“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел”
материал (старшая группа) на тему

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел”

 Шәһәр күләмендәге методик берләшмәдә уздырылган тәрбияви чара. (Зурлар төркеме балалары өчен)

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yulda_yorsn_-_bul_olger.docx41.75 КБ

Предварительный просмотр:

           

                Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

 башкарма комитетының  

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

“Юлда булсаң – бул өлгер,

юл кагыйдәсен нык бел”

 Шәһәр күләмендәге методик берләшмәдә уздырылган тәрбияви чара.

(Зурлар төркеме балалары өчен)

  .

 

 

Төзеделәр:  64 нче балалар

бакчасы тәрбиячеләре:

Мифтахова Г.И., Гимазетдинова Р.А.

Музыка җитәкчесе:

Шайдуллина Ф.Ш.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

2016 ел.

Максат: Балаларны юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, балалар катнашында булган һаләкәтләрдән сакланырга өйрәтү, кисәтү.

Бурычлар:

-Юл билгеләре, транспорт төрләре турында белемнәрен камилләштерү.

- Уен аша балаларны юлларда очрый торган киеренке хәлләрне чишәргә күнектерү.

- Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген барлык балаларга аңлату.

Методик алымнар: 

Сораулар, уеннар, киеренке хәлләрне чишү, слайдлар, рәсемнәр карау, гомумиләштерү, әкият сәхнәләштерү.

Алдан үткәрелгән эш:

Балалар белән юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен искә төшереп тору; әти – әниләр белән берлектә “Күргәзмәбез кисәтә!” темасына стенгазеталар ясау; җырлар, бию, шигырьләр өйрәнү; конспект буенча слайдлар төзү, уеннар ясау, геройлар өчен киемнәр булдыру.

Җиһаздау:

“Юлда булсаң – бул өлгер,  юл кагыйдәсен нык бел” , “Хәерле юл” плакатлары, светофор макеты, шарлар, махсус транспорт төрләре; тыючы, күрсәтүче, кисәтүче юл билгеләре рәсеме; урман һәм шәһәр күренешләре һ.б.

Катнашучылар:

Алып баручы, балалар, Мырау, Светофор, урман җәнлекләре.

Чараның барышы:

БАЛА:Борын-борын заманда,

Урманда бер аланда,

Керпе  юлдан барганда,

Абынган бер әйбергә

Яхшы итеп карагач,

Тапкан әйбер – искиткеч,

Алай бор да, болай бор

Тапкан табыш – СВЕТОФОР.           (Җәнлекләр чыга)

Җәнлекләр җыелышкан

Ай-һай килгән табыштан.

Беренче булып керпе,

Төпләп   сүзгә    кушылган:     (светофорның ике ягына басалар)

КЕРПЕ: Әгәр дә светофорның

Уты, җебе булмаса,

Ерактан ук килгән мәлгә

Бер дә янып тормаса,

Бернигә  кирәк түгел,
Карарга   ярамый ул!

БҮРЕ. Светофорның  эшләвеннән

Бернинди мәгънә  дә  юк.

Куян артыннан йөгерсәм

Миңа ут кирәк түгел.

КУЯН.Мин дә,бүредән  качканда

Алга гына элдертәм,

СВЕТОФОРны күзәтергә,

Бөтенләйгә   өлгермәм.

ТӨЛКЕ.Тәртип безнең  бу аланда

Гел үзебездән  тора.

Урманда ГАИ посты

Кирәк  микән?! Ул нигә?

CУКЫР ТЫЧКАН. Юл асты юлларын,

Үз-үземә  мин ясыйм.

Күзләрем  начар күрсәдә,

Дусларымны мин таныйм.

ЯБАЛАК.Миңа да ул кирәкми,

Очам мин бик-бик ерак.

Күзләре  янган вакытта

Ябалакка ник кирәк?!

  А.Б.Эштәнчыккан СВЕТОФОР

Тыңлап-тыңлап торды да:

СВЕТОФОР: Монда минем кирәгем юк,

Китим юллар чатына.

Миңа анда тормыш рәхәт

Басып торам тын гына.

Юлларга ялт иттареп

Утларымны кабызыйм.

Төрле  төстәге   утларны

Бөтен юлларга ягыйм.

-Кадерле җәнлекләр,мин сезне сәяхәткә чакырам.Шәһәргә барасыгыз киләме? (әйе.) Анда урамнар,машиналар,юл билгеләре белэн танышырсыз.Юлда бик игътибарлы булырга кирәк.Игътибарлы буласызмы?Алай булгач, киттек!Юлда жырлап барыйк.

Жыр “Күңелле сәяхәт”

СВЕТОФОР: Менә килеп тә життек! Хәерле көн балалар һәм кунаклар!

КУЯН : Ә без нинди шәһәргә килдек?

БАЛА: Тубән Кама шәәренә, 64 “Сөембикә” балалар бакчасына.

СВЕТОФОР: Балалар,сез мине таныйсызмы? Юл кагыйдәләре белән танышмы?

1бала:                            (уртага чыгалар)

«Cөембикә» бакчасында

Барсын да өйрәнәбез.

Юлның кагыйдәләрен

Без бик яхшы беләбез.

2бала:

Юлның кагыйдәләрен

Биш бармактай беләбез.

Кайчагында туры килә –

Әниләрне өйрәтәбез.

3бала:

Әниләр дә кайвакытта,

Онытып жибәрәләр,

Вакыт юк, дип ашыгып

Кызыл утка керәләр.

4бала:

Шул вакытта мин үземне

Зур булгандай хис итәм.

Әниемә юл кагыйдәләрен

Җентекләп сөйләп бирәм. 

Алып баручы:

Әйе, балалар, юл йөру кагыйдәләрен белү бик мөһим!

Ә хәзер әйдәгез, автобуска утырыйк та, шәһәребез урамнарын күзәтик. Безнең җәяүлеләр юл йөрү кагыйдәләрен беләләр микән?Автобуска утырыр өчен сорауларга җавап бирергә кирәк.Сез әзерме?

Уен «Тыңла.Уйла.Җавап бир».(Мольбертта 8 карточка куелган була. Сорауга җавап бирүгә карточкаларны берәм-берәм әйләндереп куярга. Ахырдан ХӘЕРЛЕ ЮЛ дигән язу барлыкка килә).

        Сораулар:(Җаваплары интерактив тактада күрсәтелә)

  1. Нәрсә ул юл? (Транспорт хәрәкәт итә  торган урын)
  2. Транспорт светофоры  , җәяүлеләр светофорыннан  нәрсә белән аерыла? (Җәяүлеләр светофорында ике төс — кызыл һәм яшел,

ә транспорт светофорыда өч  төс — кызыл, сары, яшел)

  1. Светофор нигә кирәк? (Юллардагы хәрәкәтне көйләү өчен)
  2. Җәяүле сукмагы кемнәр өчен? (Җәяүлеләр өчен)
  3. Шәһәр урамына нәрсәләр керә? (Юллар, парклар, өйләр, ишек аллары, кибетләр һ.б.)
  4. Тыючы билгеләр нинди формада була? (Түгәрәк формасында)
  5. Кисәтүче билгеләр нинди формада? (Өчпочмак формасында)

Дидактик уен “Дорожные знаки”.(Уен рус телендә утә)

Алып баручы:Әйе, балалар, юл йөру кагыйдәләрен белү бик мөһим!Ә хәзер әйдәгез, автобуска утырыйк та, шәһәребез урамнарын күзәтик.

Бию: "Шофер буласым килә"

(Балалар автобуста барганда, туп тибә-тибә юлга Мырау килеп чыга, чак кына автобус астына керми кала.)

Алып баручы:

Юлда йөри белмисеңме әллә син? Чак кына баләгә юлыкмадың бит…

Мырау:

Кая барасыз соң, монда сез гаепле…

5бала:

Машиналар юлыннан йөрергә, туп белән уйнарга ярамый!

1бала :

Син юлдаүзеңне тота белмисең. Сиңа өйрәнергә кирәк булачак!

Мырау:

Минем өйрәнәсем килми (утыра). Беләсегез килсә, мин аларсыз да яши алам, юкка баш ватып утырганчы… Ничек телим, шулай йөрим, вот!

Алып баручы:

Бугенге кебекме? Чак исән калдың бит!

2бала:

Син хәтта юл аркылы да чыга алмыйсыңдыр әле.

Мырау:

Минме? Сез мине бөтенләй надан дип уйлыйсыз, ахыры (сикереп тора). Юл аркылы чыга беләсеңме имеш (мыскыллап курсәтә). Ничек белмәскә, менә шулай (сикереп күрсәтә).

Алып баручы:

Балалар, Мырауга ярдәм кирәк. Ул бөтенләй бернәрсә дә белми. Ягез әле, кайсыгыз әйтә. Юл аркылы ничек чыгарга? (Балалар аңлаталар).

Әйдәгез әле, Мырауга зебраны күрсәтик!

Мырау:

Кара, нинди кызык! Бу минем өченме? Моны күргәч машиналар туктап калырлармы? (Сызыкларын саный-саный юл аркылы сикереп йөри).

3бала:

Син дөрес йөрмисең. Юлны чыккан чакта башта сулга – уңга  карарга кирәк, машиналар булмаса чыгып китәсең, менә шулай (күрсәтә).

Мырау:

Ә машиналар булса?

4бала:

Узганнарын көтеп торасың. Светофорга карап…

Мырау:

Нәәәәәрсәгә карап?

Балалар барысы бергә:

СВЕ-ТО-ФОР-ГА!

5бала:

Светофорның өч күзе

Өч күзендә өч сүзе,

Берсе аның – кызыл күз,

Икенчесе – сары күз, өченчесе яшел күз.

Светофор:

Урамнарны күзәтәм,

Узганнарны кисәтәм.  

Янып тора өч күзем,

Күреп торам ич үзем,

Әйтеп торам өч сүзем:

-Кузгалма!-ди кызыл күз.

-Сабыр!-дия сары күз.

-Ярый!-дия яшел күз. 

Балалар барысы бергә:

Кызыл ут – чыгу юк,

Сары ут – сабыр ит,

Яшел ут – юл ачык, әйдә чык!

Мырау:

 Аңлашылды. Бик зур рәхмәт сезгә. Моннан ары мин дә, светофорга гына карап йөрермен.Ә монда уйнарга ярыйдыр бит. Әйдәгез инде минем шарлар белән бер уйнап та алыйк.  Сез дә ял итеп алырсыз.

А.б. Чыннан да, әйдәгез монда светофорның төсләре кебек шарлар да бар.

Уен: “Светофорны җый”(2 вариантта уйнала).

А.Б. Карагыз эле,балалар, юл билгеләрен кемдер җимергән, аларны дөрес итеп ясап куярга кирәк.

УЕН «Юл билгесен җый»

(пазл җыю- -«Пешеходный переход» и «Движение на велосипеде запрещено»).

 

Бала:

 Бу билге- шундый билге:

 Сине саклый, җәяүле!

 Чыгабыз бергә-бергә  

 Без юлны шушы җирдә.

Бала:

 Яратсам да чабарга сәпиттә,

 Туктата бу билге, әлбәттә.

 Аңлата ул миңа: ярамый

 Бу юлда чабарга сәпиттә.

А.Б. без юл билгеләрен бик әйбәт беләбез.

Мырау:

Мин дә беләм. Мәсәлән,  менә бу юлдагы сызыкларның ни өчен  ясалганын беләм.

Балалар:

Йә, йә әйт.

Мырау:

 Әһә, белмисезме?  Шахмат уйнарга ярый дигән сүз.

Алып баручы.

Юк инде, син нәрсә Мырау!  Бу зебра дип атала. Ул җәяүлеләр өчен юлны аркылы  чыгу  урыны.

Бала: Здесь у перекрестка

            Переход в полоску.

             Хотя «зебра» не живая,

             И не в Африке живет,

             Но она всегда укажет

             Пешеходный переход.

Жыр «Юллар буйлап чабалар…»

Җәнлекләр:Юл билгеләрен белү чынлап та бик кирәк икән шул.

Мырау:Юлларда машиналарның иге-чиге юк!  Әмма мин яхшы төшендем: «Сау-сәламәт булыр өчен, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк!”

 Светофор:

Әти белән әниеңне

Кайгылардан сакла син.

“Юл фәне әлифбасы”ның

Һәр билгесен ятла син.

Бала:

Светофорның һәр әмерен

Тиешенчә үтә син.

Йөзгә кадәр яшәрсең,

Имгәнүләр күрмәссең.

Мырау:

Юл йөрү кагыйдәләрен

Онытма син кич-иртән.

Әти-әниең синең

Сау кайтуыңны көтә.

Алып баручы:

Әйдәгез, әти-әниләр,

Саклыйк без балаларны:

Бергәләшеп өйрәтик без

Бар нәрсәгә аларны. 

Бала:

Бәхетсезлек читтән генә

Килергә куркып йөрсен,

Әти-әниләр йөзендә

Шатлык нуры сирпелсен!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Сценарий “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”

Сценарий "Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!" 2-3 яшьлек балалар өчен....

"Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!"

Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне гаилә белән бергә алып бару иң актуаль проблемаларның берсе булып тора. Без -тәрбиячеләр әти-әниләр арасында  әнгәмәләр алып бару белән беррәттән,...

"Юлда булсаң бул өлгер,юлның кагыйдәләрен бел!"

юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау....

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...