Юлда йөрү кагыйдәсе шөгыль конспекты«Безнең дустыбыз-Светофор»
план-конспект занятия по обж (младшая группа)

Ибрагимова Айгуль Рафаэлевна

Шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shogyl_konspekty.docx20 КБ

Предварительный просмотр:

МБМББУ-1нче номерлы балалар бакчасы

ТР Теләче районы

Икенче кечкенәләр төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре шөгыленең конспекты

«Безнең дустыбыз-Светофор»

Тәрбияче:

Ибраһимова А.Р.

Теләче-2017

«Светофор безнең дустыбыз»

Максат:

1. Балаларга светофор турында төшенчә бирүне дәвам итү, светофорның төсләрен аера белү күнекмәләре ныгыту.

2. Кызыл, сары, яшел төс белән таныштыруны дәвам итү, сүзлек байлыгын үстерү.

3. Балаларның фикерләү, анализлау сәләтләрен, игътибарлылыкларын арттыру, хәтерләрен яхшырту, бер-берсенә игътибарлылык, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү, светофорның төсләре һәм аларың нәрсә аңлатулары турындагы белемнәрен ныгыту.

Җиһаз:

Светофор, төрле төстәге мамык дискалары, руль, төрле автомобильләр, гаражлар,

-светофор турыпочмагы;

 -проектор

ЭШЧӘНЛЕК БАРЫШЫ:

Тәрбияче: Хәерле иртә,сезгә!

Хәерле иртә,күзләрем!

Хәерле иртә,колакларым!

Хәерле иртә,колакларым!

Хәерле иртә,аякларым!

Балалар,карагыз әле безгә хат килеп төшкән.

Ә хатны безгә светофор җибәргән. Светофор ватылган,аның төсләре югалган,шуңа да аңа бик күңелсез. Ул сездән булышырга,ярдәм итәргә сорый.

Булышырбызмы светофорга?

Булышыр өчен,безгә биремнәр үтәргә кирәк була.

Светофор – машиналарга, жәяүлеләргә юл күрсәтүче. Балалар, искә төшерик  әле, светофорның нинди төсләре бар?

Балалар: Кызыл, сары, яшел.

Тәрбияче: -Сез сәяхәткә барырга яратасызмы?

-Без бүген сәяхәткә барырбыз.

-Ә без нәрсәгә утырып бара алабыз?(балалар җаваплары)

Машиналар чаба юлдан,

Тукта, ашыгып чыкма,

Юл йөрү кагыйдәсен

Беркайчан да онытма!

Беренче бирем .Хәрәкәтле уен «Светофор»

Мин сезгә кызыл флаг күрсәтсәм сез тик басып торырсыз,сары- кул чабырсыз,яшел-йөри башларсыз.

Молодцы балалар,биремне үтәдегез.

 (Экранда светофорның кызыл төсе яна)

Икенче бирем. Хәрәкәтле уен «Машинаны гаражга керт”

Кызыл машинаны кызыл гаражга,сары машинаны сары гаражга,яшел машинаны яшел гаражга кертергә.

- Молодцы,балалар. (Экранда светофорның кызыл төсе яна)

Өченче бирем.Мамык дисктан аппликация.

Балалар светофорга игътибар белән карагыз әле,төп өлеше-турыпочмак,һәм анда 3 төс бар.Нинди төсләр?

Балалар: Кызыл,сары һәм яшел.

Тәрбияче: Дөрес.Светофорның төсләре нинди формада?

Балалар: Түгәрәк.

Тәрбияче: Өстәлдә подноста светофорның әзер детальләре бар.Өч төстә түгәрәкләр һәм турыпочмак.Бу ватылган светофор,ул эшләсен өчен дөрес юнәлештә түгәрәкләрне ябыштырырга кирәк.

Тәрбияче: Беренче яки өстәге түгәрәк нинди төстә? (Кызыл)

Тәрбияче:Икенче яки уртадагы түгәрәк нинди төстә? (Сары)

Тәрбияче: Молодцы. Өченче яки астагы түгәрәк нинди төстә. (Яшел)

Тәрбияче:Барыгыз да бик дөрес җавап бирдегез,молодцы.

Ә хәзер эшкә керешәбез.Светофор эшләсен өчен турыпочмакка түгәрәкләрне урнаштырыйк.

Игътибар итегез әле,светофорларыгыз дөрес янамы?

Сезнең светофорлар бик дөрес һәм бик пөхтә,матур эшләнгән.

Экранга карагыз әле,безнең дустыбыз светофорның да күңелле күтәрелеп китте,чөнки без аның төсләрен табып урнаштырып куйдык.

 (Экранда светофорның яшел төсе яна).

Балалар, бүген нәрсә турында сөйләштек?

– Светофорның нинди төсләре бар?

–Нәрсәгә булыштык?

-Өйгә кайткач әти-әниләрегезгә светофор турында сөйләрсезме?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда йөрү кагыйдәләре

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру...

Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)

“Безнең дустыбыз- светофор” кыска  сроклы проекты  аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...

Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган зурлар төркеме өчен чара: “ “Шалкан” әкиятендә кунакта”

Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен төрле фаҗигалардан саклану турында өйрәнү hәм белемнәрен ныгыту максатыннан ""Шалкан" әкиятендә кунакта" зурлар төркеме өчен сценарий....

призентация "Безнең чын дустыбыз - светофор"

призентация "Безнең чын дустыбыз - светофор"...

Сәхнәләштерелгән күңел ачу “Безнең дустыбыз – Светофор”

Сәхнәләштерелгән күңел ачу“Безнең дустыбыз – Светофор”( Күңел ачу автокласста яисә музыкаль залда уздырыла )   Җиһазлау: балалар тумбасында, юл чатында – светофор, җә...

Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү әлифбасы!

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти...