“Әниемнең ягымлы йөзе”.
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Сценарий для старшей группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme.docx21.48 КБ

Предварительный просмотр:

 “Әниемнең ягымлы йөзе”.

1 а.б: Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар! Безнең иң матур, мөлаем, сөйкемле, газиз әниләребез! Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Һәрберебезнең иң кадерле кешесе ул әни һәм никадәр яратсак та, никадәр яхшы сүз әйтсәк тә, бу аздыр кебек.

          Ана назы - жирдэ ул мэнгелек,

         Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз.

         Без узасы юлда маяк булып

         Гомер буе балкып торыгыз.

    Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.

Кызлар башкаруында җыр: “Әнием-җаным”        

2 а.б: Мама! Мамочка! Сколько тепла таит это магическое слово, которым называют самого близкого, дорогого, единственного человека. Мама следит за нашей дорогой. Материнская любовь греет нас до старости.

                На свете добрых слов немало,

                Но всех добрее и важней одно:

                Из двух слогов простое слово: «мама»

                И нету слов дороже, чем оно.

- Дорогие мамы!

Поздравляем вас с Днем Матери.

Без сна ночей прошло немало,

Забот, тревог не перечесть.

Земной поклон вам все родные мамы

За то , что вы на свете есть !

2 а.б: Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде. Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык…. Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!

(Залга балалар керә)

1бала: Әнием – син минем бердәнберем,

             Мин сине бик тә яратам.

             Синең күзләреңә карыйм да

             Барлык борчуларым таратам.

2 бала: Булышсам, ничек шатланасың,

              Бүләк итеп кабул итәсең.

             Килә минем сиңа һәркөн шулай

             Гел шатлыклар бүләк итәсем!

3 бала: Җылы наз ул, әнием – синдә генә,

Иркә сүзләр-синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием теләгең дә!

4 бала: Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

5 бала: Әни җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил-давылдан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.

6 бала: Гел шулай нур сибеп

Яшә син,әнием!

Исәнлек-саулык сорап,

Дога кылам,

Әниемнән аермасын

Берүк Аллам!

Җыр башкарыла: “Мама милая моя!”

1 а.б: Безнең әниләр һәрвакыт “Иң-иңнәр”. Моны тагы бер дәлилләр өчен без сезгә балаларыгыз белән төрле уеннарда катнашырга чакырабыз.

Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала.Әниләр турында  мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карарбыз.

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

-         Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

-         Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

-         Ана куены (туннан җылырак)

-         Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)

-         Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

-         Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)

2 а.б: Әйе, Ана – бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез АНА турында.

Балалар шигырь сөйли.

1 бала: Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең Әниләр!

2 бала: Әни сүзе-иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

3 бала: Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил-көннәр.

4 бала: Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә.

5 бала: Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.

Җыр башкарыла: “Җырлыйм әнием турында”

2.а.б: Икенче бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз. (4 бала һәм 4 әни)

-         Балагыз нинди төс ярата?

-         Нинди кием кияргә ярата?

-         Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

-         Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

-         Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?

-         Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

1 а.б: Булдырдыгыз, әниләр, бик зур рәхмәт. Ә хәзер балалар башкаруында бию карап китик.

(Балалар бии)

Балалар шигырь сөйли:

1 бала: Җанга ятышлы һәр сүзе

Җилдән дә җитез үзе

Карашыннан нур бөркелә

Кояштай көләч йөзе.

Караңгыда аем минем,

Күктә якты йолдызым,

Олы бәхет, шатлык тели

Сиңа яраткан кызың.

2 бала: Мин кайда гына булсам да,

Мин кая гына барсам да,

Син һәрвакыт минем янда-

Ямҗ-яшел урманнарда,

Чәчәкле болыннарда,

Мул сулы чишмәдә,

Урмандагы инештә,

Син минем белән бергә,

Әнием, син-изге фәрештә.

3 бала: Мактаулы безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне

Әниләр эшли белә.

4 бала: Мин әниемне яратам

Ул да мине ярата

Шуңа һәркөн йокымнан

“Улым” диеп уята.

1а.б: Бәйгебезне дәвам итәбез. Әниләребезнең ашлары һәрвакытта да тәмле була, ә әниләр баланы ничек ашатасын онытмадылар микән? Әйдәгез, тикшереп карыйк. Чираттагы бәйгебез- “Баланы ашат” дип аталыр. (Әниләр күзләрен бәйләгән килеш балаларына йогурт ашаталар).(4 әни һәм 4 бала)

2 а.б: Афәрин, булдырдыгыз, әниләр. Ә хәзер безнең рекламная пауза:

(Выходит мама, тащит за руку ребенка. Он в футболке, держит в руках футбольный мяч. В её руках рубаха вся в пятнах грязи).

Мама (сердито). Ну что же так испачкал рубашку, что мне теперь с ней делать? Её уже ничем не отстираешь! А сам-то на кого похож? (ребёнок стоит, опустив голову, вдруг он радостно улыбается, в “дверь” заглядывает тетя Ася).

Ребенок. Ой, мама, смотри, тетя Ася приехала!

Тетя Ася. Ну, мои дорогие, что за проблема тут у вас?

Мама. Да вот посмотрите, что наделал этот сорванец! (показывает рубашку).

Тетя Ася достает книжку К.И.Чуковского “Мойдодыр” и говорит: “Только сказка “Мойдодыр” поможет стать вашему ребенку бережливым и аккуратным.”

2 а.б: Алдагы бәйгебез “Баш хисапчы” дип атала. Әниләр, акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз. (1 әни)

- Балагызның исеме ничек?

- Балагызның фамилиясе ничек?

- Балагызга ничә яшь?

- Балагызның әтисе ни исемле?

- Балагызның аяк киеме размеры?

- Балагызның туган көне кайчан?

- Балагызның күз төсен нинди?

- Балагыз нинди группага йөри?

- Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

1 а.б: Акча саный беләләр безнең әниләр! Булдырдыгыз, бик зур рәхмәт. Алда безне музыкаль бәйге көтә. Бәйгенең исеме “ Угадай мелодию” дип атала. Музыка уйный, ә сез аның нинди җыр икәнен әйтергә тиешсез.

1.

2 а.б: Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Балалар башкаруында русча такмаклар.

Следующая игра называется «Загадки-шутки». 

1.На какое дерево садится ворона во время проливного дождя? (На мокрое)

2.По небу летели птицы: лебедь, стрекоза, воробей и шмель. Сколько всего летело птиц? (2)

3. На что похожа половина яблока? (На 2-ю половину)

4. Без чего человеку жить нельзя? (Без имени)

5.Что случится 30 февраля? (Ничего: в феврале 30 дней не бывает.)

6. Когда машина едет, какое колесо не крутится? (Запасное)

7.Почему львы едят сырое мясо?  (Не умеют готовить)

8. Может ли петух назвать себя курицей? (Нет: не умеет говорить.)

9. Какой рукой лучше размешивать чай? (Лучше это делать ложкой.)

10. Назови имя первой женщины-летчика? (Баба-Яга)

1 а.б: Әниләребез бик күп беләләр, афәрин! Ә хәзер әйдәгез әле ерак юлларны якын итеп килгән кунагыбызны каршы алыйк. (Залга фокусник керә)

Фокусник: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!

Балалар: Исәнмесез.

Фокусник: Мине таныдыгызмы? Мин фокусник булам. Исемем Фокус-мокус. Кадерле әниләрне бәйрәмнәре белән котлар өчен бик ераклардан, Мәскәү шәһәреннән, килдем. Кадерле әниләр бәйрәмегез котлы булсын. Сезгә озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызга алга таба да яхшы тәрбия биреп яшәгез. Килгәч бер-ике фокус та күрсәтим инде.

(Фокусник фокуслар күрсәтә)

1 а.б: Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез!

1 бала: Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә.

2 а.б: Кулларда нәни йөрәкләр,

Бу - мәхәббәт билгесе.

Газиз балаларыгызның

Хөрмәт итү билгесе.

Чын күңелдән бирәбез,

Югалтмыйча саклагыз.

Бәйрәм бүләге диеп

Кабул итеп алыгыз.

(Балалар бүләкләрен тапшыра)

1 а.б: Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен, алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә.

2 а.б: Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Язның ягымлы көйләре

Тирә юнь белән танышу һәм музыка.2 нче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә музыка шөгыле....

Ягымлы сузлэр.

Конспект занятия по развитии речи в старшей группе....

«Әниемне куандырыйм» Әхләк темасында күрсәтелгән катнаш дәресе (мәктәпкә хәзерлек группасы өчен)

Максат: 1)           Эмоциональ сөйләм телен үстерү;2)    Үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту;3)    Әниләрг, әбил...

“Ягымлы сүзләр”

Конспект НОД по развитию речи в средней группе....

Мин әниемне яратам

1-2 нче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты...

“Әниемнең ягымлы йөзе”.

Сценарий для старшей группы...

“Әниемнең ягымлы йөзе”.

Сценарий для старшей группы...