"Шалкан"
план-конспект занятия по математике (младшая группа) на тему

конспект занятия по математике

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shalkan.docx17.05 КБ

Предварительный просмотр:

Танып белү эшчәнлеге. Математика.

Тема: «Шалкан».

Максат:

1. Балаларны геометрик фигуралар белән таныштыруны дәвам итү, төсләрне, бер, күп төшенчәләрен  ныгыту,сериацияләү, классификацияләү өстендә эшләү.

2. шөгыльгә карата кызыксыну уяту, аларны яклау һәм саклау теләге булдыру, кайгыртучанлык дуслык тәрбияләү

3.Логик фикерләү, акыл, зиһен, хәтер, игътибарлылыкны үстерү

Җиһазлау: проектор, мультимедия, һәр балага геометрик фигуралар, уенчыклар, төсле ташлар.

Шөгыль барышы:

  1. Оештыру моменты..

Балалар төркемгә керәләр.

- Балалар, сез әкиятләр яратасызмы?

-Ә нинди әкиятләр беләсез?

-Әйдәгез берәр әкияткә кунакка барабызмы?

Моның өчен торле төсле ташлардан атлап үтәргә кирәк. Баскан ташның төсен әйтергә кирәк.

2. Экранда  “Шалкан” әкиятенең рәсеме.

Әйдәгез әле, әкиятне сөйләп китик.

-Бабай шалкан утырткан. Ничек уйлыйсыз, шалкан нинди формага охшаган? Нинди төстә? (сары түгәрәк)

Подностан алларына сары түгәрәк алып куялар.

-Шалканны кем утырткан? (бабай)

-Бабайны нинди фигура белән билгеләп була? Ул көчле, нык басып тора?

Бабайны зур зәңгәр квадрат белән билгелиләр.

-Бабайга ярдәмгә кем килгән? (әби). Аны нинди фигура белән билгеләп була? Зәңгәр овал белән билгелиләр.

-Әбигә ярдәмгә кем килгән?  (Кыз)

 Кызны кечкенә зәңгәр түгәрәк белән билгелиләр.

-Кызга ярдәмгә кем килгән?(эт)

Этне иң зур өчпочмак белән билгелиләр.Чөнки ул калганнар арасында иң зурысы.

 – Песине кечерәк өчпочмак белән билгелибез.

- Тычканны иң кечкенә өчпочмак белән билгелибез.

Сез ничек уйлыйсыз, квадрат, овал, түгәрәк ни өчен бер төсле – зәңгәр төстә? Алар кемнәр? (кешеләр)

Өчпочмаклар ни өчен бер төсле? (хайваннар)

-менә шалканны тартып чыгардылар, хәзер төн җитте. Бөтен кешеләр төнлә нишлиләр?( йоклыйлар).

 Балалар йоклаган булып кыланалар.

Иртә. Күзләрен ачалар. Карасалар шалкан – юк.-нишлик икән? (эзлибез)

3. Әйдәгез юлга чыгабыз. Алда урман. Урманда агачлар нихәтле? (күп). Биек агачлар да, тәбәнәк агачлар да бар.(күрсәтәләр). Аларның ботаклары безгә йөрергә комаучалыйлар. Агач тәбәнәк булган саен, балалр, иелеп, чүгәләп барырга тиеш булалар.

Аланга килеп чыктык.

Агач төбе янында куяннар утыра. Куяннарны санау.(5)

Агач төбе нинди фигурага охшаган? (илиндр)

Елга аша чыгар өчен басма кирәк. Басма төзү.

“ Серле капчык”

Куян килеп чыга. Гафу үтенә.ул шалканны урлаган булган.

Куянга тәрбия моменты бирү –сормамыйча алырга ярамый. Шалкан ашар өчен аны үзен чәчеп үстерергә кирәк.

Шалканны урынына кую. Бабай шатлана күчтәнәч бирә.

5. йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шалкан"әкияте

сценарий к сказке "Репка"на татарском язеке для старшего возраста...

Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....

“Шалкан әкиятендә кунакта”

Шалкан әкияте аша тере Һәм тере булмаган табигать турында белемнәрне арттыру....

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)...

"ШАЛКАН" ӘКИЯТЕ.

Сценарий к сказке "Репка" с использованием УМК.   "ШАЛКАН" ӘКИЯТЕ....

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү аркылы балаларның танып-белү эшчәнлеге

Рус халык әкияте "Шалкан" балаларның иң яраткан әкиятләренең берсе. Аларга якын булган геройлар бабай, әби, кыз, эт, песи, тычканны уйнау рус телле балаларга да авырлык тудырмый. Әкиятне без мәктәпкә ...

Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган зурлар төркеме өчен чара: “ “Шалкан” әкиятендә кунакта”

Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен төрле фаҗигалардан саклану турында өйрәнү hәм белемнәрен ныгыту максатыннан ""Шалкан" әкиятендә кунакта" зурлар төркеме өчен сценарий....