"Шалкан әкиятендә кунакта" (кечкенәләр төркемендә театрлаштырылган эшчәнлек конспекты)
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Валиева Гульшат Шагитовна


Театрализованная образовательная деятельнось для детей младшего дошкольного возраста по сказке "Репка"

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Шалкан” әкиятендә кунакта (1нче кечкенәләр төркемендә театрлаштырылган эшчәнлек конспекты)

Гөлшат ВӘЛИЕВА,        

Әлмәт шәһәре 53 нче“Светофорик” балалар бакчасынын 1квалификацион категорияле тәрбиячесе

Люция ФӘЙЗУЛЛИНА,

Әлмәт шәһәре 53 нче“Светофорик” балалар бакчасыны тәрбиячесе

Максат: Балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның эмоциональлеген үстерү

Тәрбия бурычы: әкият геройлары  белән кызыксыну тәрбияләү, күмәк хезмәткә омтылыш уяту

Үстерү бурычы: Балаларның игътибарын,  хәтерен үстерү; танып белү активлыкларын формалаштыру, аваз ияртемнәрен (һау-һау, мияу-мияу, чи-чи) кабатлау юлы белән авазларны дөрес итеп әйтүгә күнектерү.

Белем бирү бурычы:  әкият белән таныштыруны дәвам итү, әкиятне тәрбияче белән бергә сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын активлаштыру

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше

Интеграль белем бирү өлкәләре:  танып-белү үсеше, социаль – аралашу үсеше, нәфис- нәфасәти үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: Әңгәмә, сорау-җавап, сәхнәләштерү, үсендерү, мактау.

Җиһазлар: Проектор, түбәтәй, яулык, алъяпкыч, ободок, шалкан, икешәр эт, песи, тычкан ярымбитлекләре.

Сүзлек эше: һау-һау, мияу-мияу, чи-чи .

Алдан үткәрелгән эш:  “Шалкан” әкиятен уку,  мульфильмын карау,  әкият геройлары турында әңгәмә,  иллюстрацияләр карау, табышмаклар чишү.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Кереш өлеш: балаларны әкиятләр белән кызыксындыру

2.Төп өлеш:

- Әкиятче кунакка килә;

- “паровоз” ясап бакчага бару;

 - балаларга рольләрне бүлеп  бирү;  ;  

- әкиятне сәхнәләштерү

3. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бүген безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез,  матур итеп исәнләшик  әле кунаклар белән.

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Утырыгыз, балалар. (урындыкларга утыралар) Балалар, әйтегез әле, ә сез әкиятләр яратасызмы?

Балалар. Әйе.

 Тәрбияче . Ә без сезнен белән нинди әкиятләр өйрәндек әле? (Слайдлар күрсәтү)

Балалар. Калач, чуар тавык, шалкан...

Ишек шакыган тавыш ишетелә һәм Әкиятче килеп керә.

Әкиятче. Хәерле иртә, балалар!

Балалар  Хәерле иртә!

Әкиятче.  Балалар, карагыз әле, минем кулымда матур сандык. Ә аның эчендә  ниләр  бар икәнен беләсегез киләме? Әйдәгез, бергәләп әйтик әле:

Сандык, сандык, ачыл син! (бергәләп кабатлыйлар)

Әкиятче сандыкны ача һәм уенчык тычкан ала.

Әкиятче. Әйтегез әле, бу нәрсә?

Балалар. Тычкан.

Тәрбияче. Әйе,  бу тычкан. Ә  нинди әкияттә тычкан бар, балалар?

Балалар. Шалкан, чуар тавык...

Әкиятче. Минем монда тагын бер әйбер бар. (уенчык шалкан ала) Ә бу нәрсә?

Балалар. Шалкан.

Әкиятче. Балалар, мин безгә нинди әкият алып килдем, димәк?

Балалар. “Шалкан” әкияте

Тәрбияче. Әйдәгез әле, бергәләп искә төшерик. (Слайды по сказке) Балалар, шалканны кем утырткан? Бабайга кемнәр булышкан?

Әкиятче. Бигрәк бөтенесен дә беләсез икән балалар. Ә сезнең үзегезнең әкият уйныйсыгыз киләме сон?

Балалар. Әйе.

Әкиятче. Алайса, әйдәгез паровоз белән киттек әкияткә  (Музыка астында паровозик булып “чух-чух” итеп әйләнәнеп киләләр) Слайд:”Яшелчә бакчасы” Менә без әкият бакчасына килеп тә җиттек.  (Сандыктан киемнәр чыгара) Менә бу нәрсә икән балалар?

Балалар.  Шалкан.

Тәрбияче. Безнең Родион шалкан булыр (кидерә)

Әкиятче. Менә бу түбәтәй кемнеке?

Б. Бабайныкы.

Т. Әйдә,  Ислам, ки тәбәтәйне,син бабай булырсың..

Ә. Бу киемнәр кемнеке икән?

Б. Әбинеке

Т. Әйдә әле, Гүзәл , син әби булырсың.

Ә.  Бу матур ободок кемгә?

Б. Кызга

Т.Безнең Румия кыз була.

Ә. Минем сандыгым тылсымлы бит балалар. Карагыз эле, монда бит ике эт битлеге икән!

Т. Безнең Сәлим зур эт була, ә Эмир бәләкәй эт була.  Әйтегез әле, эт ничек өрә?

Б. Һау-һау!

Ә.Песиләр дә икәү икән монда!

Т. Әйдәгез Алия зур песи була. Ә Сәмирәне бәләкәй песи итәбез. Ә песи ничек кычкыра, балалар?

Б. Мияу- мияу!

Ә. Менә ике тычкан битлегедә бар монда.

Т. Булатыбыз. Зур тычкан булыр, ә Исламыбыз –бәләкәй тычкан. Ягез әле тычкан ничек чиный?

Б. Чи-чи

Ә. Менә барыбыз да битлекләрне кидек. Әйдәгез, башлыйбыз әкиятне. (Таягы белән селки)

Тәрбияче. Бабай шалкан утырткан. (Бабай Шалканны уртага алып килеп урындыкка утырта)  Шалкан зур булып үсеп чыккан. (Торып баса, урындыкны читкә алып куябыз) Бабай шалканны алмакчы булган,. (Бабай ух-ух дия-дия шалкан янына килә)

Бабай. Ооо, шалкан зууур үскән, матууур  шалкан

Тәрбияче.  Бабай шалканны тарта-тарта икән, тартып чыгара алмаган. (Хәрәкәтләр) Бабай әбине чакырган.

Бабай. Әби, кил монда!

Әби. Хәзер киләм!(Әби килә)

Тәрбияче. Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар икән- тартып чыгара алмаганнар. Әби кызын чакырган.

Әби. Кызым, кил монда!

Кыз. Киләм әби, киләм! (Кыз бии-бии килә) Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар икән- тартып чыгара алмаганнар. Кыз этләрне чакырган.

Кыз. Акбайлар, килегез монда!

Зур эт. Мин зууур Акбай, Һау-һау!

Кечкенә эт. Ә мин бәләкәәәй Акбай, һау-һау (нечкә тавыш белән)

Тәрбияче. Акбайлар – кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар икән- тартып чыгара алмаганнар. Этләр  песиләрнене чакырган.

Акбайлар. (икесе бергә) Һау-һау! Песиләр, килегез монда!

Зур песи.  Мин зууур песи, мияу!

Кечкенә песи. Ә мин бәләкәәәәй песи, мияу!

 Тәрбияче. Песиләр – Акбайларга, Акбайлар – кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар икән- тартып чыгара алмаганнар. Песиләр тычканнарны чакырган.

Зур тычкан. Мин зуууур тычкан, чичи!

Кечкенә тычкан. Ә мин бәләкәәәәй тычкан, чи-чи!

Тәрбияче. Тычканнар – песиләргә, песиләр – этләргә, этләр – кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар икән- тартып  та чыгарганнар!  

Әкиятче. Әйтегез әле, шалкан нинди булып үскән?

Балалар. Зуууур. (Куллары белән күрсәтәләр)

Әкиятче. Ә шалкан нинди төстә?

 Балалар.  Сары

 Әкиятче. Шалкан нинди формада булган?

Балалар.  Түгәрәк.

Тәрбияче. Балалар, сезгә әкияттә уйнау ошадымы?

Балалар .Әйе

Әкиятче. Сездә мина бүген бик ошадыгыз,балалар. Менә күрәсезме,балалар, бабайның күпме ярдәмчеләре булган. Алар шуңа күрә шалканны тартып чыгара алганнар. Димәк һәрвакыт бер-берегезгә ярдәм итәргә кирәк.  Ә мин сезгә шундый матур әкият күрсәткән очен, менә бу Әкиятләр китабын бүләк итәм, сез аны бергәләп укырсыз .

Балалар. Рәхмәт

Әкиятче. Ә хәзер мина китәргә вакыт, сау булыгыз балалар!

Балалар. Сау булыгыз!                                                                                                                                                      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Шалкан әкиятендә кунакта”

Шалкан әкияте аша тере Һәм тере булмаган табигать турында белемнәрне арттыру....

Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган зурлар төркеме өчен чара: “ “Шалкан” әкиятендә кунакта”

Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен төрле фаҗигалардан саклану турында өйрәнү hәм белемнәрен ныгыту максатыннан ""Шалкан" әкиятендә кунакта" зурлар төркеме өчен сценарий....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек

Тәҗрибә үткәрү: Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар? "Бүлмә гөле"...

Тема: Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек. “Казлар – аккошлар”

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гади арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерын чагыштыру (мәсәлән: зур, кечкенә, озын, кыска, авыр, җиңел, әз, күп); ...

Уртанчылар төркемендә “Театрга сәяхәт” театральләштерелгән эшчәнлек конспекты

Максат: Театральләштергән эшчәнлек аша балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.Бурычлар: 1.Балаларны әкият белән таныштыру; сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бир...

"Шалкан" әкиятендә кунакта"

Уртанчылар төркеме  өчен математикадан йомгаклау белем бирү эшчәнлегеЗанятиенең максаты:  “башта”, “соңыннан”дигән төшенчәләрне, 7 гә кадәр санауны, тәртип саннарын, ...