“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”
материал (окружающий мир) на тему

Хадиева Салиса Галиповна

Мероприятие с родителями по ПДД

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pdd.docx32.21 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем учреждениесе

Субаш балалар бакчасы

“Юлда булсаң-бул өлгер,

юл кагыйдәсен нык бел!

(Беренче кечкенәләр төркеменә йөрүче балаларның

 әти-әниләре белән үткәрелгән бәйге)

II кв категорияле тәрбияче

Һадиева С.Г.

2012-2013 нче уку елы

Бәйгенең максаты

        

Балалар бакчасы һәм гаилә арасындагы бердәмлекне ныгыту. Әти-әниләрнең юлларда хөвефсез йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен ачыклау. Башваткычлар чишү, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген  өлкәнннәрнең исенә төшерү. Балаларыбызныӊ матур киләчәге, исән имин булуы безнеӊ кулларда булуын искәртү.

Методик алымнар: Сораулар, уеннар, киеренке хәлләрне чишү, слайдлар,  рәсемнәр карау, төзү,  башваткычлар чишү, әти-әниләр белән эшләү.

Җиһазлау: Катнашучылыр, хөкемдарлар өчен өстәлләр, урындыклар, светофор макеты, шарлар, махсус транспорт төрләре, тыючы, кисәтүче, боеручы, хезмәт күрсәтүгә ишарә итүче юл билгеләре рәсеме, слайдлар күрсәтү  өчен аппаратура, кроссворд, пазлалар, кыршау һ.б.

        

Бәйге барышы

   Зал бәйрәмчә бизәлә. Зал артына «Юлда булсаң — бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”  дигән әйтем сүзләре эленгән. Залның түрендә кызыл, сары, яшел җәймәләр  ябылган өстәлләр. Яшел һәм сары җәймәле өстәл артында 4 әр әти яки әнидән торган ике команда, ә кызыл өстәл артында жюри әгъзалары утыра. Залда Лилия Хәмитова башкаруындагы «Сак йөрегез юлларда» җыры яңгырый.

А.б.:        Хәерле кич, кадерле әти-әниләр,  балалар, килгән кунаклар! Бүген сезнең белән бик мөһим очрашуга җыелдык.  Без  барыбызның да тормышы өчен кирәк булган мәсьәләләрне чишәрбез. Безгә гомер шундый бурыч белән бирелгән, без аны һәрвакыт сакларга тиеш. Гомер безгә җир шарында яшәү бәхете бирә. Ә кеше яшәү өчен һәрвакыт энергияле, эшкә яраклы  җитез, тапкыр, сәламәт булырга тиеш. Сау-сәламәт кеше гел юлда, гел хәрәкәттә. Димәк, хәрәкәттә булгач, безнең бүгенге очрашуыбыз да юл йөрү кагыйдәләренә кагыла.

        Без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашабыз.Ә юл аңа кагылышлы кагыйдәләрне төгәл үтәүне таләп итә.       Бүген без сезнеӊ белән балаларыбызның юлларда имин йөрүе, юл-транспорт хәләкәтләрен булдырмау, кагыйдәләрне белеп, аларны бозмыйча юлларда йөрү хакында сөйләшергә һәм үзебезне пассажирлар һәм шоферлар ролендә хис итеп бераз гына уйнап алырга дип җыелдык. Хәзерге алга киткән технологияле заманда барыбыз да каядыр ашыга, кабалана. Шунлык белән тирә-ягыбыздагы гади генә әйберләрне күрмибез, аларга карата битарафлык күрсәтәбез. Кечкенә генә авыл урамыннан узган чакта да, пассажир яки шофер буларакмы, гади генә юл йөрү кагыйдәләрен истән чыгармаска кирәк. Кайсыбызның да булса ваемсызлыгы яки ашыгуы аркасында кемнеңдер имгәнүе яки һәлак булуы мөмкин.  Соӊгы елларда юлларда транспорт саны артканнан арта бара. Бу юлларда бик сак йөрергә кирәген искәртә. Балаларыбыз исән-имин йөрсеннәр өчен иӊ кирәкле һәм гади юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасыннан ук белергә тиеш. Без бу кагыйдәләрне дәресләр , саф һавада йөрү , уен вакытларында даими исләренә төшереп, искәртеп торырга тиешбез. Шулай ук , хөрмәтле әти-әниләребез, балаларыбызны бакчага, мәктәпкә озатканда, һәркөн аларны юлларда сак йөрергә кирәклеген  кисәтеп җибәрергә онытмыйк.

Балалар-юл хәрәкәтендә саклауга һәм яклауга мохтаҗ булган катнашучылар. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты тулысынча формалашып җитмәгән. Шуңа күрә, әгәр бала юл-транспорты хәләкәтенә юлыга икән, монда бары тик олылар гаепле.

      Бераз гына район һәм республикабыз буенча статистика мәгълүматларына да күз салыйк.

       2012 нче елныӊ 8 аена Татарстан Республикасында балалар һәм 16 яшькә кадәрле яшьүсмерләр катнашында 413 юл-транспорт хәләкәте теркәлгән. Бу хәләкәтләрдә 18  бала вафат булган, шуныӊ 13 е пассажир, ә 5есе җәяүле , 439 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Балтач районы буенча соңгы 9 ай эчендә балалар катнашында 5 ДТП теркәлгән, аларда 5 бала тән җәрәхәтләре алган. Шуларнын берсе махсус утыргыч булмау, ә берсе саклык каешы эләктермәү аркасында килеп чыккан.

       Соӊгы арада балалар җиӊел машина пассажирлары буларак юл-транспорт хәләкәтенә очрап, төрле имгәнүләр , тән җәрәхәтләре алу очраклары күбәйде. Шунлыктан 2007 нче елдан балаларны яшенә һәм буена карап махсус утыргычларга утыртып, саклык каешлары белән эләктереп йөрү хакында закон кабул ителде.  Бу законны үтәмәү очрагында 500 сум күләмендә штраф каралган.

        Россиянеӊ эчке эшләр министрлыгыныӊ госавтоинспекциясе Россия автостраховщиклар союзы белән берлектә 3 ноябрьдән 16 декабрь аралыгында «Балаларга автокресло» дигән исем астында киӊ масштаблы акция үткәрә. Бу акциянеӊ максаты: махсус саклык утыргычларын куллануны арттыру һәм балаларыбызның гомеренә куркыныч янауны киметү.

     Бөтендөнья сәламәтлек саклау берләшмәсе махсус утыргычлардан файдалану балалар арасында үлем очракларын 54% ка,  травмалар алу очракларын 76% ка, авыр травмаларны 92% ка киметә дип белдерә.

     Хөрмәтле әти-әниләр, шушы мәгълүматлардан чыгып, юллардагы хәвеф-хәтәрләрнең никадәр күп булуын һәм алардан балаларыбызны, үзебезне саклап калу үзебезнең кулда икәнен онытмыйк. Балалар бакчасына, мәктәпкә балаларыбызны китергәндә шәхси машиналарыбызда махсус утыргычлардан, саклык каешларыннан файдаланыйк һәм юл кагыйдәләрен дөрес үтик. Шул очракта , балаларыбыз өчен курыкмыйча сез дә, без дә тыныч күңел белән эшләрбез. Җырда жырланганча

Сак йөрегез зур юлларда,

Юлыкмый хәвефләргә.

Куелмасын һәйкәлләр дә

Озын юл буйларына.

Беребезгә дә юлларда хәвеф-хәтәрләргә очрарга язмасын, исән-имин булыйк дигән теләктә чыгышымны тәмамлыйм. Кичәбезнең икенче өлешенә күчик, күңелле ял итик.

А.б.:        Бакча бүген гөрләп тора,

        Шаулап тора, күрегез!

Әти-әниләр катнашында

Ярыш була, белегез!

А.б.    Хөрмәтле  әти-әниләр. «Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!» дип аталган очрашуыбызны   башлыйбыз.

        Ярышыбызда ике команда катнашыр. Ә хәзер, көчле алкышлар астында команда членнарын уртага чакырыйк.

( Әти яки әниләрдән  торган командалар  зал уртасына куелган яшел һәм сары өстәлләр артына утыра.)

        Безнең жюри членнары: участковый уполнамоченный подполковник полиции Николаев Юрий Ильгизович , балигъ булмаганнар белән эшләүче полиция инспекторы Шакирова Ләйсән Маратовна һәм бакчабыз мөдире Гафурҗанова Зөһрә Габделәхәтовна сезнең белемнәрегезгә бәя бирерләр.

        

Ярышыбызның беренче этабы “Әйдәгез, танышыйк!” дип атала. Командалар безне үзләре белән таныштырып китәрләр.

        (Һәр команданың капитаны үз командасы белән таныштыра.Командага исем бирелә, девиз уйлана.)

        Димәк, бүген “Юл сакчылары”  һәм  “Уяу җәяүлеләр” командалары катнаша. Сезнең белән танышуыбызга без бик шат.        

Ярышның икенче этапы “Тыңла. Уйла. Җавап бир” дип атала.

        (Һәр командага дүртәр сорау бирелә. Команда членнары киңәшләшеп җавап бирәләр. Җавап булмаган очракта башка команда членнары җавап биреп, командага очко җыя алалар.).

        Сораулар:

  1. Нәрсә ул юл? (Транспорт  хәрәкәт итә торган урын)
  2. Транспорт светофоры белән, җәяүлеләр светофоры нәрсә белән аерыла? (Җәяүлеләр светофорында ике төс — кызыл һәм яшел, ә транспорт светофорында өч  төс — кызыл, сары, яшел)
  3. Светофор нигә кирәк? (Юллардагы хәрәкәтне көйләү өчен)
  4. Кемнәр алар пассажирлар? (Транспортка утырып йөрүчеләр)
  5. Җәяүле сукмагы кемнәр өчен? (Җәяүлеләр өчен)
  6. Нәрсә ул урам? (Юллар, парклар, өйләр, ишек аллары, кибетләр һ.б.)
  7. Тыючы билгеләр нинди формада була? (Түгәрәк формасында)
  8. Кисәтүче билгеләр нинди формада? (Өчпочмак формасында)

А.б.         Ярышыбызны дәвам итәбез. Бу бәйге аша без сезнен юл билгеләрен ничек белүегезне ачыкларбыз.

Уен: “Пазлаларныӊ парын тап!”

(Бер ягында сюжетлы рәсем икенче ягында шул рәсемгә карата юл билгесе куелган пазлалар таратыла, алар буталган, парларын табарга кирәк.)

Уен: “Светофорны  җый

Һәр командага өч төрле шар бирелә. Алар чиратлап төсле шарларны кул белән өскә чөеп хәрәкәт ясап, билгеләнгән урынга кадәр барып, андагы юл билгесен алып, кире әйләнеп килеп, тиз генә светофор төзергә тиеш. 

А.б. Хөрмәтле әти-әниләр. Сез бик зирәк һәм тапкырлар.  Шуңа күрә без сезнең тапкырлыгыгызны табышмаклар аша тикшереп карарга булдык. Сезгә транспорт төрләре турында табышмаклар бирелгән, шуларга җавап таба алсагыз, сезнең алдагы кроссворд чишелер. Ә кроссвордның вертикаль баганасында бүгенге бәйгегә кагылышлы сүз килеп чыгар. Ягез, кем өлгеррәк.

Уен: Кроссворд чишү

м

о

т

о

ц

и

к

л

т

р

о

л

л

е

й

б

у

с

т

р

а

к

т

о

р

к

о

м

б

а

й

н

э

к

с

к

о

в

а

т

о

р

п

о

е

з

д

с

а

м

о

л

е

т

р

а

к

е

т

а

с

в

е

т

о

ф

о

р

Горизонталь буенча.

  1. Ияремә менәләр,

Өзәңгемә тибәләр.

Йөгертәләр, чаптыралар,

Кирәк җиргә китәләр.

  1. Каладагы үгезләрнең

Пар сукмакта мөгезләре.

Сукмактан чыкса мөгез,

Шып туктар чапкан үгез.

  1. Ат түгел, кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми:

Үзе йөри тыр да тыр,

Йә, бу нәрсә, кем әйтер?

  1. Үзе ура, үзе суга,

Үзе капчыкка сала;

Шаулап, гөрләп эшләгәндә

Кыр матурланып кала.

  1. Ул үзе шундый көчле,

Тешле-тешле чүмечле:

Берүзе эшли ала

Йөз кешелек эшне

  1. Уф-уф сулар,

Уфтанса да алып китәр,

Барыр җиренә җитәр.

  1. Канаты бар – җилпеми,

Эче җылы – җил тими.

  1. Ут булып күккә атыла,

Кош булып җиргә омтыла.

  1. Авызы юк, борыны юк,

Тик бар аның өч күзе:

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе.

Вертикаль баганада техник хәрәкәт итүче әйберләрнең гомумиләштерүче исеме килеп чыгар.

А.б.Афәрин, сез бик булдырдыгыз.  Хәзер безнең алдагы бәйгебез белән танышып үтик. Зур экранда юл билгеләре чыгар, һәр команда үзенә бирелгән сыбызгы ярдәмендә сигнал биреп, билгенең нәрсә аңлатканын әйтергә тиеш булачак. Бәйге тизлеккә булачак, шуңа күрә бик игътибарлы булыгыз. Уенны башладык.

Уен:Билгене таны.

А.б. Әти-әниләребезгә рәхмәт, бик өлгер булдыгыз. Ә хәзер балаларыбыз уйный торган уенчыклар белән уйнап алыйк. Һәр командага 4 әр пазла бирелә, аларда транспорт төрләре җыелган. Без аларны тараттык, сезгә җыярга кирәк булачак,. Ягез, үзегезне балалар ролендә ничек тотарсыз икән, карап китик.

Уен: Пазлаларны җый.

А.б. Я, балалар булып уйнау ошадымы? Ә хәзер инде бераз хәрәкәтләнеп алыйк. Шоферлар һәм пассажирлар булып йөгереп алырбыз. Менә бу кыршауны автобус дип хис итегез. Бер катнашучы кыршау белән билгеләнгән урыннан юл кагыйдәләрен бозмыйча әйләнеп килә, аннан автобуска бер пассажирны утыртып әйләнә. Уен, бөтен пассажир да автобуска утырып, тиешле урыннан әйләнеп килгәч тәмамлана.

Уен: Автобус

А.б.Инде, хөрмәтле әти-әниләр, сезнең рәсем ясауга осталыгыгызны да тикшереп карыйк. Барыгызның да машинаны күргәне бар, аның нинди өлешләрдән торуын да беләбез. Хәзер күзләребезне бәйләп машина рәсеме ясарбыз. Машинанын кабинасы, арбасы һәм көпчәкләрен ясарга кирәк булачак. Һәр катнашучы бер генә өлешне ясый. Уенны башладык.

Уен: Рәссамнар.

А.б. Хәзер нәни шоферлар булып алырбыз. Бауга тагылган машиналарны бер-бер артлы куелган кеглилар арасыннан зиг-заг ясап, аларны екмыйча  араларыннан йөреп, финишка килергә кирәк.

Уен: Маневрлы юл.

А.б.Булдырдыгыз, бик оста шоферлар икәнсез. Ә хәзер инде «дистанцион пультлы» машиналар белән идарә итеп алырбыз. Сезгә бау тагылган уенчык машина бирелә, шуның бавын карандашка чорнап, машинаны үзегезгә таба китерергә кирәк булачак. Сез әзерме? Башладык.

Уен: Үзйөрешле машина.

А.б. Хөрмәтле әти-әниләребез, сез бик яхшы шоферлар да, тыңлаучан пассажирлар да һәм бик уңган балалар да икәнсез. Бүгенге уеннарыбызда бик актив катнаштыгыз, рәхмәт. Ә хәзер инде сүзне хөкемдарларга бирәбез. Алар барлык үткәрелгән бәйгеләргә нәтиҗә ясарлар. (Хөкемдарлар чыгышы.Бүләкләү.)

А.б. Хөрмәтле әти-әниләр! Менә без бүген сезнең белән тормышыбыз өчен бик кирәкле мәсьәләләрне чиштек. Без бүген алган белемнәребезне тормышта кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Һәркемгә хәерле юллар телим.

        Очраштык без бүген, баш ваттык,

        Аралаштык, көлдек, сөйләштек.

        Өй мәшәкатләрен читкә куеп,

        Имин йөрү өчен көрәштек.

        Бердәмлек, дуслык, татулык –

        Безнең өчен кирәк һәммәсе.

        Күкләр аяз булсын,

        Илләр тыныч булсын,

        Әнә шулар тормыш мәгънәсе.

Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”

Сценарий "Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!" 2-3 яшьлек балалар өчен....

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел”

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел” Шәһәр күләмендәге методик берләшмәдә уздырылган тәрбияви чара. (Зурлар төркеме балалары өчен)...

"Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!"

Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне гаилә белән бергә алып бару иң актуаль проблемаларның берсе булып тора. Без -тәрбиячеләр әти-әниләр арасында  әнгәмәләр алып бару белән беррәттән,...

"Юлда булсаң бул өлгер,юлның кагыйдәләрен бел!"

юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау....

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...