Юлда йөрү кагыйдәләре
методическая разработка (старшая группа) по теме

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл z.s._1.docx33.65 КБ

Предварительный просмотр:

Бәйге “Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәләрен бел!

Алыпбаручы: Исәнмесез! Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар hәм балалар!

Бүген бездә зур бәйрәм – зирәкләр hәм тапкырлар бәйгесе. Буген безнең ясле-бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләрен зирәклектә hәм тапкырлыкта күрсәтәчәкләр. Бәйрәмебезнең  девизы: «Юлда йөрсән бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!»

1 бала: Карап-карап торам да мин

Уйлап-уйлап торам да,

Куркып куям: ай-hай кыен

Йөрулэре урамда!

Урамның теге ягына

Мөмкин түгел үтүе:

Урам тулы троллейбуслар

Машиналар көтуе.

2 бала: Әллэ кайсы җирдән генә

Трамвай,йә машина,

Йә булмаса,мотороллер

Килә- чыга каршыңа!

Йә сызгырта сыбызгысын

Полицияабыйсы.

Йөри белмәсәң урамда,

Ул әллә каян таный.

Алыпбаручы: Бугенге бәйрәмебез юл кагыйдәләренә багышлана hәм ике команда көч сынаша: «Тапкырлар» hәм «Зирәкләр» командалары. Бэйрэмебезнең тагын бер хөрмәтле кешеләре белән таныштырырга рөхсәт итегез-җюри әгъзалары. Аларның да безгә әйтер киңәшләре бардыр, сүзне башта аларга бирик.

Җюри әгъзаларының сөйләве.

Алыпбаручы: Рәхмәт, җюри әфәнделәр, акыллы киңәшләрегезгә! Ярышлар вакытында без аларны, hичшиксез, истә тотарбыз. Ә хәзер командаларга сүз бирик.Рәхими тегез «Зирәкләр»!

«Зирәкләр» капитаны:Безнең команда -«Зирәкләр».

Безнең девиз: «Без ярышта зирәкләр,

Тормышта без кирәкләр,

Без тик фикер йөртәбез

Дусларга без кирәкләр!

Алып баручы: Рәхмәт «Зирәкләр». Рәхим итегез «Тапкырлар»!

«Тапкырлар» капитаны: Безнең команда- «Тапкырлар».

Безнең  девиз: «Юлда йөрсәң бул өлгер,

                      Юл кагыйдәләрен нык бел!

Светофорның hәрбер төсен

Юлның билгеләрен бел!»

Җыр: «Светофорлы юлларда».

Алыпбаручы: Командаларбер-берсен сәләмләделәр. Хәзер бәйрәмебезнең иң  күнелле hәм мавыктыргыч мизгеле-ярышларга күчәбез.

Алда -табышмаклар. Җюри әфәнделәренең бик гадел hәм игътибарлы булуы сорала.hэр дөрес җавап өченбер балл куела.

1.Ике аяклы үгез, маңгаенда куш мөгез(велосипед).

2. Дүрт дөбердек, ике елтырык, бер ыжгырык.

3. Барам- барам очы юк(юл).

4. Колгага асылына, тимергә таяна,

Утыртып чаба теләсә кая (трамвай)

5. Озын-озын йомгакның очына чыккан кеше юк (юл).

6. Урам уртасында тора

Өч кузле бер командир

Yзе -усал, үзе- кырыс,

Yзе безгә- якын дус.

Аның күзләреннән чыга

    Кызыл, сары, яшел ут.

Безгә  чиратлап чәчә ул-

Төрле күздән,төрле ут(светофор)

Өч төрле төстәге башлыклар кигән өч бала уртага чыгып басалар,кулларында кечкенә  кәрҗиннәр.

Кызыл: Иң кырысы-кызыл төс,

Алдында кызыл янса-

Тукта бераз сабыр ит,

Ашыгып алга барма!

Сары: Юлдан тыныч чыгу өчен

Безнең  киңәшне тыңла:

            Көт! Курерсең,сары янар-

Өч төснең  уртасында.

Яшел: Артыннан ук яшел төс

Кабыныр синең  юлда

Әйтер: «Каршылыклар юк,

Курыкмый алга атла».

Алып баручы: Чираттагы уенны светофор тәкъдим итә.Күрәсезме балалар светофор безгә  кечкенә кәрҗиннәр алып килгән. Әйдәгез, әле карыйк нәрсәләр бар икән бу кәрҗиннәрдә (карыйлар).

Уен «Төз ат».

«Стоп» сызыктан аралары 2 шәр метр калдырып 3 төстәге кыршау куела. Иң ерак кыршау-кызыл(10 балл), уртада-сары (7балл), иң якында-яшел(4 балл).

Бию: «Светофор».

Музыка астында ике тычкан керәләр. Таза тычканның кулында портфель. Тычканнар портфельны ачалар да эчендәге юл билгеләрен тараталар. Тычканның  берсе идәнгә  сузылып ята. Юл билгесен иснәп тә,тешләп тә карый.

-Бу нәрсә  микән бу? Сыр дисәң,-сыр түгел, ипи дисәң-ипи тугел.

Икенчесе(тазасы).

-Әйдәле без синең  белән бу  әйберләрне качырып куябыз hәм Леопольдка шалтыратабыз.

Уенчык телефоннан шалтыраталар:

-Леопольд,чык! Куркак  җан!

Сыбызгы тавышы ишетелә. Музыка астында песи керә.

-Иптәшләр! Әйдәгез дус булып яшибез! (Буш сумканы күреп ала).

-Нәрсәләр эшләдегез инде сез? Минем сумкадагы юлбилгеләрен кайда куйдыгыз? Мин хәзер сезнең аркада юл кагыйдәләрен  өйрәнә торган мәктәпкә бара алмыйм.

Таза тычкан:

-Ә безгә ул мәктәп кирәк тә түгел.

Ябык тычкан:

-Эйе,без болай да юл билгеләрен беләбез.

Леопольд:

-Ә сез беләсезме мактанчыклар белән нәрсә булганын? Менә хәзер сезгә балалар җырлап күрсәтер әле.

Җыр «Мактанчык үрдәк».

Тычканнар Леопольдка юл билгеләрен бирәләр.

-Гафу ит, Леопольд! Без яңадан мактанмабыз. Без дә синең белән юл билгеләрен  өйрәнә торган мәктәпкә  барыр идек.

Леопольд:

-Алып барам! Әйдәгез!

Алып баручы:

-Леопольд  дус, тукта  әле. Безнең  балалар белән юл билгеләре турында уен уйнамысыңмы?

Уен: һәр командага 5-әр юл билгесе бирелә,hәр дөрес  җавапка 5-әр балл куела.

Алып баручы: Рәхмәт Леопольд,рәхмәт тычканнар! Ә хәзер без сезгә хәерле юл телибез! Сау булыгыз!

Ә хәзер, балалар,өйгә бирелгән эшләрне тикшерер вакыт  җитте. Һэр командадан бер бала шигырь ятлап килергә  тиеш иде, әйдәгез аларны тыңлап карыйк.

Алып баручы: «Тапкырлар» командасы,рәхимит.Роберт  безгә Рәшит Бәшәрнең «Кызыл ут» шигырен сөйләр.

Бу ни хикмәт, тамаша:

Янып тора кызыл ут,

Малай чыга юл аша.

Ачуланды светофор

Yрелде дә малайның,

Алма кебек кызартып,

Борып алды колагын:

-Йөри,йөри кыланып,

Машинаны ек тагын

Бу ни булды тукта ле-

Кызыл колакны күреп,

Машиналар туктады.

Җыр: «Помидор-светофор».

Алыпбаручы: «Тапкырлар» командасыннан Ислам  безгә РөстәмМингалимнең «Бүләк» шигырен сөйләр.

Басып тора багана,

Бер аяклы багана,

Өлкәннәргә эндәшә,

Эндәшә hәр балага,

Менә сезгә багана?!

Күзе белән эндәшә,

Авызы булмаганга,

Багананың өч күзе,

Өч күзендә –өч сузе

Берсе аның  кызыл күз,

Икенчесе-сары күз

Өченчесе-яшел күз

Өч күздәге өч    сүзне

hәр бала да беләдер

Безнең  песи дә белә,

Сезнеке дә беләдер

Белгәннәргә  бүләгем-

Булсын  әле бу шигырь.

Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер мин үз яныма капитаннарны чакырам.

1 бирем: юл билгеләрен яса(«Алдакуркынычборылыш», “Тугәрәк буенча хәрәкәт( әйләнмәлехәрәкәт)”. Дөрес  җавап рәсемгә 6 балл.

2 бирем: ике капитанга да икешәр сорау, hәр дөрес  җавапка 6 балл.

    1.Тротуар булмаган  җирдә  каян йөрергә?

2. Светофор кем өчен командалар бирә?

    3. Урам нинди  өлешләргә  буленә?

    4. Машинаның  унга борылганын каян белеп була?

Җюри әгъзалары командаларнын очколарын саный, ә балалар шул арада шигырьләр сөйли.

Юлда йөрсәң, бул өлгер.                      Юл читендэ ни анлаткан

Юл кагыйдәләрен нык бел.Рәсем басып торганын

Светофорның  hәр бер төсен.Барысын белергә  тырыш

Юлның  билгеләрен бел.Дусларыңнан сораштыр!

Нәрсә  өчен светофорның

Сиңа күзен кысканын

Нәрсә өчен полиция

Өскә  таяк сузганын

Зур теләк белән  өйрән син,

Өлкәннәрне карап тор.

Машина узганын көтми-

Йөгермә  син тизерәк,

Моны белү hәр балага

Кайда йөрсә дә кирәк.

Җюри әгъзаларынасүзбирелә. Дипломнар таратыла.

Җыр: «Юллар уңсын».


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!

Хәзерлек төркеме белән үткәрелгән шөгыль...

Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган зурлар төркеме өчен чара: “ “Шалкан” әкиятендә кунакта”

Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен төрле фаҗигалардан саклану турында өйрәнү hәм белемнәрен ныгыту максатыннан ""Шалкан" әкиятендә кунакта" зурлар төркеме өчен сценарий....

Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү әлифбасы!

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...