"Юлда булсаң бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел"
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Музепова Гузель Ахметовна

ПДД

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yulda_yorsn_bul_olger.docx7.82 КБ

Предварительный просмотр:

“  ЮЛДА ЙӨРСӘҢ, БУЛ ӨЛГЕР,

ЮЛ КАГЫЙДӘСЕН НЫК БЕЛ!”

ТӘРБИЯЧЕ:МӨҖИПОВА Г.А

Максат: юл йөрү кагыйдәләрәре турында белемнәрне ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү

Материал:

  • Юл фәне әлифбасы, юлда йөрү кагыйдәләре китаплары.
  • “Адымнар нык, юллар имин булсын” китабы.

Җиһазлау:   конверт өчендә киселгән юл билгеләре, җепкә тагылган уенчык машина рәсемнәр, тест сораулары. Белмәмеш,медалҗләр

Магнитофон тасмасында Л.Айтуганованың “Юллар”дигән җыр яңгырый.Залга ике команда керә. (һәр командада балалар һәм аларның әти-әниләре)    

  Алып баручы:  Хәерле көн,кадерле балалар,әти-әниләр,килгән кунаклар!Көннәрегез шатлык-куанычлларга бай булып,изге гамәлләр һәм файдалы эшләр генә кылып,бер-беребезгә ихтирамлы һәм дус булып яшәргә язсын.Без сезнең белән бүген юл иминлегенә багышланган кичәгә җыелдык.Әйдәгез командалар белән танышыйк.

Командалар белән танышу.

(Залга кулын бинт белән бәйләгән белмәмеш  керә)

Исәнмесез,минем кечкенә  кире беткән кызларым,малайларым һәм аларның әти-әниләре.Таныдыгызмы мине?Әйе,әйе нәкъ үзе Белмәмеш дустыгыз мин.Ничек хәлләрегез?Әйбәтме?Менә монсы начар икән.Яратмыйм мин әйбәт,акыллы балаларны.Мин киреләрне,тәртипсезләрне яратам.Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк,алайса кирәкмәгән Буратино,Чебурашка,Геналардан үрнәк алган буласыз.Ә-Ә онытып торам икән  бүген сездә бәйрәм дип ишеткән идем,әйе-әйе конкурс.һәм мин үземнең биремнәремне алып килдем.Сез аларга беркайчанда җавап таба алмаячаксыз,чөнки биремнәргә җавапны мин үземдә белмим.

Алып баручы:Исәнме Белмәмеш!Иртә шатланасың,безнең балалар һәм әти-әниләр бик тапкырлар,бик булганнар.Беләсең килсә алар юл әлифбасының да ни икәнен беләләр.

Белмәмеш:Юл әлифбасы?Ансы ни дигән сүз.Юл әлифбасы имеш!

Алып баручы:Юл әлифбасы дип без,юл билгеләрен ,аларның нәрсә аңлатуын әйтә алабыз.Белмәмеш син үзең берәр юл билгесе беләсеңме соң?

Белмәмеш:Юк белмим,ләкин сезгә килгәндә юлда ниндидер билгеләр күргән идем.

Алып баручы:Борчылма Белмәмеш,безнең командаларыбыз юл билгеләрен яхшы беләләр. 

1бирем: “Юл билгесен дөрес җый”

(Ике командага конверт өчендә киселгән юл билгеләре бирелә.Һәр команда киселгән юл билгеләрен дөрес җыярга,нәрсә аңлатканын әйтә белергә тиешләр.

Алып баручы:Я Белмәмеш,нчек безнең командалар? Юл билгеләрен әйбәт ничек беләләр?

Белмәмеш:Ярар-ярар,юл билгеләрен сез белерсез,минем табышмакларыма ничек җавап бирерсез икән?

2 бирем: “Табышмаклар чишү уены”

1. Барам, барам, очы юк. (юл)

2.Дүрт дөбердек, ике елтырык, бер ыҗгырык. (Машина)

3. Ике аяклы үгез, маңганда куш мөгез . (велосипед)

4. Җәен, көзен, яз, кышын, иртән, кичен, көндезен

Ача, йома өч күзен, телсез әйтәдер сүзен,

Бик тиз аңлыйлар үзен. (светофор) 

3 конкурс: “Сорауга-җавап”.

1 минут эчендә командаларга сораулар бирелә.Шушы вакыт эчендә аларга тизрәк җавап бирергә кирәк, һәр дөрес җавап өчен 1 балл.

               1 командага сораулар  

1.Автобус көтү урыны. (тукталыш)

2.Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)

 3.Светофорның ничә төсе бар? (3)

4.Машина юлы аша ничек чыгарга? ( зебра аша,  .....)

5.Велосипедта ничек йөрергә ярамый? (кулны җибәреп)

6.Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?( кызыл)

7.Җәяүле юлы.( тротуар)

8.Автобусны ничек әйләнеп узарга? (арттан)

9.ЮХИДИ ничек була? (Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе)

         2 командага сораулар

1. Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый? ( 14)

2.Автобус көтү урыны. (тукталыш)

3.Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

4.Зебра ничә төсле? (2)

5. Трамвайны ничек әйләнеп узарга? (алдан)

6.Трамвай кайдан йөри? ( рельстан)

7.Светофор ни өчен кирәк? ( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен)

8.Транспорт белән идарә итүче.  (шофер, транспорт йөртүче)

9.Велосипедта кемнәрне утыртып йөрергә ярый (кеше утыртып йөрергә ярамый)

Белмәмеш:Карап-карап торам да ,юл билгеләрен бик күп беләсез икән.Ай-ай(кулын тота)Алып баручы:Нәрсә булды Белмәмеш?

Белмәмеш:Юл аркылы чыкканда,бер машина бәреп китте.Шуннан бирле кулым авырта.

Алып баручы:Син бит кулыңны дөрес бәйләмәгәнсең!Хәзер кулны ничек бәйлисен безнең командаларабыз күрсәтерләр.

4 бирем: “Табиб бул”

(ике командадан бер бала һәм бер әти-әни чыга)Билгеләнгән вакытка бинт ярдәмендә балаларның кулларын бәйлиләр.

Белмәмеш:Күрәм сезнең әниләрегез нинди матур,әниләрегез машина йөртә беләләр микән.?

5 бирем: “Автоәни”

(Һәр командадан әниләр чыга,алар алдында кечкенә уенчык машиналар ята.Һәр машинага җеп бәйләнеп таякка беркетелгән.Машинадагы җепне таяка чырнарга тиеш булалар.

6 бирем. “Юл билгеләрен таны уены.”

(Командаларга юл билгеләре күрсәтелә)

1. Бу билгеләрнең кайсысы “Җәяүлеләр өчен юл” дип атала.

2.Бу билгеләрнең кайсысы кисәтү төркеменә керә?

3.Бу билгеләрнең кайсысы тыю төркеменә керә?

4.” Автобус тукталышы мәйданчыгы” һәм “ Җәяүле өчен җир астынан чыгу урыны” билгеләрен син кайсы төркемгә кертер идең?

5. Кызыл түгәрәк эчендә бу нинди ап- ак шакмак? (юл юк)

6. Ак өчпочмаклы билге җәяүлегә киңәшче.

“ Кыю атла юл аркылы мин булганда әйдәле!”(җәяүле сукмагы)

7. Андый билге булган җирдә йөреп була “сәпид” тә .(велосипед юлы)

8.Кызыл каймалы өчпочмакта балалар чаба

Бу нинди билге  я ,табып  кара!

Җюри нәтиҗә ясый.Җиңүче команда билгеләнә.Медальләр тапшырыла.Балалар башкаруында җыр башкарыла.

Алып баручы: Менә  безнең  уеныбыз  тәмамланды.   Укучыларыбыз  үзләренең  юл  йөрү  кагыйдәләрен  бик әйбәт  белүләрен  күрсәттеләр.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне киләчәктә  дә дәвам итәрбез Әйдәгез,  җиңүче  команданы  көчле  алкышлар  белән  котлыйк. Кадерле  балалар,әти-әниләр,килгән кунаклар,  юл  билгеләре  безгә  бик  күп  нәрсә  турында  сөйли.  Кирәк  чакта  боералар,  кирәк  чакта  кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр  булмасын өчен куелган.   Шуңа  күрә  һәрбер  кеше:  әти-әниме,  абый-энеме,  укытучымы,  директормы,  әллә  президентмы  -   юлларда  бик  сак  булырга, юл  йөрү  кагыйдәләрен  үтәргә  тиеш. .  Сез  дә  аларны  бик  яхшы  итеп  өйрәнергә,  башкаларга  да  өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш .  Шул  вакытта  гына  безнең  сәламәтлегебезгә  куркыныч  янамас.

           Адымнар нык,   юллар  имин,  хәвеф-хәтәрсез  булсын


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Сценарий “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”

Сценарий "Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!" 2-3 яшьлек балалар өчен....

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел”

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел” Шәһәр күләмендәге методик берләшмәдә уздырылган тәрбияви чара. (Зурлар төркеме балалары өчен)...

"Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!"

Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне гаилә белән бергә алып бару иң актуаль проблемаларның берсе булып тора. Без -тәрбиячеләр әти-әниләр арасында  әнгәмәләр алып бару белән беррәттән,...

"Юлда булсаң бул өлгер,юлның кагыйдәләрен бел!"

юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау....

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...