«Син һəм юл» проектының мəктəпкə хəзерлек төркеме белəн оештырылган эшчəнлек
материал (подготовительная группа) по теме

Хайруллина Назия Адгамовна
Балаларның юл йөрү кагыйдəлəрен белүлəре буенча белемнəрен ныгыту, уеннар аша юл билгелəре буенча белемнəрен камиллəштерү. Игътибарлылык, җитезлек, фикерлəү сəлəтен үстерү. Балаларда бəйрəм кəефе булдыру.

Скачать:


Предварительный просмотр:




Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының



катнаш төрдəге Карадуган балалар бакчасы



муниципаль бюджет мəктəпкəчə белем бирү учреждениесе











        





«Син һəм юл» проектының



мəктəпкə хəзерлек төркеме белəн оештырылган эшчəнлек















Югары кв.категорияле тəрбияче



                                           Хайруллина Н.Ә.











2011 ел




Тема: Мин - үрнəк җəяүле (күңел ачу чарасы).

Максат: Балаларның юл йөрү кагыйдəлəрен белүлəре буенча белемнəрен ныгыту, уеннар аша юл билгелəре буенча белемнəрен камиллəштерү. Игътибарлылык, җитезлек, фикерлəү сəлəтен үстерү. Балаларда бəйрəм кəефе булдыру.

Куркынычсызлык кагыйдəлəрен үтəү:

- балаларны игътибарлы булырга өйрəтү.

- юлда кискен хəрəкəтлəр, йөгереп китү ясарга ярамаганлыкны аңлату.

Социальлəштерү: Балаларда ягымлылык хислəре тəрбиялəү.

Аралашу:

- Сөйлəм күнекмəлəрен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру (юл чаты, сервис билгелəр);

           - Тирə-юньдəге күренешлəргə кызыксыну уяту.

Нəфəсəти сəнгать:

- чиста, пөхтə эшлəргə өйрəтү.

- эшлəгəн эшнең нəтиҗəсен күреп соклану.

Музыка:

- көйгə хəрəкəтне туры китереп эшлəргə күнектерү.

- эмоциональ халəт тудыру.

Эшчəнлек барышы:

(күңел ачу кичəсе автокласста бара)

А.Б: Кадерле балалар! Бүген юл йөрү кагыйдəлəрен кемнең ничек үзлəштергəнен белү өчен бирегə җыелдык. Һəр сорауга дөрес җавап биргəн, һəр уенда актив катнашканнар «Иң игътибарлы җəяүле», «Иң тəртипле җəяүле», «Иң күп белүчегə» дигəн эмблемалар белəн бүлəклəнəчəк. Юл йөрү кагыйдəлəренə багышланган сорауларга җавапны кем беренче алдыгызда торган кыңгырауны шалтырата шул җавап бирə. Ә хəзер бəйгебезне башлар алдыннан «Шофер буласым килə» җырын җырлыйк.

А.Б: Балалар, игътибарлы булыгыз, башладык!

1. Ике яклы хəрəкəт булган юлны аркылы чыкканда башта кая карарга кирəк? (сулга, уңга)

2. Тротуар – нəрсə ул? (җəяүлелəр сукмагы)

3. Әгəр тротуар юк икəн, юлның кайсы ягыннан барырга кирəк? (транспортка каршы).

4. Нинди телефон номеры буенча ашыгыч ярдəм машинасын чакыралар? (03)

5. Вакытлыча транспорт туктый торган урын? (тукталыш – остановка)

(Дөрес җаваплар алынган саен фишка бирелə).

Ә хəзер бер уен уйнап алыйк. Ул «Транспорт чарасын чакыру» дип атала. Бу уен аша сез нинди транспорт төрлəрен белүегезне ачыклыйбыз. Мин транспорт төрен атыйм (һава, су юлы, махсус транспорт һ.б.), ə сез каршылыкларны җиңеп миңа тиешле рəсемне алып килəсез.

Ә хəзер Энҗе һəм Рөстəмнең шигырьлəрен тыңлыйк əле:

«Юл чатында» Л.Сабирова шигыре.

Балалар, əйтегез əле нəрсə соң ул юл чаты?

Юллар кисешкəн урын, иң куркыныч урын икəн.

Менə сез бакчага килгəндə юл чатын күрдегезме? (балаларның җаваплары тыңлана, без яшəгəн авылда кайда юл чаты булуы ачыклана).

Шүрəле керə: Ай, авырта бит бармакларым. Кызыша, үзе сызлый. Ярдəм итегез миңа. Ялтра урманыннан чыктым. Кая барырга да белмим.

А.Б.: Балалар, ярдəм итəбезме Шүрəлегə? Ашыгыч ярдəм билгесен күрсəтеп, аны шифаханəгə озатыйк. Болар безнең сервис билгелəре дип атала.

Шүрəле: Рəхмəт сезгə, балалар! Әле юлда миңа Су анасы елап очрады, алтын тарагын урлаганнар. Милициягə хəбəр итергə кирəк ди. Зинһар, аңа да ярдəм итəрсез инде.

А.Б.: Бик телəп булышырлар балалар. (юл билгесен күрсəтү).

(Шүрəле рəхмəт əйтеп чыгып китə).

Сез тагын нинди сервис билгелəре белəсез? (ачыклау).

Ә хəзер ял итеп, белемнəребезне ныгытып «Светофор» уенын уйнап алыйк.

Ш.Әдилə башкаруында «Светофор – тəмлетамак» (Л.Лерон) шигырен тыңлап китик.

А.Б.: Балалар, Шүрəле безгə хəбəр җибəргəн, укып карыйк əле.

«Балалар, рəхмəт сезгə. Сез əйткəн юл билгесе буенча барып шифаханəгə кердем. Миңа беренче ярдəм күрсəттелəр, бармакларым сызламый инде. Сезгə рəхмəт йөзеннəн табышмаклар җибəрəм. Чишə алырсызмы икəн? Сəлəм белəн Шүрəле дустыгыз.»

Табышмакларны укыйм, ə сез җавабын табып, транспорт төрен əйтəсез. Килештекме?

1. Ике аяклы үгез,

Маңгаенда куш мөгез.

(велосипед) – коры җир транспорты.

2. Олы күзле кара айгыр

Кырык арба тартадыр.

(поезд) – тимер юл транспорты.

3. Адəм шулкадəргə җитə - самоварны да суда йөртə.

(пароход) – су транспорты.

4. Аккош оча, эзе кала, үзе китеп югала.

(самолет) – һава транспорты.

А.Б.: Булдырдыгыз! (һəр дөрес җавапка фишка бирелə).

Ә хəзер, əйдəгез, тагы бер уен уйнап алыйк. Ул - «Машина яса» (уен-эстафета). (күзлəрне бəйлəмичə һəр бала бер сызык сызып машина ясый. Ахырдан машинаның төрен билгелилəр).

Уен тəмам. Ә хəзер бүлəклəү өчен фишкаларны санарга һəм нəтиҗə чыгарырга кирəк булачак. (җиңүчелəрне бүлəклəү, эмблемаларны тапшыру).

А.Б.: Юлда йөрсəң, бул өлгер!

Юл кагыйдəлəрен нык бел!

Светофорның һəрбер төсен

Юл билгелəрен бел!

Сезнең игътибарлы, тапкыр, зирəк булуыгыз, юл кагыйдəлəрен белүегез миңа ошады. Торышта да бу кагыйдəлəрне төгəл үтəрсез дип ышанып калам. Рəхмəт сезгə!

08.12.2011.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә аралашулан оештырылган эшчәнлек

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә эшләүче тәрбиячеләр өчен...

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

Уртанчылар төркемендә "Көзге урманга сәяхәт" темасына оештырылган эшчәнлек

Уртанчылар төркемендә "Көзге урманга сәяхәт" шөгыль конспекты...

“Яшелчәләр” (Икенче кече яшьтәгеләр төркеме өчен оештырылган әшчәнлек)

    (Икенче кече яшьтәгеләр төркеме  өчен оештырылган әшчәнлек)...

Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)

          Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләр...

Сәнгати-эстетик үсеш, сөйләм үстерү (грамотага өйрәтү), танып белү үсеше (математика) буенча интеграль эшчәнлек (Мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Эшчәнлек структурасы:    1. Хәерле иртә теләү.2. Сюрприз момент.3. Математик Галактикага юл тоту.4. Рәсемнәр ярдәмендә ребус чишү.5. Математик табышмакларга җавап табу.6. Геометрик...