"Сау булыгыз, кошкайлар!"
материал (средняя группа) на тему

Мирзагитова Гульсия Рисуновна

“Сау булыгыз, кошкайлар!”

Максат:

-Балаларның көзге табигать, кошлар турындагы белемнәрен баету;

-Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, миһербанлык, сак караш тәрбияләү;

-Балаларда бәйрәм рухы тудыру.

Әзерлек:

-Җырлар, шигырьләр, уеннар өйрәнү;

-Кошларны танырга өйрәнү;

-Маскалар ясау, залны бизәү.

Бизәлеше:

-Сәхнәдә урман күренеше, күчмә һәм кышлаучы кошларның рәсемнәре. Балалар залга тезелеп керәләр һәм урындыкларга утыралар.

-Кошлар сайравы ишетелә һәм тына.

 

Бәйрәм барышы

1бала: Карале, дустым, ни өчен сыерчык бердә сайрамый башлады соң?

2 бала: Чынлап та, үзе дә күренми.

1 бала: Әйдә, су буйларын, урман-болыннарны карап кайтыйк.

2 бала: Нәрсә булган бу. Су буенда да аккошлар, каз-үрдәкләр күренми.

1 бала: Бәлки алар бездән качкандыр.

Тәрбияче: Балалар, сезгә нәрсә булды, бик моңсу?

Балалар: Без кошларны эзлибез.

Тәрбияче: Тыңлагыз, кошлар тавышы ишетелә түгелме соң?

(кошлар очып керәләр).

Тәрбияче: Кошлар, кая очасыз?

Кошлар: Җылы якка очып китәбез.

Тәрбияче: Ник сез бик ашыгасыз?

Кошлар: Салкыннар башланганчы очып китәргә кирәк.

Тәрбияче:Кошлар, дуслар!  Әйдәгез, әз генә булса да тукталып, безнең белән ял итеп алыгыз. Без сезне балалар белән бергәләп озатырбыз.

Күмәк җыр: “Көзге моң”

М.Әндәрҗәнова көе һәм сүзләре

1.Салкын булып көз җилләре

Исә башлады.

Торналар һәм кыр казлары

Китә башлады.

Кыйгак-кыйгак,кыйгак-кыйгак

Китә башлады./ 2

 

2.Яңгыр елый алар китсә

Моңсу була,- дип.

Тып-тып,тып-тып,тып-тып,тып-тып

Моңсу була,-дип./2

Бала:

Күрәмсез дусларым,көз килде тышта

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады инде бездән кошлар

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

Бала:

Үтте китте

Матур җәйләр

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киттеләр.

Бала:

Көз килде,

Үләннәр саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Бала:

Кошлар инде җырламый,

Чикерткәләр чыңламый,

Чебен-черки безләми,

Бал корты да эзләми.

Күбәләкләр очмыйлар,

Чәчәкләрне кочмыйлар.

Бала:

Йөк ташымый кырмыска

Көннәр китте кырыска

Йоклады бик күп җанвар

Кырлар буш, тулы амбар.

Тәрбияче:

Әйе, көз вакыты, көзнең иң кырыс көннәре. Агачлар үзләренең яфракларын койдылар, бөҗәкләр яшеренделәр, урман-кырлар буш калды, яңгырлар еш ява.

Бала:

Зашумели воды

Быстрого ручья.

Птички улетели

В теплые края.

Тәрбияче:

Көзнең шушы кырыс көннәре кошлар тормышына да тәэсир итә.Туган якларына  кайткан кошлар җылы якларга китәләр.Бүген без шул кошлар белән саубуллашу кичәсенә җыйналдык.

Ә хәзер сүзне кошларга бирик.

Бала:

Яратсак та туган үскән җиребезне

Салкын җилләр, кар бураннар куа безне.

Бала:

Без китәбез,сау булыгыз

Яшьләр,картлар.

Сау булыгыз

Йорт казлары, тугандашлар.

Бала:

Җепкә тезелеп, без очабыз

Кыйгак-кыйгак

Барыр җирләр әле безнең

Ерак-ерак.

Бала:

Суык бабай арттан җитеп

Харап булмыйк.

Оча торыйк, бара торыйк

Тор-рыйк!Тор-рыйк!

Бала:

Бакчаларны,басуларны

Җырга, моңга күмдек без

Зарарлы бөҗәкләр чүпләп

Бик зур эшләр эшләдек.

Ә хәзергә хушыгыз

Ерак безнең юлыбыз.

Бала:

Туган җирен ташлап кошлар китә,

Кыйгак-кыйгак,җирем,хуш, илем.

Күпкә китмим,кайтыр өчен китәм,

Туган җирем, сагынып көт мине.

 

“Кечкенә полька” биюе

Бала:

Ак буяулы бер оя бар

Бакчада зур агачта

Очып килә шул ояга

Сыерчык яз булгач та

Шунда тора, шунда йоклый,

Шунда бала үстерә.

Матур итеп басып сайрый

Басып оя өстенә.

Сыерчыгым, нигә китәсең?

Сагынырмын сине киткәчтен.

Бала:

Торыйк-торыйк!Дип килә ул

Килмидер һич китәсе

Җылы туны юк шул аның

Тәпиләре дә шәрә

Салкын көздә җылы якка

Китмичә ни эшләсен?

Бала:

Ерак юлларга чыкканчы

Бергәләп уйнап алыйк

Җыйналыгыз түгәрәккә

Шаярып, көлеп алыйк.

Уен: “Карга һәм чыпчыклар”

Тәрбияче:

Балалар, сез тагын нинди кошларны беләсез соң?

Балалар, балаларны тыңлагыз әле, алар сезгә күчмә кошлар турында табышмаклар әйтерләр.

Сыерчык булып киенгән бала:

Агач колга башында йорты,

Эчендә яши җырчы

Мин нинди кош? (Сыерчык).

Күке булып киенгән бала:

Үзе йомырка басмый,

Баласын да бакмый.

Мин нинди кош? (Күке)

Тургай булып киенгән бала:

Өе – җирдә,

Җыры – күктә.

Мин нинди кош? (Тургай)

Торна булып киенгән бала:

Борыны озын, боты озын,

Камышлыкта көн озын.

Сазлык җирләрдә йөри,

“Тату торыйк!”-дип сөйли.

Мин нинди кош?(Торна)

Аккош булып киенгән бала:

Бер иҗегем төс минем,

Тагын бер иҗек өстәсәң

Булам матур кош үзем.

Мин нинди кош? (Аккош)

Карлыгач булып киенгән бала:

Кулы юк,балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.

Мин нинди кош? (Карлыгач).

Тәрбияче: Бигрәк күп беләсез икән. Хәзер без тагын бер матур җыр бүләк итәбез.

 

“Моңны уяттылар”

Р.Корбанов сүзләре

Ф.Фәизова көе

1.Баш очыннан җылы якка

Кыр казлары очалар.

Каңгылдашып көзге моңны

Уятыр төсле алар.

2.Уяттылар да шул инде-

Ямансу булып китте.

Киек казлар диеп,

Күңелем тулып китте.

Тәрбияче: Кошлар турында шигырьләр тыңлап китик.

Бала:

Тукран һәр агачны

Тук-тук-тук сугып карый

Көчле һәм очлы борыны

Шундый зур эшкә ярый.

Бала:

Песнәк китми җылы якка

Бездә ул кышлый.

Аны карлар һәм бураннар

Һич тә куркытмый.

Бала:

Саескан ак кофта белән

Кара сарафан кигән.

Ала канатында нинди

Яңалык алып килгән.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез без сезнең белән уен уйнап алыйк.

Уен: “Нинди кош төзедең?”

Тәрбияче: Балалар, күчмә кошларның безгә әйтер сүзләре бар. Сүзне аларга бирик.

Бала:

Кыйгак! Кыйгак!

Бу якларда озак тормыйк:

Күрәсезме, тирә-якта кара болыт

Озакламый кар да явар,

Җыйналышып очыйк-очыйк.

Бала:

Очасы юлым ерак

Ныклы канатлар кирәк

Сезнең кебек якын дуслар

Безгә һәрчак бик кирәк

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, кошкайлар.Хәерле юл сезгә!

Җырлы – уен: “Хушыгыз,кошкайлар!”

Аккошлар: Әйдәгез киттек!

Торналар:Әйдәгез киттек!

Бергә: Безгә китәр көн җитте, көн җитте.

Бергә:Көзге салкын җил исте

Очыйк тезелеп

Калмыйк өзелеп,өзелеп.

Балалар:Очты торналар!

Аккошлар,казлар.

Кыска булсын юллары

Юллары.

Без калдык карап

Төркемнәр санап

Җилпи-җилпи кулларны

Кулларны.

Тәрбияче: Башка кошларның да әйтер сүзләре бар, әйдәгез аларны тыңлыйк.

Бала:

Сары яфраклар коелды

Җәйләр үтте,көз җитте

Тезелешеп җылы якка

Күлдәге кошлар китте.

Бала:

Хушыгыз,хуш,кошкайлар!

Якын булсын юлыгыз

Исән-имин барып җитегез

Язга чаклы сау булыгыз.

Бала:

Тимәгез,кошларга,дусларым,

Алар бит бетерә кортларны.

Яз көне оялар ясарбыз,

Саклыйкчы, канатлы дусларны!

 

“Чыпчык”

М.Әндәрҗәнова сүзләре һәм көе

1.Чыпчык,чыпчык,чыпчыклар-

Сары,нәни кошчыклар.

Сикерешеп җим чүплиләр,

Нинди уңганнар алар.

2.Чыпчык зур бөҗәк тапты,

Авызына ул капты.

-Чик- чирик!-дип, шатланып,

Туган өенә кайтты.

Бала:

Туган җирен ташлап кошлар китә,

Кошлар китә ташлап оясын.

Хәерле юл теләп озатыйкчы

Соңгы китүләре булмасын.

Тәрбияче:

Кошлар безнең якын дуслар,

Тимик без кошкайларга

Һәрчак очып йөрсен алар

Яшәсеннәр һәркайда.

-Кошлар табигатьнең күрке, яме. Нәфис гәүдәле,ялтыравыклы матур каурыйлы кошлар – безнең иң якын дусларыбыз. Аларга озын юлларын исән-имин үтеп кабат безгә кайтуларын көтеп калабыз. Ә бездә кышлаучы кошларга салкын кышларны исән-имин үткәрүләрен телибез.Аларга җимлекләр ясап җимнәр салырбыз.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sau_bulygyzkoshkaylar.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы Актаныш  муниципаль  районы  бюджет  мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесе  «Катнаш төрдәге   Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы»

(уртанчылар төркемендә үткәрелгән чара)

Төзеде: тәрбияче Мирзаһитова Г.Р.

2015 ел

“Сау булыгыз, кошкайлар!”

Максат:

-Балаларның көзге табигать, кошлар турындагы белемнәрен баету;

-Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, миһербанлык, сак караш тәрбияләү;

-Балаларда бәйрәм рухы тудыру.

Әзерлек:

-Җырлар, шигырьләр, уеннар өйрәнү;

-Кошларны танырга өйрәнү;

-Маскалар ясау, залны бизәү.

Бизәлеше:

-Сәхнәдә урман күренеше, күчмә һәм кышлаучы кошларның рәсемнәре. Балалар залга тезелеп керәләр һәм урындыкларга утыралар.

-Кошлар сайравы ишетелә һәм тына.

Бәйрәм барышы

1бала: Карале, дустым, ни өчен сыерчык бердә сайрамый башлады соң?

2 бала: Чынлап та, үзе дә күренми.

1 бала: Әйдә, су буйларын, урман-болыннарны карап кайтыйк.

2 бала: Нәрсә булган бу. Су буенда да аккошлар, каз-үрдәкләр күренми.

1 бала: Бәлки алар бездән качкандыр.

Тәрбияче: Балалар, сезгә нәрсә булды, бик моңсу?

Балалар: Без кошларны эзлибез.

Тәрбияче: Тыңлагыз, кошлар тавышы ишетелә түгелме соң?

(кошлар очып керәләр).

Тәрбияче: Кошлар, кая очасыз?

Кошлар: Җылы якка очып китәбез.

Тәрбияче: Ник сез бик ашыгасыз?

Кошлар: Салкыннар башланганчы очып китәргә кирәк.

Тәрбияче:Кошлар, дуслар!  Әйдәгез, әз генә булса да тукталып, безнең белән ял итеп алыгыз. Без сезне балалар белән бергәләп озатырбыз.

Күмәк җыр: “Көзге моң”

М.Әндәрҗәнова көе һәм сүзләре

1.Салкын булып көз җилләре

Исә башлады.

Торналар һәм кыр казлары

Китә башлады.

Кыйгак-кыйгак,кыйгак-кыйгак

Китә башлады./ 2

2.Яңгыр елый алар китсә

Моңсу була,- дип.

Тып-тып,тып-тып,тып-тып,тып-тып

Моңсу була,-дип./2

Бала:

Күрәмсез дусларым,көз килде тышта

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады инде бездән кошлар

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

Бала:

Үтте китте

Матур җәйләр

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киттеләр.

Бала:

Көз килде,

Үләннәр саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Бала:

Кошлар инде җырламый,

Чикерткәләр чыңламый,

Чебен-черки безләми,

Бал корты да эзләми.

Күбәләкләр очмыйлар,

Чәчәкләрне кочмыйлар.

Бала:

Йөк ташымый кырмыска

Көннәр китте кырыска

Йоклады бик күп җанвар

Кырлар буш, тулы амбар.

Тәрбияче:

Әйе, көз вакыты, көзнең иң кырыс көннәре. Агачлар үзләренең яфракларын койдылар, бөҗәкләр яшеренделәр, урман-кырлар буш калды, яңгырлар еш ява.

Бала:

Зашумели воды

Быстрого ручья.

Птички улетели

В теплые края.

Тәрбияче:

Көзнең шушы кырыс көннәре кошлар тормышына да тәэсир итә.Туган якларына  кайткан кошлар җылы якларга китәләр.Бүген без шул кошлар белән саубуллашу кичәсенә җыйналдык.

Ә хәзер сүзне кошларга бирик.

Бала:

Яратсак та туган үскән җиребезне

Салкын җилләр, кар бураннар куа безне.

Бала:

Без китәбез,сау булыгыз

Яшьләр,картлар.

Сау булыгыз

Йорт казлары, тугандашлар.

Бала:

Җепкә тезелеп, без очабыз

Кыйгак-кыйгак

Барыр җирләр әле безнең

Ерак-ерак.

Бала:

Суык бабай арттан җитеп

Харап булмыйк.

Оча торыйк, бара торыйк

Тор-рыйк!Тор-рыйк!

Бала:

Бакчаларны,басуларны

Җырга, моңга күмдек без

Зарарлы бөҗәкләр чүпләп

Бик зур эшләр эшләдек.

Ә хәзергә хушыгыз

Ерак безнең юлыбыз. 

Бала:

Туган җирен ташлап кошлар китә,

Кыйгак-кыйгак,җирем,хуш, илем.

Күпкә китмим,кайтыр өчен китәм,

Туган җирем, сагынып көт мине.

“Кечкенә полька” биюе

Бала:

Ак буяулы бер оя бар

Бакчада зур агачта

Очып килә шул ояга

Сыерчык яз булгач та

Шунда тора, шунда йоклый,

Шунда бала үстерә.

Матур итеп басып сайрый

Басып оя өстенә.

Сыерчыгым, нигә китәсең?

Сагынырмын сине киткәчтен.

Бала:

Торыйк-торыйк!Дип килә ул

Килмидер һич китәсе

Җылы туны юк шул аның

Тәпиләре дә шәрә

Салкын көздә җылы якка

Китмичә ни эшләсен?

Бала:

Ерак юлларга чыкканчы

Бергәләп уйнап алыйк

Җыйналыгыз түгәрәккә

Шаярып, көлеп алыйк.

Уен: “Карга һәм чыпчыклар”

Тәрбияче:

Балалар, сез тагын нинди кошларны беләсез соң?

Балалар, балаларны тыңлагыз әле, алар сезгә күчмә кошлар турында табышмаклар әйтерләр.

Сыерчык булып киенгән бала:

Агач колга башында йорты,

Эчендә яши җырчы

Мин нинди кош? (Сыерчык).

Күке булып киенгән бала:

Үзе йомырка басмый,

Баласын да бакмый.

Мин нинди кош? (Күке)

Тургай булып киенгән бала:

Өе – җирдә,

Җыры – күктә.

Мин нинди кош? (Тургай)

Торна булып киенгән бала:

Борыны озын, боты озын,

Камышлыкта көн озын.

Сазлык җирләрдә йөри,

“Тату торыйк!”-дип сөйли.

Мин нинди кош?(Торна)

Аккош булып киенгән бала:

Бер иҗегем төс минем,

Тагын бер иҗек өстәсәң

Булам матур кош үзем.

Мин нинди кош? (Аккош)

Карлыгач булып киенгән бала:

Кулы юк,балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.

Мин нинди кош? (Карлыгач).

Тәрбияче: Бигрәк күп беләсез икән. Хәзер без тагын бер матур җыр бүләк итәбез.

“Моңны уяттылар”

Р.Корбанов сүзләре

Ф.Фәизова көе

1.Баш очыннан җылы якка

Кыр казлары очалар.

Каңгылдашып көзге моңны

Уятыр төсле алар.

2.Уяттылар да шул инде-

Ямансу булып китте.

Киек казлар диеп,

Күңелем тулып китте.

Тәрбияче: Кошлар турында шигырьләр тыңлап китик.

Бала:

Тукран һәр агачны

Тук-тук-тук сугып карый

Көчле һәм очлы борыны

Шундый зур эшкә ярый.

Бала:

Песнәк китми җылы якка

Бездә ул кышлый.

Аны карлар һәм бураннар

Һич тә куркытмый.

Бала:

Саескан ак кофта белән

Кара сарафан кигән.

Ала канатында нинди

Яңалык алып килгән.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез без сезнең белән уен уйнап алыйк.

Уен: “Нинди кош төзедең?”

Тәрбияче: Балалар, күчмә кошларның безгә әйтер сүзләре бар. Сүзне аларга бирик.

Бала:

Кыйгак! Кыйгак!

Бу якларда озак тормыйк:

Күрәсезме, тирә-якта кара болыт

Озакламый кар да явар,

Җыйналышып очыйк-очыйк.

Бала:

Очасы юлым ерак

Ныклы канатлар кирәк

Сезнең кебек якын дуслар

Безгә һәрчак бик кирәк

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, кошкайлар.Хәерле юл сезгә!

Җырлы – уен: “Хушыгыз,кошкайлар!”

Аккошлар: Әйдәгез киттек!

Торналар:Әйдәгез киттек!

Бергә: Безгә китәр көн җитте, көн җитте.

Бергә:Көзге салкын җил исте

Очыйк тезелеп

Калмыйк өзелеп,өзелеп.

Балалар:Очты торналар!

Аккошлар,казлар.

Кыска булсын юллары

Юллары.

Без калдык карап

Төркемнәр санап

Җилпи-җилпи кулларны

Кулларны.

Тәрбияче: Башка кошларның да әйтер сүзләре бар, әйдәгез аларны тыңлыйк.

Бала:

Сары яфраклар коелды

Җәйләр үтте,көз җитте

Тезелешеп җылы якка

Күлдәге кошлар китте.

Бала:

Хушыгыз,хуш,кошкайлар!

Якын булсын юлыгыз

Исән-имин барып җитегез

Язга чаклы сау булыгыз.

Бала:

Тимәгез,кошларга,дусларым,

Алар бит бетерә кортларны.

Яз көне оялар ясарбыз,

Саклыйкчы, канатлы дусларны!

“Чыпчык”

М.Әндәрҗәнова сүзләре һәм көе

1.Чыпчык,чыпчык,чыпчыклар-

Сары,нәни кошчыклар.

Сикерешеп җим чүплиләр,

Нинди уңганнар алар.

2.Чыпчык зур бөҗәк тапты,

Авызына ул капты.

-Чик- чирик!-дип, шатланып,

Туган өенә кайтты.

Бала:

Туган җирен ташлап кошлар китә,

Кошлар китә ташлап оясын.

Хәерле юл теләп озатыйкчы

Соңгы китүләре булмасын.

Тәрбияче:

Кошлар безнең якын дуслар,

Тимик без кошкайларга

Һәрчак очып йөрсен алар

Яшәсеннәр һәркайда.

-Кошлар табигатьнең күрке, яме. Нәфис гәүдәле,ялтыравыклы матур каурыйлы кошлар – безнең иң якын дусларыбыз. Аларга озын юлларын исән-имин үтеп кабат безгә кайтуларын көтеп калабыз. Ә бездә кышлаучы кошларга салкын кышларны исән-имин үткәрүләрен телибез.Аларга җимлекләр ясап җимнәр салырбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сау булыгыз, кошкайлар!

кошлар белән саубуллашу...

"Исәнмесез, кошкайлар!"

Бүген сезнең белән канатлы дусларыбыз – кошлар турында сөйләшербез. Әйдәгез әле искә төшерик, сез нинди кошларны беләсез? Аларның кайсылары безнең якта кышлый? Бүгенге бәйрәмебез күчмә кошлар ту...

Юлда булыгыз уяу!

Балалар бакчасында балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча уен шөгыль...

Хушыгыз, кошкайлар!

Балаларның көзге табигать, кошлар турында булган белемнәрен баету. Кошларга карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү....

Сак булыгыз:грипп!!!

Сак булыгыз:грипп!!!...

Юлда уяу булыгыз

занятие по пдд...

Юлларда сак булыгыз!

Публикация "Юлларда сак булыгыз!"...