«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)
методическая разработка по развитию речи на тему

Спиридонова Зульфия Хасиятулловна

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shalkan.doc30.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)

Алып баручы:         Утыртты бабай шалкан

Үсте шалкан зур булып

Бабай бик тә борчыла

Чыкмый шалкан нык тора.

Бабай чыга:         Нихәл итим, көчем җитми

Әллә картлык килгәнме?

(Әллә картайдым инде?)

Алып баручы: Әллә соң әбкәйне чакырып карыйкмы?

Бабай:        Әби, Әби кил әле,

Әйдә, ярдәм ит әле.

Әби:                 Базарга барасым бар

Сериал карыйсым бар

Оныгымны бассейнга

Озатып куясым бар.

(икәү шалканны тарталар)

Бергә:         Тартабыз, тартабыз

Тартып чыгара алмыйбыз.

Әби:                 И, балакай кил әле.

Әйдә, ярдәм ит әле.

Онык:         Компьютердан аерасыз

Эшлә дә зшлә һаман (давай)

Бер минут вакытым юк

Мин бит деловой малай.

Мин бит шалкан яратмыйм

Ананас (Чипсы- бәрәңге) булса ашыйм.

Бергә:         Тартабыз, тартабыз

Тартып чыгара алмыйбыз.

Алып баручы:         Бабакай, бабакай

Кайда соң безнең Акбай!

Бергә:                 Акбай, кил әле

Безгә ярдәм ит әле!

Акбай:                 Ничә ел өй саклыйм

Отпуска да бирмисез

Картайдым инде мин дә хәзер

Пенсия түләмисез.

Бергә:         Тартабыз, тартабыз

Тартып чыгара алмыйбыз.

Алып баручы: Әйдәгез, песине чакырыйк.

Песи:        Мияу, мияу, мияу дим

Сөт бирсәгез киләм мин.

Шалкан миңа нәрсәгә

Вискассыз мин торалмыйм.

Бергә:         Тартабыз, тартабыз

Тартып чыгара алмыйбыз.

Алып баручы: Инде хәзер нишләргә?

(тычкан чыга)

Тычкан:         Үзем кечкенә булсам да

Көчем зур минем.

Тычканнар арасында

Мин беренче – чемпион.

Бергә:         Тартабыз, тартабыз

Тартып чыгарабыз.

(бабай башын кашып)

Алып баручы: Шул шатлыктан, җырлыйбыз, биибез бабакай)

Җыр:         Бабакайның бакчасында

Шалкан зур булып үскән.

Менә шундый киңлектә

Менә шундый ул биек

Шалкан кил әле

Бер биеп күрсәт әле

(шалкан бии).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шалкан"әкияте

сценарий к сказке "Репка"на татарском язеке для старшего возраста...

Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....

"ШАЛКАН" ӘКИЯТЕ.

Сценарий к сказке "Репка" с использованием УМК.   "ШАЛКАН" ӘКИЯТЕ....

"Шалкан" әкияте

Сценарий сказки на татарском языке для детей старшего дошкольного возраста с элементами УМК "Татарча сөйләшәбез"....

"Шалкан"рус әкияте буенча өстәл театры

Әлеге тамашаны зурлар төркеме балалары белән  кечкенәләргә күрсәтергә мөмкин. Балаларда сәнгат әсәрләренә кызыксыну уята, пассив балаларны активлаштыра...

Способ изготовления: « Настольного театра картинок». (Моя семья. Дикие животные. Сказка «Репка») “Өстәл театры” (Минем гаиләм. Кыргый хайваннар. “Шалкан” әкияте)

Цель игры: продолжать знакомить с театром; дать представление о его атрибутике, о  зрительном  зале, учить правилам поведения в театре; учить настраиваться на восприятие сказки с первых звук...