Аитова Зульфия Султангалиевна

сайт воспитателей

Эш сөйгәнне ил сөйгән

Профессия: воспитатель

Профессиональные интересы: творческие

Увлечения: танцы

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Азнакаево

Место работы: МБДОУ "Аккош"№17

Звание, ученая степень: методист

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zulfia-sultangalievna-aitova
Берлек кайда-көч шунда.
Татар халык мәкале

Һәр кеше үз хезмәтен яратып башкарырга тиеш. Шулай эшләгәнд генә ул уңышларга ирешә ала.

Бала күңеле ак кәгазь кебек чиста, анда ни язсаң шул уелып кала. Шул ак, чиста, сәда күңеләргә уңдырышлы орлыклар чәчү, без-педагоглрның төп бурычы. Уңдырышлы орлыклар чәчү өчен үз эшеңнең остасы булу кирәк. Аның өчен кеше үз өстеңдә һәрдаим эшләргә, тәҗрибә тупларга тиеш.

 

О себе

Мин, Аитова Зөлфия Султангали кызы,1966 нчы елның 27 июлендә Чатыр таулы, җырга-моңга бай, күренекле шәхесләре белән дан тоткан Азнакай районы Үчәлле авылында 4 нче бала булып дөньяга килгәнмен.

Авылыбыздагы балалар бакчасына йөргәннән соң,1 нче сыйныфка укырга кереп, 8 еллык мәктәпне “4”ле һәм “5” ле билгеләренә тәмамладым.

10-11 нче сыйныфны Азнакай шәһәренең 1нче номерлы урта мәктәбендә белем алдым. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап  (Брежнев)  Чаллы шәһәренең пед.училишесында“тәрбияче”, КСЮИда  “педагог-психолог” специальностьлары алдым. Укыган чорларымда, гөрләп торган студент тормышында актив катнашып килдем.

Беренче эш тәҗрибәмне балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп башладым. Аннары тәрбия эше урынбасары . организатор, заведующий, өлкән тәрбияче , рус.(тат) төркемнәрендә тәрбияче булып эшләдем.

Эшемне бик яратып башкарам, балаларга булган мәхәббәтем, авыр һәм дә үтә дә җаваплы эшемне җиңеләйтә. Һәр көнне балалар янына эшкә бару, минем өчен бәйрәмгә баруга тиң.

Методик темам: “Балаларның аңлы сөйләм телен гаилә тәҗрибәсендә баету”

Үземнең темам буенча материаллар җыям, төрле семинар, конкурсларда эш тәҗрибәм белә уртаклашам. Педогог кеше һәрдаим үз өстендә эшләп торырга тиеш, шул вакытта гына ул балаларга тиешле тәрбияне бирә алачак.  

Хәзерге вакытта Азнакай шәһәрендәге “Аккош” балалар бакчасында эшлим.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фәнис Яруллинның "Кыйгак-кыйгак каз кычкыра" әсәре. Гомумән, Фәнис абый нинди генә жанрда иҗат итмәсен, сокландыргыч әсәрләр тудыра. Аның балалар өчен язылган әкитләре - шуның матур үрнәге. Бу әкиятләр баланың рухына, аларның таныш тормыштан алынган халык иҗатындагыча гади җыйнак, поэтик бизәкләргә бай.

Фәнис Яруллинның иҗат дәрьясында һәр туган көнгә сөенеп әйләнә-тирәгә оптимистик караш сирпеп яшәүче, башкаларның күңелләрен канатландырып, олы җанлы шәхес иң алгы планга килеп чыга.

Мин үз эш тәҗрибәмдә Фәнис абыйның әсәрләрен гел кулланам. Һәм башка хезмәттәшләремә дә бик теләп тәкъдим итәм.    

Мой взгляд на мир

Дөнья гел үзгәрештә, үсештә яши. Дөньяны яратырга кирәк.

Мои достижения

  • 2010г. - Благодарственное письмо за активное участие во Всероссийском конкурсе «Детские сады - детям»

    2011г.- Сертификат за победу в  Всероссийском конкурсе «Своя книга»

    2011г. - Грамота за победу в номинации «Лучшая поделка» конкурса «Шүрәлегә-бүләккә» в воспитательно-развлекательной программе «Күчтәнәч» ОАО «ТРК «Новый Век»

    2011 г. - Грамота за 1 место на районном этапе Всероссийского конкурса «Детские сады – детям» в номинации «Лучший детский сад компенсирующего вида»

    2011 г. - Благодарственное письмо за помощь  в проведении массовых  мероприятий для детей  в Районной детской библиотеке  г. Азнакаево

    2011 г. – Диплом за активное участие на вечере встречи с поэтом Нуром Ахмадиевым в Азнакаевском доме техники

    2011 г. - Диплом за участие на районном конкурсе среди дошкольных образовательных учреждений «Мульти-пульти»

   2011 г. – Грамота за участие в районном конкурсе среди дошкольных образовательных учреждений в номинации «Прикладное творчество»

   2011 г. – Грамота за активное участие в районной выставке-конкурсе рисунков детей дошкольного возраста «В мире много сказок»

   2011 г. – Благодарственное письмо за проведение музыкально-театрализованного представления, посвященного 125 – летию со дня рождения Г. Тукая в Азнакаевской ЦБС

Моё портфолио

Педогог - бөек исем, бу эш белән шөгыльләнү өчен иң әүвәл аң-белемгә ия булу, туган телеңнең бөтен байлыгын һәм нечкәлекләрен белү һәм дә табигать тарафыннан бирелгән нечкә тойгыларга, сәләткә ия булу шарттыр.

Теләсә кайсы һөнәргә юл башы остазының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул гынадыр дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт... Аңардагы сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яши бит ул. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчен куеп башкара, башкарган һәм башкарачак та. 

Мои публикации:
Добавить грамоту в портфолио