"Шалкан" әкияте
материал (старшая группа) на тему
Сценарий сказки на татарском языке для детей старшего дошкольного возраста с элементами УМК "Татарча сөйләшәбез".
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 18.77 КБ |
Предварительный просмотр:
Без шалкан тартабыз.
Куренщикова Ч.Н.
Воспитатель по обучению татарскому языку
МБДОУ №68 Советского района г. Казани.
Овладение татарским языком, как вторым государственным, детьми дошкольного возраста является в наши дни актуальной задачей. Чтобы наши воспитанники начали успешно общаться на татарском языке, нам, воспитателям нужны годы регулярных и систематических занятий с детьми. Как разнообразить эту трудную, зачастую монотонную работу? Как сделать ее интересной для малыша?
На помощь приходит игровая, в том числе театрализованная деятельность. Поэтому я взяла за основу всем известную русскую народную сказку “Репка” и добавила в нее диалоги из УМК “Татарча сөйләшәбез”. Для достижения цели можно использовать кукольный театр, пальчиковый, плоскостной и т.д.
Важным аспектом для лучшего запоминания является и многократное повторение грамматических конструкций каждым героем сказки.
Исәнмесез, кунаклар!
Әкият сөйлим сезгә
Матур итеп тыңлагыз,
Утырып бергә-бергә.
Безнең бабай авылда
Шалкан чәчә бакчада.
Әби өстәл янында
Самавырын кайната.
Әби: Бабай, кил монда! Әйдә, чәй эч!
Бабай килә. Утыра.
Бабай: Рәхмәт, чәй тәмле. Әби, алма аша!
Әби: Рәхмәт, алма тәмле.
Ишек шакыган тавыш ишетелә.
Әби, бабай: Кем анда?
Кыз: Бу мин, Алсу.
Әби, бабай: Алсу, кызым, кил монда!
Кыз: Исәнме, әби! Исәнме, бабай!
Әби, бабай: Исәнме, Алсу! Хәлләр ничек?
Алсу: Рәхмәт, әйбәт! Хәлләр ничек, әби? Хәлләр ничек, бабай?
Әби, бабай: Рәхмәт, әйбәт! Алсу, утыр, чәй эч!
Алсу: Рәхмәт, чәй тәмле.
Көн артыннан көн үтте
Шалкан зур булып үсте.
Бабай чыкты бакчага
Зур шалканны тартырга.
Бабай: Ай-яй, зур шалкан!
Мин шалкан тартам.
Бер, ике, өч...
Җитми көч.
Әби, кил монда тизрәк
Шалкан тартырга кирәк.
Әби килә.
Әби: Ай-яй, зур шалкан!
Бергә: Мин шалкан тартам.
Бер, ике, өч...
Җитми көч.
Кызым, кил монда тизрәк
Шалкан тартырга кирәк.
Алсу килә.
Алсу: Ай-яй, зур шалкан!
Бергә: Мин шалкан тартам.
Бер, ике, өч...
Җитми көч.
Кесәсеннән кәрәзле телефон чыгарып шалтырата.
Бер, ике, өч...... ун.
- Алло, әни, исәнме!
- Исәнме, кызым! (әни)
- Әни, кил монда тизрәк,
Шалкан тартырга кирәк!
- Кызым, мин киләм. Әти кирәк? (әни)
- Әйе, әти кирәк. Шалкан зур.
- Кызым, мин киләм. (әти)
Әти белән әни машинага утырып юлга чыгалар.
Әти, әни: Без барабыз, барабыз
Машинада барабыз
Авылга кайтабыз
Шалкан тартабыз.
Уңыш җыябыз.
Юл буйлап бара-бара
Машина алга чаба
Светофор тора анда
Кызыл ут яна – тукта!
Сары ут яна – син көт!
Яшел ут яна – алга!
Юлны дәвам итәләр
Шулай кайтып җитәләр.
Әти белән әни шалкан янына килеп җитәләр.
Әти, әни: Ай-яй, зур шалкан!
Бергә: Мин шалкан тартам.
Бер, ике, өч...
Җитми көч.
Акбай, кил монда тизрәк
Шалкан тартырга кирәк.
Акбай килә.
Акбай: Ай-яй, зур шалкан!
Бергә: Мин шалкан тартам.
Бер, ике, өч...
Җитми көч.
Мияу, кил монда тизрәк
Шалкан тартырга кирәк.
Мияу килә.
Мияу: Ай-яй, зур шалкан!
Бергә: Мин шалкан тартам.
Бер, ике, өч...
Җитми көч.
Тычкан, кил монда тизрәк
Шалкан тартырга кирәк.
Тычкан килә.
Тычкан: Ай-яй, зур шалкан!
Бергә: Мин шалкан тартам.
Бер, ике, өч...
Менә, чыкты ич!
Әкият “Матур бакча” җыры белән тәмамлана.
Список литературы
- Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү: программа, методик киңәшләр, диагностика / авт.-төз.: З.М. Зарипова, Р.С. Исаева, Р.Г. Кидрячева һ.б. – Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.-112 б.
- Шаехова Р.К. региональная программа дошкольного образования. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы. – РИЦ, 2012.-208 с.
- УМК “Татарча сөйләшәбез” авт.-төз.: З.М. Зарипова, Р.С. Исаева, Р.Г. Кидрячева һ.б. – Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.-112 б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Шалкан"әкияте
сценарий к сказке "Репка"на татарском язеке для старшего возраста...
Способ изготовления: « Настольного театра картинок». (Моя семья. Дикие животные. Сказка «Репка») “Өстәл театры” (Минем гаиләм. Кыргый хайваннар. “Шалкан” әкияте)
Цель игры: продолжать знакомить с театром; дать представление о его атрибутике, о зрительном зале, учить правилам поведения в театре; учить настраиваться на восприятие сказки с первых звук...
Шалкан әкияте
Шалкан әкияте заманча рәвештә язылган. Максат: балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү. Бурычлар:Әкият геройлары белән кызыксыну тәрбияләүТанып белү активлыкларын формалаштыруБала...



