"Шалкан"әкияте
план-конспект занятия по музыке (старшая группа) по теме

сценарий к сказке "Репка"на татарском язеке для старшего возраста

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyat_shalkan..docx16.04 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Әкиятче: Шалкан чәчкән безнең бабай,

        Майның нәкъ  унбишләрендә.

        Уңыш алырга  уйлаган,

        Көзге көннең берендә.

Үскән шалканны бабай карарга чыккан( шалкан тирәли әйләнә,аркан алып чыга)

Бабай: Нихәл итим көчем җитми,

        Әллә картлык килгәнме?

        Әллә инде шалканым соң,

        Өлгереп җитмәгәнме?

        Чыкмады шул шалканым

        Актарсам да шалеанны

        Чыгарырбыз бәлки икәү,

        Чакырыйм соң карчыкны.

        (карчыкка кычкыра)

        Карчык карчык чык әле

        Син шалканны күр әле.

Әби: Каты тартсам шалканны

         Авыртырырмын аркамны.

Бабай:Тот шушыннан арканны,

        2әү тартыйк шалканны

        Карчык хәйлә тапма әле,

        Җәтрәк тарт  арканны.

Әби:Җыелышка барасым бар,

        Кайткач сыер савасым бар,

        Аннан мичкә ягасым бар,

        Ит бәлеше саласым бар.

Тартсам, тартырмын бабай

Синеңчә булсын давай.

Әкиятче:  Әй  тарталар тарталар,

        Шыбыр тиргә баталар,

        Бик нык булса да аркан

        Хаман чыкмый шул шалкан.

Бабай: юк шул,карчык көч  җитми,

Әби: Бигрәк хәлсез булдыкмы?

Бабай:Әллә шалкан бик ныкмы,

        Чакырыйк соң оныкны?

Бергә: Онык  онык кил әле

        Син шалканны күр әле.

Онык:(Җырлап чыга)

        Әй тала,тала тала

        Тала ике беләгем,

        2леләр күп җыелды

        Шуңа яна йөрәгем.

                Тапкырлауны белмәгәнгә

                2ле куйды апам,

                Сумкам авыр шуңа күрә

                Көчкә күтәреп кайтам.(сумкадан икелеләр күренеп тора)

Әби: Тот шушыннан арканны

        3әү тартыйк шалканны.

Әкиятче: Әй тарталар тарталар,

        Шыбыр тиргә баталар,

        Бик нык булса да аркан

        Хаман чыкмый шул шалкан.(арып  туктыйлар)

Онык:Бәлки акбай булышыр,

        Сөяк бирсәң  тырышыр,

        Акбай, акбай кил әле

        Безнең хәлне күр әле.

Акбай:Ничә ел өй саклыймын,

        Отпуска да бирмиләр,

        Инде яшем дә шактый

        Пенсия түләмиләр,

        Китәрмен беркөн качып

        Калырсыз авыз ачып.

        Тартырмын сарык суйсаң

        Майлы калҗаны куйсаң.

Бабай: Ярар инде суярбыз,

        Алдыңа ук куярбыз,

        Булма шул кадәр үҗәт

        Тизрәк көчеңне күрсәт,

        Тот шушыннан арканны

        4тәү тартыйк шалканны.

Әкиятче: Әй тарталар тарталар,

        Шыбыр тиргә баталар.

        Бик нык булса да аркан,

        Хаман чыкмый шул шалкан.

Акбай:Әллә килсен микән песи

        Барыбер тотмый өйдә күсе,

        Тамак тук өсте бөтен

        Йоклый ул көне, төне.

Бергә: Песи ,песи еил әле,

        Син шалканны күр әле.(песи чыга ,киерелә,исни)

Песи: Нигә шулкадәр шаулыйсыз

        Йокларга ирек бирмисез.

        Мин тавышка йоклый алмыйм

        Әллә инде белмисез?

        Мин бит батыр мыраубай

Тырнакларым бораудай!

Бабай: Тот шушыннан арканны

        5шәү тартыйк шалканны.

Әкиятче: Әй тарталар, тарталар

        Шыбыр тиргә баталар.

        Бик нык булса да аркан

        Хаман чыкмый шул шалкан.

Песи: Сарай идәне астында

        Яши таныш тычканым,

        Әллә әйтеп карыйм микән

        Шушы тычкан дуска мин.

Бергә: Тычкан, тычкан кил әле

        Син шалканны күр әле.

Тычкан:Хәлегез юик мөшкелме?

        Миңа ялыныч төштеме?

Минем өчен шалкан тарту,

Ярты минутлык уен!

Тычкан халкы арасында

Мин беренче чемпион!

Әкиятче:Әй тарталар, тарталар

        Шыбыр тиргә баталар,

        Өзелде шунда аркан,

        Ниһаять чыкты шалкан(шалкан тирәли әйләнәләр)

Бергә:Тарттык, тарттык арканны

        Чыгарлык бит шалканны.

                        Түгәрәк уены.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)...

"ШАЛКАН" ӘКИЯТЕ.

Сценарий к сказке "Репка" с использованием УМК.   "ШАЛКАН" ӘКИЯТЕ....

"Шалкан" әкияте

Сценарий сказки на татарском языке для детей старшего дошкольного возраста с элементами УМК "Татарча сөйләшәбез"....

"Шалкан"рус әкияте буенча өстәл театры

Әлеге тамашаны зурлар төркеме балалары белән  кечкенәләргә күрсәтергә мөмкин. Балаларда сәнгат әсәрләренә кызыксыну уята, пассив балаларны активлаштыра...

Способ изготовления: « Настольного театра картинок». (Моя семья. Дикие животные. Сказка «Репка») “Өстәл театры” (Минем гаиләм. Кыргый хайваннар. “Шалкан” әкияте)

Цель игры: продолжать знакомить с театром; дать представление о его атрибутике, о  зрительном  зале, учить правилам поведения в театре; учить настраиваться на восприятие сказки с первых звук...