8 март- "Әниемнең бәйрәме"
материал (средняя группа) на тему

Хадиева Гульназ Искандеровна

8 Март –“Әниемнең бәйрәме”.

Тәрбияче:

-Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз- хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, әбиләр, кызлар!

Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлыйбыз! Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен.Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын!

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге –хатын-кызларда. Сезне җир йөзен бизәгән хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез.

Зал уртасына җырлый-җырлый бер кыз- Ралия  чыга.Йокысыннан торган хәрәкәтләр ясый, юына,чәчен төзәтә.

Тәрбияче: Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан  Ралияне?

Ралия: Уятмады, үзем тордым

Бүген әни бәйрәме!

Гөлназ апа, бөтен җирне җыештырып чыктым, тәртипләдем, дусларымны чакырсам буламы?

Тәрбияче: Әлбәттә, Ралия, дусларыңны тизрәк чакыр. Бүгенге бәйрәмебезне башлап җибәрербез.

Музыка астында балалар залга кереп ярым түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче: Нигә бүген бөтен җирдә

           Чәчәкләр балкый бездә?

           Нигә кояш көлеп карый,

           Беләбез һәммәбез дә

Балалар: Бүген әниләр бәйрәме

Җыр: “Мама-лучший друг”

Хөрмәтле кунакларыбызны да уенга чакырабыз. Кадерле әниләр, без сезнең белән дә уеннар уйнап үтәрбез. Моның өчен безгә 4  әни кирәк.

Сез кытай, япон, чуваш, якут, мари телләрен яхшы беләсез дип ишеттек. Тикшереп карыйк әле. Сезгә татар халык җыры “Әпипә”не тәкъдим итәбез. Астына сызылган сузык авазларның урынына а хәрефен – беренче әни, о хәрефен – икенче әни, и хәрефен - өченче әни, ү хәрефен - дүртенче әни, куеп җырларга кирәк.

Бас казам апапа,

Сан басмасаң, ман басам.

Санаң баскан азлараңа ,

Ман да катарап басам.

 

Тәрбияче: безнең балалар әниләрен шулкадәр яраталар, аларны гел мактап кына торалар. Менә хәзер балаларны тыңлап үтик әле.

Руфина:  Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!


Сәлим:  Иренә белми әнием,

Көн буе эшләр карый.

Күңелемне юатырга

Син бар бит әле ярый
 Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!


 

Зилә: Бар кешенеке дә кебек

Әйбәт минем әнием.

Көн дә уйлыйм, әниемне

Ничекләр сөендерим?


Ризәлә: Өлгер дә шул, булдыклы да

Әнием  Лилия.

Рәхмәт әйтәм сиңа бүген

Башымны ия-ия.


Зәмир: Тырыш бул, яме, улым,-дип

Озата ул бакчага.

Май булып ята аның

Әйткән сүзе йөрәккә.

 

Тамчыгөл:  Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!

 

Әлфиз: Яратам мин әниемне

Әйбәт булганы өчен.

Ягымлылыгы өчен,

Бик күп назлары өчен.

Эшне сөйгәне өчен,

Акыллылыгы өчен

Юк, аның өчен генә түгел,

Мине яраткан өчен!

 

2 уен: «СЕРЛЕ ТАРТМАДАН БЕР ӘЙБЕР АЛЫГЫЗ»

1.Сәдәф- озакламый бик матур кием бүләк итәләр.

2.Тәгәрмәч- әгәр лоторея алсагыз, машина отасыз.

3.Конфет- яхшы, баллы тормыш көтә.

4.Акча- бай, мул тормышта яшәячәксез.

5.Йөрәк- тигез мәхәббәттә гөмер итәчәксез.

6.Чәчәк- тагын да матур, ягымлы була барасыз.

7.Пароход- озакламый сәяхәткә китәсез.

8. Курчак- беренче оныгыгыз кыз була.

Әниләребез ял иткән вакытта балалар үзләренең биюләрен бүләк итәләр.

 

БИЮ (Яулыклар белән)

 

 

«Балаларны тану»

4-5 әни чакырыла. Күзләре бәйләнгән килеш, балалар арасыннан үз баласын табып алырга тиеш.

 

Алып баручы: Менә нинди уңган безнең әниләр. Бер генә куелган бурычта да, уенда да алар сынатмадылар. Һәм аларга  киләчәктә дә уңышлар телик.

Әхәзер балаларыбызның иң җитезен, иң өлгерен күрербез.Балалар өчен уен тәгъдим ителә. Музыка астында балалар кеглилар тирәлә биеп йөриләр.Музыка туктагач, кегли алырга тиешләр. Кемгә эләкми, ул уеннан чыга. Уен шулай җиңүче билгеле булганчы дәвам итә.

 

ВИЛДАН: Син әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

РОЗА: Иң кадерле, иң хөрмәтле

           Булсын җирдә әниләр.

           Әниләрне кадерләсәк,

           Тыныч булыр ил-көннәр.

АЙСЫЛУ: Әйтәсебез килә бүген

                     Кадерле әниләргә.

                    Әле ярый сез бар җирдә

                     Без сабый, нәнниләргә.

Ислам: Тырыш булырмын, әни,

Әйбәт булырмын, әни!

Сине мин бик яратам,

Сөендерермен, әни.


Раил: Син бит чибәр, акыллы

Тоябыз кайгыртуны.

Син яныбызда булганда

Тоймыйбыз авыртуны.

 

Кызлар әниләрен котлап  бию бүләк итәләр. (Коляска бн бию)

 

Ә хәзер әниләр сезнең белән  «Нишләргә» уены уйнап алыйк. Дөрес җавап биргән кешегә конфет бирелә.

 тоз дымланса-( савытка дөге салырга)

Шулпа тәмле булсын өчен – ( итне салкын суга салырга кирәк)

Камыр кулга ябышмасын өчен- ( кулны көнбагыш мае белән сөртергә )

 Бавыр тәмле булсын өчен – ( сөттә тотарга кирәк)

Сөт көймәсен өчен -( савытта су кайнаты аларга )

Балык исен бетере өчен – (лимон белән ышкырга)

Пешкәндә кәбестә исе чыкмасын өчен – (шикәр комы салырга0

 камыр җәйгәндә тоз салу ник кирәк. ( тизрәк кипсен өчен)

 

Кадерле әниләребезгә дип безнең тәрбияче апаларыбыз да бүләк ясаган . Әйдәгез аларның күчтәнәчләрен дә рәхим итеп карап үтик.

Театр.”Кояштагы тап”Ф.Яруллин.

Әкият беткәч балалар бн бергә  “Бер кыз бала җыр чыгарган” җырын җырлыйлар. (Әниләргә бүләк тапшыру.)

 

Умырзая чәчәк ата-  бер генә вакыт,

Кышлар үтеп, язлар килә- бер генә вакыт.

Кунакларга йөрешүләр- бер генә вакыт

Безнең болай күрешүләр- бер генә вакыт

Гомер үтә, горләп яшик- бер генә вакыт

Язмышларга язган вакыт- бер генә вакыт!

Артта калып бара икән инде

Йокламый үткәргән төннәр дә.

Кулга бала тотып беренче көн

Бакчабызга килгән көннәр дә

Бәйрәм саен сабыйларыгыз

Сезне котлап җырлар җырлыйлар.

Шигырь сөйләгәндә «Әниемә

Ошар микән?»- диеп уйлыйлар.

Шушы бәхет түгелмени инде?

Сабыем- дип эштән кайтуы,

«Әнием»- дип шушы сабыйларның

Сезне кичен көтеп алуы.

Хөрмәтле әниләребез! иң якын кешеләребез, дәү әниләребез, әбекәйләребез.  Сезне чын күңелдән 8 март-“Халыкара –хатын-кызлар” көне белән котлыйбыз. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге – хатын-кызларда. Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмайган кояштай һәрвакыт балкып яшәгез.