Әниемнең кочагы
материал (средняя группа)

Мирзагитова Гульсия Рисуновна

Әниемнең кочагы   

Максат:

    әниләргә карата булган хөрмәт хисен ныгыту.

Бурычлар:

- балаларда сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү,

- үзара аралашу культурасына  өйрәтү,

- әниләргә карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.

Тәрбияче: Хәерле көн кадерле әниләр, әбиләр,хөрмәтле кунаклар, балалар! Безнең бүгенге кичәбез,җир йөзендәге иң гүзәл,асыл затларга багышлана.Без сезнең барыгызны да “Әниләр көне” бәйрәме белән котлыйбыз!Без әниләребезгә, әбиләребезгә  корычтай ныклы сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр,һәрвакыт шат күңелле, көләч йөзле булып калуларын телибез.Һәрчак сөйкемле, зәңгәр күктә балкыган кояш кебек булыгыз!

Балаларыгызныңбүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын

Ана! Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе,

Күңелнең  ул иң – иң түрендә.

Ул салкында сине җылытучы,

Юатучың авыр көнеңдә.

Бала: Чәчәк бәйләме сузсак,

           Үрелеп ала алмассыз.

          Җыр бәйләме бүләк итсәк,

         Кабул итми калмассыз.

Җыр: “Рәхмәт,әнием!” (Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасы)

Алып баручы: Әни булмаса,без оясыз кош,моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек,тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.

1.Көчле булырга – кояштан

  Өйрәнгән минем әни.

 Җитез булырга – җилләрдән

 Өйрәнгән минем әни.

2.Әнием гел минем белән

  Көндез, төнлә, иртә, кич...

 -Әнисез яшәп була – дип,

 Уйлый алмыйм шуңа һич.

3.”Әни” сүзе –“яшәү” сүзе,

  Икесе дә миңа бер.

  Я ходаем, әниемә

 Бирсәнә озын гомер.

4.Әнием – син бер генәм

  Иң якыным, гөл генәм.

 Дөньяларда иң яраткан,

Якын кешем син генә.

5.Әни, мине тапкансың,

  Назлагансың,баккансың.

 Матур – матур җырлар җырлап

 Иркәләп йоклаткансың.

6.Өйдән чыгып китүгә үк,

  Әниемне сагынам.

  Тизрәк йөгереп кайтам да

  Кочагына сыенам.

7.Күзләренә карыймында

  Мәңге яшә син диям,

 Сау – сәламәт бул әнием

 Мин сине мәңге сөям.

8.Тавышлары булмаса да,

  Әллә каян ишетәм;

 Аяк очларына басып,

 Керә әни ишектән.

9.Уянмасын ди ул мине

  Таң йокысын бүлмәсен.

  Күзләремне йомып ятам,

 Уянганны күрмәсен.

Җыр: “Яз җитә” Ф.Кәрим сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы.

10.Минем матур әнием бар

  Аның исеме, Светлана.

 Әниемнең күп эше,

 Әнием эшле кеше.

11.Иртән торуыма һаман

  Әллә күпме эш көтә.

  Ярый әле әни уңган,

 Әнием ярдәм итә.

12.Әнием иң якын кешем,

  Иртән чәчемне үрә.

 Ашлары да тәмле була

 Яратам шуңа күрә.

13.Син, әнием минем өчен

   Бу дөньяда бер генә.

  Елмайганда йөзләреңнән

 Бар өйгә нур бөркелә.

14.Без әни бик уңган

  Бар эшкә дә өлгерә.

 Без бакчадан кайтуга,

 Тәмле ашлар пешерә.

Алып баручы: Көнгә ничә тапкыр “Әни” дибез,

                       Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

                      Шигырьләр һәм җырлар бәләк итик,

                     Бүләк итик матур биюләр.

Алып баручы: Балалар, ә сез әниләрегезгә нинди теләкләр теләр идегез.

Балалар:

-Безнең әниләребез беркайчан да авырмасыннар!

-Гел шат булсыннар!

-Безнең әниләргә гел рәхәт булсын!

Кояш керә. (күңелле көй уйный)

Кояш: Исәнмесез,дусларым. Мин Кояш – Кояшкай,җылылыкка мин бик бай,нурларымны сибәмен, сезгә шатлык бирәмен.

Алып баручы:Рәхмәт сиңа, Кояшкай, безнең бәйрәмебезгә килгән өчен, бик күп җылылык алып килгәнең өчен.Безгә бик рәхәт булып китте, әниләребезнең йөзләрендә елмаю күренде.

Кояш: Бәйрәм белән котлыйм сезне барыгызны да.Мин сезгә чәчәкләр алып килдем.Шул чәчәкләрдән букет әниләрегезгә  ясагыз букет ясагыз әле. (уен)

Кояш: Бик тырыштыгыз, әниләрегезне яратасыз икән.Инде әниләрегезне дә уйнатып алыйк. (әниләр белән уен)

Алып баручы:Безнең әниләр аш- суга оста.Тәмле-тәмле ризык пешерәләр.Өстәлләребездә тәмле ризык, сый-нигъмәт булганда яшәү ямьле була. Ә хәзер, әйтелгән билгеләре буенча, әниләр ризыкның исемен әйтергә тиеш була.

1)1. Эченә бәрәңге салып пешерелгән ашамлык (8 хәреф – кыстыбый)

2.Милли татар ашамлыгы  (8 хәреф – өчпочмак)

3.Күркәм ризык, туй мәҗлесенең бизәге (6 хәреф – чәк-чәк)

4. Бик үзенчәлекле ризык – бер генә бәйрәм табыны да ансыз үтми. ( 7 хәреф – гөбәдия)

5.Иң борынгылардан саналган эчемлек (5 хәреф – әйрән).

2)Уен: “Чәч үрү”

 -Хөрмәтле әниләр, сез,әлбәттә, кызларыгызның чәчләрен көн дә искиткеч прическалар ясап бакчага озатасыз. Ә бүген гап – гади ленталардан чәч үреп карыйк әле. Сездән җитезлек сорала.

3) Уен: “Балаларыбызны беләбезме?”

-Әниләр сезгә сорау бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез.

-Балагыз нинди төс ярата?

-Балагызның яраткан мульфильмы?

-Нинди кием кияргә ярата?

-Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

-Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

-Сезнең пешергән кайсы ризыгыгызны бигрәк тә яратып ашый?

-Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

4) Уен: “Сез балагызны яхшы беләсезме?”

-Әниләр, күзләрне бәйләгән килеш балаларның кулларыннан үз балаңныкын танып алу.

Балалар башкаруында бию “Матур уен”

15.Яратам әниемне

Моны бар дөнья белә.

Саулык телим, бәхет телим,

Яраткан әниемә.

16.Бүген әниләр бәйрәме,

Котлыйм әле үзеңне.

Бүләк итәм әнием сиңа

Иң матур шигыремне.

17.Мин дә котлыйм әни сине,

Теләгем бар минем дә.

Мәңге шулай, кояш булып,

Яшә күңел күгемдә.

18.Иң – иң иртә кем тора,

Иң иртә әни тора.

Без торганчы өстәлдә,

Коймак белән чәй тора.

19.Йөзең синең һәрчак

Балкып торсын әнием!

Аш-суыңнан тәмле исләр,

Аңкып торсын әнием.

20.Язның беренче бәйрәме

8 Март бүген

Кояш көлә,әни көлә

Шуңа күңелем шат минем.

Тәрбияче: Тагын уйнап алыйк әле: “Күз йомып ризыкларны таны”

-Һәр әнинең өйдә бик зур вазыйфасы бар бит инде, ул ашарга пешерү һәм инде алар кирәкле продукцияне күзләрен йомып та таный алалар,дигән фараз йөри,дөрес микән шул, тикшереп карыйк әле.

(Уенга кирәк капчык, капчык эчендә: кишер,алма, конфет, йомырка,сарымсак, лимон һ.б.)

- Бүген безнең бәйрәмебездә иң яраткан,иң кадерле дәү әниләребез,әбекәйләребез,ерак әбекәйләребез дә бар. Әйдәгез аларны да уенга чакырыйк әле.

-Йомгак чорнау – кызык уен,

Күз иярми кулларга.

Иң беренче чорнаучыны,

Санарбыз уңганнарга.

-Бигрәк уңганнар, бигрәк булганнар. Безнең балалардан җырны бүләк итеп кабул итегез.

Җыр “Әбием – әбекәем” (Рөстәм Бакиров сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы)

Кояш: Бик күңелле булды миңа, сезнең өчен мин бик шат.Балалар, әни кеше сезнең өчен җир йөзендә мин- кояш кебек бер генә,шуңа күрә әниләрегезне тыңлагыз, аларны борчымагыз,аларга булышыгыз, аларны беркайчан да рәнҗетмәгез!

Тәрбияче: Кояш, Кояшкай, син бик күп җылы алып килгәнсең, синең җылың күңелләребезне җылытты.

Кояш:Миңа китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз. (Китә)

Тәрбияче: Рәхмәт, сиңа Кояшкай.Һәрвакыт шулай якты һәм җылы бул. Ә без, балалар, үзебезнең җылыны әниләргә бирүебезне дәвам итик.

21.Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

22.Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

23.Күмәкләшеп без дуслар,

Җырлап алыйк, әйдә әле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

24.Өй эшләре бигрәк тә күп,

Һич кенә юк буш чагым.

Чү!Кычкырып сөйләшмәгез,

Йоклаганда курчагым.

25.Ә мин кибеткә барырмын

Идәнне дә юармын.

Әниемнең кайтуына

Чәй кайнатып куярмын.

26.Йорт эшләрен бетерүгә,

Курчагымда уяныр.

“Минем кызым уңган” –диеп

Әнием дә куаныр.

Җыр:

Бию:

Тәрбияче: Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр, сезгә багышланган кичәбез ахырына якынлашты.Сезнең барыгызны да тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз.

Юлларыгызга ак бәхетләр яусын,

Кайгы – хәсрәт сезне читләп үтсен.

Таң җилләре булып битләрегездән

Назлап кына, бары шатлык үпсен.

Балалар бүләкләрен тапшыралар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл niemnen_kochagy.docx30.74 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль  районы бюджет

 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”

“ӘНИЕМНЕҢ КОЧАГЫ”

( уртанчылар төркемендә 8Март бәйрәм иртәсе )

Төзеде: Мирзаһитова Г.Р.

Актаныш, 2020.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Әниемне куандырыйм» Әхләк темасында күрсәтелгән катнаш дәресе (мәктәпкә хәзерлек группасы өчен)

Максат: 1)           Эмоциональ сөйләм телен үстерү;2)    Үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту;3)    Әниләрг, әбил...

Мин әниемне яратам

1-2 нче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты...

Әниемнең һөнәре

Максат: балаларны әниләр һөнәрене турындагы танып-белү кызыксынучанлыгын, интеллектларын үстерү.Тәрбия бурычы: бер-береңә дустанә мөнәсәбәт , зурлар  хезмәтенә хөрмәт, һөнәр ияләренә хөрмәт, торм...

“Әниемнең ягымлы йөзе”.

Сценарий для старшей группы...

8 март- "Әниемнең бәйрәме"

8 Март –“Әниемнең бәйрәме”.Тәрбияче:-Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз- хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, әбиләр, кызлар!Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлыйбыз! Яз ...

“Әниемнең ягымлы йөзе”.

Сценарий для старшей группы...

Зурлар төркеменең “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән 8 март бәйрәм кичәсенең сценариясе.

Зурлар төркеменең “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән8 март бәйрәм кичәсенең сценариясе....