“Ягымлы сүзләр”
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Фаттиева Гульфия Махмутгараевна

Конспект НОД по развитию речи в средней группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yagymly_suzler.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ  ИДАРӘСЕ МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЫ

“Ягымлы сүзләр”

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты.

        Төзеде һәм үткәрде:

гомуми үстерешле 76 нчы балалар

бакчасының 6 нчы төркем  тәрбиячесе

Фаттиева Гөлфия Мәхмүтгәрәй кызы.

                Январь 2015 ел.                                                                                            

                                                           

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

Бөтендөньяда” рәхмәт” әйтү көненә багышланган йомгаклау шөгыле.

Максат: “Рәхмәт” сүзенең килеп чыгышы белән таныштыру. Ягымлы сүзләр белән таныштырып аларны куллана белергә,үзеңне матур тотарга өйрәтү.Дуслык хисләре тәрбияләү.

Барышы:

- Балалар мин сезгә бер шигырь укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.Аның исеме”Бер рәхмәт” Вил Казыйханов дигән абый язган.

Яшәп ята бер ялгызы

Күршедә Сабир бабай.

Аңа яхшылык күрсәтә

Азат исемле малай.

Идәнен дә юып ала,

Су сибә гөлләренә.

Өстәлгә куя даруны,

Сораса төннәрендә.

Әллә юри, әллә чынлап

Акча суза карт аңа.

Әгәр туңдырма алмасаң,

Барырсың, ди,кинога.

Азат әйтә: акча бирсәң,

Аяк басмыйм, син кара.

Үзең әйттең, бер рәхмәт дип,

Мең бәладан коткара.


-Балалар бу шигырь нәрсә турында?

  • Азат бабайга булышкан.
  • Дөрес, ул нәрсәләр эшләгән?
  • Идән юган, гөлләргә су сипкән.....
  • Дөрес, балалар.Бабай аңа булышканы өчен нәрсә биргән.
  • Бабай аңа акча биргән.
  • Ул бабайдан  акча алганмы
  • Юк.

 -Дөрес, алмаган “ Акча бирсәң, аяк басмыйм, үзең әйттең, бер рәхмәт дип, мең бәладан  коткара” – дигән.Менә балалар ,Азат исемле малай нинди зур яхшылык эшләгән.

- Балалар, сез нинди ягымлы, матур сүзләр беләсез?

  • Рәхмәт, рәхим ит, исән бул.....
  • Балалар,  менә бүген 11 январь бөтендөньяда “рәхмәт” әйтү көне. Аны бөтен кешелек дөньясындагы кешеләргә  бер-берсенә ягымлы, ачык, дус, тату булсыннар һәм һәр эшләгән яхшы эш өчен рәхмәт әйтә белсеннәр өчен уйлап тапканнар. Менә бездә сезнең белән бер-беребезгә һәр көнне өйдә дә, бакчада да “рәхмәт” әйтәбез. балалар, бу сүзләр чын йөрәктән әйтелергә тиеш. “Рәхмәт” сүзе дуслаштыра, күңелләрне күтәрә.
  • “Рәхмәт” сүзен кешеләргә, табигатькә, безнең тирәлектәге барлык әйберләргә  һәм әти-әниләргә әйтергә була. Рәхмәтне ешрак әйткән саен, күп яхшылыклар була кеше тормышында.Бүгенге көндә яныгызда булган, яраткан, кадерләгән кешеләрегезгә рәхмәт әйтегез һәм кадерләрен белегез.
  • Ә хәзер әйдәгез әле  “Сүзне әйтеп бетер” дигән уен уйныйбыз. 
  1. Бозда эри ул җылы сүздән (рәхмәттән)
  2. Ашаганнан соң без әнигә әйтәбез...(рәхмәт)
  3. Тәртипле бала очрашкач әйтә...(исәнмесез)
  4. Безне тәртип бозгач ачуланалар, ә без әйтәбез ..(гафу итегез)
  5. Киемне кия алмагач без сорыйбыз ...(рәхим итеп кидерегез әле)

- Булдырдыгыз балалар.Ә хәзер “Ягымлы сүзләр” дигән  конкурс үткәрәбез. Кем ягымлы сүз әйтә һәм аны кайсы вакытта кулланылганын сөйләсә “йөрәк “рәсеме ала.

-Булдырдыгыз балалар, бик күп ягымлы сүзләр беләсез икән. Ә хәзер  әйдәгез бер-берегезгә рәсемнәр ясап бүләк итәбез(балалар рәсем ясыйлар)

-Балалар, рәхмәт әйтергә онытмадыгызмы?

- Менә бүген сез бик күп нәрсәләр белдегез. Димәк, “рәхмәт” сүзен еш һәм чын йөрәктән әйтергә кирәк икән.




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Язның ягымлы көйләре

Тирә юнь белән танышу һәм музыка.2 нче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә музыка шөгыле....

Ягымлы сузлэр.

Конспект занятия по развитии речи в старшей группе....

“Әниемнең ягымлы йөзе”.

Сценарий для старшей группы...

“Әниемнең ягымлы йөзе”.

Сценарий для старшей группы...

“Әниемнең ягымлы йөзе”.

Сценарий для старшей группы...