Әниемнең һөнәре
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Сабирова Разина Рафиловна

Максат: балаларны әниләр һөнәрене турындагы танып-белү кызыксынучанлыгын, интеллектларын үстерү.

Тәрбия бурычы: бер-береңә дустанә мөнәсәбәт , зурлар  хезмәтенә хөрмәт, һөнәр ияләренә хөрмәт, тормышта аларның зур роль уйнауларына кызыксыну тәрбияләү.

Үстерү бурычы: логик фикер йөртү, һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтү.

Белем бирү бурычы: һөнәрләр турында белем бирү, аларның мөһимлеген аңлату. предметның билгесен белдерүче сыйфатларны әйтә белүне ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив үсеш, сөйләм үсеше, физик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, сюжетлы уен,  сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Җиһазлау: Йомшаккай исемле уенчык куян, мольберт, әни-пешекче, әни-табибә, әни-сатучы төшерелгән сюжетлы  рәсемнәр ,уенчыклар.

Сүзлек өстендә эш: һөнәр, сатучы.

            Алдан эшләнелгән эшләр:

            1. “Һөнәрләр” темасына әнгәмәләр.

2. “Һөнәрләр” темасына дидактик уеннар уйнау.

3. Кибеткә экскурсиягә бару

4.”Кибет” сюжетлы рольле уен уйнау.

 

ЭШЧӘНЛЕК ТӨЗЕЛЕШЕ:

1. Психологик көйләү.

            2.Тылсымлы тартма карау

            3. Картина карау. “Табиб”, “Пешекче”

7. “Сатучы ” һөнәре белән таныштыру.

            8. Дидактик  уен “Кибеттә”

            9. Дидактик уен  “Кемгә нәрсә кирәк?”

10. Продуктив эшчәнлек. Пазлларны төзү “Кем нишли?”

11. Йомгаклау. Үзбәя.


                                                          

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniem_honere_1_kech_konspekt.docx113.39 КБ

Предварительный просмотр:

             

  1 кечкенәләр  төркемендә

                    танып-белү эшчәнлеге

тәрбияче Сабирова Р.Р.

  Тема:  Әниемнең һөнәре.

Максат: балаларны әниләр һөнәрене турындагы танып-белү кызыксынучанлыгын, интеллектларын үстерү.

                                         Тәрбия бурычы: бер-береңә дустанә мөнәсәбәт , зурлар

                                         хезмәтенә хөрмәт, һөнәр ияләренә хөрмәт, тормышта аларның                      

                                           зур роль уйнауларына кызыксыну тәрбияләү.

Үстерү бурычы: логик фикер йөртү, һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтү.

Белем бирү бурычы: һөнәрләр турында белем бирү, аларның мөһимлеген аңлату. предметның билгесен белдерүче сыйфатларны әйтә белүне ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив үсеш, сөйләм үсеше, физик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, сюжетлы уен,  сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Җиһазлау: Йомшаккай исемле уенчык куян, мольберт, әни-пешекче, әни-табибә, әни-сатучы төшерелгән сюжетлы  рәсемнәр ,уенчыклар.

Сүзлек өстендә эш: һөнәр, сатучы.

Алдан эшләнелгән эшләр:

1. “Һөнәрләр” темасына әнгәмәләр.

2. “Һөнәрләр” темасына дидактик уеннар уйнау.

3. Кибеткә экскурсиягә бару

4.”Кибет” сюжетлы рольле уен уйнау.

ЭШЧӘНЛЕК ТӨЗЕЛЕШЕ:

1. Психологик көйләү.

2.Тылсымлы тартма карау

3. Картина карау. “Табиб”, “Пешекче”

7. “Сатучы ” һөнәре белән таныштыру.

8. Дидактик  уен “Кибеттә”

9. Дидактик уен  “Кемгә нәрсә кирәк?”

10. Продуктив эшчәнлек. Пазлларны төзү “Кем нишли?”

11. Йомгаклау. Үзбәя.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез балалар. Сез бүген бигрәк матурлар. Карагыз әле көн нинди матур, кояшлы, әйдәгез әле кояш кебек бер-беребезгә елмаеп карашык. Балалар, карагыз әле безгә апалар да килгән алар белән дә исәнләшик.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле монда нинди матур тарма бу? Эчендә нәрсә бар икән?Килегез әле бергәләп карыйк.

-Сез аны таныйсызмы? (Йомшаккай.) Әйе, Йомшаккай.Әйдәгез әле балалар йомшаккай белән дә исәнләшик әле (Исәнләшәләр.)

- Балалар, карагыз әле, Йомшаккай безгә матур рәсемнәрдә җибәргән булган икән.

(Тәрбияче мольберттагы табибә төшерелгән сюжетлы  рәсемне борып куя һәм балаларга карарга мөмкинлек бирә.)

- Әмир, бу рәсемдә кемне күрәсез? (Врач-табиб)

- Монда табиб — апа кеше.

- Табиб өстенә нәрсә кигән? (Халат.)

- Башына нәрсә кигән? (Калпак.)

- Халат һәм калпак нинди төстә? (Ак.) Табиб авыру кешеләрне дәвалый.

- Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: «Табиб дәвалый». (Күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар.) Табиб балаларны, әтиләрне, әниләрне, әби-бабайларны дәвалый. Ул аларның сәламәтлеге турында кайгырта.

(Тәрбияче мольбертка әни-пешекче сурәтләнгән сюжетлы  рәсемне күрсәтә һәм балаларга карарга мөмкинлек бирә.)

Тәрбияче: Әйдәгез әле балалар икенче рәсемгә карыйк. Сез рәсемдә кемне күрәсез? Балалар, рәсемдә пешекче сурәтләнгән. Пешекче — аш-су әзерләүче кеше ул. (Пешекче алъяпкыч япкан.)(-Пешекче башына нәрсә кигән? (Калпак.) -Балалар, пешекче ашлар, боткалар, тәмле кабартмалар пешерә. Ул пешергән ризыклары тәмле булсын дип тырыша. Тәмле ризыкларны ашагач, сез зур һәм акыллы булып үсәрсез.

(Тәрбияче мольбертка сатучы төшерелгән сюжетлы  рәсемне курсәтә һәм балаларга карарга мөмкинлек бирә.)

- Балалар, бу рәсемдә сатучы сурәтләнгән. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: «сатучы». (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.)

- Сатучы кибеттә эшли. Сатучы кайда эшли? (Кибеттә.)

-Сатучының киеме нинди төстә?

- Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: «кибеттә». (Активлаштыру.) Сатучы сөт, ипи, күмәч сата. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.)

-Балалар Йомшаккай бераз арыды,сездә арыгансыздыр,бергәләп ял итеп алыйк.

Физминутка:

Ак куян ,йомшак куян,

Безгә кунакка килгән.

Койрыгы кыска гына,

Колагы җиргә тигән.

Куянкайга бик күңелле булды, ул сөенде. Куянкай сезгә уен алып килгән, ул уенның рәсемнәресезнең урындыклар астына  яшергән. Әйдәгез әле рәсемнәрне алып карыйк. Куянкай безнең аптырап калган бит әле, бу рәсемнәрне кайсы һөнәр иясенә бирергә белми, шуңа да яшереп куйган инде ул аларны. Әйдәгез әле аңа бергәләп ярдәм итик (балаларны берәм-берәм чакырам).

- Риана чык әле ,синдә нәрсә рәсеме?

- Син аны кемгә куясың? (мәсьәлән алма,ул аны сатучыга куя).

- Балалар карагыз әле монда рәсемнәр буталган . Пазлларны төзү “Кем нишли?”

- Булдырдыгыз, балалар, без  бүген нинди һөнәр ияләре турында рәсемнәр  карадык? (балалар җаваплары : табибә,пешекче,сатучы).

-Балалар ә сезнең әниләрегез кемнәр булып эшли соң? (2-3 баладан әйттерәм)

-Безнең күптән түгел генә әниләр бәйрәме булып узды, без бик матур җыр өйрәнгән идек, әйдәгез әле әниләр турында җыр җырлап алыйк.

Балалар башкаруында җыр “Рәхмәт әнием”

Битемнән үбеп,сабыем диеп

Уята мине әниеп сөеп.

Әйдәгез бергә шатлыклар телик,

Иң әйбәт әни,минем әни бит.

Балалар бүген без нәрсәгә  ярдәм иттек?

Сез бүген нинди яңалык алдыгыз?

Алар турында кемнәргә сөйлисез?

Озакламый сез дә зур үсәрсез. Һәрберегез яраткан һөнәрен башкарыр.  

Занятие тәмам.                                                                                                  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Әниемне куандырыйм» Әхләк темасында күрсәтелгән катнаш дәресе (мәктәпкә хәзерлек группасы өчен)

Максат: 1)           Эмоциональ сөйләм телен үстерү;2)    Үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту;3)    Әниләрг, әбил...

Мин әниемне яратам

1-2 нче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты...

“Әниемнең ягымлы йөзе”.

Сценарий для старшей группы...

8 март- "Әниемнең бәйрәме"

8 Март –“Әниемнең бәйрәме”.Тәрбияче:-Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз- хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, әбиләр, кызлар!Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлыйбыз! Яз ...

“Әниемнең ягымлы йөзе”.

Сценарий для старшей группы...

“Әниемнең ягымлы йөзе”.

Сценарий для старшей группы...

Зурлар төркеменең “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән 8 март бәйрәм кичәсенең сценариясе.

Зурлар төркеменең “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән8 март бәйрәм кичәсенең сценариясе....