төркеме балалары белән

 үткәрелгән бәйрәм иртәсе программасы

Тәрбиячеләр: Галимова Р.Н.

Музыка җитәкчесе: Басыйрова Ч. И.



                                                 Бәйрәмнең барышы.
1.Тәрбияче
Ана!
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.
Хәерле кич, безнең иң кадерле кунаклар-әниләребез, әбиләребез!
Бүгенге бәйрәмебез халыкара хатын-кызлар көненә багышлана. Баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче, кайгы- шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше-Ана.
 2.Тәрбияче Кадерле әниләр!Сезне якынлашып килүче язның иң күркәм бәйрәме хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә иң изге теләкләр телибез. Аллаһ Тәгалә сезгә бәхет бирсен, кайгылардан сакласын! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын! Бергә-бергә балаларыгызның уңышларына сөенеп яшәргә насыйп итсен!

Бергә: Матур булсын,  котлы булсын бәйрәмегез!

 1.ТәрбиячеБүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән – сезнең өчен бәйрәм бүләге булсын!

1.Инсаф: Бүген бездә зур бәйрәм,

Һәр кеше дә сөенгән.

Чөнки безгә кунакка

 Әниләребез килгән.

Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты,

Матур бер бәйрәм килә.

2.Ильвина:Буген әниләр бәйрәме, зур бәйрәм бүген бездә.

Әниләрнең бәйрәменә   җыелдык барыбыз да.

Әйтәсебез килә бүген  кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә   без, сабый нәниләргә.

3.Наил: Әниләрне барыбыз да

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз

4.Эльвина:Котлап бүген сезнең барчагызны әниләр көне белән

Бәйрәмебезне башлыйбыз иң матур бер җыр белән.

 Җыр “Әниләр бәйрәме”(С.Сөләйманова сүзләре, М.Минһаҗев көе)

1.Кояш көлә мин елмаям 8 март бүген

Бүген әниләр бәйрәме шуңа күңелем шат минем

Куш:Бәйрәм бүген бәйрәм диеп бар дөнья көлеп торсын,

Әни бәйрәме икәнен әти дә белеп торсын әти дә көлеп торсын

2.Кайсын юам, кайсын җыям чиста булсын ак булсын

Әниләрнең күңеледәй бөтен нәрсә пакъ булсын

Куш:Бәйрәм бүген бәйрәм диеп бар дөнья көлеп торсын,

Әни бәйрәме икәнен әти дә белеп торсын әти дә көлеп торсын

5.Камил:Әни бит ул-өйнең яме,
Ә тормышта –олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.

6.Руфинә:Кояш кебек якты нурлар синнән,
Карашлары белән җылыткан.
Юктыр беркем, әнкәй, синнән башка,
Иркә сүзләр белән юаткан.

7.Илназ:Безнең күңел һәрчак сезгә
Тели иң изге теләк.
Җир йөзендә сездән башка
Беркем юк кадерлерәк

 
Җыр: “Җырлыйм әнием тда”(Г.Зәйнәшева сүзләре,Ф.Әхмәдиев музыкасы)           (3-4яшь №17)

1.Бер кыз бала җыр чыгарган багышлап әнисенә

Икәү бергә җырлыйк диеп өйрәткән энесенә:

Кояш-кояш мәңге балкый, мәңге нур сибә кояш гомере телим мин,әнием, сиңа

2.Җырны чишмәләр ишеткән,кошлар отып алганнар

Сандугачлар һәм тургайлар матур көйгә салганнар:

Кояш-кояш мәңге балкый, мәңге нур сибә кояш гомере телим мин әнием сиңа

8.Дарина:Мин дә котлыйм ,әни, сине

Теләгем бар минем дә

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә

9.Ландыш. Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың минем күңелдә.
Балачагым синең белән матур,
Рәхмәтлемен сиңа гомергә.


2.ТәрбиячеХәзер безнең әниләребезнең бераз  “Аш пешерү осталыкларын” тикшереп карыйк. Ике әнигә бирем бирелә. Әниләр әзерләнгән арада:  

Дарина: "Җырлап яшәр чагыбыз” дигән җырын бүләк итә (М.Минһаҗев муз.һәм көе)  

Ике әнигә бирем:
( ашка салына торган һәм шулар арасында ашка салырга кирәкмәгән продуктлар исеме язылган карточкалар куела. Аш пешерергә кирәк булган карточканы алып, аны ашка салу тәртибендә тезеп куярга тиеш.

10.Ренат.Әниләребез, рәхмәт! Без сезне  яратабыз!

Бәйрәм белән котлыйбыз, бүләк итеп үзегезгә  бер матур җыр җырлыйбыз.

   Җыр “Әниләргә сөю бүләк итик”(Э.Әхмәтҗанова сүзләре,Ә.Һадиева музыкасы (4-5 яшь №40))

Әниләргә атап шигырь язсак, җырлар җырласак та аз сыман

Әниемнең олы йөрәгенә дөньяның бар җылысы сыйган

Әниләргә сөю бүләк итик назлы сүзләр бн иркәлик

Күңелләре шатлыкка уралсын

Алар безгә бик тә кирәк бит

Чәчәк бүләк итсәк әни белән чәчәк тә тиңләшмәс тиз сулыр

Әнинең нурлы матур күзләре бары изгелек бн тулыр

 1.Тәрбияче:  Хәзер бераз башларны эшләтеп алыйк әле

  “Сорау бездән-җавап сездән”   уенына чакырабыз

1. Һәркемдә дә бар.  (Исем)

2. Күңелсезгә юаныч, күңеллегә куаныч. (җыр)

3. Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый (тоз)

4. Күпләрдә акыл чүлмәге, кайберәүләрдә муенның дәвамы. (баш)

5. Чебеннән туа торган хайван. (фил)

6. Алырга ярамый торган җимеш.(алма)

7. Негр бодай. (карабодай)

8. Югалтмаган нәрсәсен судан эзләп гомер үткәрүче  (балыкчы)

9. Сыерның олы кызы. (тана)

10. Юләрләр базарында бер тиен дә тормаучы нәрсә.  (акыл)

 2.Тәрбияче:  -Бала туу белән әнисенең тавышын ишетә. Без дә әниләр балаларының тавышларын танырлармикән дип тикшерергә булдык.“Тавыштан таны” уенына чакырабыз

(Әниләр (берничәсе) балаларга артлары белән басалар. Балалар әниләргә “әни”, дип эндәшәләр. Әни үз баласынның тавышын танып алырга тиеш)

1.Тәрбияче :Әни – кояш кебек берәү генә. Аларны борчымагыз, аларга булышыгыз. Аларны яратыгыз. Әни -җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз. Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт,бәхетле булсыннар!

11.Данияр. Әниемә карыйм да мин, эчемнән уйлап куям.

  Ярый әле,  димен ,ул минем әни булган.

Үзе җитез, үзе уңган, балкып тора йөзләре.

Йөрәккә рәхәтлек өсти назлап әйткән сүзләре.

Мин сине, әнием, үскәч тә сөярмен.

Әнием, бәгърем, күз нурым, диярмен

Барысы өчендә мин синең алдыңда, башымны иярмен

12.Мөхәммәт:Минем әни шундый әйбәт мактап кына тора ул

Улым бигрәк уңган диеп миңа канат куя ул

Әни мине мактаганда очып китәрдәй булам

Бер талпынсам, йолдызга да менеп җитәрдәй булам!

Эльвина җыр“Балачагым-нурлы ил”(Э. Авзалова сүз. Эльмира Гильфанова муз)

2.Тәрбияче: Бүгенге бәйрәмебездә яраткан дәү әниләребезне, әбиләребезне дә котлап китик. Кадерлеләрдән кадерле, сөйкемлеләрдән сөйкемле, шәфкатьле, миhербанлы, олы җанлы әбиләребез!  Сез картаймыйча, оныкларыгызны итагатьле итеп тәрбия кылырга ярдәм итеп яшисез, урыныгыз hәрчак өйнең түрендә булсын. Балалар безнең өлкәннәребезне дә бик яраталар, аларга багышлап җырлар, шигырьләр өйрәнделәр

13.Лиана. Иң-иң сабыр, иң-иң  тыйнак  иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле  алар безнең әбиләр!                            

 Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әбиләр

 Әбиләрне хөрмәтләсәк, тыныч булыр ил-көннәр.

14.Әнвәр.Әбием һәркөн безгә      тәмле ашлар пешерә.

Сөйкемле сүзләре белән  безнең күңелне күрә.

15.Алмаз.Яратам әбиемне, сөйли ул көлә-көлә.

Укыганын да күрмим миннән күбрәк белә.

Аңламасам аңлата татлы тел белән генә.

Яхшы йөр, кеше бул, иреш, ди теләгеңә.

Кызлар триосы башкаруында җыр

16.Азалия: Дөньяда иң җылы әби

Безнең әби, беләбез

Шуңа күрә сеңлем белән

Куенына керәбез

Дәү әнинең кочагында

Китәбез эреп кенә

Яшәрбез әле үскәч тә

Кадерен белеп кенә

17. Илнур: Ни тотса шуны булдыра —минем әбием шәп тә!
Аның эшләгән эшләрен    бетералмам сөйләп тә.

Төймәне өздереп кайтсам,   тагып бирә шалт кына.
Бияләемне югалтсам,   табып бирә ялт кына.

Тәмле сыйлар белән дә ул    гел мине сыйлап тора.
Мин таратып ташлый торам,  әбекәй җыйнап тора.

Күңелләре күтәрелә,   бер ертыкны ямаса.
Минем өчен бакчага да    барыр иде... яраса.

Ландыш, Руфинә, Азалия, Гуляз җыр : “Әбием” 

(А.Минһаҗев сүз, Ә.Һадиева көе)

1.Тәрбияче (Дилбәр):: Уен “Матур муенсалар”(җепкә макарон тезү)

2. Тәрбияче :“Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорау- җавап уены )

-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк)

-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак)

-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия)

-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк)

-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле)

-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш)

-Эченә  бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый)

-Камырдан урый-урый пешерелгән чәй тәме (Урама)        

 Татар халык  биюе

1.Тәрбияче : Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Безнең әниләргә, әби  апаларга әйтер сүзебез бар. Бу нәниләр – безнең киләчәгебез. Аларны яратыгыз, мәрхәмәтле, тәүфыйклы итеп үстерергә тырышыгыз! “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Ә балаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән?

 18. Диана.Җирдә миңа ни кирәк?  Әти һәм әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?      Без яшәгән өй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?   Туган-үскән ил кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?   Мәңге имин җир кирәк.

2 Тәрбияче: Балаларыбыз дөрес әйтә, һәр баланыңда имин җирдә, тулы гаиләдә, үз йортларының җылысында яшисе килә. Бәйрәмебез азагында барыгызга да иң изге теләкләрне генә телибез. Балалар да матур теләктә калалар

19.Ранил.Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә!
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә.

21.Гомәр. Теләкләрнең телим изгеләрен,
Бәхетләрнең телим зурысын.
Шатлыкларның телим көтмәгәндә
Килә торган иң-иң нурлысын

20.Гөляз. Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен!
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен

22.Айзилә. Котлы булсын,әниләр, бәйрәмегез,
Матур булып атсын таңнарыгыз.

Бәхет өстәп игелеге кайтсын
Сез үстергән һәрбер баланың.

Җыр “Рәхмәт, әнием”(Ә. Һадиева муз,  А.Минһаҗев сүз):

Битемнән үбеп, сабыем диеп

Уята мине әнием сөеп

Әйдәле бергә шатлыклар телик

Иң әйбәт әни минем әни бит

Әни булганда өйләр ямьлерәк

Күлмәкләр матур, ашлар тәмлерәк

Әни булганда яшәве рәхәт

Рәхмәт, әнием, сиңа зур рәхмәт

Тәрбияче:

1.Әниләргә сыенабыз

Кайгыда, шатлыкта да.

Әниләрнең күңелләре

Сыйдыра барысын да.

Әниләрнең тынычлыгын

Кирәк түгел бозарга.

Балаларның төп бурычы –

Ана сүзен  тыңлауда.

2.Әни безне саклап тора

Зур хаталар ясаудан.

Баш хәрефләр белән кирәк

«Әни» сүзен язарга!

Әниләргә ихтирамлы

Булыйк гомер – гомергә.

Сакланмасын үпкә, рәнҗеш

Әнкәйләрнең күнелендә.

Балалар әниләренә алдан әзерләгән бүләкләрен бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”

Учить детей любить и беречь природу через сказки. Воспитывать в детях культуру поведения в природе....

Педчас "Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа".

Балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә аналар көнен үткәрү  буенча проект....

"Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!" - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачу кичәсе.

quot;Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!" - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән  үткәрелгән күңел ачу кичәсе....

Кояш гомере телим, әнием сиңа... (Әдәби- музыкаль кичә) кечкенәләр төркеме өчен 2017

Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләребез! Бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз. Сезгә бәхет, шатлык, тазалык, хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Бәйрәмегез котлы булсын, өстәлләрегез сый- хөрмәт белән тул...

"Кояш гомере телим мин әнием сиңа!"

кечкенәләр төркемендә - 8 март бәйрәме...