Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Мухаметова Рамзия Асгатовна

Хәзерлек төркеме белән үткәрелгән шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yulda_yorsn_bul_olger.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

           

Юлда йөрсәң бул өлгер,

юл кагыйдәсен нык бел!

        ( хәзерлек төркеме белән үткәрелгән шөгыль)

        

Тәрбияче

- Балалар, безнең бүгенге шөгылебез юл йөрү кагыйдәләрен ныгытуга булыр. Без инде сезнең бу темага бик күп өйрәндек, бик күп сөйләштек. Юл, юл билгеләре, җәяүле һәм пассажирлар, транспорт төрләре.

          Хәзер шуларны ныгытып, искә төшереп китәрбез. Матур, дөрес итеп утырабыз һәм игътибар белән мине тыңлагыз. Мин сораулар бирәм, белгән кеше кул күтәреп җавап бирә.

1. Юл билгеләре ни өчен кирәк?

2. Нәрсә ул зебра?

3. Нәрсә ул тротуар?

4. Транспорт төрләре? Алар ничәү?

( Балаларның җаваплары тыңлана, рәсемнәр күрсәтелә.)

 - Балалар, карагыз әле,  монда бит төрле транспорт төрләре – уенчыклар тезелеп тора иде, ә бүген берсе дә юк бит. Алар кайда икән? Белмисезме? Алар урынында ниндидер хат тора. Укып карыйк әле.

             “ Мин Белмәмеш. Сезнең уенчыкларыгызны мин җыеп куйдым.Әгәр дә кирәк   булса, миңа шалтыратыгыз. Минем номерым сезнең тактага  язылган.( кирегә санау 10 9 8 7 6 5 4 3 2 1”

 - Әйдәгез, Безнең бит телефоннар бар, шуларны алып һәрберебез шалтыратсын әле. Хәзер матур итеп урыннарга утырабыз һәм Белмәмеш килгәнче бер уен уйнап алыйк  “Игътибарлы бул” уены

- Мин төрле                                                                                                                                                                                                    сүзләр әйтәм, ә сез юл темасына кагылышлы  булганына гына тасманы аласыз. (Уен беткәндә Белмәмеш керә)

Белмәмеш

 _ Уф, соңга калдым дип торам. Йөгерә - йөгерә арып беттем. Юл аркылы очып чыкканда чак кына машинага тапталмадым.

Тәрбияче

  - Юлда сак булырга кирәк  бит, син юлда йөрү кагыйдәләрен белмисеңме әллә? Син безнең б.н дә исәнләшмәдең    бугай.

Белмәмеш

  - Әй онытканмын, бик курыктым, Исәнмесез, исәнмесез.

Аз гына утырып торыйм.

    Тәрбияче

- Ә сиңа безнең балалар “Юлларда сак булыгыз!” дип җырлап күрсәтерләр.

Җыр

Юлны аркылы чыкканда

Карыймын уңга,сулга

Күрсәм якында машина

Ашыгып басмыйм юлга

Светофорлы юлларда

Миңа юлдаш төс яшел

Кызылга аяк атламыйм

Ялтыраса да яшен

   

Белмәмеш

- Ай рәхмәт,балалар икенче вакытта мин дә шулай эшләрмен.

  Тәрбияче

- Карале, Белмәмеш, безнең уенчыклар кайда соң, алып килдеңме?  

Белмәмеш

 Ә-ә мин сезнең бүлмәгезне җыештырдым бит. Ул уенчыкларны нәкъ сезнең шикелле итеп ящикка тутырдым.  Ә  хәзер әйдәгез мин кушканнарны эшлщгез ёщм уенчыкларны табарсыз. Тезелеп басабыз , ике  адым алга атлыйбыз. Уңга, сулга, аска,өскә карыйбыз. Юкмы? Бүлмәгездә бер юл йөрүгү кагылышлы әйбар бар. Шуның янында уенчыклар ящигы.

Тәрбияче

- Балалар, бу нәрсә соң? Ул нәрсәгә крәк?

Балалар

- Бу бит светофор. Юлдагы хәрәкәтне көйләүче. Без аның турында бик күп беләбез.

(Рәсимә, Әдилә шигырь)

Урамнарны күзәтеп

Ваемсызны кисәтеп

Чатта тора светофор

Сакта тора светофор

Янып тора өч күзе

Күреп тора ич безне

Әйтеп тора өч сүзне

- Кузгалма! – ди кызыл күз

- Сабыр! – дия сары күз

- Ярый! – дия яшел күз.

Без дә аңа карыйбыз

Ни әйткәнең аңлыйбыз

Күзебезне алмыйбыз.

                                                               Өч серле төс

Булышабыз без сиңа

Юлны чыксын дип тыныч

Шул теләк белән көн-төн

Армый янабыз 3 төс

Светофор ул безнең өй

Өчебез дә бертуган

Дөрес юл йөргән балага

Йөзебез якты һаман.

Җыр. Помидор – светофор. “Светофор” уены

Балалар, дөрес итеп утырыгыз һәм уенчыкларыбызны урнаштырыйк.

- Мин бу савытларга сыймаган кәгазьләрне кисеп тутырдым.  Әйдәгез төзик әле шуларны.

Дидактик уен. Кисәкләрдән билге төзү.

Әйдәгез, Белмәмешкә транспорт төрләрен дә өйрәтеп китик әле.

Уенчык нинди төргә керә, аның б-н кем идарә итә.

     Бию: “Карусель”

  Белмәмеш:

Карагыз әле, килгәндә юлда бер абый шушы таякны болгап тора иде. Таягын тартып алдым да, юл аркылы чыктым да чаптым.

Тәрбияче

   - Алай ярамый бит, Белмәмеш. Кеше әйберсен сорамыйча алмыйлар. Карагыз, балалар бу юлларда хәрәкәтне көйләүче регулировщикның таягы – жезл.Ул да нәкъ светофор кебек. Серле хәрәкәтләр ясап урам хәрәкәтен көйли. Җәяүлеләр дә , машина йөртүчеләр дә аңа буйсына.

Аның белән регулировщик идарә итә. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйбыз. Жезл сүзен аерым әйттереп карау. (  Шигырь укыла)

Кулын сузды постовой

Таягын болгап алды

Күрдегезме, күрдегезме

Машиналар тукталды.

Җәяүлеләр кузгалды

Кабаланмый,каушамый

Атлыйлар җай гына

Карыйлар постовойның

Тылсымлы таягына.

Бар да бар да урамда

Буйсына аңа гына.

- Менә балалар, нинди  серле таяк икәнбез. Исемен кабатлыйк әле. Жезл.

- Сез бик күп беләсез икән. Монда күңелле дә, ләкин әни көтәдер кайтырга кирәк. Әйдәгез, без  Белмәмешне озатырбыз. Бүген занятиедә нәрсәләр эшләдек, искә төшерик әле. Мә, Белмәмеш бу таякны регулировщика тапшырырсың. Хәзер бергәләп җырлап алыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Сценарий “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”

Сценарий "Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!" 2-3 яшьлек балалар өчен....

Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел

Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзләштерү, балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү, җәяүлеләр өчен булганкагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читенн...

“Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Юл билгеләре туры турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлык д...

“Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әти- әниләр белән үткәрү өчен ярыш- кичә...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...