Төрле һөнәрләр
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Мирзагитова Гульсия Рисуновна

Төрле һөнәрләр.

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә коммуникация (сөйләм үстерү) белем бирү эшчәнлеге

Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызы

                                                          Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

                                            бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

                                                        “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы»

Максат: һөнәрләр турында балаларның белемнәрен арттыру, сөйләм телен баету.

Тәрбия бурычы: балаларда хезмәткә, икмәккә карата хөрмәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыклыкларын,матур сөйләм телен үстерү.

Белем бирү бурычы: тәҗрибә аша балаларның белемнәрен ныгыту, логик фикерләү сәләтен арттыру.

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сораулар,балалар сөйләве, уен, халык авыз иҗаты, ял минуты, ноутбук,экран, дидактик уен “Нәрсә артык?”, уен “Икмәк нинди юл аша безнең табынга килә”, бирем эшләү.

Җиһазлау: тегүче, чәч кисүче, төзүче, сатучы, китапханәче, укытучы, тәрбияче, пешекче, табиб, сыер савучы, механизатор, хат ташучы, рәссам, игенче   (УМК) рәсемнәре.

Сүзлек өстендә эш: һөнәр, күргәзмә, рәссам, башаклар өлгерә.

Алдан үткәрелгән эш: һөнәрләр белән таныштыру, рәсемнәр карау,һөнәрләр турында әсәрләр уку, мәкальләр өйрәнү,уеннар уйнау.

Эшчәнлек барышы

1) Балалар,мин сезне бик кызыклы күргәзмәгә чакырам.

 - Без, сезнең белән күргәзмә залында. Нинди генә рәсемнәр юк бу залда.Игътибар белән рәсемнәрне карагыз әле, ә хәзер әйтегез, күргәзмәне ничек атар идегез?

- Ни өчен?

- Сез ничек уйлыйсыз, нәрсә ул һөнәр?

(балалар җавабы)

2) -Балалар, сезнең рәсемнәрне карап күзләрегез талгандыр, әйдәгез күзләрне ял иттереп алыйк.

Күзләргә гимнастика

Күп эшләдем, күп күрдем,

Арыдылар күзләрем.

Йомам күзем, ял итсен,

Ачам күзем, күп күрсен.

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да, бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләремне

Имән бармак очына.

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.

- Булдырдыгыз, балалар, эшчәнлегебезне дәвам итик.

- Ә менә бу рәсемнәрне язган һөнәр иясе кем дип атала, әйтеп карагыз әле.

(рәссам дип атала)

- Әйе, бик дөрес әйттегез, ә хәзер һөнәрләр турында сөйләшеп алыйк әле, сез ризамы?

(әйе)

3) –Балалар, кемгә нинди рәсем ошый, шул рәсем янына барып басыгыз әле. (басалар).

-Менә монда утыручы апалар да күргәзмә залына рәсемнәр карарга килгәннәр.Үзегезнең әсем турында турында аларга да, бер-берегезгә дә нәрсә сөйләр идегез. Мин сезгә аз гына вакыт бирәм балалар. Кем башлый? Башладык. (балалар сөйләве....)

-Балалар, бигрәк матур сөйләдегез, миҗа бик ошады.

4) а) – Ә сез ничек уйлыйсыз, әгәр дә һөнәрләр булмаса, нәрсә булыр иде икән?(балалар җавабы..)

- Рәхмәт,балалар мин сезнең белән килешәм.

    б) – Ә сез эш турында мәкальләр беләсезме? (әйе)

Мәкальне башлап мин әйтәм, сез дәвам итәрсез яме, килешәсезме (әйе):

-Һөнәрле үлмәс, (һөнәрсез -көн күрмәс)

- Егет кешегә (70 төрле һөнәр дә аз)

- Тырышлык – зурлык (ялкаулык хурлык)

- Кем эшләми (шул ашамый)

- Тырышкан табар (ташка кадак кагар).

Күргәзмәгә килүче апаларга да әйтик әле:

-Һөнәр белгән ( ач булмас).

- Эшчән бәхетне эшендә күрер, (ялкау бәхетне төшендә күрер).

Булдырдыгыз, рәхмәт.

5) – Балалар,әйдәгез, иркенләп басып, үзебезнең Актанышыбыз буйлап сәяхәт итеп алыйк.

Ял минуты “Актаныш буйлап сәяхәт”

Утырып бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Туган районыбыз буйлап

Сәяхәткә кузгалдык.

Уң якта биек йортлар,

Сулда гүзәл биналар.

Бигрәк матур безнең Актаныш!

Саклап яшик без аны.

6) – Ә хәзер игътибарыбызны экранга юнәлтәбез.

- Балалар, бу уенда “Нәрсә артык?” икәнен һәм ни өчен артык булуын әйтергә кирәк.

(уен ахырында ипи, батон, булочка, алма рәсеме була)

7) – Менә әле генә оннан әзерләнгән ризыклар әйттегез,алар бик озын юл аша безнеҗ табынга килә.

- Хәзер без сезнең белән рәсемнәр ярдәмендә тактага тезеп шул юлны ачыкларбыз.

Уен: “Икмәк нинди юл аша безнең табынга килә”

Кар эреп беткәч,иң беренче булып тракторлар белән җирне өрәләр.

Йомшак җиргә орлыкларны чәчәләр.

Тигез, матур булып, яшелләнеп орлыклар шытып чыга.

Җәй ахырында башаклар өлгерә.

Өлгергән башакларны комбайннар уралар, сугалар.

Ашлыкны элеваторга киптерергә, тегермәнгә он ясарга илтәләр.

Әзер онны кибетләргә,ипи заводларына озаталар.

- Менә күргәнегезчә нинди озын юл аша икмәк безнең табынга килә.Булдырдыгыз, рәхмәт, балалар.Эшчәнлегебезне дәвам итик. Алган белемнәребезне ныгыту максатыннан тагын бер бирем эшләп алыйк.

8) – Балалар, сезнең өстәлләрдә – биремнәр. Эшләр өчен кайсы һөнәр иясенә нәрсә кирәк икән? Дөрес җавапларны җепләр белән тоташтырып куйыйк. (Биремне мөстәкыйль үтиләр).

9) – Балалар, бүгенге әңгәмәләрдән соң минем сезгә бер соравм туды: сез үскәч нинди һөнәр иясе булыр идегез?

-Теләкләрегез тормышка ашсын дигән теләктә калам һәм бүгенге сөйләшүебезне мәкаль белән тәмамлыйсым килә, “Һәр хезмәт – хөрмәткә лаек”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл torle_honrlr.docx20 КБ

Предварительный просмотр: