Мин әниемне яратам
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Аглямова Филиза Назиповна

1-2 нче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_isheklr_kone.docx43.96 КБ

Предварительный просмотр:

Ачык ишекләр көне

Максат: Әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү. Балаларның төрле яклап сәләтләрен үстерү, иҗади активлыкларын арттыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү, күп, бер, берәмләп төшенчәләрен ныгыту.

Җиһазлау: әниләргә багышлап чыгарылган стена газетасы, әниләр турында матур сүзләр язылган плакатлар, балаларның ясаган бүләкләре, котлау открыткалары.

Зал бәйрәмчә бизәлгән, бәйрәмчә киенгән балалар музыка астында залга керәләр.

Тәрбияче:Хәлләрегез ничек, балалар?

Балалар: Кояшлы иртә кебек!

Тәрбияче.Балалар, безгә бүген әниләр кунакка килгәннәр, әйдәгез иң элек алар белән исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Хәерле көн, хөрмәтле  әниләр, дәү әниләр, әбиләр, апалар, кызлар балалар бакчасы коллективы! Бүген без 8 – март – халыкара хатын –кызлар бәйрәмен билгеләп узарга җыелдык. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек,озын гомер, куанычлы көннәр, изге ниятләр, гамәлләр, бәхетле тормыш телибез!

 Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

 Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә “әннә” дип ачылган.

       Кем дөньяга кеше бүләк итә,

       Ә кешегә якты дөньяны?

       Тойгылары кояш кебек кайнар

       Эретерлек гранит кыяны?

       Кем күңеле тулган айдай серле,

       Язлар сыман назлы ягымлы?

       Шатлыкларын башкаларга бүлеп

       Кайгыларга түзем, сабырлы?

Ә хәзер сүзне балаларга бирәбез. Рәхим итегез!

1 бала     Март аенда, кар өстендә

                Кояш нурлар тарата.

                Яз килә, каршы алыгыз

                Дигән хәбәр тарата.

2 бала     Без беләбез җылы язның

                Иң беренче бәйрәме

                Әниләр, әби-апайлар

                Хатын-кызлар бәйрәме.

3 бала   “Әни”- диеп язып куйдым    

                Яңа яуган ак карга    

                Таптамагыз, һич ярамый

                Әни сүзен таптарга.

  

4 бала     Син әнием минем өчен

                Бу дөньяда бер генә

                Елмайганда йөзләреңнән

                Бар өйгә нур бөркелә.

 

5 бала    Иң кадерле кешебез син

               Сөекле әниебез

               Син булганда без бәхетле

               Тыныч, рәхәт яшибез.

 

6 бала    Әниләр мәнгелек шатлык

               Язгы шатлык, язгы нур

               Әниләргә багышлана

               Дөньяда иң назлы җыр.

7 бала     Әниләрне, әбиләрне

                Кадерлибез,зурлыйбыз.

                Чын күңелдән һәммәгезне

                Бәйрәм белән котлыйбыз.

Тәрбияче.(Хикәя буенча слайд карау)

Балалар, тыңлагыз әле мин сезгә бер хикәя сөйлим...

Хикәя: Урамда бер кыз әнисеннән аерылып калган да, адашкан, елый-елый урам буйлап киткән. Үтеп баручы кешеләр аны юатып: “Елама, без сиңа әниеңне табарга булышырбыз. Ә ниндирәк соң синең әниең? – дип сораганнар.

-Сез ничек инде белмисез? Иң-иң матур әни – минем әнием, – дигән кыз.

- Балалар, ә сезнең әниләрегез нинди соң?

Балалар:

-Минем әнием дә бик матур

-Ә минем әнием матур киенә

-Мин авырганда әнием мине дәвалый

-Әнием мине юындыра

-Минем әнием тәмле әйберләр пешерә

-Миңа әнием матур киемнәр ала

-Мине әнием иркәләп йокыдан уята

-Миңа әнием матур бантиклар куя

 Тәрбияче:

Балалар, сез әниләрегезне яратасызмы соң?

Балалар: Яратабыз

Тәрбияче:Булдырдыгыз, балалар! Аларны көн саен сөендерергә тырышыгыз. Елап көйсезләнеп аларны борчымагыз! Сезнең тәртипле, тыңлаулы булуыгыз, матур эшләрегез – әниләребез өчен зур шатлык. Әйдәгез, әниләребезне куандырып шигырьләребезне

сөйләп алыйк әле.

8 бала     Мин сине, әнием,

               Үскәч тә сөярмен.

               Әнием-бәгырем,

               Күз нурым, диярмен.

 

9 бала    Әнием, синнән дә яктырак,

               Синнән дә яхшырак,

               Матуррак кеше юк,

               Бөтен җир шарында.

 

10 бала   Күмәкләшеп без дә, дуслар

                Җырлап алыйк, әйдәле.

                Котлы булсын, ямьле булсын

                Әниләрнең бәйрәме.

Тәрбияче:Әйдәгез әле ,балалар, җырлы уен уйнап алабыз: “Кулъяулыклар юабыз”

-Әйе, балалар, җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребезнең берсе – ул безнең әниләребез. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче - әни. Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез! Ә сез әниләрегезгә булышасызмы?

Балалар: Булышабыз.

Тәрбияче:  Ничек итеп?

Балалар:

Уенчыкларны җыеп куям

Тәлинкәләрне юам

Тузан сөртәм

Киемнәремне алып куям

Тәрбияче: Менә безнең балалар нинди үскәннәр, әниләренә ничек булышалар икән, рәхмәт сезгә, балалар.

(Клоун керә,үз-үзенә шигырь сөйли, хәрәкәтләр ясый,сумкасыннан гөмбәләре, чикләвекләре коелып бара.)

Әнигә булышам

Керләрне юышам

Югачтын әйбәтләп

Чайкатып аламын

Чайкагач, көч белән

Ныгытып сыгамын

Һәм бауга эләмен.

Кипкәчтен, шәп итеп

Үтүкләп куямын.

Тәрбияче: Клоун син монда нишләп йөрисең? Исәнләшмисең дә.

-Исәнмесез! Мин шигырь ятлый- ятлый тиен дустым янына бара идем. Ә сез монда нишләп җыелдыгыз?

Тәрбияче: Клоун, бүген бездә зур бәйрәм, әниләр бәйрәмен билгеләп үтәбез. Әйдә син дә безнең белән күңел ачарсың.

Клоун: Рәхмәт. Балалар, мин шаярырга, уйнарга яратам.

Тәрбияче: Клоун, синең сумкаңнан әйберләрең дә коелып беткән, ни булды соң сиңа.Эх, дустым тиенгә әзерләгән күчтәнәчләрем –гөмбәләрем,чикләвекләрем әрәм булган. Сумкамның төбе тишелгән икән, мин аның белән таудан шуган идем шул.Әнием тегеп бирер әле. Минем әнием бик җитез, бар эшне дә белә.

Тәрбияче:Балалар, сумка белән таудан шуарга ярыймы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Клоун, син бүтән әниеңне борчыма, әйберләреңне саклап йөрт! Безнең бик акыллы, киемнәрен, әйберләрен саклап йөртәләр.Ә хәзер балалар без клоунга гөмбәләрен,чикләвекләрен җыярга булышырбыз.Зинһар өчен , малайлар, сары чиләккә чикләвек җыеп бирегез әле, берәмләп чикләвек алып чиләккә  салабыз. Молодцы! Мансур, син ничә чикләвек салдың. (Бер) Чиләктә  барысы ничә чикләвек булды?(Күп).Бик дөрес.Зинһар өчен, кызлар, кызыл чиләккә гөмбәләрне җыеп бирегез әле. Берәмләп гөмбә алып чиләккә салабыз. Алия, син ничә гөмбә салдың?(Бер)Чиләктә  барысы ничә гөмбә булды?(Күп) Молодцы, балалар!

Клоун:Рәхмәт,балалар! Миңа оят, мин сезнең кебек акыллы, тәртипле булырга сүз бирәм. Әниемне борчымам.

Тәрбияче:Безнең балалар әниләр турында күп мәкальләр дә белә.Клоун, син дә тыңлап кит әле.Әйдәгез әле балалар, Клоунга үзебезнең белемнәребезне күрсәтик.

(Мәкальләр буенча слаидлар күрсәтелә.)

1бала.  Өйнең яме – ана  белән.

2 бала. Әнкәм йорты – алтын бишек.

3 бала. Бала телен – ана белер.

4 бала.  Ана яхшылыгын авыргач белерсең.

5 бала. Ата – беләк – ана йөрәк.

Клоун. Бик дөрес, булдырдыгыз балалар.

Тәрбияче. Ә без әниләрне нинди сүзләр белән сөендерә алабыз? Кич белән йокларга ятар алдыннан нәрсә дип әйтергә мөмкин?

Балалар: Хәерле кич, әнием!

 Тәрбияче.  Ә иртән йокыдан торгач, нәрсә дип әйтәсез?

Балалар: Хәерле иртә, әнием!

Тәрбияче. Менә сез нинди ягымлы балалар икәнсез, булдырасыз. Безнең балалар әниләренә матур шигырьләр дә сөйләп күрсәтсеннәр әле. 

11 бала   Бакчага киткән чакта

                Изгелекләр теләүчем

                Кирәк чакта усаллардан

                Саклаучым һәм яклаучым.

 

12 бала   Яклый безне, назлый безне

                Әниемнең һәр сүзе

                Һәрвакыт шулай ягымлы

                Исән-сау  булсын үзе.

 

13 бала   Әниемнең күзләре

                Йолдызлардан яктырак

                Әниемнең сүзләре

                Бар нәрсәдән татлырак.

 

14 бала   Алып кил безгә яз

                Чәчәкләр бәйләме

                Килеп җитте матур бәйрәм

                Әниләр бәйрәме.

 

15 бала   Язның беренче бәйрәме

               8 март диләр

               Бәйрәмегез котлы булсын

               Әниләр,апайлар,әбиләр.

 

16 бала Әнием-кадерлем!

              Син энҗе бөртегем

              Син  хөрмә җимешем

              Син йөрәк җимешем

              Син иң  кадерле кешем

              Әнием,әнием,әнием!

 

17 бала  Безне назлап үстергәнгә

               Әниләр рәхмәт сезгә!

               Һәрвакыт эшчән булыгыз

               Әниләр рәхмәт сезгә.

Тәрбияче. Хөрмәтле әниләр, ә хәзер балалар белән уен уйнап алырбыз. “Яулыкны үз әниеңә бәйләт”

Әниләр белән “кроковяк” биюе.

                                 

Тәрбияче: Балалар, әниләрне тагын ничек хөрмәтләп, шатландырып, үзеңнең яратуңны белдереп була?

 Балалар: Бүләкләр биреп.

Хөрмәтле әниләр! Тагын бер кат сезне бәйрәм белән! Шушы нәни балаларыгызга сез, сезнең игътибарыгыз, назыгыз бик кирәк. Алар сезне бик яраталар. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Ә хәзер балалар, сөекле әниләребезгә нәни кулларыгыз белән эшләгән бүләкләрегезне тапшырыгыз. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Әниемне куандырыйм» Әхләк темасында күрсәтелгән катнаш дәресе (мәктәпкә хәзерлек группасы өчен)

Максат: 1)           Эмоциональ сөйләм телен үстерү;2)    Үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту;3)    Әниләрг, әбил...

Әниемнең һөнәре

Максат: балаларны әниләр һөнәрене турындагы танып-белү кызыксынучанлыгын, интеллектларын үстерү.Тәрбия бурычы: бер-береңә дустанә мөнәсәбәт , зурлар  хезмәтенә хөрмәт, һөнәр ияләренә хөрмәт, торм...

“Әниемнең ягымлы йөзе”.

Сценарий для старшей группы...

8 март- "Әниемнең бәйрәме"

8 Март –“Әниемнең бәйрәме”.Тәрбияче:-Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз- хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, әбиләр, кызлар!Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлыйбыз! Яз ...

“Әниемнең ягымлы йөзе”.

Сценарий для старшей группы...

“Әниемнең ягымлы йөзе”.

Сценарий для старшей группы...

Зурлар төркеменең “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән 8 март бәйрәм кичәсенең сценариясе.

Зурлар төркеменең “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән8 март бәйрәм кичәсенең сценариясе....