"Әтиләр белән көчле без" (мәктәпкә әзерлек төркеме)
план-конспект занятия по музыке (подготовительная группа) на тему

Мирзагитова Гульсия Рисуновна

“Әтиләр белән көчле без!”

Максат: Балаларга иң кадерле кешебез – әтиләрне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтүне дәвам итү;           алар белән соклану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:Зал бәйрәмчә бизәлгән, спорт ярышлары өчен җиһазлар.

Бәйрәм барышы

(Балалар бәйрәм маршы астында залга керәләр)

Тәрбияче: Кош очар өчен, кеше бәхет өчен  яратылган.Бәхетле булу  өчен бик күп нәрсә: сәламәтлек, тамак туклыгы, өс бөтенлеге, көнкүреш уңайлыгы кирәк. Тулы бәзет өчен сине бик ярата торган кешеләр –әти-әниләренең һәрвакыт синең белән бергә булуы кирәк.Тулы гаиләдә, тату гаиләдә бала үзен бәхетле итеп тоя.Гаиләләребез нык булсын, тату яшәсен, балаларыбыз ятимлек ачысын белмәсен дигән теләктә бәйрәмебезне башлап җибәрәбез.

    Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар. Аларны һәркем үзенчә үткәрә. Шул тради-     цияләрнең берсе 23февраль – Ватанны саклаучылар көне.

     Хәерле кич, хөрмәтле әтиләр! Бүген без сезнең белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан җыелдык.Кадерле әтиләребез!Без сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

Ислам:Бер бәйрәм бар февральдә

              Кадерле ул һәркемгә

              Аны иң зур бәйрәм диеп

              Мөмкин хәтта әйтергә.

              Ул тынычлык бәйрәме

              Аны һәр кеше белә.

              Ватанны саклаучылар

              Бәйрәме дип йөртелә.

Илназ:Ул солдатлар бәйрәме

              Без котлыйбыз аларны

              Әтиләрне, абыйларны

              Һәм бөтен солдатларны.

Хәлил:Минем әит дә күптән

             Солдатта хезмәт иткән

             Әле егет чагында

             Торган Ватан сагында.

             Үскәч, солдат булырмын

             Әтием кебек мин дә.

             Турникта ул атынган

             Канатта ул тартылган

             Һәм күтәргән  гер дә ул

             Көчле шуңа күрә ул.

 

Бию: “Рус халык бию”

 

Алисә: Әти безнең терәгебез,

             Әти безнең яклаучы,

             Авырлыклар китермичә

             Давыллардан саклаучы.

Зилә: Җырлыйбыз әтиләр турында,

          Үсәбез аларның кулында.

           Әтиләр кул куйса иңбашка

           Яктырак елмая кояш та.

Әминә: Сезгә булган хисне, әти,

               Гомер буена без саклыйбыз,

               Һәм шулай ук бу, олы сүз белән

               Туып үскән илне атыйбыз.

 

Җыр:

Гөлзирә:Әтиләр узган җирдә

                 Шаулый игеннәр.

                Әтиләр йөргән җирдә

                Яшәрә гөлләр.

                Тыныч көннәрне бүләк итүче

                Илебез данын бөек йөртүче

                Әтиләрдә бит туган ил көче.

                Солдатка киткән әтиләр

                Үз илен саклар өчен

                Ватан терәге ир – дигән

                Исемен аклар өчен. 

Аида: Кадерле әтиләребез!

            Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

            Өлеш чыксын сезгә мул гына.

            Без телибез Сезгә ак бәхетләр,

            Шатлыкларга илткән юл белән.

Данил: Сез –безнең күңелдә мәңгелек ышаныч!

 

Данияр: Сез көчле, сез батыр, сез – безнең куаныч!

 

Альмир: Сез – алтын багана, гаиләдә сез – терәк!

 

Әдилә: Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк!

 

 

Бию: “Морячка”

 

Тимур: Батыр  һөнәр бар җирдә

              Җирне, илне саклаучы

              Сине, мине – һәркемне

              Дошманнардан саклаучы.

Данил: Генералмы, майормы,

              Капитанмы йә сержант –

              Барысының да исеме

             Дөньяда бер ул – солдат.

Әдилә:Ватанны саклаучылар

              Аямыйлар үз-үзен

             Беләкле, йөрәклеләр,

             Ихтыярлы һәм түзем.

Саида:Саклап Ватанны, безне

              Хәтәр сугыш утыннан.

             Батыр һөнәр иясе

             Китә туган йортыннан.

Данияр:Минем әти бик уңган,

               Иң шәп әти дөньяда

               Бәхәсләшмим, булса булыр

               Тагын берәр гаиләдә.

               Иң тырышы минем әти,

               Үзем дә тырышкалыйм

               Шөрепләрне бик тырышып-

               Тырышып борышкалыйм.

Альмир:

 

 

 

 

Җыр - вокал:

Зәлия: Бер утыру үзе бер гомер дип

             Бабайлар бит юкка әйтмәгән

             Бер очрашып серләр бүлешү

             Бу гадәтләр әле  бетмәгән

             Безнең әтиләр җыелды

             Ял итәр өчен бүген

             Шул сүзләрнең матурын

             Әйтмичә мөмкин түгел.

 

Тәрбияче:Хөрмәтле әтиләребез! Сезне бәйрәм белән ихластан котлыйбыз. Сезгә гаилә бәхете, бетмәс шатлык, аяз күк йөзе, ак бәхетләр, сәламәтлек телибез.

(Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әтиләренә бирәләр,кызлар төркемдәге малайларны котлыйлар).

Тәрбияче: Хөрмәтле әтиләребез! Безнең бүгенге бәйрәмнең котлау өлеше шушының белән тәмам. Хәзер икенче өлеш спорт ярышларына күчәбез, сүзне Айгөл Азат кызына бирәбез.

  1. 2командага бүленеп, командага исем,девиз,җыр сайлау һәм сәламләү.
  2. “Тупны ике тез арасына кыстырып йөгерү”.
  3. “Сазлык аша чыгу” Картонга баса-баса,билгеләнгән урынга барып җитәргә,кире йөгереп килеп иптәшеңә бирергә.

4.Балалар ярышы: “Кем әйберне тизрәк күчерә” Урындыктагы кубикларны берәмләп икенче якка күчерергә.

5. “тасманы тапшыр” Билгеләнгән урынга кадәр йөгереп барып, кире килеп, кулдагы тасманы икенче кешегә тапшырырга.

6. “Чешкины кигер” Һәр баланың уң аягындагы чешкие җыеп алына,әтиләргә үз баласының үз чешкиен кигезергә.

7. “Басмадан егылмыйча” баланы аркага күтәреп “басмадан” үтәргә кире йөгереп килергә.

8. “Бәрәңге утырту һәм җыю” боҗрага шарларны балалар сала, әтиләр җыя.

9. “Кайсы команда күбрәк” кеглилар аудару.

10. “Кулларны чалыштырып”  ике әти кулларны чалыштырып бер-берсенә тотыналар,сигнал булгач башта берсенең баласын, аннан икенчесенекен билгеләнгән урыннан уратып алып киләләр.

11. “Төпсез капчык эченнән үрмәләү”.

12. “Кем төз ата” Һәр бала обручка комлы капчык ата.

13. “Тупны кәрзингә сал һәм ал” Бер әти кәрзингә йөгереп барып тупны сала, икенче әти барып ала.

14. “Аркан тартыш” уены.

 

 

 

Уеннар арасында җиңгән командага балалар кубиклар куеп баралар. Ярыш беткәннән соң кубикларны санап, җиңүче команда билгеләнә.

 

Җыр:

 

Тәрбияче: Әтиләр,балалар! Сезне тагын бер кат киләчәк бәйрәмнәр белән тәбрик итәбез. Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек,шатлык-куанычлар,озын гомер телибез. Күкләребез һәрчак аяз булсын. Гаилә учагы сүнмәсен, аның җылысы сезне һәрчак җылытып торсын!

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.

Максат:Балаларны  үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ  матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә  өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...

“Тарих йомгагын сүтү” ( мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе  белән   таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үз...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәр...

“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!” (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Әнилəргə, əбилəргə карата шəфкатьлелек, мəрхəмəтлелек, мəхəббəт хислəре тəрбиялəү; аларны ихтирам итəргə, алар белəн горурланырга өйрəтү; балаларның сəнгатьле сөйлəм күнекмəсен үстерү....

«Син һəм юл» проектының мəктəпкə хəзерлек төркеме белəн оештырылган эшчəнлек

Балаларның юл йөрү кагыйдəлəрен белүлəре буенча белемнəрен ныгыту, уеннар аша юл билгелəре буенча белемнəрен камиллəштерү. Игътибарлылык, җитезлек, фикерлəү сəлəтен үстерү. Балаларда бəйрəм кəефе булд...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...