"Хуш киләсең, Яңа ел!"
материал (средняя группа) на тему

Мирзагитова Гульсия Рисуновна

Хуш киләсең, Яңа ел

Уртанчылар төркеме өчен

Залда матур итеп бизәлгән чыршы.Балалар көй астында залга керәләр.

Алып баручы: Исәнме, кыш! Саумы, кыш!

Буранлы кыш, салкын кыш.

Син килгәнсең ерактан

Бик ерактан, төньяктан

Ап-ак юрган япкансың

Болыннарга, кырларга

Кардан чана шуарга

Безгә таулар өйгәнсең.

-Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, балалар, котлыйбыз сезне якынлашып килүче Яңа ел белән!Яңа ел сезгә бәхет-шатлыклар гына алып килсен.

Зилә:Яңа елны каршыларга

Без җыелдык бу залга.

Исән-саумы,Яңа ел!

Хуш киләсең,уз алга!

Без теләкләр телибез

Бүген бер-беребезгә.

Бәхет елы булып кил

Син туган җиребезгә.

Җыр “Чыршы бәйрәме”

Төрле-төрле утлар яна

Без уйныйбыз әйләнеп

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Чыршыдагы җем-җем утлар

Сүнәләр дә яналар

Без уйныйбыз-шатланабыз

Без сөйкемле балалар.

Гөлзирә: Нинди гаҗәп:

Һәр кешегә бәйрәм бүген

Бар да матур киенгән

Яңа елда җирне бизәп

Гүя энҗе сибелгән.

Элвира: Монда бит урман сафлыгы

Ылыс исе, түз генә

Купшы чыршыбыз яныннан

Китәм димә тиз генә.

Саидә: Кул тотышып түгәрәктә

Биик дуслар бергәләп

Кунакларны бәйрәм белән

Котлап җырлыйк күмәкләп.

Тимур:Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне

Нинди бәйрәм? Диеп сорасагыз

Бездә бүген чыршы бәйрәме.

М.Ислам:Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды ул анда

Җәен дә, кышын да зифа,

Яшел тора һаман да.

Илназ:Хәзер чыршыбыз бизәнгән

Муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур булып

Бәйрәмгә диеп килгән.

Адилә:Исәнме,чыршы, исәнме,

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Әминә: Чыршы бәйрәме көнне

Безгә рәхәткүңелле.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да

Биибез дә көләбез.

Җыр “Чыршы янында”

1.Ямь-яшел ылыслары

Балкып  тора утлары

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

2. Сиңа килгән кунаклар

Аюлар һәм куяннар

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

3.Әйлән-бәйлән  уйныйбыз

Биибез дә җырлыйбыз.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Карга керә: Кар! Кар!

Исәнмесез, балалар!

Алып баручы: Балалар,карагыз әле, карга килгән.Әй, карга, хәлләрең ничек? Нинди хәбәрләр алып килдең?Сумкаңда ниләр бар? Карыйк әле бергәләп.

Карга:Кар! Кар! Әйдәгез,карыйк.

Алып баручы: Сөенеч,сөенеч!Балалар,Кыш бабайдан хат бар.Игътибар белән тыңлагыз:

“Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, мин сезнең янга ракетада очып киләм.Сез барысын да күзәтегез.” (Карга балалар янына баса).

Кыш бабай керә:Исәнмесез, балалар,олылар,кунаклар! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Мин сезнең янга ракетада очып килдем, сез күзәттегезме?

Балалар: Әйе, күзәттек.

Кар кызы: Саумысез, дусларым, мин сезгә саулык, сәламәтлек, яңа шатлыклар алып килдем.

Алып баручы:Кыш бабай, Кар кызы, әйдәгез түрдән узыгыз.Балалар сезгә үзләренеңһөнәрләрен күрсәтерләр.

“Кечкенә полька” биюе

В.Ислам: Безгә Кыш бабай килгән

Яңа ел алып килгән

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән,

Көттек сине сагынып

Исән-саумы, Кыш бабай!

Өләш бүләкләреңне

Капчыгыңны чиш, бабай!

Алмир: Ямьле Кыш бабай, килдең син безгә.

Кунак булырсың, кер өебезгә.

Кыш бабай мине, бүген син макта,

Бер яшькә үстем, син килгән чакта.

Җыр: “Кыш бабай”

1.Җилкәсенә капчык асып

Кыш бабай килеп керде

Яңа ел белән котлады

Елмаеп сәлам бирде.

Кушымта:

Кыш бабай, Кыш бабай

Без сине бик сагындык.

Кыш бабай, Кыш бабай

Ел буе сине көттек.

2.Синең белән бик күңелле

Чыршы әйләнәсендә.

Син алып килгән чыршыны

Бизәдек бүлмәбездә.

Кыш бабай, Кыш бабай

Без сине бик сагындык.

Кыш бабай, Кыш бабай

Ел буе сине көттек.

Кыш бабай:Булдырдыгыз! Бик матур сөйлисез, җырлыйсыз, биисез.

Алып баручы: Кыш бабай, әйдәле, сине биетеп алыйк әле утырып арыгансыңдыр, әзрәк селкенеп ал.

(Кыш бабай белән Кар кызы биюе)

Бүре килеп керә: Исәнмесез, балалар! Таныдыгызмы мине?

Балалар: Әйе, таныдык.

Бүре: Мин – соры бүре.Менә, Кыш бабай, урманда төшереп калдырган бүләкләрне мин табып алып килдем.

Кыш бабай: Бик зур рәхмәт,бүре дус, коткардың.Мин балалар бүләксез кала дип курыккан идем.Сезнең янга очканда ялгыш төшереп калдырганмын. (Кыш бабай коробканы ачып карый, коробка буш була).

Кар кызы: Ә кая соң Кыш бабайның бүләкләре?

Кыш бабай: Ай-яй-яй,кем урлаган икән инде бүләкләрне?

Бүре: И-и-и, төлке чанама утырып барган иде, бүләкләрне урлап качкан инде. Каян табарга икән инде.

Алып баручы:Кайгырмагыз, бүләкләр табылыр әле. Әйдәгез, Кар кызы белән “Кар бөртекләре” биюен биеп алыйк.

Төлке керә: О-о-о күпме куян икән монда! Әллә берәрсен тотып ашыйм микән?

Кар кызы: Төлке сиңа ничек  оят түгел, син бит вәгъдә биргән идең чыршы бәйрәмендә тәртипле булам дип.

Төлке: Гафу итегез, мин бит шаярдым гына.

Бүре: Балаларга дигән бүләкләрне кая куйдың соң син?

Төлке: Мин аларны агач төбенә яшереп куйдым.Балалар, мине гафу итегез, мин бүтән начарлык эшләмәм.Без бүре белән бүләкләрне алып килербез.

(Төлке белән бүре бүләкләрне алып килергә китәләр).

Кыш бабай: Балалар,әйдәгез әле, төлке белән бүре бүләкләрне алып килгәнче, миңа биеп, җырлап шигырьләр сөйләп күрсәтегез әле.

Хәлил: Кыш җитте, килде суык

Чаналар китте шуып

Суык бабай балаларны

Урамнан кертте куып.

Кыш бабай суык бабай

Куркытма безне алай

Без инде үскән малай.

Данил:Ишек  шакыды кыш та

Нинди күңелле тышта

Ясыйбыз  кар бабайлар

Карап торалар кызлар.

Әмир:Күңелгә шатлык тулды

Урамнар ап-ак булды

Уйныйбыз, шаярабыз

Ап-ак булып калганбыз.

Регина: Кыш килде тышта

Ап-ак кар яуган

Бөтен агачлар

Тун кигән кардан.

Аю урманда

Йокыга талган

Куян дускай да яңа тун алган.

Таңсылу: Кулны кулга тотынып

Җырлыйбыз да биибез

Яңа елда һәр кемгә

Бәхет, шатлык телибез.

“Буги-буги”җырлы- биюе

(Төлке белән бүре керәләр)

Төлке: Менә, Кыш бабай, балаларга дигән бүләкләреңне алып килдек.Безне гафу итегез, без бүтән начарлык эшләмәскә сүз бирәбез.

Алып баручы: Балалар,гафу итәбезме төлкене?

Балалар: Әйе-әйе, гафу итәбез!

Алып баручы: Бүләкләр булгач тагын да күңелле булып китте, әйдәгез бәйрәмне дәвам итик.

Алисә:Яңа яуган кар шыгырдый,

Өстенә баскан саен.

Курыкмыйча каршылыйбыз

Салкын кыш аен.

Вилдан: Төн буена туктамыйча

Тышта ап-ак кар ява,

Капланып кырлар, болыннар,

Җир йөзе ап-аклана.

Данияр: Кышның бозлы таулары,

Шыгыр-шыгыр карлары,

Тәрәзәдәге бизәкләре,

Чыршыдагы шарлары-

Бар да матур, тылсымлы,

Нәкъ әкият диярсең,

Шушындый гүзәл дөньны

Сөймәс җирдән сөярсең.

Азамат: Каршылыйк, дуслар, бергәләп,

Яңа ел килә безгә.

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә-тирәбезгә.

Зәлия: Кулга-кул тотынышып

Ясыйк  та түгәрәк,

Әйдә,кил, Кыш бабай,

Әйләник бергәләп.

Җыр: “Яңа ел”

1.Җем-җем көмеш тун кигән

Яңа, яңа ел килгән.

Яшел чыршылар белән,

Яңа җырчылар белән.

Кушымта: Яңа ел, яңа ел

Безгә зур кунак килгән.

Кыш бабай һәм Кар кызы

Күп бүләкләр китергән.

2.Дуслар белән җыелдык

Бергә шундый күп булдык

Әйлән-бәйлән уйнарга

Кулны-кулга тотындык.

Кыш бабай: Балалар, миңа китәргә вакыт та җитте. Мин хәзер еракка-еракка,төньякка очып китәм. Сезгә йомшак җилләрне, кар бөртекләрен калдырам.Төньякта да мине балалар көтә.Сезгә капчык белән бүләкләремне калдырам, аларны һәрберегезгә апаларыгыз таратыр.Хушыгыз балалар, хушыгыз кунаклар! Кызым юлга кузгалдык.

(Кыш бабай белән Кар кызы китәләр).

Алып баручы: Кадерле бер кунак көткән кебек,

Яңа елны көтте йөрәкләр.

Беләкләрдә –яңа хезмәт дәрте

Күңелләрдә иң саф теләкләр.

Илләр имин, еллар тыныч булсын,

Иген уңсын кырда ишелеп

Ак кар кебек саф теләкләр белән

Яңа елга атлый кешелек!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hush_kilsen_yana_el.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

Хуш киләсең, Яңа ел!

Татарстан  Республикасы Актаныш  муниципаль  районы  бюджет  мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесе  «Катнаш төрдәге Актаныш  6 нчы санлы балалар бакчасы»

“Хуш киләсең, Яңа ел!”

(уртанчылар төркемендә Яңа ел программасы)

                                                                                                        Тәрбияче: Мирзаһитова Г.Р.

Декабрь, 2015 ел.

1 бала: Яңа елны каршыларга

Без җыелдык бу залга.

Исән-саумы,Яңа ел!

Хуш киләсең,уз алга!

Без теләкләр телибез

Бүген бер-беребезгә.

Бәхет елы булып кил

Син туган җиребезгә

2 бала: Нинди гаҗәп:

Һәр кешегә бәйрәм бүген

Бар да матур киенгән

Яңа елда җирне бизәп

Гүя энҗе сибелгән.

3 бала: Монда бит урман сафлыгы

Ылыс исе, түз генә

Купшы чыршыбыз яныннан

Китәм димә тиз генә.

4 бала: Кул тотышып түгәрәктә

Биик дуслар бергәләп

Кунакларны бәйрәм белән

Котлап җырлыйк күмәкләп.

5 бала:Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне

Нинди бәйрәм? Диеп сорасагыз

Бездә бүген чыршы бәйрәме.

6 бала:Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды ул анда

Җәен дә, кышын да зифа,

Яшел тора һаман да.

7 бала:Хәзер чыршыбыз бизәнгән

Муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур булып

Бәйрәмгә диеп килгән.

8 бала:Исәнме,чыршы, исәнме,

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

9 бала: Чыршы бәйрәме көнне

Безгә рәхәткүңелле.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да

Биибез дә көләбез.

10 бала: Безгә Кыш бабай килгән

Яңа ел алып килгән

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән,

Көттек сине сагынып

Исән-саумы, Кыш бабай!

Өләш бүләкләреңне

Капчыгыңны чиш, бабай!

11 бала: Ямьле Кыш бабай, килдең син безгә.

Кунак булырсың, кер өебезгә.

Кыш бабай мине, бүген син макта,

Бер яшькә үстем, син килгән чакта.

12 бала: Кыш җитте, килде суык

Чаналар китте шуып

Суык бабай балаларны

Урамнан кертте куып.

Кыш бабай суык бабай

Куркытма безне алай

Без инде үскән малай.

13 бала:Ишек  шакыды кыш та

Нинди күңелле тышта

Ясыйбыз  кар бабайлар

Карап торалар кызлар.

14 бала:Күңелгә шатлык тулды

Урамнар ап-ак булды

Уйныйбыз, шаярабыз

Ап-ак булып калганбыз.

15 бала: Кыш килде тышта

Ап-ак кар яуган

Бөтен агачлар

Тун кигән кардан.

Аю урманда

Йокыга талган

Куян дускай да яңа тун алган.

16 бала: Кулны кулга тотынып

Җырлыйбыз да биибез

Яңа елда һәр кемгә

Бәхет, шатлык телибез.

17 бала:Яңа яуган кар шыгырдый,

Өстенә баскан саен.

Курыкмыйча каршылыйбыз

Салкын кыш аен.

18 бала: Төн буена туктамыйча

Тышта ап-ак кар ява,

Капланып кырлар, болыннар,

Җир йөзе ап-аклана.

19 бала: Кышның бозлы таулары,

Шыгыр-шыгыр карлары,

Тәрәзәдәге бизәкләре,

Чыршыдагы шарлары-

Бар да матур, тылсымлы,

Нәкъ әкият диярсең,

Шушындый гүзәл дөньны

Сөймәс җирдән сөярсең.

20 бала: Каршылыйк, дуслар, бергәләп,

Яңа ел килә безгә.

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә-тирәбезгә.

21 бала: Кулга-кул тотынышып

Ясыйк  та түгәрәк,

Әйдә,кил, Кыш бабай,

Әйләник бергәләп.