Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган зурлар төркеме өчен чара: “ “Шалкан” әкиятендә кунакта”
методическая разработка по обж (старшая группа) по теме

Мавлетшина Резеда Масхудовна

Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен төрле фаҗигалардан саклану турында өйрәнү hәм белемнәрен ныгыту максатыннан ""Шалкан" әкиятендә кунакта" зурлар төркеме өчен сценарий. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган чара:  “ “Шалкан” әкиятендә кунакта”

Максат: Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен төрле фаҗигалардан саклану турында өйрәнү hәм белемнәрен ныгыту.

Тәрбия бурычлары: Балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт,игътибарлы булу, ярдәмчел, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: Балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен , сөйләм телен, игътибарлык дәрәҗәсен үстерү.

Белем бирү бурычлары: Балаларның юл йөрү кагыйдәләре  һәм юл билгеләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Урам хәрәкәте  кагыйдәләрен  үтәүнең әһәмиятен  искәртү, балаларны игътибарлы  булырга өйрәтүне дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе:  танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, танып белү, музыка, сәламәтлек, куркынычсызлык

Методик алымнар һәм чаралар: сорау, сөенеч мизгеле, мактау,ярдәм итү,бәяләү, уен, әңгәмә,слайдлар карау, җыр җырлау, бию, күргәзмә материал белән эш итү.

 Җиһазлау : эт, мәче, тычкан маскалары, бүрек, күлмәк, алъяпкыч, яулык, юл билгеләре,

пазллар, машина макеты , аудиоязмалар,

Әзерлек эшләре: Юл билгеләре, машина макетлар, уеннар өчен атрибутлар, стенада газеталар, балалар рәсемнәреннән күргәзмә.

             

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр! Бүген юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган чарабызны башлыйбыз .

А.б.: Балалар , сез әкиятләр беләсезме?Ә аларны әйбәт беләсезме? Менә хәзер без  моны тикшереп карыйбыз . Әйдәгез әле, “Шалкан” әкиятенең төп геройларын искә төшерик. (Бабай, әби, кыз, эт, мәче, тычкан) Бик әйбәт! Без сезнең белән , килгән кунакларга  шушы әкиятне яңача итеп күрсәтәбез. Сез ризамы, балалар?

Алайса тыңлагыз.(көй яңгырый)

А.б. Бик борын заманда түгел,

Безнең көннәрдә генә,

Булган, диләр, алга таба

Сөйләнәчәк вакыйга.

Витаминнарга бай, дигәч,

Бабай шалкан утыртты.

Менә җәй үтеп китте,
Шалкан зур булып үсте.

Инде хәзер шалканны җыеп алырга тизрәк.
Әкиятне дәвам итәр өчен , бабай сайларга кирәк!
Кем бу эшне башкарыр? Кем безгә ярдәм итәр?

Бабайны сайлар өчен, мин сезгә сораулар бирәм, шуларга кем күбрәк дөрес җавап бирә, шул бабай була.

(Малайларга сораулар бирелә. Дөрес җавап бирүчегә фишка бирелә. Кемнен фишкасы күбрәк җыела. Шул бабай булып сайлана)

Сораулар (малайларга):

1. Юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәкме? (ӘЙЕ)

2. Светофорның нинди төсе янганда юл аша чыгарга ярый? (Яшел)

3. Автобуста барганда уйнарга, шауларга, этешергә ярыймы? (ЮК)

4. Юлда туп белән уйнарга ярыймы? (ЮК)

А.б.: Булдырдыгыз! Менә бабай сайланды, әкиятне дәвам итә алабыз.

(балага  түбәтәй  кигезәләр) (Проектордан видео кабына)

Бабай кәрзинне машинага куя,
Машина багына бензин сала.
Аннары сон  көпчәген тутырып,
Машинаны кабызып юлга чыга.

Менә бабабыз бара, педальга бик шәп баса
Юл чатында бер билге шоферны кисәтеп тора.

Балалар, нинди билге  бу? (Осторожно “пешеходный переход”)

Эйе, билге кисәтә:  “ Сак бул, каулама, алда җәяуле кисеше”

“Пешеходный переход”

Бабай юлын дәвам итә. Анарга күп кенә юл билгеләре очрый.
Ә ни өчен кирәк юл билгеләре?
( аварийлар булмасын өчен)

Әйе, юл hәлакәтләре булмасын өчен.

С.Азалия шигырь сөйли:

По городу, по улице

Не ходят просто так.

Когда не знаешь правила,

Легко попасть впросак.


Все время будь внимательным

И помни наперед:

Свои имеют правила

Шофер и пешеход.

(тормоз  чыҗылдаган тавышы ишетелә, машина  күлдәвектә батып кала)

А.б.: Бабай бик ашыкканга, килеп эләкте шундый күңелсезлеккә :
      машинасы батып калды, юлдагы зур күлдәвектә!

Бабай сикереп төште машинадан,

Маңгайны кашып алып,
Машинаны тартып карап,
Кул болгады әбине чакырып.

Ә әбиебез кем булыр? Кем ярдәмгә ашыгыр?
Ягез әле, кызларым,сез дә җавап бирегез!

 (Кызларга  сораулар бирелә. Дөрес җавап бирүчегә фишка бирелә. Кемнең  фишкасы күбрәк җыела, шул әби  булып сайлана.  Балага алъяпкыч,  яулык бәйләтәләр)

Сораулар (кызларга):

1. Машиналар нәрсә  ашый? (Бензин)

2. Җәяүле кичүенең (пешеходный переходның) юл аша ясалган сызыклары ничек атала? (“Зебра “ )

3. Автобуста нәрсә  сатып алырга кирәк? (Билет)

4. Машина юлының уртасыннан  барырга ярыймы?  (ЮК)

Бабай: “Әби-әби, әбекәй
Булышырга кил әле!
Икәүләшеп –бергәләп,
Машинаны тартыгыз  әле!”

А.б.: Тарталар –тарталар, тартып чыгара алмыйлар!

Нишләргә инде хәзер? Кемне чакырырга кирәк?
Әйе , оныкны чакырырга! Хәзер оныкны сайлыйбыз!
Ягез әле кызларым , юл билгеләрен әйтегез!

(Юл билгеләре күрсәтелә , кем иң күп дөрес җавап бирә , шул онык  булып сайлана. Балага яулык бәйлиләр.)

(«Дорожные работы», Осторожно «Дети», «Место  остановки  автобуса»)

А.б.: Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар! Үзләре арыдылар. Әйдәгез, ял итик,  берәз күңел ачып алыйк.

( Хәрәкәтле җыр “Автобус” (Е.Железнова))

А.б.: Тарталар –тарталар, тартып чыгара алмыйлар!

Нишләргә инде хәзер? Кемне чакырырга кирәк?
Әйе , этне чакырырга! Хәзер Жучканы сайлыйбыз!

Ягез әле балалар , табышмакны чишегез!

Ике тәгәрмәчле арба

Атсыз да алга чаба. (Велосипед)

(Табышмакка дөрес җавап биргән  бала –  Жучка була. Балага эт  маскасы кигезәләр)

Әйдә Жучка, ярдәм ит!

А.б.: Тарталар –тарталар, тартып чыгара алмыйлар!

Нишләргә инде хәзер? Кемне чакырырга кирәк?
Әйе , мәчене чакырырга! Хәзер Мурканы сайлыйбыз!

Ягез әле балалар , тагы бер табышмакны чишегез!

Көн дә, төн дә утлары

Сигналлар биреп тора

Аның өч төрле төсе бар

Йә, әйтегез, нәрсә була ? (Светофор)

(Табышмакка дөрес җавап биргән  бала –  Мурка була. Балага мәче  маскасы кигезәләр)

Г.Фаиль шигырь сөйли:

У любого перекрестка

Нас встречает светофор

И заводит очень просто

С пешеходом разговор:


Cвет  зеленый- проходи!

Желтый - лучше подожди!

Если свет зажжется красный -

Значит,

Двигаться опасно!

А.б.: Балалар, ә без бит сезнең белән светофор турында бик матур бер җыр да беләбез бит! Әйдәгез, шул җырны кунакларга җырлап күрсәтик әле.

Җыр :“Светофор”

А.б.: Тарталар –тарталар, тартып чыгара алмыйлар!

Нишләргә инде хәзер? Кемне чакырырга кирәк?
Әйе , тычканны чакырырга! Хәзер тычканны сайлыйбыз!

Кем тиз генә шушы шакмаклардан светофор  төзи, шул Тычкан була.

Светофор төзү.

(Дөрес тезегән балага тычкан  маскасы кигезәләр)

А.б.: Тарталар –тарталар, тартып чыгаралар!!!

Менә нинди  булдыклылар! Машинаны күлдәвектән тартып чыгардылар. Хәзер машиналарга утырып бакчадан уңышны җыеп кайта алабыз!

Бию “Бибика “

А.б.: Балалар, сезгә безнең шөгылебез ошадымы?

Нәрсәсе белән? Нәрсәләрне белдегез?

С.Азат шигырь сөйли:

Правила дорожные

Не так уж и сложны,

Только в жизни правила

Очень всем нужны.

Девочки и мальчики,

Все, без исключения,

Изучайте правила

Дорожного движения!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урманда кунакта(зурлар төркеме өчен).

Зурлар төркеме өчен музыкальләштерелгән шөгыль конспекты....

“Шалкан әкиятендә кунакта”

Шалкан әкияте аша тере Һәм тере булмаган табигать турында белемнәрне арттыру....

Чуар тавык” әкиятендә кунакта

Максат. Рус халык әкияте белән таныштыру, әкият геройларына карата кызыксыну, ярату хисе тәрбияләү. Әкият сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру, сүз байлыгын үстерү һәм активлвштыру. Хәтерләрен,...

Конспект: «Математика илендәге “Теремкәй” әкиятендә кунакта “

Конспект: «Математика илендәге “Теремкәй” әкиятендә кунакта “ Зурлар төркемендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге. Максат: информацион ...

"Шалкан әкиятендә кунакта" (кечкенәләр төркемендә театрлаштырылган эшчәнлек конспекты)

Театрализованная образовательная деятельнось для детей младшего дошкольного возраста по сказке "Репка"...

"Шалкан" әкиятендә кунакта"

Уртанчылар төркеме  өчен математикадан йомгаклау белем бирү эшчәнлегеЗанятиенең максаты:  “башта”, “соңыннан”дигән төшенчәләрне, 7 гә кадәр санауны, тәртип саннарын, ...

ТЕМА. “УРАМ ЧАТЫНДА” (ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ БАЛАЛАРЫ БЕЛӘН ЮЛЛАРДА ҮЗЛӘРЕН ХӘВЕФСЕЗ ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ)

Максат.  балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерү; юл билгеләре турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм ныгыту...