“Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”
методическая разработка по обж (подготовительная группа)

Ямалетдинова Альбина Даутовна

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм

 әти- әниләр белән үткәрү өчен ярыш- кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_pdd.docx386.42 КБ

Предварительный просмотр:

 “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм

 әти- әниләр белән үткәрү өчен ярыш- кичә)

Максат: Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү, юл кагыйдәләренә өйрәтүнең нечкәлекләренә төшендерүдә  ата-аналарны активлаштыру

Бурычлар: 
Тәрбияләү бурычлары. Урамнарда һәм юлларда хәвефсез тоту күнекмәләрен тәрбияләү.

Үстерү бурычлары. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлык дәрәҗәсен үстерү; юлда үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен ныгыту.

Әзерлек эшләре: Юл билгеләре, ребуслар, мультимедиа,  уеннар өчен атрибутлар, стенада фотостенд,  балалар рәсемнәреннән күргәзмә.
Кулланылган әдәбият: 1. А.Галеева,С.М.Гаффарова “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы”. Казан,  2010

2. Р.Ш.Әхмәдиева,Е.Е.Воронина,Р.Н.Миңнеханов һ.б.”Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү”, Казан 2008

3. З.М.Зарипова, Р.С.Исаева”Үстерешле уеннар”, Казан,  2013

4. З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева,Р.С.Зөфәрова“Туган телдә сөләшәбез” 5-7 яшь “Казан “. Фолиант , 2012
5. Закирова К.В. “Балачак аланы”, Казан, РИЦ нәшрияты, 2011

6. Закирова К.В.”Әхлак нигезе- матур гадәт”(2004)

 

Кичәнең барышы:

 Алып баручы: Бакча бүген гөрләп тора,

                           Шаулап тора, күрегез!

                Әти-әниләр катнашында

                Ярыш була, белегез!  

Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр! Аны этеп-төртеп, баласын ияртеп Әни Аю чыга һәм светофорның кызыл утына юл аша чыгарга тели).

Светофор: (сыбызгы сызгырта) Ханым! Туктагыз, кызыл ут яна бит!

Әни Аю: Ашыгам, ашыгам! Өч күзле нәмәстәкәй, юлымны бүлмә әле. Улым Йомшаккайны бакчага илтергә ашыгам!

Светофор: Ханым, минем кемлегемне белмисезмени ? Светофор булам мин, юл иминлеген саклыйм. Кызыл ут янганда юл аркылы чыгарга ярамый.

Әни Аю: Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрнә багышланган кичә була икән,  шунда ашыгабыз.

Светофор: Бик яхшы, ашыксагыз да, яшел ут янганын көтәргә кирәк.

Әни Аю: Рәхмәт сезгә, яхшы киңәшегезгә. Моннан соң, ашыксак та, юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска тырышырбыз.

Светофор: Әйдәгез, мин сезне озатам (китәләр).

(Музыка астында залга балалар керәләр.)

 Алып баручы:  Хөрмәтле дуслар. Без бүген безнең яшәеш өчен бик тә мөһим булган теманы аңлашу , өйрәнү өчен җыедык. Ә ярышларның темасы –юл йөрү кагыйдәләре. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү, аны өйрәнү балалар бакчасының да, һәр гаиләнең дә  төп бурычларының берсе булып тора. Бүгенге юл йөрү кагыйдәләренә багышланган кичәбезне башлыйбыз. 

Ярышыбызда ике команда катнашыр. Ә хәзер, көчле алкышлар астында команда членнарын уртага чакырыйк.

( Әти- әниләр,балалардан  торган командалар  зал уртасына куелган яшел һәм сары өстәлләр артына утыра.)

  Алып баручы:   Бәйгебез өчен безгә жюри составын сайларга кирәк. Без түбәндәге кешеләрне тәкъдим итәбез. ..........Алар сезнең белемнәрегезгә бәя бирерләр.        

Ярышыбызның беренче бәйгесе “Әйдәгез, танышыйк!” дип атала. Командалар безне үзләре белән таныштырып китәрләр.

        1 нче бәйге. “Сәламләү”

1 нче команда - “Тапкырлар”

Кояшның шаян нурлары

Иркәли безне иртән.

Күңелле, тапкыр уеннар

Күптәннән безне көткән.

Девиз: Сезнең белән ярышырбыз

Тик тиз генә бирелмәбез.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Тоткарлыксыз үтәрбез!

2 нче команда - “Зирәкләр”

Юл йөрү кагыйдәләрен

Әйбәт белергә кирәк,

Белгәннәрне күрсәтик

Бәйрәмне башлыйк тизрәк!
Девиз: Юл йөрү кагыйдәләрен

Әйбәт белергә кирәк!

Белгәннәребезне күрсәтик-

Бәйрәмне башлыйк тизрәк.

Алып баручы: Ә хәзер  музыкаль  тукталыш вакытында  хөкемдарлар 1 нче сәламләү бәйгесенә нәтиҗә ясый торырлар.

 

Музыкаль пауза.  Җыр “Светофор утлары”

Алып баручы:1 бәйгегә нәтиҗә ясау өчен сүз хөкемдарларга бирелә. (нәтиҗәдән соң Буратино керә, култык астына Әлифба китабы кыстырган)

Буратино: Сәлам дусларга!

Алып баручы: Исәнме, Буратино!

Буратино: Мәктәпкә китеп барганда,  сезнең шат авазларыгызны ишеттем дә, сезнең янга керергә булдым, сезнең ни эшләгәнегезне карыйсым килде.

Алып баручы: Ә бүген бездә тапкырлар һәм зирәкләр бәйрәме. Балаларыбыз һәм әниләребез юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча ярышалар. Син безгә кунакка килгән вакытта  юл йөрү кагыйдәләрен бик белеп бетерми бугай идең?

Буратино: Мин бит оятымнан “Җәяүлеләр “ мәктәбенә укырга кердем. Анда укытучыбыз “Светофор” агай безне юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтте. Мин хәзер “куркынычсызлык әлифбасын” бик яхшы беләм. Сезне сынап та карый алам хәтта.

Алып баручы: Рәхим ит, Буратино ! Сүзне сиңа бирәбез. Бүгенге уенда “Тапкырлар”  һәм  “Җитезләр” командалары катнаша.
Буратино: Сезнең белән танышуыбызга мин бик шат. Бу  бәйге
2нче бәйге- “Тыңла. Уйла. Җавап бир” дип атала.  Командалаларның  ни дәрәҗәдә юл кагыйдәләрен белүләре сынала .  Һәр сорауга дөрес җавап  өчен 1 балл куела.

(Буратино  сорауларны бирә, дөрес җавап өчен мактау сүзләре әйтә)

     

        (Һәр командага дүртәр сорау бирелә. Команда членнары киңәшләшеп җавап бирәләр. Җавап булмаган очракта башка команда членнары җавап биреп, командага очко җыя алалар).

        Сораулар:

  1. Нәрсә ул юл? (Транспорт  хәрәкәт итә торган урын)
  2. Транспорт светофоры белән, җәяүлеләр светофоры нәрсә белән аерыла? (Җәяүлеләр светофорында ике төс — кызыл һәм яшел, ә транспорт светофорында өч  төс — кызыл, сары, яшел)
  3. Светофор нигә кирәк? (Юллардагы хәрәкәтне көйләү өчен)
  4. Кемнәр алар- пассажирлар? (Транспортка утырып йөрүчеләр)
  5. Җәяүле сукмагы кемнәр өчен? (Җәяүлеләр өчен)
  6. Нәрсә ул урам? (Юллар, парклар, өйләр, ишек аллары, кибетләр һ.б.)
  7. Тыючы билгеләр нинди формада була? (Түгәрәк формасында)
  8. Кисәтүче билгеләр нинди формада? (Өчпочмак формасында)

Буратино: Булдырдыгыз, афәрин!

Алып баручы:  2 нче бәйгегә йомгак ясаганда , без ике команда белән бергә музыкаль “Светофор” уены уйнап алабыз. Түгәрәккә рәхим итегез!

Уен: “Светофор (Барлык балалар һәм әниләр дә катнаша)

“Яшел” – дип сигнал биргәндә, бер түгәрәк буйлап биеп барасы.

“Сары” – урында биисе.

“Кызыл” – туктап бармак яныйлар)

Алып баручы:  Бәйге нәтиҗәләрен игълан итү өчен сүзне  хөкемдарларга бирәбез. (Йомгак ясала)

Буратино:Әйткәнемчә, мин “Җәяүлеләр” мәктәбендә белем алам. Балаланың да бүген үз белемнәрен күрсәтүләрен телим. Шулай итеп,
3 нче бәйге- балалар өчен. “Юл һәм светофор”

 (Командалар бер-бер артлы барып җәяүлеләр чыгу урынын һәм светофорның рәсемнәрен төзиләр).

1 нче кеше ак юлны сузып сала (кабатлана)

2 нче кеше светофорның кызыл утын куя

3 нчы кеше светофорның сары утын куя

4 нче кеше светофорның яшел утын куя.

Конкурстан соң, ял итеп, ребуслар чишү

Алып баручы. Алдагы бәйгеләргә нәтиҗә ясаган вакытта  безнең Әминә шигырь сөйләп ала. Шигырьнең исеме “Светофорның өч күзе “ дип атала.           

Музыкаль тукталыш. Каримова Әминә шигырь сөйли. Ш.Галиев. “Светофорның өч күзе “  

Алып баручы.   Үткән ике бәйгенең  нәтиҗәләрен тыңлыйбыз. Сүзне хөкемдарларга бирәбез.

Буратино: Ай, балалар, мин сезнең шулкадәр белемле булуыгызга карап сокланам. Сез әйбәт җәяүлеләр. Ә менә карыйк әле, сездән нинди шофер чыгар икән?

4 нче бәйге “Шоферлар”

Әти һәм бала җитәкләшеп , кеглялар арасыннан йөгерәләр.Әти кеше шофер ролен башкара,кулына уенчык руль тота.

5 нче бәйге “Автоәни” 

(Һәр командадан әниләр чыга,алар алдында кечкенә уенчык машиналар ята.Һәр машинага җеп бәйләнеп таякка беркетелгән. Машинадагы җепне таякка чырнарга тиеш булалар.

Алып баручы: Хөкемдарлар нәтиҗә ясаган арада  , килгән кунакларыбызга  “Транспорт” темасына уен-кроссворд тәкъдим итәм.

“Транспорт” кроссвордына сораулар (ТРАНСПОРТ)

1. Юл чатында нәрсә тора? (Светофор)
2. Тәрәзәле һәр ягы, җиргә тими аягы.
Сыртында бар дугасы, я, бу нинди юрга соң?
 (Трамвай)
3. Транспортның туктавын кайда көтәләр? (Тукталышта)
4.  Кечкенә балаларны машинада йөртү өчен нәрсә таләп ителә? (Балалар кәнәфие)
5.
 Транспортта баручы ничек дип атала? (Пассажир)

6.  Аяклары түгәрәк, куышалар тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам теләсә кая таба. (Велосипед)
7.
Светофорны кайбер вакытта кем алыштыра? (Регулировщик)

8. Электр белән нинди төр транспорт йөри? (Трол лейбус)

Алып баручы.   Үткән ике бәйгенең  нәтиҗәләрен тыңлыйбыз. Сүзне хөкемдарларга бирәбез.

Музыкаль пауза: балалар башкаруында җыр “Шофер буласым килә”.

Буратино:  Булдырдыгыз, балалар. Хәзер мин дә йөреп карыйм әле, кая әле минем сәпитем (самокатка баса һәм егыла). Ай-ай-ай!

Алып баручы: Әй, Буратино, ашыкма, кая мин синең аягыңны бәйлим әле (бинт белән аягын бәйли).

Буратино: Рәхмәт. Менә бит юлда нинди күңелсез хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин . Минем беләсем килә, беренче ярдәмне балалар да күрсәтә беләме икән?

6 нчы бәйге. “Беренче ярдәм”

Команданың бер баласы каршы якка барып утыра.

2 нче кеше йөгереп барып бинт илтә

3 нче кеше йөгереп барып бинт белән аягын бәйли

4 нче кеше йөгереп барып куртка илтә һ.б.

5-6 нчы кешеләр барып алып кайталар (авыру бала бер аякта сикереп бара)

Буратино: Уеныбызның соңгы бәйгесе “Юл билгеләрен таны уены”  дип атала.


7 нче бәйге. “Юл билгеләрен таны уены” (Командаларга юл билгеләре күрсәтелә)

1. Бу билгеләрнең кайсысы “Җәяүлеләр өчен юл” дип атала.

2. Бу билгеләрнең кайсысы кисәтү төркеменә керә?

3. Бу билгеләрнең кайсысы тыю төркеменә керә?

4. ”Автобус тукталышы мәйданчыгы” һәм “Җәяүле өчен җир астынан чыгу урыны” билгеләрен син кайсы төркемгә кертер идең?

5. Кызыл түгәрәк эчендә бу нинди ап- ак шакмак? (юл юк)

6. Ак өчпочмаклы билге җәяүлегә киңәшче.

“ Кыю атла юл аркылы мин булганда, әйдәле!”(җәяүле сукмагы)

7. Андый билге булган җирдә йөреп була “сәпид” тә .(велосипед юлы)

8. Кызыл каймалы өчпочмакта балалар чаба. Бу нинди билге  я, табып  кара!

Буратино: Хөрмәтле әти- әниләребез, балалар! Сез бик яхшы шоферлар да, тыңлаучан җәяүлеләр дә, кирәк вакытта ярдәм кулы сузучылар да икәнсез. Бүгенге уеннарыбызда бик актив катнаштыгыз, рәхмәт. Соңгы йомгакны ясау өчен хөкемдарларга мөмкинлек бирик , ә мин залдагы барлык кешеләрне “Колесики, колесики” флэшмобына кушылырга чакырам.

Флэшмоб “Колесики, колесики и красивый руль”

Алып баручы:  Ә хәзер инде сүзне хөкемдарларга бирәбез. Алар барлык үткәрелгән бәйгеләргә нәтиҗә ясарлар.

(Хөкемдарлар чыгышы. Бүләкләү.)

Алып баручы: Безнең “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” дип аталган ярыш-кичәбез тәмам. Дуслык җиңде. Барыгызга да рәхмәт.

Буратино: Булдырдыгыз, нәни дусларым, хөрмәтле әти- әниләребез! Миңа уеныгыз бик ошады, сезнең белемнәрегезнең тирән икәнлегенә ышандым,  үзем дә  күп әйберләр белдем, рәхмәт сезгә.

Алып баручы: Хөрмәтле кунакларыбыз! Менә без бүген сезнең белән тормышыбыз өчен бик кирәкле мәсьәләләрне чиштек. Без бүген алган белемнәребезне тормышта кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Һәркемгә хәерле юллар телим!

        Очраштык без бүген, баш ваттык,

        Аралаштык, көлдек, сөйләштек.

        Өй мәшәкатләрен читкә куеп,

        Имин йөрү өчен көрәштек.

        Бердәмлек, дуслык, татулык –

        Безнең өчен кирәк һәммәсе.

        Күкләр аяз булсын,

        Илләр тыныч булсын,

        Әнә шулар тормыш мәгънәсе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!

Хәзерлек төркеме белән үткәрелгән шөгыль...

Сценарий “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”

Сценарий "Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!" 2-3 яшьлек балалар өчен....

Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел

Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзләштерү, балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү, җәяүлеләр өчен булганкагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читенн...

“Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Юл билгеләре туры турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлык д...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...