“Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел.”
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Салахова Эльвира Баграмовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yulda_yoruzanyatie.docx19.51 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  “Юлда булсаң бул өлгер,

             Юл  кагыйдәсен  нык бел.”

Максат: Балаларның юл билгеләрен, кагыйдәләрен белүләрен ныгыту; урам хәрәкәте кагыйдәләре турындагы  мәгълүмәтен ныгыту; игътибарлыкларын үстерү; бер-берсенә ярдәм итеп бөтен бер команда җиңүе өчен уйнарга өйрәтү; беренче ярдәм күрсәтергә кирәклеген төшендерү; күңел күтәренкелеге , яхшы кәеф булдыру.

           Барышы:

А.Б.     Хәерле көн кадерле кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм, зирәкләт һәм тапкырлар бәйрәме. Бәйрәмнең девизы: “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

          Шатлыклар балкый йөздә,

          Бүген бик күңелле көн

          Тапкырларны һәм зирәкләрне

           Табып бирәчәк бу көн.

                                   Рәхим итегез түргә,

                                   Күптән көтәбез Сезне,

                                   Тапкырлыкка, зирәклеккә

                                   Өйрәтерсез дип безне!

Бүгенге бәйрәмдә безнең 2 команда катнаша. Аның берсе “Кояшкай”, икенче команда “Салават күпере” исемендә ярышачак. Бәйрәмебезнең тагын бер хөрмәтле кешеләре белән танышырга рөхсәт итегез – жюри членнары. Аларның да безгә әйтер киңәшләре бардыр, сүзне аларга бирик.

1  Капчык белән төгәл бәреп

   Җиңүче булып була.

  Ә бит уйлап җавап бирсәң

  1 булып була.

                                     2  Күзең белән кара син,

                                         Күңелең белән уйла син.

                                        Ашыгып уйлап фикерне

                                       Ялгыш әйтеп куйма син.

                                      Уйла җитез, уйла тиз.

                                      7 кат үлчә, 1 кат кис.

А.Б. Рәхмәт акыллы киңәшләрегезгә! Ярышлар вакытында без аларны һичшиксез истә тотарбыз. Ә хәзер командаларга сүз бирик. Рәхим итегез “Салават күпере” командасы.

Безнең команда:”Салават күпере”

Безнең девиз:”Без ярышта зирәкләр, тормышта без кирәкләр!”

Безнең җыр: “Светофор”

А.Б. Рәхмәт “Салават күпере” командасы. Рәхим итегез “Кояшкайлар”

Безнең команда: “Кояшкай”

Безнең девиз: “Юлда йөрсәң бул өлгер,

                          Юл кагыйдәсен нык бел!”

Безнең җыр: “Светофорлы юлларда”

Командалар бер-беосен сәламләделәр,хәзер бәйрәмнең иң күңелле һәм мавыктыргыч мизгелләре – ярышларга күчәбез. Алда табышмаклар. Һәрбер командага 3-әр табышмак.

“Кояшкайлар” сездән башлыйбыз.

1 Колгага асылына, тимергә таяна, утыртып чаба теләсә кая? (трамвай)

2 “Салават күпере”нә  2 аяклы үгез, маңгаенда куш мөгез? (велосипед)

3 “Кояшкайлар”   4 дөбердек, 2 елтырык, 1 ыҗгырык? (автомобиль)

4 “Салават күпере”   Урам чатында тора 3 күзле 1 багана? (светофор)

5 “Кояшкай”  Барам-барам очы юк? (юл)

6 “Салават күпере”  Озын-озын йомгакның очына чыккан кеше юк? (юл)

Тапкыр бабай керә.

А.Б.                             Илләр гизеп безнең  янга

                                   Тапкыр абзый килгән икән

                                   Аның серле янчыгында

                                    Ниләр барын белсәң икән?!

Тапкыр бабай            Капчыктагы әйберләр

                                    Гади түгелләр алар

                                    Бик кызык табышмаклар,

                                   Төрле-төрле җаваплар.

                                   Туктагыз, карыйм әле,

                                   Сезгә ниләрем бар икән.

Мин сезнең юл билгеләре турындагы белемнәрегезне тикшереп карыйсым килә.Сезнең алдыгызда юл билгеләре. Сез аларны дөрес итеп атарга тиешсез. Башлыйбыз “Кояшкайлар”дан (3 шәр билге күрсәтелә)

Тапкыр бабай. Белемнәрегез бик күп  икән, зирәк икән үзегез. Акыллы  һәм матур булсын сезнең һәрбер көнегез!

А.Б. Безнең балалар бик күп шигырьләр дә өйрәнделәр.

 1     Светофорны күптән беләм!

         Кызыл күчен ача ул,

        Туктарга бит куша ул.

        Яшел болай әйтә:

       -кузгал юлга, дус,әйдә.

2      Әгәр бәла килмәсен дисәң,

       Урамда игътибарлы бул!

       Юл кагыйдәсен үтә

      Барсын да яттан бел!

3    Хәрәкәт кагыйдәсен

      Без барыбызда беләбез

      Өйрәнегез кечкенәләр һәм зурлар

      Әгәр бик теләсәгез.

4    Шау-шулы урам чатында

      Машиналар бихисап

      Юл кагыйдәсен белмәсәң

      Түгел шул чыгу ансат.

Тапкыр бабай. Ә хәзер уен уйнап алабыз.Игътибарлы булыгыз. Әгәр җәмәгать транспорты икән – чүгәлисез, булмаса – басасыз.

Автобус – чүгәлиләр,

Камаз – басалар, һ.б.

Тапкыр бабай. Рәхмәт сезгә балалар! Мин әле тагын килермен, хәзерләнеп торыгыз. Күп нәрсәләргә өйрәнегез, ә хәзергә хушыгыз.

А.Б. Ә хәзер һәрбер командага 4 сорау бирәм. Игътибарлы булыгыз.

1 Автобусның кайсы ишегеннән керергә кирәк?

2 Светофорда зәңгәр төс кайда урнашкан?

3 Кызыл өчпочмак эчендә нинди билгеләр була?

4 Кызыл түгәрәк эчендә нинди билгеләр була?

5 Тротуар булмаган юлларда кайсы яктан барырга кирәк?

6 Сары төс светофорда кайда урнашкан?

7 Юл аша чыкканда кайсы якка карарга кирәк?

8 Автобус шоферлары үзенең пассаҗирларын ничек күрә?

А.Б. ә хәзер бераз ял итеп биеп алабыз. Бию “Светофор”

Регулировщик. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез олылар! Сездә бүген тапкырлар һәм зирәкләр ярышы дип ишеттем. Сез юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы беләсез, ахры. Сезгә бер йомышым бар иде. Юл билгеләре илендә сихерле, юньсез кеше юл билгеләрен ертып бетергән. Хәзер анда төрле юл фаҗигаләре булырга мөмкин. Сез шул юл билгеләрен төзеп бирә алмассызмы икән?

Уен “Юл билгеләрен төзе”

Акбай белән аю керә. Акбай җырлап бара.

       Песи-песи-пескәем, мамык синең өскәең

       Бигрәкләрдә нәни шул, минем иркә пескәем. (бәреләләр)

Регулировщик.  Игътибар! Игътибар! Юлда зур юл һәлакәте булды.

А.Б. - Бәлагә тарыгач нәрсә эшләргә кирәк?

        - Бу очракта ничек ярдәм итеп була?

        -  Нинди телефон аша ашыгыч ярдәм машинасын чакырып була?

А.Б. - Алло! Исәнмесез! Үзәк урамында юл һәлакәте булды. Зинһар өчен ярдәм итегез.

03    - Исәнмесез! Кемнәр юл кагыйдәләрен белми?

Акбай белән аю. Без бик ялгышканбыз. Юл йөрү әлифбасын өйрәнергә сүз бирәбез.

Регулировщик. Әйе, сез бик нык ялгышкансыз шул.Юл  хатаны гафу итми! Сез беренче ярдәм алганнан соң, юл кагыйдәләрен өйрәнү мәктәбенә барырбыз. Хушыгыз!

А.Б.  Ни өчен Акбай  һәм аю белән шундый хәл килеп чыкты?

- велосипедтта 14 яшь тулгач кына машина юлыннан йөрергә ярый;

- артка  кеше утыртырга ярамый;

- җырлап йөрергә ярамый;

- юлда  игътибарлы булырга кирәк.

А.Б.  Безнең Акбай белән аю дустыбыз юл кагыйдәләрен өйрәнә торсыннар, ә без бәйрәмебезне дәвам итәбез.

Һәрбер командага да өй эше – шигырь өйрәнергә кушылган иде.

“Кояшкай” командасы  - Р. Миңнуллин “Светофор”

“Салават күпере” командасы – Л. Лерон “Светофор – тәмлетамак”

А.Б. Булдырдыгыз! Ә хәзер минем янга капитаннарны чакырам.

“Кояшкай” командасы- тимер юл транспортын

“Салават күпере” командасы – су транспортын санап чыгарга кирәк.

А.Б. Безнең бәйрәмебез ахырына якынлаша.

               Әти-әни, әби-бабай

               Кыз һәм малай һәммәсе

Бергә:    Бердәй белсен һәм үтәсен

              Юл йөрү кагыйдәсен!

Җыр:    “Игътибарлы булсак тик”

Сүзне  жюригә бирәбез  ( ярышлар нәтиҗәсе белән таныштыру).

Балалар маршка атлап залдан чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Сценарий “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”

Сценарий "Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!" 2-3 яшьлек балалар өчен....

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел”

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел” Шәһәр күләмендәге методик берләшмәдә уздырылган тәрбияви чара. (Зурлар төркеме балалары өчен)...

"Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!"

Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне гаилә белән бергә алып бару иң актуаль проблемаларның берсе булып тора. Без -тәрбиячеләр әти-әниләр арасында  әнгәмәләр алып бару белән беррәттән,...

"Юлда булсаң бул өлгер,юлның кагыйдәләрен бел!"

юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау....

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...