Юлларда сак булыгыз!
статья по обж

Хатипова Алсу Рафаэлевна

Публикация "Юлларда сак булыгыз!"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sak_bulygyz_yullarda_tekst.docx1014.48 КБ

Предварительный просмотр:

Юлларда сак булыгыз!

Хатипова Алсу Рафаэлевна, тәрбияче

Түтән Кама шәһәре, 8нче “Тургай” балалар бакчасы

      Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе. Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә иң аянычы шул: ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала.  Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

    Әлеге ситуацияне үзгәртеп буламы? Була. Төп белемне кеше бала вакытта ала. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.

       Әлеге юнәлештә безнең “Тургай” балалар бакчасында күптөрле юнәлештәге  эшчәнлекләр алып барыла. Балалар белән "Урам белән танышу", "Шәһәр урамы", "Светофор", "Җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен кагыйдәләр" темасына шөгыльләр уздырабыз. Баланы кызыксындырган бер генә сорауны да җавапсыз калдырмыйбыз. Балаларны урамда, җәмәгать транспортында башкалар белән аралашу культурасын үстерү өстендә эшлибез. Балаларның белемнәрен ныгыту, системалаштыру максатыннан төрле дидактик уеннарны кулланырга яратабыз: "Транспорт төрләре", "Нинди билге икәнен әйт!" "Билгеләрне урнаштыр", "Кайсы билге югалган". Балалар дидактик уеннар белән бик кызыксынып уйныйлар. Юл йөрү почмагында төрле сюжетлы, хәрәкәтле уеннар оештырабыз. "Кызыл, сары, яшел", "Игътибар, җәяүле", "Яшел ут эстафетасы", "Такси", "Тукта!", "Юл хәрәкәтен җайга салучылар" кебек уеннарны балалар бик теләп уйныйлар. Әлеге уеннар өчен  төркемдә барлык шартлар да булдырылган.

    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу- шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә акрынлап сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре - ышанычлы ярдәмче, ә эш нәтиҗәле була.

     Балалар бакчасы, тәрбияче генә балаларны юл кагыйдәләренә төшендереп бетерә алмый. Бу уңышларга бары тик гаилә, әти-әниләр белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә ирешеп була.

      Хөрмәтле әти-әниләр! Исегездә тотыгыз! Бала урам законнарына сезнең үрнәктә өйрәнә. Баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый.  Шуңа күрә, үзегез юл кагыйдәләрен бервакытта да бозмагыз. Балалар- безнең киләчәгебез. Ә балалар язмышы- безнең кулда. Юлдагы хәвеф- хәтәрләрдән саклыйк без аларны. Тормыш – ул бөек һәм бәясе булмаган бүләк икәнен онытмасак иде!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә

Программа эчтәлеге :Белем бирүче: Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре  белән танышт...

"Сак йөрегез сез юлларда"

Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү....

Сау булыгыз, кошкайлар!

кошлар белән саубуллашу...

Юлда булыгыз уяу!

Балалар бакчасында балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча уен шөгыль...

Сак булыгыз:грипп!!!

Сак булыгыз:грипп!!!...

"Сау булыгыз, кошкайлар!"

“Сау булыгыз, кошкайлар!”Максат:-Балаларның көзге табигать, кошлар турындагы белемнәрен баету;-Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, миһербанлык, сак караш тәрбияләү;-Балаларда бәйрәм рухы тудыр...

Юлда уяу булыгыз

занятие по пдд...