Хуш киләсең
классный час (младшая группа)

Мирзагитова Гульсия Рисуновна

“Яңа ел кичәсе”

Зал бәйрәмчә бизәлә.Яңа ел турында салмак кына көй яңгырый.

Хәйләкәр төлке керә:

-Уф бәйрәмгә әзерләнгәннәр,(телефонны ала).Алло,Аллао. (ашыга).Мине убырлынская белән тоташтырыгыз әле? – Алло, синме бу?Монда бәйрәм башланырга тора, куян баласы дуслары белән бәйрәмгә килергә чыккан, тиз арада тоткарла! (телефонны куя).Уф, җитештем, җитештем.Аллага шөкер! Тукта әле,чыршының да утларын сүндереп китим.(чыршының утын сүндерә).(Чыгып китә).

Алып баручы: Хәерле көн,кадерле балалар, мөхтәрәм әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезне барыгызны даякынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез.Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез.

Энҗе карлар сафлык сипкән кебек,

Якты булсын бәйрәм көннәре!

Бәхет бураннары алып килсен

Яңа елның карлы җилләре.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

Алып баручы: Балалар, әйдәгез,бергәләп күңел ачыйк, җырлыйк, биик, шигырьләр сөйлик, уйныйк.

Яшел чыршы, басып торчы

Залның түрендә.

Килдек бергә без биергә

Синең тирәңдә.

Алия Ф.: Үсте чыршыбыз урманда,

Шаулап торды ул анда.

Җәен дә, кышын да зифа

Матур ул һаман да.

Эльза: Чыршы, чыршы бизәлгәнсең.

Бик күп шатлыклар син безгә,

Алып килгәнсең.

Диана: Тышта буран бөтен җиргә

Карлар тутыра.

Безнең бүлмәдә бик матур

Чыршы утыра.

Алия Р.: Күрегез чыршы апаны

Матурланган, киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

Аяз: Исәнме, чыршы, исәнме,

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Син килдең бүген сөенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә,нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып.

Әмир:Әйдә, чыршы, түрдән уз,

Туңгансыңдыр тиз җылын.

Җырла безгә быелгы

Дәртле Яңа ел җырын.

Җыр: “Кечкенә чыршы”

1.Урманда чыршыга

Кыш көне салкын.

Алып кайттык өйгә

Ул тора басып.

2.Өскә куйдык йолдыз

Барсы да булды

Шулай каршылыйбыз

Без яңа елны

Җыр тәмамлану белән чыршы артыннан себеркесегә атланып Убырлы килеп керә.Себерсен тыялмыйча интегә, чыршыны урап чыга.

Убырлы: Тр-р-р.Нинди җир бу? (иснәнеп).Әдәм исе килә түгелме? Бу бизәлгән чыршы нәрсә эшләп тора монда? Утыным беткән иде, себеркемә тагып алып китим әле. (көлә, шатлана).

Төлке килеп керә

Төлке: Нәрсә булды? Ни бар монда? Әллә берәр нәрсә тарталармы? Мин списокка кердем микән?

Убырлы:  (себеркесе белән төртеп) Син нәрсә хәйләкәр төлке, яңа елга бер-бер план корып йөрисеңдер әле хәйләкәр. (Шулвакыт кесәсендә телефон шалтырый).

-Алло-алло, тавышланмагыз.Нәрсә? Кыш бабай белән Кар кызы, яңа ел бәйрәменә юлга чыкканнар дисеңме?

Төлке: Дуслар! Кыш бабай белән Кар кызын, яңа ел бәйрәмен каршы алырга әзерләнергә кирәк.

Убырлы: Кая әле мин тиз генә карап килим, күрү белән сезгә хәбәр итәрмен. (Себеркесенә утырып китә).

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар, без алар килгәнче чыгышларны дәвам итик.

Сөләйман: Салкын саф һава

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң

Битләр кызара

Кар бөртекләре

Өстеңә куна

Үзләре матур,

Һәм салкын була.

Нәзирә: Төрле-төрле утлар яна

Без уйныйбыз әйләнеп,

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Рамзан: Яшел чыршы тирәсендә

Үткәрәбез зур бәйрәм

Җырлыйбыз да биибез,

Уйныйбыз әйлән бәйлән.

Әхмәт:Суык бабай кил безгә

Яңа ел бәйрәменә.

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Алинә: Кунак булып яшел чыршы

Килгән безгә

Ул ямь өстәп тора

Безнең бүлмәбездә.

Залга бер-бер артлы кар йомарламнары очып керәләр.

Алып баручы: Нигәдер салкын булып китте. Бу ни хикмәт? Кар йомарламнары  оча. (Ишеккә бара).Ә, менә безнең белән кем шаяра икән. Ай-һай, Кыш бабай, шаян да инде үзең, кер әйдә тизрәк. Сине күптән сагынып көтәбез.

Кыш бабай: (ерактан) Э –һе – һей! (залга Кыш бабай керә.)

Исәнмесез, балалар! Яңа ел котлы булсын!

Яңа ел белән, нәниләр, тәбриклим мин дә сезне,

Күп шатлыклар алып килсен бүгенге бәйрәм көне!

Чыршы тирәсендә Кыш бабай белән бию.

Кыш бабай: Кар кызы, күр, ничек үсеп киткәннәр.Зур балалар булганнар!

Балалар, һөнәрләрегезне дә күрсәтегез инде.

Зәлинә: Әй, Кыш бабай, Кыш бабай.

Безнең сөйгән кунак син

Ямьле үтсен кичәбез,

Безне көлдер, уйнат син.

Ясминә: Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

Инзил: Юеш көннәрдә

Зарыгып беттек.

Кыш бабызны

Сагынып көттек.

Уен: “Өшетәм”

Уен: “Кар көрибез”

Уеннан соң Кыш бабай башын тотып арлы-бирле йөри башлый. Эзләнә,чыршы астын барып карый.

Алып баручы: Кара әле, Кыш бабай, ни булды сиңа?

Кыш бабай: Оныгымны эзлим. Кая китте икән?

Алып баручы: Ул бит әле килмәде.

Кыш бабай: Һм-м...Килмәде дисең инде алайса. Төлке дус, кил әле монда. Хәзер тиз генә урманга барып Кар кызын алып кил.

 (Төлке чыгып китә)

Алып баручы: Кыш бабай, кара әле, безнең кечкенә куяннарыбыз да бар, әйдә алар турында бер матур җыр тыңлап кит әле.

Җыр: “Ак куян”.

1.Ак куян, йомшак куян

 Безгә кунакка килгән.

 Койрыгы кыска гына,

 Колагы җиргә тигән.

2.Әйдәгез кунакларны

           Кишер белән сыйлыйбыз.

               Тыпыр-тыпыр-тыпыр-тыпыр

    Сикерешеп уйныйбыз.

(Кар кызы белән Төлке керә.)

Кар кызы: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Яңа ел белән сезне, Яңа бәхетләр белән!Яңа елда зур үсегез, көн дә артсын көчегез.Яңа елда уңышлар телим сезгә мин, дуслар!

Балалар: Рәхмәт, Кар кызы.

Мәрьям Г.: Кыш бабай, Кыш бабай,

Кунакка килдең безгә.

Уйнадык та, җырладык та,

Бәлки, биерсең син дә.

(Кар кызы белән Кыш бабай бии).

Кыш бабай: Уф, арыдым! (Егыла). Кар кызы белән алып баручы күтәреп утырталар.

Алып баручы: Утыр, Кыш бабай, ял ит! Хәзер балаларның шигырьләрен тыңларсың.

Кәрим: Бүген бездә зур бәйрәм

Бүген Яңа ел килә.

Безнең күңелләр җырга

Һәм биюгә җилкенә.

Зәринә: Кыш бабай килгән

Ап – ак тун кигән

Көтә кем генә

Чыгар дип өйдән.

Мәрьям Ю.: Чыксаң өшетә

Битне чеметә

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

Азамат: Җырлый-җырлый әйләнәбез

Чыршы синең тирәңдә.

Кунак булып ак сакаллы

Бабаебыз килгәнгә.

Хоровод “У меня, у тебя”

Гадел: Ямьле Кыш бабай,

Килдең син безгә.

Кунак булырсың

Кер өебезгә.

Зиннур: Кыш бабай мине

Бүген син макта

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта.

Җыр: “Дед Мороз”

1.Дед Мороз,Дед Мороз

     Деткам елочку принес./2

                                                     А ней фонарики

                                                  Золотые шарики /2

2.Дед Мороз,Дед Мороз

          Деткам сладости принес. /2

       Вафли ароматные

            И конфеты мятные /2

Алып баручы: Рәхмәт бабай,сүзләреңә,

Бик матур теләкләрең.

Алып килдем,дигән идең,

Кайда соң бүләкләрең?

Кар кызы: Болай гына булмый инде,Кыш бабай, күчтәнәч тә өләшеп җибәр.

Кыш бабай: Өләшербез, әлбәттә.Кая соң  әле минем күчтәнәч салынган капчыгым? (Эзли).Тылсымлы таягым, әйт әле, күчтәнәчләр кая? (таягын болгый). Ярый алайса, бик әйбәт, хәзер капчык та керер.Күчтәнәчеңне алып, атлап түгел, йөгереп кер, капчыгым, тизрәк!

Алып баручы: Яңа елны без көтәбез,

Иң матур бәйрәм, диеп,

Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,

Матур киемнәр киеп.

Адилә: Яңа бәхет,яңа шатлык

 Алып килсен Яңа ел.

  Яңа җиңүләре белән

 Котлы булсын Яңа ел.

Бераз гына моңсуда

Ник икәнен мин беләм.

 Хушлашабыз, чөнки без

Бүген иске ел белән.

Рамазан:Яңа ел килә диеп,

Урман, кыр куана.

Чыршылар, усаклар,

Ак карга коена.

 Җыр: “Чыршыкай”

1.Ямь – яшел ылыслары,

Балкып тора утлары.

Чыршыкай,чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай./2

2.Сиңа килгән кунаклар,

Аюлар һәм куяннар.

Чыршыкай,чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай./2

Капчык керә. (аның эченә бер бала яки зур кеше кереп утыра)

Кыш бабай: (капчыктан бер пакет бүләк ала). Капчык эченнән клоун килеп чыга. Кыш бабай белән клоун чыршы төбендәге капчыктан күчтәнәчләр алалар. Кәнфитләр тутырылган пакетлар өләшәләр.

Кыш бабай: Бәйрәм үтте, сәгать сукты

-Яңа ел килә безгә.

Яңа бәхетләр китерсен

Сезнең һәрберегезгә.

Килермен киләсе елга,

Ә сез белем туплагыз,

Белем кирәк һәр кешегә,

Ялкауланып тормагыз.

Кар кызы: Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр.

Кыш бабай белән Кар кызы чыгып китәләр.

Алып баручы:

Сау булыгыз.

Әйдә, Яңа ел,

Шатлык белән кил!

Сине каршылый

Бөтен Туган ил.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hush_kilsen.docx30.59 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы Актаныш  муниципаль  районы  бюджет  мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесе  “Катнаш төрдәге   Актаныш  6 нчы санлы балалар бакчасы”

“Яңа ел кичәсе”

(икенче кечкенәләр төркемендә Яңа ел бәйрәменә багышланган бәйрәм программасы)

 Төзеде: тәрбияче Мирзаһитова Г.Р.

декабрь,2019 ел