Сценарий “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”
консультация (младшая группа) по теме

Кашапова Алсу Салимзяновна

Сценарий "Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!" 2-3 яшьлек балалар өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл кагыйдә4.23 КБ
Файл kagyyd.docx4.23 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”

Т: Исәнмесез! Хәерле, кояшлы иртәләр телим мин сезгә балалар!

Б: Исәнмесез!

Т: Балалар, карагыз әле, сезнең янга килгәндә юл кырында елап утырган аю баласын күреп алдым. Аю юл кагыйдәләрен өйрәнмәгән, шунлыктан дөрес итеп юлда йөри белми.

Аю: Әйе шул, юл кагыйдәләрен өйрәнгәндә мин аларны кирәкми диеп уйлый идем. Ә хәзер юлда йөри алмыйм. Машиналар бик күп йөреп торалар, ә мин юлның икенче ягына чыга алмыйм. Сез миңа өемә кайтып җитәргә булыша алмассыз микән?

Б: Булышабыз.

Т: Без әле балалар белән сина юл кагыйдәләрен дә өйрәтербез. Шулаймы балалар?

Б: Әйе.

Т: Әйдәгез, аюны өенә озатыйк. Әти- әнисе бик борчыладыр.

( Юл рәсеме ясалган, светофор)

Т: Без парлашып бер-бер артлы барачакбыз. Сез әлегә кечкенә, юлны үзегезгә генә чыгарга ярамый. Игътибарлы булыгыз.

Б: Ярар.

Аю: Мин барысында игътибар белән тыңлаячакмын, өйрәнермен.

( Музыка астында балалар йөриләр)

Т: Менә без чат башына да килеп җиттек.

Светофор: -Исәнмесез! Балалар, сез мине таныдыгызмы?

Б: - Исәнмесез! Әйе таныдык, син - светофор!

Светофор: Ә сез минем турыда ниләр беләсез?

1 бала

Кызыл әйтә: “Тукта,

 Юл ябык, ашыкма!”

2 бала

Сары төс әйтә: “Игътибар,

 Як-ягыңа син каран.

3 бала

Яшел төс әйтә: “Юл ачык,

 Юл аша курыкмый чык”.

Светофор: Булдырдыгыз, барысында бик дорес эйттегез. Сезнең өчен юл ачык рәхим итеп чыгыгыз.

Б: Рәхмәт.

Аю: Моннан соң мин дә юлны светофорга карап кына чыгачакмын. Кызыл төс янса туктармын, сары төстә әзерләнермен һәм яшел төс янгач кына юлны чыгармын.

(“Светофор” җыры башкарыла.)

Светофор булса

 Урам чатында,

 Игътибар белән

 Син аны кара.

 Янса кызыл ут,

 Тукта шунда ук.

 Алга барырга димәк

 Һич юл юк.

 Сары ут янса, игътибарлы бул,

 Урамда әле ачык түгел юл.

 Яшел ут янды, сиңа юл ачык,

 Ашыкмый гына урам аша чык.

Т: Булдырдыгыз. Әйдәгез, балалар, “Светофорның төсләрен урнаштыр” дигән уен уйнап алыйк.

 (Дидактик уен уйнау: балалар саны буенча кара картоннан светофор макеты, кызыл, сары, яшел түгәрәкләр өләшү . Балалар светофорның макетына төсләрне дөрес итеп урнаштыралар).

Т: Рәхмәт сезгә. Әйдәгез юлыбызны дәвам итик.  Балалар, кешеләр йөри торган юл тротуар дип атала. Без тротуардан барабыз. Кемнең исендә калды, җәяүле кешеләр йөри торган юл ничек дип атала?

Б: Тротуар.

Т: Дөрес. Менә без аюның өенә дә килеп җиттек.

Аю: Рәхмәт сезгә бик зур. Мин моннан соң юл кагыйдәләрен өйрәнәчәкмен, сездән алган белемнәремне онытмам.

Т: Юлда булсан, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел”

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел” Шәһәр күләмендәге методик берләшмәдә уздырылган тәрбияви чара. (Зурлар төркеме балалары өчен)...

"Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!"

Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне гаилә белән бергә алып бару иң актуаль проблемаларның берсе булып тора. Без -тәрбиячеләр әти-әниләр арасында  әнгәмәләр алып бару белән беррәттән,...

"Юлда булсаң бул өлгер,юлның кагыйдәләрен бел!"

юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау....

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...