Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.
план-конспект занятия по обж (старшая группа)

Низамова Ляля Минсалиховна

Максат:

1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.

2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.

3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү. Сәнгатьле сөйләм телен, артистлык сәләтләрен үстерү.

 

Җиһазлау: “Юлда булсаң – бул өлгер , юл кагыйдәләрен бел!” дигән плакат, транспорт төрләре рәсемнәре, юл билгеләре рәсемнәре, светофор макеты, уенчык машиналар, балалар рәсемнәреннән күргәзмә. Магнитофон язмасында кошлар тавышы, “Светофор” җыры (Алмаз Хәмзин шигыре, Фирзәр Мортазин көе); урамда машиналар хәрәкәте тавышы, машина бәрелгән тавыш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yul_yoru_kagyydlren_oyrtu_buencha_kurstm_eshchnlek.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

Юл  йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек.

Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-   юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат:

1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.

2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.

3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү. Сәнгатьле сөйләм телен, артистлык сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: “Юлда булсаң – бул өлгер , юл кагыйдәләрен бел!” дигән плакат, транспорт төрләре рәсемнәре, юл билгеләре рәсемнәре, светофор макеты, уенчык машиналар, балалар рәсемнәреннән күргәзмә. Магнитофон язмасында кошлар тавышы, “Светофор” җыры (Алмаз Хәмзин шигыре, Фирзәр Мортазин көе); урамда машиналар хәрәкәте тавышы, машина бәрелгән тавыш.

Эшчәнлек барышы:

Шүрәле. Туйдым шушы кара урманнан! Һаман бер үк күренеш: йөреп чыга алмаслык куе агачлар, эч пошыргыч хайваннар, канэчкеч бөҗәкләр. Авылда да булганым бар. Анда да әллә ни юк, әле анда теге Былтыр исемле куркыныч егет бар җитмәсә.

Сөйләгән иделәр миңа,

Матур шәһәр турында.

Тик әтием Шүрәле

Һаман мине кисәтә:

“Анда яши кешеләр,

Явыз Былтыр кебекләр”.

Тик, баребер хыялланам

Килә шәһәр күрәсе,

Дөнья белән танышасы,

Мин бит заман баласы.

Барыйм әле, барыйм, шәһәр күрим (Чыга).

Балалар керәләр, ярымтүгәрәк ясап утыралар

Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган кичәбезне башлыйбыз. Кунакка юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәре дә килергә тиеш. Ул безне бик күп билгеләр белән таныштырыр, юлда үзеңне ничек дөрес тотарга икәнен өйрәтер.

(Шул вакыт машиналар тавышы, каты итеп сигнал биргән тавышлар ишетелә. Шүрәле йөгереп керә, артыннан юл хәрәкәте хезмәткәре, шофер керәләр).

Шүрәле:

Йөгерә, йөгерә бара идем

Алга да карамыйча,

Килеп чыкты бер машина

Торам мин аңламыйча.

Мине бәреп китә язды

Көчкә читкә тайпылдым,

Зур бәладан котылдым дип

Бик озак өнсез тордым.

Шофер: Әллә яшәп туйдыңмы?

Шүрәле: (елый) Нишлим соң? Нигә мине таптата яздың соң?

Шофер: Йөри белмисең бит, машина астына керәсең. Юлда йөрергә өйрән, зур үскәнсең, акылың юк (Китә).

Юл хәрәкате хезмәткәре: 

Кем гаепле? Нигә мондый

Фаҗигаләр еш була?

Чөнки бик күп балалар

Юл кагыйдәләрен боза.

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз шәһәр урамында йөрүләре безгә җиңелме, әллә авырмы?

1 нче бала:

Карап-карап торам да мин

Уйлап- уйлап торам да

Куркып куям: ай-һай кыен

Йөрүләре урамда.

2 нче бала:

Урамның теге ягына

Мөмкин түгел үтүе:

Урам тулы троллейбуслар,

Машиналар көтүе.

3 нче бала:

Әллә кайсы җирдән генә

Трамвай, йә машина чыга.

Йә булмаса, мотороллер

Килеп чыга каршыңа!

4 нче бала:

Йә сызгырта сыбызгысын

Милиөионер абый.

Йөри белмәсәң урамда,

Ул әллә каян таный.

5 нче бала:

Ялт чыгасың тротуарга-

Сизелми дә калына!

Бигрәк авыр шул шәһәрдә

Авыл балаларына!

Шүрәле: Нишләргә соң инде? Минем бик тә шәһәрне күрәсем килгән иде. Әле миңа гына түгел, балаларга да авыр икән шәһәр урамында йөрүе.

Юл хәрәкәте хезмәткәре:

Мин-ЮХИДИ хезмәткәре,

Юлларда сакта торам.

Юлларда сез йөрегез,

Һәрвакыт имин-исән

Балалар, узган килүемдә мин сезгә бер булган хәл сөйләгән идем, әйдәгез Шүрәлегә сөйләп күрсәтик әле.

(Музыка уйный, Тавык кызы Чебикәй юлда уйнап йөри)

6 нчы бала: Тавык кызыЧебикәй

Олы юлда уйнаган.

Чебикәй:         Миңа беркемдә тими (Чеби уйнап йөри, җим чүпли, биеп ала)

6 нчы бала: Ул шулай дип уйлаган.

Чеби туйганчы уйнап,

Күбәләкләр куган ди.

Шул арада кич җитеп,

Караңгы да булган ди.

Фара утын кабызып,

Уза ди машиналар...

Балалар бергэ: “Пип-пип!- дип,-

Олы юлдан кит-кит!”- дип.

Тавык кызы Чебикәй

Бер дә колак салмаган.

Уйламый йөри-йөри

Машинага тапталган.

(Машина бәрелгән тавыш, ашыгыч ярдәм машинасы тавышы)

“Ашыгыч ярдәм” машинасы Чебине алып китә.

Шүрәле: Ай-ай-ай! Шәһәрдә бигрәк куркыныч икән. Мин урманда көне-төне саф һавада, дусларым белән рәхәтләнеп яшим икән бит.

Юл хәрәкәте хезмәткәре: Әгәр юл кагыйдәләрен белсәң, бер дә куркыныч түгел ул. Менә бераз юл кагыйдәләре билгеләрен карап искә төшерик әле.

(Светофор макеты каршына киләләр)

Шүрәле:         Ә монысы нәрсә инде?

Басып тора багана

Өлкәннәргә эндәшә

Эндәшә һәз балага

Менә сезгә багана?!

7 нче бала:

Багананың өч күзе.

Өч күзендә өч сүзе.

Берсе аның – кызыл күз,

Икенчесе – сары күз,

Өченсесе – яшел күз.

8 нче бала:

Урамнарны күзәтә,

Узганнарны кисәтә.

Янып тора өч күзе,

Күреп тора өч үзем,

Әйтеп тора өч сүзне:

-Кузгалма!-ди кызыл күз.

-Сабыр!- дия сары күз.

-Ярый!-дия яшел күз.

Тәрбияче: Светофор белән биеп алыйк әле. (Балалар “Светофор биюе” бииләр)

Шүрәле: Моннан ары мин дә, светофорга гына карап йөрермен.

Балалар юл билгеләре тотып тезелеп басалар.

Шүрәле: Кара әле абый, сездә агачлар да нинди сәер, үзләре ботаксыз.

Юл хәрәкәте хезмәткәре: И-и, Шүрәле,бу бит агачлар, ә юл билгеләре. Алар халыкны, шоферларны хәвеф-хәтәрләрдән кисәтә.

1 нче бала:

Юл кырыена тезелгән

Төрле-төрле билгеләр.

“Безне танып беләсеңме”

Әгәр белсәң эйт”,- диләр.

2 нче бала:

Бу билгене күрсәләр,

Шоферлар уйланалар.

Димәк, тиздән мәктәп бар,

Игътибарга алалар.

3 нче бала:

Юлда туктап ял итәргә

Урын кирәк һәркемгә.

Җавап эзләп аптыратмагыз

Таныш билге бу безгә.

4 нче бала:

Бу билге-шундый билге:

Сине саклый, җәяүле!

Чыгабыз бергә-бергә

Без юлны шушы җирдә.

5 нче бала:

Бу билгене күрүгә,

Барысы да шатлана.

Димәк, кирәк вакытта

Мөмкин тамак ялгарга.

6 нчы бала:

Бергә булса да,

Ялгыз булса да

Урамда йөрсен

Дөрес һәр бала.

Шүрәле: Ай-яй, балалар, бигрәк күп беләсез.

Тәрбияче: Табышмаклар эйтсәк, белерсеңме икән, Шүрәле?

  1. “Тыр-р” дисәң, туктамый,

“На-а” дисәң, атламый,

Печән салсаң, ашамый. (трактор)

Шүрәле: Әллә бу Былтырның атымы, әллә монда килгәнме?

Бала: Юк, Шүрәле, бу трактор (рәсемен күрсәтә)

  1. Бу машина еш кына

Кинәт бәйдән ычкына,

Йөрәкләргә шом салып,

Елый-елый кычкыра. (янгын сүндерү машинасы)

Шүрәле: Әллә Былтырның аты чабамы?

Бала: Бу янгын сүндерүче машина. (рәсемен күрсәтә)

  1. Ә бу нинди машина-

Җир казырга ашыга?

Йөрми ул кирәксезгә:

Җир казый көрәксез дә. (экскаватор)

Шүрәле: Минем урманымда җир казыйлармы? Нинди машина соң ул?

Бала: Экскаватор ул. (рәсемен күрсәтә)

Шүрәле: Машиналар кешеләргә зур ярдәм күрсәтәләр икән. Шәһәр нинди зур! Урмандагы кебек монда адашырга мөмкин ич. Шәһәрдәге йортларның монда саны юк. Машиналарның иге-чиге юк. Әмма мин яхшы төшендем: “Сау-сәламәт булыр өчен, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк!”

Юл хәрәкате хезмәткәре:

Әти белән әниеңне

Кайгылардан сакла син

“Юл фәне әлифбасы”ның

Һәр билгесен ятла син.

Светофорның һәр әмерен

Тиешенчә үтә син.

Йөзгә кадәр яшәрсең

Имгәнүләр курмәссең

Юл йөрү кагыйдәләрен

Онытма син кич-иртә.

Әти-әниең синең

Сау кайтуыңны көтә.

Балалар “Светофорлы юлларда” җырын җырлыйлар.

Юл хәрәкате хезмәткәре: Ярый, балалар, сезгә имин йөрүегезне теләп, без Шүрәле белән китик инде. Мин аны кулына менә шушы китапны тоттырып, урманына озатып куйым.

Тәрбияче: Балалар, Юл хәрәкәте хезмәткәре белән Шүрәленең безгә тагын килүләрен көтеп калырбыз.

Кичә тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Сценарий “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”

Сценарий "Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!" 2-3 яшьлек балалар өчен....

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел”

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел” Шәһәр күләмендәге методик берләшмәдә уздырылган тәрбияви чара. (Зурлар төркеме балалары өчен)...

"Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!"

Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне гаилә белән бергә алып бару иң актуаль проблемаларның берсе булып тора. Без -тәрбиячеләр әти-әниләр арасында  әнгәмәләр алып бару белән беррәттән,...

"Юлда булсаң бул өлгер,юлның кагыйдәләрен бел!"

юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау....