Юлда уяу булыгыз
план-конспект занятия по обж (подготовительная группа)

занятие по пдд

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл юлда уяу булыгыз24.94 КБ

Предварительный просмотр:

Юлда булыгыз уяу!

Максат. Балаларның юлларда, җәмәгать транспортында үзләрен тоту

кагыйдәләре, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне, светофор һәм юл

хәрәкәтен җайга салучының сигналларын дөрес файдалана белүләрен

ныгыту, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау. Юл хәрәкәтен җайга салучының атрибутлары (киеме,

жезл); машина йөртүче өчен руль; билет тикшерүче өчен сумка, билетлар;

“зебра”, светофор макеты, “Юл билгеләрен дөрес җый” өстәл уены.

Уен барышы:

Тәрбияче. Исәнмесез, кадерле балалар, килгән кунаклар!

 Балалар күрәсезме безгә күпме кунаклар килгән?

 Әйдәгез әле, без килгән кунакларга

үзебезнең белгәннәрне күрсәтик. Бүген без сезнең белән юл өйрү

кагыйдәләренең нигезләре турындагы белемнәрне кулланып уеннар

үткәреребез.

Сораулар.

- Транспортны кайда көтәләр? (Махсус мәйданчыкта).

- Транспортка кайчан утырыга ярый? (Транспорт туктап беткәч кенә

утырырга ярый).

- Транспортка кергәндә иң беренче кемнәрне кертәләр? (Олыкешеләрне һәм кызларны).

- Транспортка кайсы ишектән керәләр, кайсы ишектән чыгалар?

(Арткы ишектән керәләр, алгы ишектән чыгалар.)

- Транспорт йөртүче белән сөйләшеп игътибарын читкә юнәлтергә

(комачауларга) ярыймы? Ни өчен ярамый? (Юлда хәләкәтләр

булмасын өчен транспорт йөртүчегә комачауларга ярамый).

- Балалар, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик

әле. (Транспортта кычкырып сөйләшергә, чүп ташларга ярамый.

Аякларны урындыктан читкә чыгарып утырырга ярамый)

Балалар, әйдәгез без сезнең белән шәһәргә барабыз. Шәһәргә барыр

өчен безгә нинди транспорт чарасына утырырга кирәк? (Автобуска).

Сюжетлы –рольле уен “Автобуста”

Автобус йөртүче һәм билет тикшерүче сайлап кую. Кагыйдәләрне

дөрес кулланып уен уйнау. Уен барышында автобуска бабай килеп керә. Бер

бала бабайга урын бирә.

Җыр “Шофер буласым килә”

Автобус шәһәргә килеп җиткәч балалар алдан бабайны, аннан кызлар

һәм малайлар төшә.

Балалар, менә сез барыгыз да автобуска кергәч билет алдыгыз, ә

билетсыз барырга ярыймы? (Юк). Әйдәгез әле без сезнең белән уен уйнап

алыйк.

Уен “Билетсызга урын юк”

Автобусны туктатып,

Төшердек алдакчыны.

Әйтче, дустым, ничек икән

Исеме билетсызның?

Бер баланың күзен бәйлиләр. Ул уртага баса. Балалар алдагы сүзләрне

әйтеп, түгәрәк буенча әйләнәләр. Шул вакыт тәрбияче бер баланы шыпырт

кына яшерә. Уртадагы бала күзен ачкач, кем юкка чыкканын белергә тиеш.

Менә, балалар, без сезнең белән юл чатына килеп җиттек.

Сораулар .

- Кем ул җәяүле? (Җәяүле ул - җәяү йөрүче кеше).

- Җәяүлеләр юлның кайсы өлешеннән йөрергә тиешләр? (Шәһәрдә,

авылда – тротуардан, ә тротуар булмаганда, юл кырыеннан).

- Җәяүле юлның кайсы ягыннан барырга тиеш? (Җәяүле юлның сул

ягыннан барырга тиеш, чөнки транспорт юлның уң ягыннан йөри).

- Юл аркылы кайсы урыннан чыгарга кирәк? (Светофорда яшел ут

янганда, махсус күрсәтелгән урыннар – “зебралардан”, җәяүлеләр

юлыннан).- Әгәр дә андый урын булмаса? (Андый урыннар булмаса, юлның

яртысына җиткәнче сул якка, яртысыннан соң уң якка карап хәрәкәт

итәргә кирәк).

- Светофор ни өчен кирәк? Кайларга куела? (Светофор җәяүлегә һәм

транспорт чараларына бер-берсенә комачаулык тудырмыйча хәрәкәт

итү өчен кирәк. Юл чатларына куела).

Бик дөрес җавап бирдегез. Ә хәзер әйдәгез әле, “Светофорга кара һәм

дөрес хәрәкәт ит” дигән уен уйнап алыйк.

Уен “Светофорга кара һәм дөрес хәрәкәт ит”

Тәрбияче светофорның төсләрен күрсәтә, ә балалар, төсләргә игътибар

итеп юл аркылы чыгалар.

Балалар, безнең Тимур“Светофор” турында шигырь ятлаган иде ,

әйдәгез аны тыңлап китик әле.

Юлда хәтәр булмас өчен,

Көне – төне ул яна

Яшел, сары, һәм кызыл –

Безгә шулай булыша.

- Светофор булмаганда яисә ул эшләмәсә, аны кем алыштыра?

(ЮХИДИ хезмәткәре, регулировщик).

Уен “Юл чатының хуҗасы”

Юл хәрәкәтен җайга салучы ишарәләр белән генә “сөйләшә”: уңга-

сулга борыла, таягын болгый: аны әле өскә күтәрә, әле төшерә. Әйдәгез,

юллар “хуҗасы”ның кул хәрәкәтләре җәяүлегә нәрсә аңлатканын карыйк.

Сигналлар күп түгел.

1. Яшь хәрәкәт инспекторы уйнаучыларга йөзе йә аркасы белән басып,

жезл тоткан кулын аска төшерә. (Светофорның кызыл төсен аңлата).

2. Яшь хәрәкәт инспекторы жезл тоткан кулын өскә күтәрә.

(Светофорның сары төсен аңлата).

3. Яшь хәрәкәт инспекторы уйнаучыларга яны белән борылып, жезл

тоткан кулын аска төшерә йә кулларын як-якка җәя. (Светофорның

яшел төсен аңлата).

Балалар инспектор хәрәкәтләренә карап зебра аша чыгалар.

Балалар, без бит юл хәрәкәтен җайлаучы турында шигырь беләбез. Ул

шигырьне безгә Камил  сөйләп күрсәтер.

Халык бер дә курыкмыйча

Урам аша чыга.

Чөнки торам юл чатында

Мин – юл инспекторы

Автомашиналар минем

Таягыма буйсына.

Балалар, менә юл кырыена аяклары авырта торган әби килеп басты, сез

ни эшлисез? (Әбине кулыннан тотып юл аркылы чыгарга ярдәм итәргә).

Ситуацияне күрсәтү. Әбинең сумкасыннан юл билгеләре тутырылган

тартма төшә.

Әби. Балалар, сез бигрәкләр дә ярдәмчел икәнсез. Мин сезгә шуның өчен

менә бу юл билгеләрен биреп калдырыйм әле, ләкин алар буталып беткән,

җыя алырсыз микән?

“Юл билгеләрен дөрес җый” өстәл уены.

Балалар кискәләнгән рәсемнәрне җыялар һәм кайсы төркемгә

кергәннәрен әйтәләр. (“Юл эшләре”- кисәтүче билге; “ЮХИДИ ”, “Ягулык

салу станциясе” – хезмәт күрсәтүне белдерүче билгеләр; “Туктау тыела”,

“Транспорт белән керү тыела” – тыючы билгеләр; “Әйләнүле хәрәкәт” –

боеручы билге).

Тәрбияче. Балалар, без бүген нинди уеннар уйнадык? (Сюжетлы –

рольле уен “Автобуста” , “Билетсызга урын юк”, “Светофорга кара һәм

дөрес хәрәкәт ит”, “Юл чатының хуҗасы”, “Юл билгеләрен дөрес җый”

өстәл уены). Дөрес.Сезгә уеннар ошадымы? Сез бүген бик яхшы уйнадыгыз. Рәхмәт!

(Кунакларга карап). Шуның белән безнең уен шөгылебез тәмам.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда сак бул

Коммуникация буенча белемнәрен ныгыту, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралаша белүләрен камилләштерү. Регулировщик , махсус транспортлар белән балаларны таныштыру....

Юлда йөрү кагыйдәләре

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру...

Сау булыгыз, кошкайлар!

кошлар белән саубуллашу...

Юлда булыгыз уяу!

Балалар бакчасында балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча уен шөгыль...

Сак булыгыз:грипп!!!

Сак булыгыз:грипп!!!...

"Сау булыгыз, кошкайлар!"

“Сау булыгыз, кошкайлар!”Максат:-Балаларның көзге табигать, кошлар турындагы белемнәрен баету;-Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, миһербанлык, сак караш тәрбияләү;-Балаларда бәйрәм рухы тудыр...

Юлларда сак булыгыз!

Публикация "Юлларда сак булыгыз!"...