Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)
план-конспект занятия (развитие речи, подготовительная группа) по теме

Гульназ Гусмановна Гатауллина

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл teatr-shalkan_avtosohranennyy.docx17.43 КБ

Предварительный просмотр:

Шалкан.

(Рус халык әкияте “ Репка” буенча инсценировка)

Балалар әкият персонажлары костюмнарыннан ярымтүгәрәк ясап тезелгәннәр.

Уртада ике алып баручы.

Алып баручылар(бергә): Исәнмесез,кунаклар!

1 а.б. Без бүген рус халык әкиятен татар телендә күрсәтербез.

2 а.б. Әкият  “Шалкан” дип атала.

Икесе бергә: Рәхим итеп карагыз!(икесе ике якка китәләр)

Тычкан: Мин – тычкан.,чи-чи-чи.(йөгереп кереп кача)

Песи: Ә мин песи булам. Исемем – Мияубикә. Мияуу!(йомшак келәмгә барып ята)

Эт: Мин эт булам. Исемем – Акбай. Һау-һау-һау! (оясына кереп кача)

Кыз: Ә мин – кыз,исемем Гөлзирә.(өйгә кереп китә)

Әби: Мин әби булам.(өйгә кереп китә)

Бабай: Ә мин бабай булам.(өй янына бара)

Шалкан: Ә мин – Шалкан.(әйләнеп ала да уртага барып утыра)

1 а.б. Бабай шалкан утырткан.

2 а.б.Шалкан зу-у-ур булып үскән.

Бабай (чыга,кулын каш өстенә куеп,шалкан тирәли әйләнеп йөри)

Ай Аллам,вай Аллам!

Каян үскән бу шалкан?!

Кайсы ягыннан тартыйм,

Ничек кенә  чыгарыйм?

(башын кашып тора)

Туктале,әбине чакырыйм әле.Әбисе,әбисе дим, чык әле монда!

Әби:(яулыгын төзәткәләп)

Ятып кына торый дисәм,

Тагын нигә чакыра?

Нәрсә булган бу бабайга,

Шалканга карап тора.

Бабай:(шалканга күрсәтеп)

Күр, әбисе, нинди шалкан

Үскән безнең бакчада!

Бергәләп тартып чыгарыйк,

Тотын минем аркага!

1 а.б. Әби-бабайга,бабай-шалканга тотынган,тарталар-тарталар,тартып чыгара алмыйлар икән.

Әби:(маңгаендагы тирен сөртеп)

Булмый,бабай,туктале,

Кызны чакырыйк әле.

Кызым,кызым Гөлзирә!

Кил әле син бирегә.

Кыз( көзгегә карый-карый чыга)

Ай,битләрем алланды,

Иреннәрем кызарды.

Әбием,тагын ни булды,

Мине өйдән чыгардың?

Әби:(кулы белән шалканга күрсәтеп)

Кара, кызым, күрәмсең,

Шалкан ничек үскәнен?

Бергәләп тартып карыйк,

Бу шалканны чыгарыйк!

( Кыз,бии-бии,шалкан тирәли әйләнеп чыга,әбигә килеп тотына)

2 а.б. Кыз-әбигә,әби-бабайга,бабай шалканга тотынган.Тарталар-тарталар,тартып чыгара алмыйлар.

Кыз:(кулларына карап)

Ай,кулым арыды,

Тартуы авыр ла.

Акбайны чакырыйк,

Булышсын тартырга!

Акбай!Акбай! Кайда син,

Ник бирегә килмисең?

Акбай,булыш,бик авыр,

Бу шалканны тартуы.

Акбай:(чыга)

Һау-һау-һау! Ни булды монда?

Көн буе йортны саклыйм,

Бер каракны кертмим,

Энәгә дә тидермим.

Һау-һау!Нәрсә булды,Гөлзирә?

Кыз:(күрсәтеп)

Тотын минем аркага,

Әйдә,шалкан тартырга.

(Акбай,һау-һаулап,шалканны урап чыга,кызның аркасына килеп тотына)

1а.б. Акбай-кызга,кыз-әбигә,әби-бабайга,бабай шалканга тотынган.Тарталар-тарталар тартып чыгара алмыйлар.

Акбай:(туктап,тирен сөртә)

Һау-һау-һау! Булмый болай!

Шалкан бигрәк зур булган.

Кая син,Мияубикә?

Ярдәмгә килеп җит лә!

Мияубикә:(келәмнән торып чыга)

Мияу-мияу-мияу мин,

Һәрвакытта уяу мин.

Сөр эчәм,тычкан тотам,

                      Йокларга бик яратам.(киерелеп ала)

            Акбай,Акбай! Ник уяттың мине?

Акбай:(күрсәтеп)

Бабай шалкан үстергән,

Шалкан гаҗәп зур булган.

Тартып-тартып карыйбыз-

Һич чыгара алмыйбыз.

Булыш әле,Мияубикә!

2а.б.Песи-эткә,эт-кызга,кыз-әбигә,әби-бабайга,бабай-шалканга тотынган.Тарталар-тарталар,тартып чыгара алмыйлар икән.

Мияубикә:(барысы да “уфффф!” дип,тирләрен сөртәләр)

Мияу-мияу,арыдым,

Ә шалкан чыкмый һаман.

Бергә-бергә җиңел булыр,

Ярдәм сорыйк Тычканнан.

Тычкан-Тычкан,чи-чи-чи!

Син кайларда йөрисең?

Һич итмәскә сүз бирәм,

Килче,тизрәк бирегә!

Тычкан:(чыга)

Качып ипи кимердем,

Әллә шуны сиздеңме?

Мияубикә, ни кирәк?

Чабып килдем тизрәк.

Мияубикә:(күрсәтеп)

Бабай үстергән шалкан,

Шалканы бик зур булган.

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Тартып чыгарыйк,тизрәк!

1а.б.Тычкан-песигә,песи-эткә,эт-кызга,кыз-әбигә,әби-бабайга,бабай шалканга тотынган.Тарталар-тарталар икән-шалкан килеп тә чыккан!

Шалкан:(торып баса)

Бабай чәчте орлыгым,

Сулар сибеп үстерде.

Витаминлы,бик файдалы,

Тәмле булып өлгердем.

Балалар түгәрәк ясыйлар,Шалканны уртага алалар.

Балалар:(җырлыйлар)

Әй,бабабыз бик уңган,

Үстергән шундый шалкан!

Шалкан үскән,зур булган,

Без әбигә булышырбыз.

Бергәләп тәмләп ашарбыз.

(кунакларга карап,кулларын җәеп)

Шалканнан авыз итәргә

Без сезне дә чакырабыз.

Барысы бергә баш ияләр.Алып баручылар рольләрдә кем уйнаганын әйтеп чыгалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шалкан"әкияте

сценарий к сказке "Репка"на татарском язеке для старшего возраста...

“Шалкан әкиятендә кунакта”

Шалкан әкияте аша тере Һәм тере булмаган табигать турында белемнәрне арттыру....

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)...

"ШАЛКАН" ӘКИЯТЕ.

Сценарий к сказке "Репка" с использованием УМК.   "ШАЛКАН" ӘКИЯТЕ....

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү аркылы балаларның танып-белү эшчәнлеге

Рус халык әкияте "Шалкан" балаларның иң яраткан әкиятләренең берсе. Аларга якын булган геройлар бабай, әби, кыз, эт, песи, тычканны уйнау рус телле балаларга да авырлык тудырмый. Әкиятне без мәктәпкә ...

"Шалкан"

конспект занятия по математике...

Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган зурлар төркеме өчен чара: “ “Шалкан” әкиятендә кунакта”

Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен төрле фаҗигалардан саклану турында өйрәнү hәм белемнәрен ныгыту максатыннан ""Шалкан" әкиятендә кунакта" зурлар төркеме өчен сценарий....