“Шалкан әкиятендә кунакта”
план-конспект занятия (окружающий мир, старшая группа) по теме

Гилязутдинова Ильсияр Василовна

Шалкан әкияте аша тере Һәм тере булмаган табигать турында белемнәрне арттыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon oeshtyru_momenty.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

МКУ “Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге”

Зурлар төркеме балалары белән

үткәрелгән шөгыль-әкиятнең

план-конспекты.

Тема: “Шалкан әкиятендә кунакта”.

                                       

   

                                                                    Гилязутдинова И.В.

                                                                   МБМБУ  “Балтач 2 нче номерлы балалар

                                                                   бакчасы”ның I нче квалификацион

                                                                   категорияле тәрбияче.

2012-2013 уку елы.

Тема: “Шалкан әкиятендә кунакта”.

Төркем: зурлар төркеме

Белем  өлкәсе: танып белү

Эшчәнлек төре: шөгыль-әкият

Тәрбияче: Гилязутдинова Ильсияр Василовна, 1 нче квалификацион категорияле тәрбияче

Максат: Балаларның таныш әкият аша туган як табигате турында белемнәрен киңәйтү.

Бурычлар:

1. Тәрбия бурычы:

Тере һәм тере булмаган табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

2. Үстерү бурычы:

Сорауны ишетә һәм тыңлый белү, сорауларга тулы җөмлә белән җавап  бирү күнекмәсен үстерү.

3. Белем бирү бурычы:

Табигать объектларының үзенчәлекләре буенча классларга һәм төркемнәргә бүлергә өйрәтү (яфраклы агачлар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, урман, бакча, болынның үзенчәлекләре).

Сүзлек өстендә эш: күпъеллык үләннәр, өрәңге яфрагы.

Алдан башкарылган эш: рәсемнәр карау, яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында табышмаклар әйтү, прогулка вакытында агачларны күзәтү.

Җиһазлау: “Шалкан” әкиятенә персонажлар,тәрбиячедә - слайд белән рәсемнәр (җиләк-җимешләр, яшелчәләр, каен, өрәңге, миләш, имән агачларының яфраклары), туган якта очрый торган үсемлекләр һәм бөҗәкләрне табигать объектларына бүлү өчен схематик рәсем.

Методик алымнар: сораулар, слайдлар куллану, табышмакларга җавап табу, схематик биремне үтәү.

Барышы:

Оештыру өлеше:

  1. Балалар, әйдэгез, бер-беребез белән исәнләшик әле.

1 тапкыр кул чапсам - куллар белән,

2 тапкыр кул чапсам - җилкәләр белән,

3 тапкыр кул чапсам - арка белән исәнләшәбез.

Әйдәгез, балалар, бер-беребезгә елмаеп карыйк та, хәерле көн теләп, эшебезне дәвам итик.

Төп өлеше:

- Балалар,сез әкиятләр яратасызмы? (балалар җавабы)

- Нинди әкиятләр беләсез? (балалар җавабы)

- Кайсы әкияттә яшелчә катнаша? (балалар җавабы)

Без сезнең белән бүген “Шалкан” әкиятендә кунакта булырбыз. Әйдәгез әле, балалар, әкиятне искә төшереп китик.

Бабай шалкан утырта, су сибә. Шалкан зур булып үсеп җитә. Бабай            шалканны тарта-тарта, тартып чыгара алмый. Әбине чакыра.

  1. Әби-әби, кил әле, шалканны тартырга булыш әле.
  2. Бабай, мин сиңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер,

Биремемне үтәсәң, ярдәм итәрмен , хәзер.

Балалар, карыйк әле, әби нинди бирем әзерләгән бабайга?

(Экранда слайдлар  күрсәтелә).

Уен “Нәрсә артык?” (яшелчәләр һәм  җиләк-җимеш).  Балалар нәрсә артык икәнен атыйлар һәм ни өчен икәнен аңлаталар.

Әбинен биремен үтәдек.

Бабай белән әби, шалканны тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар. Чакыралар кызны.

  1. Булышырмын, минем дә биремемне үтәсәгез.

(Экранда слайдлар күрсәтелә)

Уен “Яфраклар кайсы агачныкы”(балаларга каен, өрәңге, миләш, имән агачларының яфраклары күрсәтелә. Балалар карыйлар һәм кайсы агачның яфрагы икәнең атыйлар).

Бу биремнедә үтәдегез.

Бабай шалканга,  әби бабайга,  кыз әбигә тотынып тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар.  Кыз чакыра Акбайны.  Акбай табышмаклар әзерләп килгән, тынлыйк әле.

  1. Үскәндә яфрагын ашыйлар

      Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. (Суган)

  1. Яссы, яссы яфрак

      Яткан җире туфрак. (Кәбестә)

  1. Ите симез – мае юк,

      Тиресе калын, йоны юк. (Шалкан)

Табышмакларга да җавап таптык. Бу биремне дә үтәдек.

Балалар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк.

Физкультминутка:

Яз көне шалкан чәчтек. (балалар бөгеләләр)

Җәй буе сулар сиптек. ( су сибү хәрәкәтен күрсәтәләр)

Көз көне уңыш җыйдык. (уңыш җыю хәрәкәтен күрсәтәләр)

Шалканнан ботка ашап,  (ашау хәрәкәте күрсәтәләр)

Көчле һәм таза булдык. (балалар көчләрен күрсәтәләр)

Чакыралар песине. Аның да биременә игьтибар итик әле.

(Экранда  урман, бакча, болын сүрәтләнгән слайдлар күрсәтелә).

Балалар,сез экранда нәрсә күрәсез? (Урман) Ә урман турында нәрсәләр әйтеп була? (Көзге урман. Урманда агачлар күп. Агачларның яфраклары төрле төскә кергән).

Шул рәвешле бакча рәсеме дә балалар белән карала. (Көз көне түтәлдә яшелчәләр үсә. Уңыш җыела. Кыш буена җитәрлек азык әзерләнә. Уңыш җыелгач, җир эшкәртелә).

- Ә көз көне без агачтан нинди җиләк-җимешләр җыябыз? (Балалар җавабы).

- Ярый, балалар, сез бакча турында бик күп беләсез икән.

Әйдәгез әле, балалар, игьтибарны кабат экранга юнәлтик.

(Экранда болын сүрәтләнгән слайд күрсәтелә).

Искә төшерик әле, без сезнең белән җәй көне болынга сәяхәткә бардык. Кемнең нәрсә исендә калды? Җәйге болын турында нәрсәләр әйтеп була? (Балалар җавабы).

Без бүген болын белән якыннанрак танышырбыз.

Болында төрле күпъеллылык чәчәкләр, үсемлекләр үсә. Чәчәкләргә кунып күбәләкләр оча.

Ә ни өчен балалар, күбәләкләрне болында күбрәк очратырга була? (Иркен булганга, аларга беркемдә тими, чәчәкләрдән нектар җыялар).

Без бүген болын турында да күп нәрсә белдек.

Әкиятне дәвам итәбез.

Песи тычканны чакыра. Тычканда буш кул белән килмәгән, рәсемнәр алып килгән.

Уен “Дөрес итеп урнаштыр” (Өстәл янында эшләнелә):

- Балалар, игьтибар белән карагыз әле, нәрсә ясалган бу рәсемнәрдә? (Урман, бакча, болын).

Ә рәсемнең уртасында нәрсәләр күрәсез? (Табигатьнең төре һәм төре булмаган ияләренең рәсемнәре).

Әйдәгез, аларны дөрес итеп үз урыннарына урнаштырыйк.

Сораулар бирү:

  1. Ни өчен помидорны бакчага урнаштырдыгыз?
  2. Күбәләкләрне кая урнаштырабыз?
  3. Ни өчен? Һ.б. сораулар бирү.

Йомгаклау өлеше:

Балалар, без бүген кайсы әкияткә бардык?

Нинди яңалык алдык?

Нәрсә күбрәк ошады?

Кайсы бирем авыр бирелде?

Рәхмәт сезгә, балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шалкан"әкияте

сценарий к сказке "Репка"на татарском язеке для старшего возраста...

Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....

Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган зурлар төркеме өчен чара: “ “Шалкан” әкиятендә кунакта”

Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен төрле фаҗигалардан саклану турында өйрәнү hәм белемнәрен ныгыту максатыннан ""Шалкан" әкиятендә кунакта" зурлар төркеме өчен сценарий....

Чуар тавык” әкиятендә кунакта

Максат. Рус халык әкияте белән таныштыру, әкият геройларына карата кызыксыну, ярату хисе тәрбияләү. Әкият сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру, сүз байлыгын үстерү һәм активлвштыру. Хәтерләрен,...

Конспект: «Математика илендәге “Теремкәй” әкиятендә кунакта “

Конспект: «Математика илендәге “Теремкәй” әкиятендә кунакта “ Зурлар төркемендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге. Максат: информацион ...

"Шалкан әкиятендә кунакта" (кечкенәләр төркемендә театрлаштырылган эшчәнлек конспекты)

Театрализованная образовательная деятельнось для детей младшего дошкольного возраста по сказке "Репка"...

"Шалкан" әкиятендә кунакта"

Уртанчылар төркеме  өчен математикадан йомгаклау белем бирү эшчәнлегеЗанятиенең максаты:  “башта”, “соңыннан”дигән төшенчәләрне, 7 гә кадәр санауны, тәртип саннарын, ...