Мирзагитова Гульсия Рисуновна

Сайт воспитателя детского сада

"Каждый день делай доброе дело !"

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: Работа с детьми, методическая работа

Увлечения: Поделки

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Актанышский район дер.Шарипово

Место работы: МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/mirzagitova-gulsiya-risunovna
Р.Фәхреддин болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерер, дөнья байлыгына бирелми, берни белән дә алыштырылмый.” Р.Фәхреддин сүзләрен еш кабатлыйм: “Ата-ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда шатлык, ахирәттә йөзгә аклык китерер.” яки “Балагыз күз алдында үз-үзегезне хөрмәтле тотыгыз, алар сездән үзләрен тотарга өйрәнсеннәр, вә бу күләгәдә гаилә эчендә бердәмлек вә мәхәббәт нык булыр. Аларга һич ялган сөйләмәгез вә аларга яман дога кылмагыз, бу нәрсәләр исә аларны ялган сөйләргә өйрәтер, вә атаның хөрмәтен киметер”. “Яшь вакытта тәрбия алмаган кеше, соңыннан тәрбия алмаячагын онытмагыз,” – дигән Р.Фәхреддин

О себе

 

Мин, Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызы 1980 елның 28 февралендә ямьле Уразай авылында туганмын.
Эх,балачак үткән сукмаклардан
Яланаяк йөгереп үтәргә.
бар дөньяны онытып, сабый булып,
Күбәләкләр куып китәргә.
 
Тапмам микән, әгәр ул юлларны
Әкиятләрдән эзләп карасам
Алар бармас микән үткәнемә,
Йомгакларым сүтеп карасам. 
Әйе, әкияттәгедәй, төштә күргән сыман гына ерак калды балачак еллары. 1996 елны Актанышның 2 нче санлы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлагач, Минзәлә педагогия көллияте, укып бетергәч Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбендә балаларга инглиз теленнән белем бирү, 2002 ел Теләкәй  урта мәктәбе, 2006 ел  Мерәс башлангыч мәктәбе, читтән торып Яр Чаллы педагогия институты, 2010 ел -  югары белемле укытучы 
 Әйе, әкияттәгедәй, төштә күргән сыман гына ерак калды балачак еллары. 1996 елны Актанышның 2 нче санлы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлагач, Минзәлә педагогия көллияте, укып бетергәч Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбендә балаларга инглиз теленнән белем бирү, 2002 ел Теләкәй  урта мәктәбе, 2006 ел  Мерәс башлангыч мәктәбе, читтән торып Яр Чаллы педагогия институты, 2010 ел -  югары белемле укытучы... 
2011 нче елның  апрель  аеннан  Актанышның   6 нчы санлы балалар  бакчасында тәрбияче булып эшлим.Ниһаять мин бу тормышта  үземне таптым.Минем яраткан  эшем,сау-сәламәт   гаиләм,түгәрәк тормышым бар...                                                                 Балалар  белән  эшләү  миңа зур сөенеч  китерә,яшәү дәрте өсти.Көндә  белем корабында  йөзеп, балаларга нинди  дә булса  яңалык  ачу дисеңме,яңа  дәртле җырлар  өйрәнү,төрле күңелле бәйрәмнәр үткәрү,хәрәкәтле  уеннар – барысыда мине  илһамландыра. Киләчәккә якты өмет, яшәү дәрте һәм балаларга тагында тырышып белем бирү өчен дәрт-дәрман өсти.
Шөгыль бара,тәрбияче сөйли,
Күпме бала сорау яудыра.
Нәни дуслар кайбер шөгыльләрдә,
Шаулашып таала үзара.
 
Тәрбияче эшең җиңел түгел,
Мәшәкатьле синең язмышың.
Сабырлыгын җыеп яшь буынның,
Төзәтәсең күпме ялгышын.
 
Уртаклашыр өчен кайгысын да,
Шатлыгын да вакыт табасың.
Салкыннарда җылы сүзең белән,
Йөрәкләргә учак ягасың. 
             
        

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г.Апсалямов "Алтын йолдыз", Ак чәчәкләр", "Без кырык беренче ел балалары"

Мой взгляд на мир

    Тәрбия  – кешенең тулысынча шәхес буларак формалашуы. Ләкин шушы тулы бер процесста төп һәм әһәмиятле урынны әхлак тәрбиясе били. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый.

   Аралашу кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә туа. Ә инде әхлак һәм аралашу һәрвакыт – балалар уенында да, укуда, спортта, хезмәттә дә - бер-берсенә бәйләнгән булалар.

 

            Әхлак тәрбиясе процессында тәрбиячеләрнең роле зур. Без тиешле шартларны да тудыра, оештыра да – без балаларның хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтергә тиеш булабыз.

 

            Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене олыгайган чорына кадәр озата бара. Без балалар белән төрле темаларга әңгәмәләр, фикер алышулар үткәрәбез.( "Яхшы күрше – ярты дуслык”, "Киемгә карап каршы алалар...”, "Акыллылык һәм ахмаклык”, "Тәртип бусагадан башлана”, "Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт”, "Яхшы сүз – җан азыгы”. )

 

             Әдәпле, яхшы сүз күңелне күтәрә, шатландыра. "Яхшы сүз – җан азыгы ",-- дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Шулай бер әңгәмә вакытында балалар белән әдәпле сүзләр турында фикер алыштык.

             Изгелек – кояш нурына тиң. Бер-береңә ярдәм итешеп яшәү, ачык йөзле, тәмле сүзле булу кешеләргә кояшның якты нурлары кебек үк кирәк. Изгелек тормышны, яшәүне саклый, ә явызлык җимерә. Кеше тормышта гел яхшылык кына эшләр өчен туа. Кеше яшәвенең төп мәгънәсе изгелек кылу, яхшылык эшләү. Изгелек эшләр өчен игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кирәк. Ләкин кайвакытта киресе дә булып куя. Бер явызлык икенче явызлыкны китереп чыгара. Кеше гафу үтенсә, явызлыкны туктатырга була. Гафу үтенү – ул яхшылык. Явызлыкны яхшылык белән генә җиңеп була. ( "Ата-анага игелек итмәгән – үзе дә игелек күрмәгән”)

 

                              Кешеләргә без гел яхшылык эшлик,

 

                              Эшләмәсәң – гарьлек,

 

                              Тик яхшылык эшләү җиңел түгел

 

                              Ул – зур фидакарьлек.

 

                   Яманны яхшыдан аера белмәү, әхлак турында тискәре тәҗ-рибәләр туплау исә җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләрен бозуга, шәхси бәхетсезлеккә илтә.

 

             Хезмәткә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү – кешенең гомер юлын, аның киләчәген, язмышын билгели торган фактор. Чөнки кеше кайда гына булмасын, нинди генә җәмгыятьтә яшәмәсен, хезмәт мөнәсәбәтләреннән читтә кала алмый һәм нәкъ шушы мөнәсәбәтләр аны шәхес буларак формалаштыра.

 

                Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

 

                Ах, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә,

 

                И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә -- эш,

 

                Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

 

                                              ("Эшкә өндәү”, Г. Тукай)

 

             Кешенең иң зур бәхете – яхшылык. Яхшылык эшләсәң, яхшылыкка – яхшылык белән җавап бирерләр.

 

Балада үз-үзенә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү – бердәмлек, намуслылык, чисталык, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар тудыру дигән сүз.

 

             Намуслы булу – үз гаебе, үз хатасы өчен ояла белү, аларны төзәтә белү. Үз тәртибен, үз эшләрен бәяли белү. Намус ул күзгә дә күренми, ләкин аны начар эшләр эшләп югалтырга була. Намусы-гызны кече яшьтән үк сакларга , аңа тап төшермәскә кирәк. Начар эшләр өчен ояла белү, аларны булдырмаска тырышу ул – намуслы, вөҗданлы булу дигән сүз. Намусын, вөҗданын югалткан кешеләр беркайчан да изгелек эшли алмыйлар.

 

             Балада әхлак сыйфатлары тәрбияләү өлкәсендә бер мөһим юнәлеш бар. Ул да булса – гаиләдә әхлаклы мөнәсәбәтләр тәрбияләү. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр кеше күңеленә гомерлек тирән эз салып калдыралар ("Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”).

 

             Без һәр эшчәнлектә һәм ачык чараларда балаларга мәкальләр һәм әйтемнәр аша тәрбия бирәбез. Әңгәмәләрнең эчтәлеге белән әти-әниләрне дә таныштырам. Өй эшләре итеп әти-әни белән сөйләшү өчен сораулар тәкъдим итәм. Әти-әни белән берлектә шулай эшләү бик яхшы нәтиҗәләргә китерә. Балалар кечкенәдән гаделлеккә, игелеклелеккә омтылалар. Алар бу үрнәкләрне өлкәннәрдән күреп кабул итәләр.

 

              Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Яңа буын тәрбияле булсын өчен, аны иң беренче чиратта әхлаклы буын итеп тәрбияләргә тиешбез.               

Мои публикации:
Здоровый образ жизни
Материалы для родителей
Музыкально-ритмическое занятие
Окружающий мир
Основы безопасности жизнедеятельности
Развитие речи
Разное
Рисование
Сценарии праздников
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: