Мәктәпкә хәзерлек төркемендә аралашулан оештырылган эшчәнлек
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Байрамова Резида Габделбаровна

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә эшләүче тәрбиячеләр өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kosmeya.docx13.9 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :Космея чәчәге ясау

Максат :  предметны дөрес пропорциядә вертикаль рәвештә урнаштырырга өйрәнүне дәвам итү;космея чәчәге өчен хас булган үзенчәлекләрне (таҗлар,яфрак,төс) бирә белергә өйрәтү; акварель буяулар белән эшләү күнекмәләрен үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Материал :альбом бите, карандаш, акварель буяулар,тастымал, су савыты

Күрсәтмәле әсбаплар: космея чәчәге рәсеме,төрле төстәге космея чәчәкләреннән ясалган букет,”Чәчәкләр патшабикәсе”(курчак)

Шөгыль барышы:

Тәрбияче.  Исәнмесез,балалар.

Балалар.    Исәнмесез.

Тәрбияче. Балалар,безгә бүген кунакка Чәчәкләр патшабикәсе килде .Ул бүләк итеп шушы букетны алып килгән. Балалар, сез чәчәкләр яратасызмы?Букет  сезгә ошадымы?

Балаларның  җаваплары тыңлана.

Тәрбияче. Чәчәкләр кайда үсә?

Балалар. Тәрәзә төбендә, бакчада, ишегалдында, болында.

Тәрбияче. Чәчәкләр үссен өчен нәрсә кирәк?

Балалар.  Кояш, су, җылылык, яңгыр.

Тәрбияче.  Балалар букетны игътибар белән карыйк әле. Бу нинди чәчәкләр? Исемен беләсегез киләме? Бу чәчәкнең исеме – космея. Мондагы чәчәкләр бер –берсеннән нәрсә белән аерыла? Нәрсәләре белән охшаш ?

Балалар. Чәчәкләр төрле төстә.

Тәрбияче.  Нинди төсләр? Әйтеп күрсәтегез әле.

Балалар. Ак, ал, кызыл.

Тәрбияче.  .  Балалар, чәчәкләр яңгырны бик яраталар дидек бит әле.Хәзер ял итеп алыйк.

Физминутка.”Яңгыр”

Тәрбияче.  Чәчәкләр яңгырдан соң хуш ис тараталар. Иснәп карыйк әле.

Балалар исниләр.

Тәрбияче.  Ә хәзер карандашларны алыйк та шул чәчәкләрнең берсен ясап карыйк. Башта уртадагы түгәрәкне ясыйбыз,  аннары таҗларын, сабагын һәм яфрагын.(Тактада ясап күрсәтә)

Балалар  чәчәк рәсемен ясыйлар.

Тәрбияче. Ә хәзер үзегезгә охшаган төскә буягыз.

Балалар  буйыйлар.

Тәрбияче. Бик матур килеп чыкты.Чәчәкләрне  Чәчәкләр патшабикәсенә бүләк итәбезме?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Ә хәзер рәхмәт әйтеп , аның белән саубуллашыйк.Табигатьне сакларга вәгъдә бирик.