"Шалкан" әкиятендә кунакта"
план-конспект занятия по математике (средняя группа)

Халимова Рузалия Рифкатовна

Уртанчылар төркеме  өчен математикадан йомгаклау белем бирү эшчәнлеге

Занятиенең максаты:  “башта”, “соңыннан”дигән төшенчәләрне, 7 гә кадәр санауны, тәртип саннарын, предметларның ике төркемен чагыштыруны, уң һәм сул төшенчәләрен  ныгыту; 1-7 гә кадәр цифрларны тану, микъдар саны белән туры китерү, тирә-юньдә түгәрәк формасындагы предметлар табу, игътибарны,  логик фикерләүне, күзаллауны үстерү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shalkan_ek_kunakta.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 «Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасы» тәрбиячесе: Халимова Р.Р.

“Шалкан” әкиятендә кунакта”

(уртанчылар төркеме  өчен математикадан йомгаклау белем бирү эшчәнлеге)

                                   

Занятиенең максаты:  “башта”, “соңыннан”дигән төшенчәләрне, 7 гә кадәр санауны, тәртип саннарын, предметларның ике төркемен чагыштыруны, уң һәм сул төшенчәләрен  ныгыту; 1-7 гә кадәр цифрларны тану, микъдар саны белән туры китерү, тирә-юньдә түгәрәк формасындагы предметлар табу, игътибарны,  логик фикерләүне, күзаллауны үстерү.

Материал

күрсәтү: әкияткә иллюстрация (кисәкләрдән), бармак театры геройлары, ноутбук, слайдлар,  номерлы өйләр, цифрлар, рәсемнәр;

тарату: эш дәфтәрләре, фломастерлар

  • Балалар, сез әкиятләр яратасызмы?
  • Мин сезне бүген әкият иленә чакырам. Нинди әкият иле икәнен  кисәкләрдән рәсемнәрне җыйгач белерсез. (2 рәсем 5 әр кисәккә бүленгән –магнитлы рәсемнәрдән җыю)
  • Бу нинди әкият булды? (Шалкан)

Димәк без “Шалкан” әкияте геройлары белән математика эшләрбез.

- Хәзер “Нәрсә башта, нәрсә соңыннан?” уены аша әкиятне искә төшерик әле. Башта рәсемнәр кую, тезү - аннан (слайдлар)

Бармак театры атрибутларын кую.

Алда, артта, уртада, арасында, ничәнче сүзләрен ныгыту.

  • Кем алда, кем артта?
  • Этнең сул ягында нәрсә?
  • Әбинең уң ягында?
  • Песи белән кыз арасында нәрсә?
  • Тычкан сул яктан ничәнче? Әби ничәнче? Һ.б.

Урында эш. 33 бит. №1 “Расставь героев сказки по местам”

Күзләргә гимнастика. “Шалкан” әкиятендәге кыз рус халык уенчыгы матрешка белән уйнарга ярата икән. Әйдәгез без дә күзләрне ял иттереп карап алыйк әле. Ничә матрешка? Кайсы якка хәрәкәт итәләр? Ничә калды?

Физминутка. Цифр күрсәтәм, шулкадәр сикер, (кул чап, иел һ.б.)

Уен “Кемнең өе бел!” (төсләрне һәм тәртип санын ныгытуга)

Бабай кызыл түбәле йортта яши. Әби – яшел түбәле тәбәнәк йортта, кыз – сары түбәле йортта, эт – яшел түбәле, биек йортта яши (балалар чыгып куеп баралар, ничәнче йорт икәнен әйтәләр) Калган йортларны карау ничәнче йорт? – анда кем яши дип уйлыйсыз? Барысы ничә йорт? Ә ничә әкият герое? Тигезме?

Әбинең сезгә бер биреме бар: цифрлар төшеп калган, куеп бирә алмассызмы? -  ди.      

7 6 5    3 2 1

1 2   4 5     7

Булдырдыгыз, рәхмәт. Без нинди әкият илендә булдык? Шалкан нинди формада?  Түгәрәк формасында нинди яшелчә, җиләк-җимешләр беләсез?

Игътибарны үстерүгә бирем.

  • Рәсемдә нинди яшелчә, җиләк-җимешләр бар? Исемнәрен әйттерү, карау; кәгазьне ябып кую. Нинди яшелчә, җиләк-җимешләр бар иде?

Балаларны мактау, саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

“Шалкан әкиятендә кунакта”

Шалкан әкияте аша тере Һәм тере булмаган табигать турында белемнәрне арттыру....

Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган зурлар төркеме өчен чара: “ “Шалкан” әкиятендә кунакта”

Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен төрле фаҗигалардан саклану турында өйрәнү hәм белемнәрен ныгыту максатыннан ""Шалкан" әкиятендә кунакта" зурлар төркеме өчен сценарий....

"Шалкан әкиятендә кунакта" (кечкенәләр төркемендә театрлаштырылган эшчәнлек конспекты)

Театрализованная образовательная деятельнось для детей младшего дошкольного возраста по сказке "Репка"...