Тема: Юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләре
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Миниханова Гульсина Кашафутдиновна

Юл билгеләре һәм светофор турындагы белемнәрне барлау; җәмәгать транспортында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту; яңа юл билгеләре турындагы белемнәрне конкретлаштыру; бер-берсенә булышырга омтылу;

 Юл билгеләренең кирәклеген тою; төрле ситуацияләрдә югалып калмау; җир.су, һава транспортын аңлы рәвештә аера белү; сәнгать-ле сөйләмне үстерү;

Тәрбиячене, олыларны , яшьтәшләрен тыңлый һәм аңлый белү.Юлда имин йөри белүне тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_nod_minikhanova_g.k.docx24.49 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре 15 нче номерлы “Алсу”

балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Уртанчылар төркемендә йөрүче балалар өчен “Юл билгеләре илендә” темасына

турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге конспекты.

                                                             

                                                                        Әзерләүче һәм үткәрүче

                                                                                     тәрбияче                                  

                                               Миниханова Гөлсинә Кәшафетдин кызы

Апрель,2013ел.

Нурлат шәһәре, 2013 ел.

Тема: Юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләре

Белем бирү өлкәләре интеграциясе: танып-белү, матур әдәбият, сәламәтлек, коммуникация, социализация.

Программаның эчтәлеге: Юл билгеләре һәм светофор турындагы белемнәрне барлау; җәмәгать транспортында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту; яңа юл билгеләре турындагы белемнәрне конкретлаштыру; бер-берсенә булышырга омтылу;

 Юл билгеләренең кирәклеген тою; төрле ситуацияләрдә югалып калмау; җир.су, һава транспортын аңлы рәвештә аера белү; сәнгать-ле сөйләмне үстерү;

Тәрбиячене, олыларны , яштәшләрен тыңлый һәм аңлый белү.Юлда имин йөри белүне тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: транспорт, светофор, шлагбаум.

                              Инспектор, җигүле.

Алдан башкарылган эш: юл билгеләре өйрәнү, шигырьләр уку, табышмаклар чишү, матур әдәбият уку, хәрәкәтле уеннар, мәкаль-ләр өйрәнү, юл чатына экскурсия ясау, юлда имин йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.

Алым һәм ысуллар: сүз, уен, күрсәтү, практик ысул.

Җиһазлау: юл билгеләре макетлары, уенчык рульләр, светофор; кызыл, сары, яшел түгәрәкләр; “автобус”(урындыклардан), ачкыч, төрле төр уенчык транспортлар, уенчык паровоз, “Бүре һәм куян-ның юлдагы маҗаралары” мультфильмы, мультимедияле җайланма(проектор).

                              Шөгыль барышы:

Тәрбияче:  -Балалар, мин бүген сезгә бик матур рәсемнәре һәм кызыклы әкиятләре булган журнал алып килдем! Ягез әле минем яныма җыелышыгыз.(журнал карыйлар, шулчак бер бит кәгазь идәнгә төшеп китә)

Тәрбияче:  -Нинди кәгазь бу?(гаҗәпләнә)Ә-ә, балалар чакыру кәгазе бит бу. Укып карыйк, кем,кая чакырды икән безне?(укый):

“Кадерле балалар! Сезне “Куян һәм бүренең юлдагы маҗаралары” дигән мультфильм карарга кинотеатрга чакырабыз”.

Тәрбияче:  -  Балалар сезнең мультфильм карыйсыгыз киләме? Нәрсәгә утырып барырбыз икән?

  • (Балалар тәгъдим иткәннән соң автобуста барырга карар кылына)

Тәрбияче: -  Ә автобуста бару өчен безгә нәрсә кирәк?

Балалар:   (җаваплар)

Тәрбияче:  - Әйе , билетлар. (билетлар тарату). Менә бу билетларда нинди юл билгеләре сүрәтләнгәнен аңлатып бирә алсагыз, сезне автобуска утыртырлар. (Һәрбер баладан юл билгесен

әйттерү).

Тәрбияче:  -Бик яхшы, балалар, юл билгеләрен беләсез икән, хәзер автобуска утырсак та була. Ә йөртүче кем булыр икән? Шоферга нәрсәләр кирәк булыр икән? (руль,машина кабызыр өчен ачкыч, права, тех.паспорт). 

    “Автобуста” барганда видеолар карау, ялгышларны төзәтү, җәмәгать транспортында булганда үз-үзеңне дөрес тоту кагый-дәләрен ачыклау. (кычкырып сөйләшмиләр,көнбагыш ашамыйлар, телефоннан кычкырып сөйләшмиәр, чүп-чар ташламыйлар һ.б.ш.) 

Тәрбияче:  Сөйләшә-сөйләшә килеп җиткәнебезне дә сизмәгәнбез бугай, нишләп автобусыбыз тукталды? Нинди тукталыш бу бала-лар?    

      (Балалар җаваплары)

  • Светофор!

Тәрбияче:  - Әйдәгез, балалар, “Светофор” уенын уйнап алабыз. “Машиналар” булыр өчен һәрберебез дә рульләр алыйк. (уен кагый-дәсен искә төшерү)Кызыл утта нишлибез? Сары утта? Ә яшел ут янса нинди хәрәкәт башкарырбыз? (Кагыйдәләрне искә төшергәч, уен башлана.Кызыл төстәге түгәрәк күрсәткәндә – туктап кала-лар,сары төс булганда “машинаны” кабызалар яки әзерләнәләр, яшелдә – бүмә буйлап йөриләр).

Тәрбияче:  Балалар, тукталышта ял итеп алдык, инде юлыбызны дәвам итсәк тә ярый. Утырышыйк урыннарыбызга. Юл кешесенең юлда булуы хәерле,- диләр.(“Шофер” ачкычын таба алмый, уен вакытында ачкыч югала).

Тәрбияче:  -Нишибез , балалар? Ачкыч югалган, автобусны кабы-зып булмый.(балалар фикерләре)

          (ЮХИДИ инспекторы килеп чыга)

ЮХИДИ инспекторы: -Ачкычны бит балалар калдырып йөрмиләр, ярый әле минем кулга эләкте. Ләкин мин сезгә ачкычыгызны минем шартымны үтәгән очракта гына кайтарачакмын. Минем кулымда юл билгеләре, әгәр дөрес итеп юл билгесен атасагыз – ачкыч сез-неке!(күптән тугел өйрәнелгән юл билгеләре күрсәтелә:

     “Тимер юл кичүе”,

      “Шлагбаумлы тимер юл кичүе”,

     “Шлагбаумсыз тимер юл кичүе”,

      “Җигүле (атлы) транспорт (гужевой).

ЮХИДИ инспекторы : -Бик булдырдыгыз, балалар! Юл билгелә-рен дөрес атадыгыз. Ачкычыгызны кайтарам,юлыгызны дәвам итә аласыз, тик мине дә үзегез белән алыгыз әле, сезнең белән күңелле булыр мөгаен. Ә сез кая барасыз соң?

         (балалар җаваплары)

Тәрбияче:  - Балалар, юлда вакытыбыз тизрәк үтсен өчен әйдәгез табышмак әйтеш уйныйбыз. Мин башлыйм, сез дәвам итәрсез. Тыңлагыз! (табышмак әйтеш уены)

    Табышмаклар:  1.Уф-уф сулар,

                                  Уфтанса да алып китәр,

                                  Барыр җиреңә җитәр. (Поезд)

2. Ат түгел кешнәми

  Йөз аттан ким эшләми.

   Үзе йөри тыр да, пыр

   Я бу нәрсә, кем әйтер?   (Трактор)

3.  Барам-барам очы юк.  (Юл)

4. Юл чатында тора батыр,

   Күзләре төрле-төрле.

  Берсен ача, берсен йома,

  Аны белә һәр кеше.    (Светофор)

5. Аяклары түгәрәк,

   Куышалар тәгәрәп.

   Үзем утырам, үзем чабам

   Теләсә кая табан.   (Велосипед)

ЮХИДИ инспекторы: -Ә хәзер мин бер уен тәгъдим итәм. Мин сезне бу тукталышта төшәргә чакырам.(“төшәләр”) 

  • Менә бу минем “транспортлар паркы”. Тик анда төрле төрдәге транспортлар-машиналар тупланган. Сезнең бурыч: сез алар-ны җир, су һәм һава транспортына аерыгыз.(балалар аералар)
  • Ә менә бу транспорт кайсы төргә керер икән? (Паравоз күрсәтелә) Суда йөзәме ул? Җирдә йөриме? Әллә һавада очамы?(тимер юлда икәнен ачыклау).
  • Рәхмәт сезгә, балалар! Сез бик тә белемле икәнсез.Күп нәрсә-ләр беләсез, сезнең белән күңелле булса да миңа китәргә, үз эшемне башкарырга кирәк. Сау булыгыз балалар, хәерле юл сезгә! (китә).

Тәрбияче: - Килеп тә җиттек, балалар! Әнә “Кинотеатр” диеп языл-ган. Исәнләшеп керергә онытмагыз!

  (ишек төбендә билет сатучы каршы ала)

Билет сатучы: -Исәнмесез, балакайларым! Исән-сау килеп җиттегезме? Мин билетларны балакайларым шигырь сөйләүчегә яки мәкаль әйтүчегә генә бирәм. Килештекме!? (балалар мәкальләр әйтәләр, шигырьләр сөйләп “билет” алалар)

 1.  Юл кешесенең юлда булуы хәерле.

2.  Ашыккан ашка пешкән.

3.  Әкрен барсаң- ерак китәрсең.

4.  Кеше юлда сынала.

5.  Юлга чыкканда иптәшең үзеңнән яхшырак булсын.

6.  Юллар имин булсын!

7.  Юлда булсаң бул өлгер-

    Юл кагыйдәсен нык бел!

Билет сатучы: -Булдырдыгыз, балалар! Хәзер инде җайлап урнашыгыз ,“Бүре һәм куянның юлдагы маҗаралары” мультфиль-мын карый башларбыз.

(“Бүре һәм куянның юлдагы маҗаралары” мультфильмын карау,

соңыннан йомгаклау)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Сценарий “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”

Сценарий "Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!" 2-3 яшьлек балалар өчен....

Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү

Балаларны урамда һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру буенча эш формалары һәм алымнары...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...