Сау булыгыз, кошкайлар!
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Гильфанова Диния Харисовна

кошлар белән саубуллашу

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlarny_ozatu.docx24.52 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (катнаш төрдәге Актаныш 6нчы балалар бакчасы)

1 квалификацион категорияле тәрбияче Д.Х.Гыйльфанова

2011-2012 уку елы

Максат:

  • Балаларның көзге табигать, кошлар турындагы белемнәрен баету;
  • Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, миһербанлылык, сак караш тәрбияләү;
  • Балаларда бәйрәм рухы тудыру.

Әзерлек:

  • Җырлар, шигырьләр, уеннар өйрәнү;
  • Кошларны танырга өйрәнү;
  • Маскалар ясау, залны бизәү;
  • Презентация эшләү.

Бизәлеше:

  • Сәхнәдә урман күренеше, китүче һәм кышлаучы кошларның рәсемнәре. Балалар залга тезелеп керәләр, урындыкларга утыралар.

Тәрбияче: балалар, хәзер елның кайсы вакыты?

Балалар: көз.

  • Әйе, көз вакыты. Көзнең иң кырыс көннәре. Агачлар үзләренең яфракларын койдылар, урман-кырлар бушап калды. Кояшның сүрән нурлары сүнәр дә, җир-су туңып, кар явар сыман тоела.

Җыр “Көзге җыр”

  1. Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта,

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады инде бездән кошлар,

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

  1. Көз килде.

Үләннәр саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

  1. Зашумели воды

Быстрого ручья.

Птички улетели

В теплые края.

  1. Үтте китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

Җыр “Көз килде”

  • Көзнең шушы кырыслыгы кошлар тормышына да тәэсир итә. Безнең якларга, туган якларына кайткан кошлар җылы якларга китәләр. Бүген без шул кошлар белән саубулашырга, аларны озатырга җыелдык.

  1. Көз ае матур булса да,

Кошларсыз безгә мөңсу.

Кыр казлары, торналарның

Җырлары саубуллашу.

  1. Кыш хәбәрен ишеттереп

Кырыс җил исеп китте.

Язга кадәр саубуллашып

Кошлар да күчеп китте.

  1. Бакчаларны, басуларны

Җырга, моңга күмдек без.

Зарарлы бөҗәкләр чүпләп,

Бик зур эшләр эшләдек.

Ә хәзергә хушыгыз,

Ерак безнең юлыбыз.

  1. Кошлар көньякка төбәлеп

И очалар, очалар.

Әйләнеп кайтырсыз диеп,

Һаваланып очалар.

  1. Безнең дуслар – балалар.

Безне кунак иттеләр.

Җимлек ясап элделәр,

Тәмле җимнәр сиптеләр.

Җыр “Сыерчык”

  • Әйдәгез, балалар, кошлар турында өйрәнгән шигырьләребезне сөйләп, бәйрәмебезне дәвам итик.

  1.   Кыр казлары бүген җепкә тезелеп

Җылы якка таба үттеләр.

Канатларын кагып, саубуллашып

Яз кайтырбыз диеп киттеләр.

  1. Кошлар безнең якын дуслар,

Тимик без кошкайларга.

Һәрчак очып йөрсен алар

Яшәсеннәр һәркайда.

  1. Алтын сары яфракларны

Җилләр саный.

Иртә-кичен суык бабай                                                                                                

Бармак яный.

  1. Сары яфраклар коелды,

Җәйләр үтте, көз җитте.

Тезелешеп җылы якка

Күлдәге кошлар китте.

  1. Тал төбендә куллар болгап

Озатып калдык без дә.

Язын кайтыгыз, кошкайлар,

Туган авылыбызга.

Түгәрәктә бию

  • Кошларның да кешеләр кебек үзләренең туган җирләрен ташлап китәселәре килми. Кошлар үзләре нәрсә әйтерләр икән бу турыда?

  1. Әнә инде юлга чыккан

Торналар да.

Бер үк сүзне кабатлыйлар

Гүя бар да.

Суык бабай арттан җитеп

Харап булмыйк.

Оча торыйк, бара торыйк,

Тор-рыйк, тор-рыйк!

  1. Ак буяулы бер оя бар

Бакчада зур агачта.

Очып килә шул ояга

Сыерчык яз булгач та.

Шунда тора, шунда йоклый,

Шунда бала үстерә.

Матур итеп сузып сайрый

Басып оя өстенә (сыерчыклар очып килә)

Сыерчыгым, нигә китәсең?

Сагынырмын сине киткәчтен.

  1. Көз җитте бит инде,

Мин туңам.

Килгән идем

Җәйге костюмнан.

  1. Очасы юлым ерак,

Ныклы канатлар кирәк.

Сезнең кебек яхшы дуслар

Безгә һәрчак бик кирәк.

  1. Ерак юлларга чыкканчы

Бергәләп уйнап алыйк.

Җыйналыгыз түгәрәккә,

Шаярып, көлеп алыйк.

Уен “Кошлар ояларда”

  • Әйе, җылы якка киткән кошларыбыз исән йөреп, туган якларга әйләнеп кайтсыннар. Ә без сезнең белән бәйрәмебезне дәвам итәбез. Көзен сыерчыклар киткәч, аларның ояларында чыпчыклар яшәп тора. Әйдәгез, хәзер чыпчыклар турында җырлап китәбез.

Җыр “Чыпчык”

  • Балалар, кошлар турында бик күп шигырьләр сөйләдегез, матур җырлар җырладыгыз, мин сезне табышмаклар белән дә сынап карыйм әле.

  1. Гөлдер-гү, гөлдер-гү,

Кызыл тәпи, кемдер бу? (күгәрчен)

  1. Кигән киеме чуар,

Чыр-чырыйк дип чырылдар,

Борчак җыяр, кырда кунар (чыпчык)

  1. Үзе аклы-каралы,

Озын һәм җиз койрыклы,

Җәен далада, кышын салада  (саескан)

  1. Кара жилет, сары күлмәк,

Кара бүреген кияр.

Бертуктаусыз “син-син” ди,

Кайсы кош ул, кем белә? (песнәк)

  1. Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч? (тукран)

  • Балалар, монда калучы кошарыбыз да моңаеп утырмасынар, алар турында да шигырьләребезне сөйләп алыйк.

  1. Килеп кунды тәрәзәгә

Шакылдата шык та шык,

Минем туган көн икәнне

Каян белгән бу чыпчык.

Әни белән кунакларга

Ясый идек пәрәмәч,

Бер пәрәмәч артык бөктем,

Чыпчык кунакка килгәч.

  1. Саескан ак кофта белән

Кара сарафан кигән,

Ала канатында нинди

Яңалык алып килгән.

Тешен кайрый, шакылдата,

Нәрсәдер хәбәр итә,

Ул якында чыркылдаса,

Кунаклар килеп җитә.

  1. Песнәк китми җылы якка,

Бездә ул кышлый,

Аны карлар һәм бураннар

Һич тә куркытмый.

Орлык салганымны күрсә

Ул җимлегенә,

Канатларын җилпи-җилпи

Шундый сөенә.

  1. Тукран һәр агачны

Тук-тук-тук сугып карый,

Көчле һәм очлы борыны

Шундый зур эшкә ярый.

Агач кимергән кортларны

Эзләп чукып бетерә,

Урман докторы булып ул

Бик күп файда китерә.

  1. Песнәк оча, ул ашыга

Тизрәк авылга кайтырга,

Көзен киткән кошлар өчен

Авыл ямен баетырга.

Бию “Приседай”

  • Ә хәзер залда утыручы балаларны да сынап карыйк әле, кошлар турында алар ниләр беләләр икән.
  1. Көз көне җылы якларга китеп, яз кире кайтучы кошлар ничек атала?
  2. Нинди кош көндез йоклый, төнлә оча, кешеләрне куркыта?
  3. Нинди кош җылы яктан беренче кайта?
  4. Нинди кошны урман докторы диләр?
  5. Нинди кош оясын балчыктан ясый?

  1. Көннәр суынды,

Чишмәләр тынды.

Безне калдырып

Кошлар да китте.

  1. Җәй буена тик “кар” да “кар”

Булды бөтен сүзләре.

Кар явуга җылы якка

Сыпырттылар үзләре.

  1. Җырладык та, биедек тә,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Матур итеп уйнап алдык,

Бер дә читенсенмәдек.

Бүгенгә без хушлашабыз,

Бәйрәмне тәмамлыйбыз.

  • Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Нәфис гәүдәле, ялтыравыклы матур каурыйлы кошлар – безнең иң якын дусларыбыз. Аларга озын юлларын исән-имин үтеп кабат безгә кайтуларын теләп калабыз. Ә бездә кышлаучы кошларга салкын кышларны исән-имин үткәрүләрен телибез. Аларга җимлекләр ясап җимнәр салыйк.

Җырлы бию “Гөмбәләр”

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Исәнмесез, кошкайлар!"

Бүген сезнең белән канатлы дусларыбыз – кошлар турында сөйләшербез. Әйдәгез әле искә төшерик, сез нинди кошларны беләсез? Аларның кайсылары безнең якта кышлый? Бүгенге бәйрәмебез күчмә кошлар ту...

Юлда булыгыз уяу!

Балалар бакчасында балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча уен шөгыль...

Хушыгыз, кошкайлар!

Балаларның көзге табигать, кошлар турында булган белемнәрен баету. Кошларга карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү....

Сак булыгыз:грипп!!!

Сак булыгыз:грипп!!!...

"Сау булыгыз, кошкайлар!"

“Сау булыгыз, кошкайлар!”Максат:-Балаларның көзге табигать, кошлар турындагы белемнәрен баету;-Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, миһербанлык, сак караш тәрбияләү;-Балаларда бәйрәм рухы тудыр...

Юлда уяу булыгыз

занятие по пдд...

Юлларда сак булыгыз!

Публикация "Юлларда сак булыгыз!"...