Методик тема:Юлда йөрсәң бул өлгер ,юл кагыйдәләрен яхшы бел.
методическая разработка по обж (подготовительная группа)

Галимуллина Раиля Кияметдиновна

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл metodik_tema_saytka.docx60.25 КБ

Предварительный просмотр:

Методик тема: Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәсен яхшы бел.

Үз белемеңне күтәрү буенча эш планы 2014-2019 ел

Аңлатма язуы

«Куркынычсызлык» белем бирү эшчәнлеге эчтәлеге үз тормышыңның куркынычсызлыгы нигезләрен һәм экологик аң (әйләнә-тирә дөнья куркынычсызлыгы) алшартларын формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру

Балаларны балалар бакчасында көндәлек реҗим һәм үз- үзләрен тотуның иң элементар кагыйдәләре белән, бүлмәдә хәвеф-хәтәрсез йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү.

Үз тормышың куркынычсызлыгы нигезләре турында белемнәрне үзләштерү, саклык, сизгерлек хисе тәрбияләү. Кайчы, пычак, очлы предметлар белән эш итүдә, спорт инвентаре, пыяла предметлар кулланганда сак булырга күнектерү.

Балаларны тормышта яңа, алар өчен гадәти булмаган очракларда, таныш булмаган кешеләр белән очрашканда үз- үзләрен дөрес тотарга өйрәтү.

Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү тәртибе формалаштыру

Юл хәрәкәтендә светофорның кызыл, сары, яшел төсләренең урнашу тәртибе һәм мәгънәләре белән таныштыру. Светофор сигналы буенча хәрәкәт итәргә күнектерү.

Балаларны юнәлешләрне (алга - артка, өскә - аска, уңга - сулга) аерырга гына түгел, шулай ук күрсәтелгән юнәлештә йөрергә, үзеңә карата теге яки бу әйбернең торышын (миннән сул якта - өй, уңда - машина, алда - җәяүлеләр, артта - велосипедчы) билгеләргә өйрәтү.

Чагыштырмача хәрәкәт итү тизлеген (тиз, акрын) билгеләргә, транспорт чараларының (трамвай, автобус, янгын сүндерү машинасы, ашыгыч ярдәм машинасы һ. б.ның) тавыш сигналларын аерырга, тавыш чыганагының кайда булуын сиземләргә, кирәк очракта туктарга өйрәтү. Ишетү-хәрәкәт координациясен үстерү.

Кайбер җәмәгать транспортлары (троллейбус, автобус, трамвай, поезд, самолёт, теплоход һ. б.) турында күзаллауларны баету; маршрут транспорты (автобус, троллейбус, трамвай) тукталышы урыннарын билгеләү; «Автобус яки троллейбус тукталышы»н аңлатучы билге белән таныштыру. Җәмәгать транспортына утыру һәм аннан чыгу кагыйдәләренә игътибар итү.

Балаларга метрополитен, тимер юл, поезд, машинист хезмәте, тимер юлда һәм тимер юл транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләү. Тимер юл макеты белән таныштыру.

Урамда үз-үзеңне тотуның иң элементар кагыйдәләрен (йөгермәү, кычкырмау, тротуар кырыеннан йөрмәү һ. б.) үтәүгә ирешү. Җөяүле юлы белән, «җәяүлеләр юлы» билгесе белән таныштыру; урамны кайда һәм ничек аркылы чыгу турында, велосипедта йөрү кагыйдәләре турында аңлату.

Уңга һәм сулга борылышлар ясап, түгәрәк буенча, предметларны әйләнеп үтеп, өч тәгәрмәчле велосипедта йөрергә өйрәтүне дәвам итү. Үз хәрәкәтләре белән идарә итә белү, тормозга басып туктата алу күнекмәләрен үстерү. Спорт мәйданчыгында иркен ориентлаша белүне камилләштерү.

Транспорт чараларының охшаш һәм аермалы якларын табарга, билгеләнгән үзлекләре һәм функциональ үзенчәлекләре буенча чагыштырырга һәм төркемнәргә берләштерергә өйрәтү, алынган мәгълүматны гомумиләштерергә тырышуларын («Охшашны җый», «Оча, йөзә, йөри» һ. б.) хуплау.

Өлкәннәр хезмәте турындагы белемнәрен киңәйтү: троллейбус (автобус) йөртүче троллейбус (автобус) йөртә; кар җыйгыч машинаны йөртүче юлларны кардан чистарта; ЮХИДИ инспекторы юлларда автомобильләр хәрәкәтен җайга сала һ. б.; эш төрләре һәм эш максаты арасында бәйләнешне ачыкларга ярдәм итү.

Балаларның, сюжетлы-рольле уенда юлда имин йөрү кагыйдәләрен чагылдыру өчен, мөстәкыйль рәвештә пред- метлы-уенлы мохит тудыруларын, модульләргә уен мәгънәсе бирүләрен, образлы һәм техник уенчыкларны, аларны алыштыручы алмаш предметларны куллануларын хуплау.

Балаларны уен ситуацияләрендә шартлы уйдырманың максатын аңларга, коллективта уен кагыйдәләренә яраклашып эш итәргә, игътибарлы булырга, уен персонажларының (транспорт йөртүчеләр, җәяүлеләр, пассажирлар һ. б.) роль буенча хәрәкәтләрен төгәлрәк башкарырга, ишетү һәм күрү сигналларына, әйләнә-тирәдәге көтелмәгән үзгәрешләргә тиз җавап бирергә, мөстәкыйльлек күрсәтергә һәм мәйданда ориентлашырга өйрәтү.

Мөстәкыйль дидактик уеннарда балаларның алган тәҗрибәләрен файдалануга шартлар тудыру. Төрле характердагы ял итү уеннары оештыру; юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен әһәмиятле ситуацияләрне эченә алган уен-мавыгулар, курчак театры, сәхнәләштерелгән гади әсәрләр, уеннар өйрәнү.

Балаларда, шартлар буенча һәм үзләре уйлап тапканча, шәһәр (авыл) урамнары макетын төзү теләкләрен үстерү. Балаларны объектларның пространстводагы сурәтләмәләрен - озынлыкларын (биеклекләр, киңлекләрен) аера белү; деталь һәм аның өлешләренең урынын (өстән, астан, өстенә, астына һ. б.) билгеләүгә; объектларны (деталь һәм аның өлешләрен һ. б.ны) анализларга өйрәтү; тимер юллар, ике яклы хәрәкәт итү юллары, күперләр, гаражлар һ. б.төзүгә омтылышларын үстерү.

Балаларны табигать күренешләренә, тәүлектәге үзгәрешләргә һәм аларның әйләнә-тирәдә чагылышына (кич - урамда караңгы төшә - багана башларында фонарьлар яна, машиналар фараларын кабыза) игътибар итәргә өйрәтү.

Юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен өйрәнү процессына кызыксыну уяту.

Экологик аң алшартларын формалаштыру

Балаларны хайваннар белән очрашканда сак булырга өйрәтү, агулы үсемлекләрнең үзлекләре турында кисәтү.

Кайбер куркыныч сыеклыклар, газсыман матдәләр, ут, зарарлы ашамлыклар турында, витаминнар, дару препаратларын күп күләмдә кабул итүнең куркынычлыгы турындагы күзаллауларын үстерү.

Юл кагыйдәләрен өйрәтү буенча эш планы

2014-2015 уку елы

Эшләү алымы

Үтәү вакыты

Эш төре

1

 “Балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтүне оештыру”

Перспектив планнар төзү

Август

Юл йөрү кагыйдәләре программаларын  өйрәнү.

2

Юллардагы хәвеф – хәтәрне кисәтүче плакатларны өйрәнү.

Ел дәвамында

И.Ю.Бордачева “Безопасность на дороге» Ф.Г.Т.

3

Төркем бүлмәсендә һәм ата –аналар өчен “Юл йөрү кагыйдәләре” почмагын җиһазлау

Ел дәвамында

Әти-әниләргә ширмалар булдыру.Яңа плакатлар алу.

4

Юл кагыйдәләрен өйрәтү шөгыльләре.Темалары: “Шәһәр транспорты”, “Авыл урамында транспорны күзәтү.”һ.б.

Ел дәвамында уртанчылар,зурлар,мәктәпкә әзерлек төркемендә,  календарь планнары буенча

Шөгыльләрдә юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнү.

Ел ахырында һәр балага анкета тутырту.

5

Юл кагыйдәләрен өйрәтү буенча дидактик уеннар ясау, күргәзмә әсбаплар сатып алу

Ел дәвамында

“Светофор” уены,”Кем тизрәк “ ,”Нинди юл билгесе юартык” уеннары.Һ.Б.

6

Шигырьләр аша юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтү.

Даими

“ Юллар имин – адымнар нык булсын” китабы ярдәмендә.

7

Әти –әниләр җыйлышына доклад.

Март

Темалар:

8

Экскурсияләр:

- бакча урнашкан тирә-юньне өйрәнү

- юллар кисешкән урынга

Ел дәвамында тәрбияченең календарь планнары буенча

Экскурсияләр ярдәмендә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен аңлату.

9

Видеофильмнар, слайдлар карау

Ел дәвамында

Юл йөрүгә слайдлар эшләү.Видеофильм

нар сатып алу.

10

Бакча урнашкан тирә-юньнең макетын ясау

Сентябрь, октябрь

Балалар белән берлектә.Юл йөрү кагыйдәләрен тизрәк үзләштерү өчен.

11

Рәсем ясау, әвәләү һәм кисеп ябыштыру. (Транспорт төрләре, шәһәр урамнары)

Шөгыльләрдән тыш һәм буш вакытларда

Рәсем буенча күргәзмәләр оештыру.Бу эшкә әти – әниләрне дә катнаштыру.”Иң оста юл билгеләрен әвәләп ясаучыны ачыклау.

12

“Могҗизалы юллар.”

(Викторина)

Шөгыль барышында һәм буш вакытларда

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.

13

КВН (ЮХИДИ мәйданчыгында)

Зурлар,

мәктәпкә әзерлек төркеме

Балаларның КВН ярдәмендә өйрәнгән белемнәрен тикшерү.

14

“Ни өчен машиналар кирәк” Зулар төркеменә уен проект.

май

Һәр төр транспорт белән сак булырга,юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү, кирәклеген кабат искә төшерү.

Юл кагыйдәләрен өйрәтү буенча эш планы

2015-2016 уку елы

Эшләү алымы

Үтәү вакыты

Эш төре

1

 “Балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтүне оештыру”

Перспектив планнар төзү

Август

Юл йөрү кагыйдәләре программаларын  өйрәнү.

2

Юллардагы хәвеф – хәтәрне кисәтүче плакатларны өйрәнү.

Ел дәвамында

И.Ю.Бордачева “Безопасность на дороге» Ф.Г.Т.

3

Төркем бүлмәсендә һәм ата –аналар өчен “Юл йөрү кагыйдәләре” почмагын җиһазлау

Ел дәвамында

Әти-әниләргә ширмалар булдыру.Яңа плакатлар алу.

4

Юл кагыйдәләрен өйрәтү шөгыльләре. Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрне юлдагы куркынычлар турында кисәтүче билгеләр.

Ел дәвамында уртанчылар,зурлар,мәктәпкә әзерлек төркемендә,  календарь планнары буенча

Шөгыльләрдә юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнү.

Ел ахырында һәр балага анкета тутырту.

5

Юл кагыйдәләрен өйрәтү буенча дидактик уеннар ясау, күргәзмә әсбаплар сатып алу

Ел дәвамында

“Светофор” уены,”Кем тизрәк “ ,”Нинди юл билгесе юартык” уеннары.Һ.Б.

6

Шигырьләр аша юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтү. Юл йөрү кагыйдәләренә, транспорт төрләренә бәйле табышмаклар чишү һәм шигырьләр уку.

Даими

“ Юллар имин – адымнар нык булсын” китабы ярдәмендә.

7

Әти –әниләр җыйлышына доклад Тема:”Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү”

декабрь

Темалар:

8

Экскурсияләр:

- бакча урнашкан тирә-юньне өйрәнү

- юллар кисешкән урынга

Ел дәвамында тәрбияченең календарь планнары буенча

Экскурсияләр ярдәмендә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен аңлату.

9

Видеофильмнар, слайдлар карау,презинтацияләр

Ел дәвамында

Юл йөрүгә слайдлар эшләү.Видеофильм

нар сатып алу.

10

Бакча урнашкан тирә-юньнең макетын ясау

Сентябрь, октябрь

Балалар белән берлектә.Юл йөрү кагыйдәләрен тизрәк үзләштерү өчен.

11

Рәсем ясау, әвәләү һәм кисеп ябыштыру. (Транспорт төрләре, шәһәр урамнары)

Шөгыльләрдән тыш һәм буш вакытларда

Рәсем буенча күргәзмәләр оештыру.Бу эшкә әти – әниләрне дә катнаштыру.”Иң оста юл билгеләрен әвәләп ясаучыны ачыклау.

12

“Юлда акыл кирәк” юл билгеләрен өйрәнү

Шөгыль барышында һәм буш вакытларда

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.

13

Тематик прогулка. Җәяүлеләр өчен кагыйдәләр.

ноябрь

Балаларның тротуар турындагыбелемнәрен  ныгыту. Җәяүлеләрнеңтротуардангынаөйрүентөшендерү.

14

КВН-Ярыш үткәрү. Яшь

велосипедчылар ярышы.

Залда юл йөрү

кагыйдәләрен үтәп велосипедта йөрү.

май

Һәр төр транспорт белән сак булырга,юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү, кирәклеген кабат искә төшерү.

Балаларның КВН ярдәмендә өйрәнгән белемнәрен тикшерү.

Методик тема: “Юлда йөрергә өйрәнәбез”

2016-2017 нче уку елы

Максат:Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.
Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.
Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну

  • балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау,
  • Балаларны төрле чаралар ярдәмендә урамда һәм юлларда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү,
  • Балаларның игътибарлылыгын, мөстәкыйль эзләнүен, иҗади сәләтләрен үстерү.
  • үзеңне дөрес тоту культурасына өйрәтү.

Бурычлар:

  •  балаларны юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә төшендерү;
  • юл йөрү кагыйдәләре буенча класс сәгатьләре, күңелле чаралар, ата-аналар җыелышлары үткәрү;
  • юлда үз-үзеңне тота белү культурасын формалаштыру;
  • танып белү, иҗади күзаллау, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;
  • аралашу, коммуникатив осталыкларын үстерү.

Көтеләчәк нәтиҗәләр:

  •  ( ата-аналар җыелышлары һ.б.) үткәрү нәтиҗәсендә балаларлар һәм ата-аналар юлларда игътибарлы булырга кирәклегенә төшенәләр;
  • көтелмәгән хәлләрдә югалып калмаска өйрәнәләр;
  • тирә-юньдәге кешеләрнең гомерләре өчен җаваплы карый башлыйлар;
  • балалар һәм автомобиль йөртүче психологиясен аңлый беләләр һәм кеше гомеренең кадере турында уйланалар.

Юл кагыйдәләрен өйрәтү буенча эш планы

2016-2017 уку елы

Эшләү алымы

Үтәү вакыты

Эш төре

1

 “Балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтүне оештыру”

Перспектив планнар төзү

Август

Юл йөрү кагыйдәләре программаларын  өйрәнү.

2

Юллардагы хәвеф – хәтәрне кисәтүче билгеләрен өйрәнү.

Ел дәвамында

Рәсемнәр, слайдлар ярдәмендә

3

Төркем бүлмәсендә һәм ата –аналар өчен “Юл йөрү кагыйдәләре” почмагын җиһазлау.

“Ут дус та _дошман да” дигән темага әңгәмә.

Ел дәвамында

Тормыш һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы почмагында сюжетлы-рольле уеннар өчен атрибутлар, юл йөрү билгеләре, төрле транспорт чаралары рәсемнәре, микрорайон макеты, урамда җәяүлеләр һәм транспорт белән була торган ситуацияләр рәсемнәре, светофор блуы шарт.

4

Юл кагыйдәләрен өйрәтү шөгыльләре. Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрне юлдагы куркынычлар турында кисәтүче билгеләр.

Ел дәвамында уртанчылар,зурлар,мәктәпкә әзерлек төркемендә,  календарь планнары буенча

Шөгыльләрдә юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнү.

Ел ахырында һәр балага анкета тутырту.

5

Юл кагыйдәләрен өйрәтү буенча дидактик уеннар ясау, күргәзмә әсбаплар сатып алу

Ел дәвамында

“Киселгән билгене төзе” уены,”Юл билгесен бел “ ,”Нинди юл билгесе уеннары.Һ.Б.

6

Шигырьләр аша юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтү. Юл йөрү кагыйдәләренә, транспорт төрләренә бәйле табышмаклар чишү һәм шигырьләр уку.

Даими

“ Юллар имин – адымнар нык булсын” китабы ярдәмендә.

7

Әти –әниләр җыйлышына доклад Тема:”Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү”

декабрь

Темалар:

8

Экскурсияләр:

- бакча урнашкан тирә-юньне өйрәнү

- юллар кисешкән урынга

Ел дәвамында тәрбияченең календарь планнары буенча

Экскурсияләр ярдәмендә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен аңлату.

9

Видеофильмнар, слайдлар карау,презинтацияләр

Ел дәвамында

Юл йөрүгә слайдлар эшләү.Видеофильм

нар сатып алу.

10

Бакча урнашкан тирә-юньнең макетын ясау

Сентябрь, октябрь

Балалар белән берлектә.Юл йөрү кагыйдәләрен тизрәк үзләштерү өчен.

11

Рәсем ясау, әвәләү һәм кисеп ябыштыру. (Транспорт төрләре, шәһәр урамнары)

Шөгыльләрдән тыш һәм буш вакытларда

Рәсем буенча күргәзмәләр оештыру.Бу эшкә әти – әниләрне дә катнаштыру.”Иң оста юл билгеләрен әвәләп ясаучыны ачыклау.

12

“Юлда акыл кирәк” юл билгеләрен өйрәнү: “Тыелган хәрәкәт”, “Буш почмак”, “Үз урыныңны тап”, “Кабатла”, “, “Игътибарлы бул”, “Хәрәкәтне исеңдә калдыр”, “Автобус тукталышы” уеннар өйрәнү.

Шөгыль барышында һәм буш вакытларда

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен. яссылыкта тиз ориентлашуга, күзаллауны үстерүгә тизлек һәм ераклыкка дөрес бәя бирүгә юнәлдерелгән хәрәкәтле уеннар оештыру бик мөһим

13

Тематик прогулка. Җәяүлеләр өчен кагыйдәләр.

Тәрбиячеләр өчен чыгыш: “Юл йөрү кагыйдәләрен уеннар аша үзләштерү”

ноябрь

Балаларның тротуар турындагы белемнәрен  ныгыту Җәяүлеләрнең тротуардан гына өйрүен төшендерү.

14

Светофор бездә кунакта

Кичә үткәрү

май

Максат:

балаларны план буенчаиркенориентлашырга өйрәтү;

урамдаяисә транспорт чарасындабаргандаүзтәртибеңәҗаваплыкарашформалаштыру;

юлйөрүкайгыдәләренөйрәнүгәһәмаларныүтәүгәкызыксынутәрбияләү

2017- 2018 уку елы

Зурлар  төркемендәге  балаларга  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча методик  план

Темасы

Максаты

ае

1.

Юл йөрү кагыйдәләр.

Юл, анда үз-үзеңнетоту кагыйдәләре  ту-рында белемнәрен киңәйтү. Юл аша чыккан-дасветофорның төсләренә,машиналарның юнәлешләренә игътибар итәргә өйрәтү.

сентябрь

2.

Син- пассажир.

Балаларга пассажирның кем булуын төшен-дерү.

3.

Ш.Галиевның“Автобуста” шигырен  уку.  Җәмагать транспортында әдәплелек тәрбияләү

Җәмагать транспортында әдәплелек тәрбия-ләүне дәвам итү. Үз-үзеңнең һәм иптәшең-нең җәмагать транспортында тотышына нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.

4.

Юл хәрәкәте.   Хәрәкәтле уен “ Автомобиль һәм чыпчыклар”

Юл һәм андагы хәрәкәт турында балаларда башлангыч мәгълүмат бирү, юл кыркыныч-сызлыгы кагыйдәләрен яшь үзенчәлеклә-ренә туры китереп аңлату,  транспорт  төр-лелеге турында әйтеп узу.

5.

Авыл урамында тран-спорт хәрәкәтен күзәтү.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләре б/нтаныш-тыруны дәвам итү,урамда дөрес йөрергә өй-рәнү, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне  истә калдыру,юл билгеләре турында белем-нәрен ныгыту.Кибет ,мәктәп, балалар бакчасы һ.б. урнашкан урыннарны белергә,аларга бару юлын өйрәтү.

октябрь

6.

Шәһәр урамы.

Балаларның урамда үзләрен тоту кагыйдә-ләрен ,юл хәрәкәте кагыйдәләре ,транспорт төрләре турында белемнәрен  ныгыту.

7.

Шәһәр транспорты.

Балаларны транспорт төрләре белән та-ныштыруны дәвам итү,аларны танырга өй-рәтү.Транспорт төрләренең исемнәрен истә калдыру,кулланышларын белү.

8.

Махсус автотранспорт.

Балаларны махсус автотранспорт. Һәм аның функцияләре белән таныштыру.

9.

Үстерешле уен:”Тиз җавап бир”

Фикерләү тизлеген тәрбияләү,предметларны  классификацияләү һәм гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү.          

ноябрь

10.

Светофор. Көйләүле юл чаты.

Балаларны юл чаты белән һәм юлның мондый урыннарныда үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

11.

“Тылсымлы өч төс” хәрәкәтле уенын уйнау.

Киңлектә ориентлашу күнекмәләрен камилләштерү.

12.

Ш.Галиевнең“Светофор-ның өч күзе”шигырен яттан өйрәнү.

Балаларның алган белемнәрен ныгыту

13.

Юл.Бер яклы һәм ике яклы хәрәкәт.

Балаларның җәяүлеләр өчен урамда йөрү кагыйдәләре,юлның транспорт йөри торган урыннарда юлны аркылы чыгу кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту;бер яклы һәм ике яклы хәрәкәт,бүлү сызыклары төшенчә-ләре белән таныштыру.Урамда үз-үзеңне тоту культурасы күнекмәләрен тәрбияләү.

декабрь

14.

Үстерешле уен: ”Могҗизалар кыры”

Юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту,балаларны үз фикерләрен төгәл итеп җиткерү һәм дөре итеп әйтү күнекмәләрен үстерү;карта,схема,юл ситуацияләре буенча сораулар бирү күнекмәләрен ныгыту.

15.

Юл билгеләре.

Юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллау-ларны формалаштыру.җәяүлеләр һәм тран-спорт йөртүчеләр өчен булган юл билгеләрен аерырга өйрәтү.

16.

Үстерешле уен: “Күп белүче”

Юл йөрү кагыйдәләре турында  балаларның белемнәрен ныгыту,пространствода ори-ентлаша белүләрен үстерү,үз рольләрен төр-ле ситуацияләрдә дөрес башкарырга өйрәтү.

17

Кисәтүче билгеләр.

Балаларны төсләре һәм формалары буенча юл билгеләрен аерырга өйрәтү.

январь

18

Кисәтүче билгеләрне ясау картоннан.

Балаларны шөгыльләрдә алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәтү.

19

Җәяүле фәннәр мәктәбе

Балаларны юл чатларында җәяүлеләрнең хәрәкәтен регламентлаучы юл билгеләре белән таныштыру

20

Юл билгесен күрсәт.

Юл йөрү кагыйдәләрен,юл билгеләре турын-дагы белемнәрен ныгыту;тәрбияче сөйләме буенча төрле төргәкараган юл билгеләрен эз-ләп табарга өйрәтү;фикер йөртү сәләтен үстерү.

21

Юл йөрү кагыйдәләренә, транспорт төрләренә бәйле табышмаклар чишү һәм шигырьләр уку.

Балаларның уйлау сәләтләрен үстерергә ярдәм итү, табышмакларга җавап табарга өйрәтү.

февраль

22

Юл макеты  һәм уенчык машиналар белән уен оештыру.

Балаларны уен вакытында төрле ситуация-ләрне чишәргә өйрәтү.

23

Прогулка авыл урамына.

Балалар белән урамда хәрәкәт итүче машиналарны күзәтү

24

Макет һәм рәсем аша берничә полосасы булган юл турында әңгәмә. Ш.Галиев “Юл кемнеке?”шигырен уку.

Берничә хәрәкәт полосасы булган юл турын-да белемнәрен ныгыту, баету.

25

Рәсем ясау. Берничә поло-салы юл һәм андагы билгеләр

Рәсем шөгыле аша берничә полосалы юл турында төшенчә бирү.

март

26

Велосипедта йөргәндә кур-кынычсызлык кагыйдәлә-рен үтәү турында әңгәмә.

Велосипедта  йөрү өчен махсус урыннар бу-луын аңлату. Юл билгеләре”Балалар”, “Вело-сипед юлы белән кисешү”, “Велосипедта йө-рү тыела”. Велосипед юлы белән таныштыру.

27

Велосипед һәм аңа кагы-лышлы юл билгеләре  рәсемен  ясау.

Балаларны велосипед рәсеме һәм аңа кагы-лышлы юл билгеләре рәсемнәре ясарга өйрәтү.

28

Без-велосипедчылар.

Үстерешле уен “Велоси-педларның аермасын тап”

Балаларның велосипедта йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.

Күреп кабул итүне үстерү

29

Әңгәмә.”Велосипед- минем дустым”

Балаларда юлда үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү.Бирелгән мәгълүматны тыңлый белү һәм үзләштерүне формалаштыру. Вело-сипедта хәфесез йөрү кагыйдәләрен өйрәтү.

апрель

30

Хикәя уку:И.Дәүләтшин  “Алпамыш шәһәргә килде”

Юлда үз иминлеген һәм башкаларның иминле-ген кайгырту һәм саклау сыйфаты тәрбия-ләү.Балаларның игътибарлылыгын ,логик фикерләү сәләтен үстерү.

31

Машина йөртүче һәм җә-яүлене кисәтүче куркыныч-сызлык билгеләре.

Балаларда урамда ,җәмәгать транспортын-да,торак зонасында үз-үзеңне тоту культу-расын тәрбияләү.

32

Авыл җирендә җәяүлеләр һәм төрле транспортлар-ның  хәрәкәт итүен күзәтү.

Балаларны авыл җирендә җәяүлеләр һәм транспорт өчен булган юл өйрү кагыйдәләре белән таныштыру.

33

Үстерешле уен”Сәбәп”

Балаларның юл йөрү кагыйдəлəрен белүлəре буенча белемнəрен ныгыту.

Сәбәп- тикшерү бәйләнешләрне ачыклау кү- некмәләрен формалаштыру.

май

34

Участоктагы  юлда  велосипедта йөрү.

Балаларның белемнәрен практикада куллану.

35

Уен мәйданчыгында таби-гый материаллардан (ком, кирпеч һ.б.)урам төзү һәм анда балалар ясаган юл билгеләрен урнаштыру.

Балаларның алган белемнәрен ныгыту;киң-лектә ориентлашу күнекмәләрен үстерү. Балаларның танып белергә кызыксынучан-лыкларын, активлыкларын үстерү.

36

“Хәвефсез хәрәкәт иленә сәяхәт”күңел ачу иртәсе

Балаларның юл йөрү кагыйдəлəрен белүлəре буенча белемнəрен ныгыту, уеннар аша юл билгелəре буенча белемнəрен камиллəштерү. Игътибарлылык, җитезлек, фикерлəү сəлəтен үстерү. Балаларда бəйрəм кəефе булдыру.

 

Кулланылган әдәбият

1. А.Галеева,С.М.Гаффарова “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы”    Казан 2010

2. Р.Ш.Әхмәдиева,Е.Е.Воронина,Р.Н.Миңнеханов һ.б.”Мәктәпкәчә яшь-тәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү” Казан 2008

3. З.М.Зарипова,Р.С.Исаева”Үстерешле уеннар” Казан 2013

4. З.М.Зарипова,Л.Н.Вәҗиева,Р.С.Зөфәрова“Туган телдә сөләшәбез” 5-7 яшь “Казан “Фолиант” ,2012

                    2018-2019 уку елы

Ай

Атна

Тема

Бурычлар

Интеграция

сентябрь

I

Тема: «Светофор- безнең дус».

Уен «Светофор маҗаралары»

Светофор , светофорның төсләре турында белемнәрен ныгыту.  Машина юлындаһәм тротуарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре булән танышуны дәвам итү. Урам 2 өлешкә бүленгән икәнлеге турында белемнәрен үстерү.

Иҗади сәнгать: рәсем яки ябыштыру «Светофор».

Уку: А. Усачев «Домик у перехода» (ятлау)

Социаль – коммуникатив үсеш: фикер йөртү : «Берүзем өйдә», «Берүзем урамда»,  рәсемнәр буенча кечкенә хикәя төзү.

Физик культура: хәрәкәтле уен  «Төсле автомобильләр»

II

Тема: «Өйдәге куркынычсызлык чыганаклары»

Балаларны көнкүреш предметлары белән таныштыру, аларның сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкинлекләре турында аңлату. Көнкүрештәге куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту.

III

Тема: «Ачык тәрәзәләр»

Балаларга ачык тәрәзәләрнең һәм балконнарның куркынычлык тудыру турында аңлату ТЕМА: балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү.

(Ата - аналар җыелышы)

Хәзерге вакытта күп кенә ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгы борчый. Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә иң беренче гаиләдә өйрәтерә кирәк. Ә моның өчен кирәкле информацияне әти-әниләрнең үзләренә белергә кирәк. Шуңа күрә без балага хәзерге дөньяның чынбарлыгын ачып бирергә тиеш. Ата-ана һәрвакыт балага нинди дә булса чикләүләр куя. Билгеле бер чикләүләр куеп без баланың физик сәламәтлегеен гарантиялибез . Моңа билгеле сәбәпләр бар: кече яшьтәге балалар нәрсәнең куркыныч булуын аңлап бетермиләр.

IV

Тема: «Алдакчы кыяфәт»

Балаларга таныш булмаган кешеләр куркыныч янавы турында аңлату.  Таныш булмаган кешеләрнең җәберләүләре вакытында үз-үзеңне дөрес тоту турында өйрәтү. 01, 02,03 телефоннарыннан дөрес куллану турында сөйләшү.

Октябрь

I

Тема: «Урам белән танышу»

Шәһәр урамнары турында күзаллауларын киңәйтү.

Социаль – коммуникатив һәм танып белү үсеше: урамга экскурсия.

II

Тема: «Көтелмәгән очрашу»

Таныш булмаган балалар һәм яшүсмерләр белән аралашу кагыйдәләрен аңлату, 01,02,03 телефоннарын куллану кагыйдәләрен ныгыту.

III

Тема: «Юл йөрү билгеләре».  

Дидактик уен «Төс буеча сайла».

Имитацион уен «Мин -шофер», «Мин - машина»

Юл йөрү билгеләренең әһәмияте турында өйрәтү.  Юлда машина йөреше 2яклы булуын аңлату. «Җир асты юлы» билгесе белән таншышу.

IV

Тема: «Сәламәт буласың килсә...»

«Сәламәтлек төшенчәсе белән танышу».

ноябрь

I

Тема: «Светофорның 3 төсе».

Дидактик уен «Җәяүлеләр һәм транспорт»

Светофорның төшенчәсетурында белемнәрен ныгытую. Җәяүлеләрнең юлда йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен формалаштыру.

Танып белү һәм сөйләм үсеше:

Хикәя төзү «Юлда үзеңне ничек тотарга?”

Җыр: музыкаль-дидактик уен «Урамны тыңлыйбыз».

Социальләштерү: имитацион уен «Без автобуста».

Иҗади сәнгать: ябыштыру «Минем машинага гараж».

Уку: С. Маршак «Светофор» (ятлау).

Танып белү: рәсем буенча кеше төзелешен карау

II

Тема: «Шәһәр буенча сәяхәт».

Дидактик уен «Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм үтә”

Шәһәрдә транспортта йөрү үзенчәлекләре белән танышу.

III

Тема: «Транспортта үз-үзеңне дөрес тоту».  Уен «Без барабыз, барабыз.....»

“Куркынычсызлык утравы” билгесе һәм әһәмияте белән таныштыру. Җәмгыять транспортыннда үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү.

IV

Тема: «Кешенең тән төзелеше»

Кешенең тән төзелеше турында таныштыру ( сулыш органнары, умыртка сөяге, ашказаны, кан әйләнеше)

декабрь

I

Тема: «Айболит дәресләре»

«Вирус, микроб» төшенчәләре кертү. Чирләрдән котылу чаралары белән таныштыру, авырганда терелә чаралары турында сөйләшү.  Чыныктыру һәм витаминнарның файдасын аңлату.

Аралашу:хикәя төзү«Безгә“Ашыгыч ярдәм" машинасы килә».

Иҗади сәнгать: ябыштыру «Безнең урамдагы автобус».

Җыр: имитацион уен«Мин машина».

II

Тема: «Юлдагы ярдәмчеләр»

«Пешеходный переход», «Балалар» билгеләре турында белемнәрен камилләштерү.

III

Тема: «Әдәпкагыйдәләре»

Балаларның транспортта йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен  ныгыту.

IV

Тема: «Җәяүлеләр һәм йөртүчеләр».

Сюжетлы –рольлеуен«Мин шофер»

Шофер хезмәтетранспорт төрләре, аларның йөреше белән таныштыруны дәвам итү.

январь

I

Тема: «Сак бул, бозлавык!».

Кышкы юлның үзенчәлекләре белән таныштыру,  куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне булдыру.

Иҗади сәнгать:рәсем «Юлда әни белән»  һәм ябыштыру «Грузовик».

Социальләштерү: бармак театры«Светофор”, юлдагы машиналарны күзәтү

II

Тема: «Кыш көне сулыклар»

Кыш көне сулыкларның үзенчәлекләре белән таныштыру, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне булдыру.

III

Тема: «Юл йөрү билгеләре». Дидактик уен “Юл билгеләрен дөрес куй”

 «Пешеходный переход», «Җир асты юлы» и «Сак бул: балалар» билгеләре белән таныштыруны дәвам итү. Машина юлы 2 яклы булырга мөмкин икенен искәртү.

IV

Тема: «Сак бул, бозлавык!»

Бозлы юлда сак йөрерүне кисәтү, егылган кешегә беренче ярдәм күрсәтергә тәкъдим итү.

февраль

I

Тема: «Мин җәяүле».

Уен «Без юл аркылы чыгабыз»

Җәяүлеләрнең юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү.  Юл билгеләре буенча белемнәрен камилләштерү.

Иҗади сәнгать: ябыштыру «Машинага тәгәрмәчләр».Аралашу: «Мин югалсам...» дигән темага әңгәмә оештыру.

Физик культура: «Нәрсә ул юл чаты?” дигән темага уеннар оештыру

II

Тема: «Юл кырыендагы өй»

Светофорның үзенчәлекләре турында белемнәрен үстерү. Юл йөрү билгеләре турында күзаллауларын формалаштыруны дәвам итү.

III

Тема: «Йөртүчеләр һәм җәяүлеләр». Сюжетлы-рольле уен «Шофер»

Юлда билгеләргә карап ориентлашырга өйрәтү. Кышкы юлдагы машиналарны күзәтү.

IV

Тема: «Әгәр син урамда югалсаң»

Урамда югалсаң үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренең рәте белән таныштыру.

март

I

Тема: «Сак бул, юл чаты!». Уен «Кем иң укымышлы җәяүле?»

Юл чатындагы юлда машиналарның йөрү тәртибе белән таныштыру.

Иҗади сәнгать: рәсем «Юл һәм тротуар», ябыштыру «Минем яраткан транспорт төре».

Аралашу:әңгәмә «Ничек машиналар кешеләргә ярдәм итәләр»

II

Тема: «Транспорт төрләре». Уен «Машиналар күргәзмәсе»

Юлда йөрүче машиналарны күзәтү, машина төрләрен истә калдыру

III

Тема: Уен «Кем иң яхшы җәяүле?

Балаларның юл йөрү билгеләре турында белемнәрен киңәйтү

IV

Тема: «Минем  микрорайон»

Микрорайон макетында ориентлашырга өйрәтү. Практикада алган белемнәрне куллануны булдыру.

апрель

I

Тема: «Урамдаятимхайваннар»

Урамда очраган ятим хайваннар белән үз-үзеңне дәрес тоту кагыйдәләрен өйрәнү. Балалар бакчасыннан өйгә кайту юлы турында сөйләшү

Социаль – аралашу үсеше: сюжетлы-рольле уен  «Җәяүлеләр һәм йөртүчеләр»

Җыр: күңел ачу  «Балалар урманда».

Иҗади сәнгать: төзү «Минем урам».

Аралашу: әңгәмә  «Велосипедта йөрим».

Сәдамәтлек: әңгәмә “Заралы үсемлекләр”

II

Тема: «Безнең ярдәмчеләр». Дидактик уен «Сөйләшүче юл билгеләре»

Балалар бакчасыннан өйгә кайту юлы турында белемнәрен камилләштерү

III

Тема: «Урманда үзеңне ничек тотарга?»

Урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән танышу, янгын чыганакларын кисәтергә өйрәтү.

IV

Тема: «Зарарлы үсемлекләр»

«Зарарлы үсемлекләр» төшенчәсе белән таныштыру,  урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.

                                                                                май

I

Тема: «Юлда җәяүле».

Дидактик уен «Светофорны җый»

Алган белемнәрне кулланып юлда йөрү күнекмәләрен камилләштерү, светофор турында белемнәрен ныгыту

Иҗади сәнгать:  рәсем «Мин балалар бакчасына барам»; күргәзмә оештыру  «Үз кулларың белән ясалган светофор.

Физик культура: хәрәкәтле уеннар “Төсле автомобильләр”, “Чыпчыклар һәм автомобиль” Коммуникация: әңгәмә “Без урамда уйныйбыз”

II

Тема: «Өйгә таба юл».

Дидактик уен «Микрорайон буенча сәяхәт»

Микрорайон макеты буенча хәрәкәтләнү буенча белемнәрен киңәйтү. Өйгә кайту юлында тәртип кагыйдәләрен ныгыту

III

Тема: «Мин юл йөрү кагыйдәләрен беләм»

Төрле юл ситуацияләреннән чыгу юлларын өйрәтү.

IV

Тема: «Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре».

Сюжетлы – рольлеуен«Йөртүчеләр һәм җәяүлеләр»

Юл йөрү билгеләре, юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!

Хәзерлек төркеме белән үткәрелгән шөгыль...

Сценарий “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”

Сценарий "Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!" 2-3 яшьлек балалар өчен....

Тема: Юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләре

Юл билгеләре һәм светофор турындагы белемнәрне барлау; җәмәгать транспортында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту; яңа юл билгеләре турындагы белемнәрне конкретлаштыру; бер-берсенә булышырга омты...

Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел

Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзләштерү, балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү, җәяүлеләр өчен булганкагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читенн...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...